Тәрбиядә мәктәп оешмасы йогынтысы.

Бүгенге көндә безнең мәктәптә 40 бала  белем һәм тәрбия ала. Балалар аз булуның уңай һәм тискәре яклары бар. Кечерәк коллективта педагоглар һәм укучылар арасында шәхси һәм эшлекле элемтәлр булдырыла, күмәк эштә үз-үзеңне уүрсәтү, берләшү, килешеп эшләү мөмкинлеге ачыла. Кечкенә авыл мәктәбедә педагогларның һәм балаларның, өлкәннәр һәм балалар хезмәттәшлеге, уртак эшчәнлеге, аралашуы һәм иҗаты өчен аеруча уңайлы шартлар бар.

Проблемалар да юк түгел. Мондый мәктәпләрдә сыйныф коллективын тәрбияләүнең форма һәм методларын сайлау кыенлаша һәм чикләнә. Балаларның аз булуы үзара аралашуын чикли, аралаша белү осталыгын, яңа шартларда югалып калмау сәләтен үстерә алмый. Һәм бу проблеманы мәктәпнең балаларын бер оешмага, берләшмәгә туплап кына чишү мөмкин, минемчә.

Берләшмә әгъзалары әйләнә-тирә мохитне, үсмерләрнең һәм башка кешәрнең тормышын үзгәртү һәм яхшырту максаты белән берләшкән очракта социальләштерү процессы нәтиҗәлерәк бара.

Татарстан Варислар берлеге “Галстучная страна” программасы буенча эшли. Программада аерым тематик еллар каралган һәм эш  мәктәптә даими уза торган традицион бәйрәмнәргә нигезләнеп төзелгән.  Без дә шуңа нигезләнеп үз оешмабызга яраклаштырылган программа буенча эшлибез.

Безнең мәктәп оешмасының төп бурычлары:

1.     Һәр баланың үзүсешенә ярдәм итү.

2.     Балаларда оештыру сәләтен, коллективчанлык хисләрен үстерү, прфессия сайлауда ярдәм итү.

3.     Балаларның белем һәм күнекмәләрен практик рәвештә ныгыту.

Варислар оешмасы балага ике яклап йогынты ясый: бер яктан , баланың ихтияҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыра, алрны үзара баета, яңа омтылышлар формалаштыра; икенче яктан иҗтимагый нормалар, кыйммәтләр, социаль программалар ярдәмендә шәхеснең эчке мөмкинлекләре ачыла.

“Класстан тыш чараларда инновацион технологияләр кулланып, индивидуаль якын килеп балаларның күпкырлы сәләтләрен үстерү” темасы өстендә эшләү дәверендә балаларның үз-үзләренә ышанычлары артты, мөмкинлекләре, кайбер сәләтләре үсте.

Ел да бездә “Беренче кыңгырау”, “Варислар туган көне”, “Өлкәннәр көне”, “Укытучылыр бәйрәме”, “Туган тел көне”, “Көзге бал”, “Әниләр бәйрәме”, “Яңа ел кичәсе”, “Халыкара хатын-кызлар бәйрәме”, “Нәүрүз”, “Җиңү парады”, “Соңгы кыңгырау” уза. Шулай ук  сәламәтлек көне, фән атналыклары, спорт декадасы, Тукай айлыгы традицион  үтеп тора.

        Оешмада балаларның файдалы хезмәте дә каралган. Алар чисталык, агач утырту акцияләрендә, шимбә өмәләрендә теләп катнашалар. Җәен мәктәбебез чәчәк бакчасына әверелә, яшелчәләрне дә мулдан үстерәбез, ел әйләнәсе ашханәбезне тәэмин итәрлек тә, сатуга чыгарырлык та була. Шулай ук тимурчылык эше дә бик уңышлы куелган бездә. Барлык варислар да ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итеп торалар.