Имтиханга әзерләнәбез!

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Берничә ел дәвамында татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә.Чыгарылыш сыйныфында укучыларга татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек буларак җыентык тәкъдим итәбез.Ярдәмлектә татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен С вариантында бирелгән темаларның бер өлеше чагылыш таба. Җыентык өч өлештән тора:
1 нче өлештә сочинение язу өчен кайбер киңәшләр бирелә.
2 нче өлештә сочинение үрнәкләре.
3 нче өлештә сочинение калыплары тәкъдим ителә.
Китапчыкта бирелгән эшләр фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән аерылып тора. Алар арасыннан укучы үзенә туры килгәнне, күңеленә якынны үрнәккә сайлап, тулыландыра ала.
Бу җыентык укучыларның үтенечләрен искә алып төзелде. Аннан файдаланучылар язма текстларны сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ алардагыча фикер йөртмәсләр. Бу хезмәтне бары гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_bit__vosstanovlen_.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Бөгелмә шәһәре 14 нче татар гимназиясе

Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен

методик кулланма

(әдәби – иҗади сочинения  үрнәкләре)

Авторлары:

Мөлихова Л.Г,Хәбибуллина Р.А

Бөгелмә, 2009 нчы ел

Аңлатма язуы

Берничә ел дәвамында татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә.Чыгарылыш сыйныфында укучыларга татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек буларак җыентык тәкъдим итәбез.Ярдәмлектә татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен С вариантында бирелгән темаларның бер өлеше чагылыш таба. Җыентык өч өлештән тора:

1 нче өлештә сочинение язу өчен кайбер киңәшләр бирелә.

2 нче өлештә сочинение үрнәкләре.

3 нче өлештә  сочинение калыплары  тәкъдим ителә.

      Китапчыкта бирелгән эшләр фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән аерылып тора. Алар арасыннан укучы үзенә туры килгәнне, күңеленә якынны үрнәккә сайлап, тулыландыра ала.

     Бу җыентык  укучыларның үтенечләрен искә алып төзелде. Аннан файдаланучылар язма текстларны сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ  алардагыча фикер йөртмәсләр.  Бу хезмәтне бары гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.

Төзүче – авторлар:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөлихова Л.Г.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хабибуллина Р.А.

Сочинение язу өчен тәкъдим ителгән темаларны шартлы рәвештә берничә төркемгә берләштерергә мөмкин.

Табигатьне аңлау  темасы                                                           Гасырлар мирасы темасы  

Яшьлек темасы                                                                             Бәхет  темасы        

Ана темасы                                                                                     Мәхәббәт  темасы        

Туган як темасы                                                                              Туган  тел темасы

Музыканың  кешегә тәэсире темасы                                            Чишмә темасы    

Гаилә темасы                                                                                  Сугыш темасы    

                                             Каюм Насыйриның хезмәтләре                

                                      Гасырлар мирасы.

Бу  өзектә бүген дә актуаль  булган күп кенә темаларны чалгап ала.Дөресен

әйткәндә,бу текст татар милләтенең үткәне,хәзерге вакыты һәм киләчәге

турында.Тукай – милләтебезнең горурлыгы,мирасы.Үзебезнең тарихыбызны,

 әдәбиятебезне,телебезне хөрмәт итмәсәк,үзебезне дә хөрмәт итмиләр.Габдулла

Тукайның  бөтен әсәрләре дә кызык  итеп язылган,әдәби яктан үскән

саен фикерләре,укыган китаплары үзгәрә. Габдулла Тукай — татар милли

шигъриятенә нигез салучылардан. Рус мәдәниятендә мәшһүр Пушкин нинди

бөеклеккә ия булса, Тукай да татар тарихында шул ук дәрәҗәне алып тора. Әле

үзе исән чакта ук халкыбыз аны шагыйрь буларак таный. Балалар өчен күп кенә

әкиятләре  язылган:”Шүрәле”,”Су анасы” һ.б.Габдулла Тукай кешеләр күңелендә

 мәңгегә калыр.Тик моны искә төшереп торырга кирәк.Буыннар алмашу белән

татар милләтенә,талантлы кешеләренә горурлык хисе сүнмәсен.

Тукай исән-

Җыры күңелләрдә.

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай яши моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә  тынгы бирмичә!

                                       Табигатьне аңлау темасы.

                                                        Яз килә! Хәбәрдар һәр аваз!

                                                        Яз – көләч,тәрәзәң киңрәк ач!

                                                                                         (С.Сөләйманова)

  Һәр елны язларыбыз безне үз гүзәллекләре белән шатландыралар.Тәрәзәгә

карасам,чәчәкле болыннар,яшел урамнар үзенең матурлыгы белән кешеләрне

бәхетле ясап,аларга елмаюны бүләк итеп,безне сокландыралар.Яз – үзе бер

шатлык.

Текстның авторы да чәчәкле язның бар матурлыгын тоеп,аны безнең нечкә

күңелләребезгә җиткерергә тырыша.Ул ,төрле- төрле эпитетларны һәм

 чагыштыруларны кулланып,текстны тагын да кызыграк ясый.

Бирелгән текстта,язның бар матурлыклары да санала:дәртле кояш җылысы,яңа

тормыш – яңа көн башлануы,яшел үләннәр,хуш исле нәфис чәчәкләр,эшчән бал

 кортлары,магҗизалы күбәләкләр,сылу сандугачлар,назлы сыерчыклар,иркә

кәккүкләр,яңа гына уянган дөньяның ыгы – зыгы – барысы да автор күңеленә

якын.

Дөнья уяна...Һәм автор үзе яз белән сокланып,үзенең фикерләрен йөрәкләре-

безгә  җиткереп безне дә язның матурлыгын күреп аңларга һәм тоярга чакыра.

Яшәүләре яшәүмени соң ул

Кулларыңда тибрәлмәсә гармун

Күңелеңдә дөнья биемәсә,

Йолдыз булып балыкмаса бер моң.

       Авыл. Кич. Күктә йолдызлар. Түгәрәк өстәл өстендә самовар гөҗли. Олы яктан гармун моңы агыла. Үзе дә сизмәстән гармун тавышына берәү кушылып җырлый башлый, өй стеналарына сыеша алмыйча җыр моңы, гармун тавышы, ташкын кебек, тышка агыла.

        Гармун моңы! Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.

        Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы белән аерылып торган. Рухи мирасыбыз, халык музыка коралы – гармунның тарихы әллә ни зур булмаса да, автор үз язмасында моңа зур басым ясый, яшь буынга моң тартмасының кыйммәте  турында сөйлисе, әйтәсе килә, күрәсең. Мин автор фикере белән тулысынча килешәм. Милли уен коралларын белү, аларга карата кызыксыну арттыру бу мөһим эш. Бүген дә  милли бәйрәмнәребезнең берсе булган сабан туйларында, туй мәҗелесләрендә, каз өмәләрендә гармун тавышы яңгырый.

         Беренче гармуннарны 18 нче гасырда ясый башлаганнар. Аны, беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак, узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең үзәге Тула шәһәр була. Ә менә татарлардан беренче булып Михаил Вараксин гармун ясау остасы булып танылган. Казанда гармун эше 1950-1960 нчы елларда аеруча киң колач ала. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Сарманда – Сәгыйтдин Камалиев, Арчада – Салих Валиев, Казанда – Илдус Җаббаров, Сәлих Шәйдуллин.

       Гармун моңы... Минемчә,  аңа беркем битараф калмыйдыр. Гади эшчеме, академикмы, табибмы, президентмы син - әлеге моң үзенә буйсындыра, сихри дөньяга алып кереп китә. Әйдә, яшәсен гармун!

Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, - дип шагыйрь бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә... Хисләрне яшь, тәҗрибәсез чакта башкаларга сиздермәү аеруча катлаулы. Язучы әйтмешли, авыз я көлә, я елый шул.

Әмма һәр гашыйк кеше кич саен Борһаннар турыннан бозау эзлидер диеп булмый. Мәхәббәтнең төрлесе була бит. Бар алда әйтелгәнчә хисләре ургылып ташыганнар, бар сабыр гына яратучылар... Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шул кадәр гыйшык бардыр. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы, үз төсе була.

Сүзем яратуларын һәр почмакта кычкырып йөргәннәр турында түгел, ә сабыр итеп, түземлек белән сөйгәннәрен көткәннәр, күп еллар яратуларын беркемгә, хәтта ярларына белгертмичә яшәгәннәр хакында. Әйе, андыйлар сирәк, алар турында язучы-шагыйрьләребез дә артык язмый. Шуңа күрә мисалны әдәбияттан түгел, ә тормыштан китерергә кала.

Нәкъ  әкияттәге  кебек яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Көннәрдән бер көнне бу кыз гашыйк була. Ләкин ул үзенең яратуын беркемгә дә сиздерми, хисләрен мең кат йозак эченә бикләп куеп сабыр гына ярата. Сөюен белгертергә мөмкинлекләр бик күп булса да, кыз шулай тәрбияләнгәнгәме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, йөрәген ачмый. Гап-гади бу мәхәббәт кыйссасының тарихы ундүрт елдан соң гына тәмамлана. Еллар узып, күп сулар агып, һәр икесенең дә тормышында күп нәрсә үзгәргәч кенә, алар үз хисләрен бер-берсенә җиткерәләр...

Мәхәббәт – бөек нәрсә. Яратуларын һәр адым саен кычкырып йөрүчеләрне өнәп бетермим. Нәкъ җырдагыча аны аклап һәм саклап торырга кирәк.

Ел фасылы язны татар әдәбиятында матур итеп сурәтләп бирүче әдипләребез гаять күп. Әйе, чыннан да, яз – табигатьнең матур, ямьле чоры. Яз безгә яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге, киләчәккә өметләр алып килә. Яфрак ярып килүче агачлар, саф яшеллек, чәчәкләрнең хуш исе, кояшның җылы нурлары кәефне күтәрә, боек күңелләрне дәртләндереп җибәрә.

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә, - дип яза Мөнир Мазунов.

Тик шулай да язга мәдхия җырлаган язучы һәм шагыйрьләребез һәрчак килешеп булмый. Нигәдер алар язын урамнарны тутырып аккан пычрак кар сулары, кар астында калган чүп-чарны күрмиләр, әллә күреп тә ул турыда язмыйлармы... Һәр нәрсәнең караңгы ягы булган кебек, язның да бик үк күңелле булмаган билгеләре бар.

Март айларында сулы, пычрак карлы урамнар буйлап, аякларны чылатып, өйгә кайтканда, бер дә язның ямьле чорын искә төшермисең. Тизрәк шушы юешлектән, пычраклыктан өйгә кереп качасы килә, чөнки язның җәйгә тоташкан гүзәл мәле генә безнең күңелгә сеңеп калган.

Яз фасылын нинди төсләргә буяр идең дисәләр, һичшиксез кара төскә дияр идем. Нәкъ менә ак булган карны туфрак төсенә манар идем. Кар карасы... Көзнең мул уңыш биргән туфрагы төсе нигәдер яз карасыннан миңа якынрак.

Яз кешеләрнең кыш буе эшләгән гөнаһларын күрсәткәнгәме, җир йөзенең бар карасын ачкангамы, никтер күңелләрдә авыр тойгылар уята. Шуңамы без яз дигәндә шул чәчәккә күмелгән бакчаларны, бәрхет басуларны искә алабыз. Ләкин табигать бөек, язны да кара итеп яраткан икән, димәк, шулай кирәк.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи.

                                                  Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Габдулла Тукай

Кеше туа... Бу дөньяга аваз салу белән, ул гаиләдә яши башлый.

Гаилә – ул җәмгыятьнең нигезе. Бары тик тату, бердәм гаиләдә генә бәхетле, оптимист һәм көчле шәхесләр формалаша ала. Дөньяга туган һәркем шундый гаиләдә тәрбияләнергә лаеклы. Әйе, гаиләләр төрле була: була әтисезләре, бар әби-бабайлылар, күп балалылар да очрый, бер ялгызы гына яшәүчеләр дә юк түгел. Ләкин нинди генә булмасын, гаиләдә һәркем үзен кирәкле һәм бәхетле итеп тоярга тиеш.

Кеше һәрвакыт гаилә корырга омтылган, бу безгә тумыштан табигать тарафыннан бирелгән сыйфат. Кешелекнең иң борынгы чорларында ук кешеләр күмәк яшәгәннәр, аларга бер ялгызы гына кырыс табигать шартларында яшәү, исән калу һәм нәселне дәвам итү мөмкин булмаган. Инде мең еллар узып, кешеләр бер ялгызы гына да яши алсалар да, без барыбер дә башкаларга тартылабыз: танышабыз, дуслашабаз, аралашабыз, гаилә корабыз, аерылышабыз һәм кабат танышабыз...

Әйе, ялгызлык авыр йөк. Дөрес, безгә кайчак ялгыз калу да кирәк. Ләкин ялгызлык нәкъ менә авыруга дәва булган кебек бик аз микъдарда гына тиеш. Гаиләң, сине һәрвакыт көтүче якын кешеләрең булу, үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тою – үзе бәхет.

Гаилә ул нәкъ менә сугыш кырындагы тыл кебек. Анда тынычлык, сабырлык, куркынычсызлык хөкем сөрә. Анда син һәрвакыт таяныч, ярдәмгә өметләнәсең. Гаилә – ул туган йорт та, газиз кешеләр дә, сиңа кечкенәдән үк таныш булган гөлләр һәм бергә укыган китаплар да, әниемнең яраткан чәчәкле чәй чынаяклары да.

Бәхет нәрсә ул дип сорасалар...

Бәхет – ул сәламәт булу дияр идем. Халык саулык – зур байлык дип юкка гына әйтмәгән. Авыру кешенең нинди генә байлыклары булмасын, аның бәхет касәсе һич тулы түгел. Бары тәне һәм рухы сәламәт булган кеше генә тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында югалып калмый.

Бәхет – үзеңне башкаларга кирәкле итеп саный алу, кешеләргә игелек кыла белү. Яхшылык җирдә ятмый, диләр бит. Үзебез эшләгән яхшылыкларның савабы, меңе белән кайтып, безне бәхетле итәргә сәләтле.

Бәхет – ул әни диеп торган игелекле ул-кызларың, сине һәр сулышыңнан тоеп торган тугры юлдашың, сине кеше иткән әти-әниең...

Бәхет – ул сине күкләргә чөеп, упкынга ыргыткан мәхәббәт тә...

Бәхет – ул кояш нурларына күмелеп туган яңа көн дә...

Бәхет – ул... Бу сорауга мең төрле җавап биреп буладыр, чөнки бәхет – бик киң төшенчә. Аны һәркем үзенчә аңлый. Кем өчендер ул яраткан шөгыле, эше, кемгәдер балалары – иң зур бүләк. Кайберәүләр югалган әйберен тапсалар да, үзләрен чиксез бәхетле итеп тоялар.

Кемнедер бәхетле итә алу да зур бәхет дип саныйм. Мондый сыйфат, кызганычка каршы, барыбызга да бирелмәгән. Үзебезне бәхетле итеп тойганда, кемнеңдер бу вакытта ачы күз яшьләрен түгүен, кемнеңдер авыр бәлаләргә таруын онытмасак иде.

Кереш өлешендә шаблоннар:

1.Барыгызга да билгеле,бу  ...Аның турынды бик күп әсәрләр язылган һәм кинолар төшерелгән...

2.Ана күңеле бары тик яхшы әөберләрне генә ишетергә тели...

3.Халыкта “..................”дигән әйтем бар.Әйе,күп очракта бу шулай...

4.Аның турында күп шагыйрьлә,язучылар язган...

5.Без сугыш чор балалары түгел....     .....Сугыш ул- ...

   Бөек Ватан сугышы турында ...язылган.Минемчә сагыну хисе...

5.Яз табигатьнең уяну чоры...        

6.Мин – авыл баласы...  Авыл халкы борын – борыннан ...яшәгән.

7.Ана күңеле бары тик яхшы әйберләрне генә ишетергә тели... Әни,әнием,әнкәем...

8.Халык җырлары сагышка,моңга бик бай...

Йомгаклау өлешендә шаблоннар:

1.Аларның һәркайсысының тормышы  -  үзенә бер батырлык.

2.Сугышлар беркайчан да булмасын иде.Җирдә матурлык яшәсен!Бары матурлык кына дөньяда афәттән саклый.Сагыну хисе солдатка көч бирә,батырлык өсти.

3.Әтием,әнием - минем өчен иң кадерле кешеләр.

4.Авыл кешеләренең бер-берсенә ярдәмләшүе миңа да таныш.

5.Әйе,җир эшен мин яратам,бәлки ...

6.Бөтен дөньямны онытып,ләззәтеннән,сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм... ди автор тирән сагышка,хискә бирелеп.

Файдаланылган әдәбият

Хаков В.Х.  Татар әдәби теле.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. – Казан: РИЦ “школа”, 2008.

Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). — Казан: Яңалиф, 2002.

Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. − Казан: Яңалиф, 2003.

Гыймадиева Н.С., Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап.(V-VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф,2006.

Шакиров Г.Ш. Гармун алыйк әле, дуслар. – Түбән Кама. 2005.

Хадиуллин З.Г. Галиуллина Г.Р. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы.-Казан РИЦ

“Школа”, 2007.