Балаларның сәләтләрен үстерүдә фәнни тикшеренү эшчәнлегенең роле.

Фазулянова Луиза Икрамовна

Сәләтсез бала булмый.  Балада булган сәләтне вакытында күрә белергә һәм аны үстерергә ярдәм итәргә кирәк

Скачать:


Предварительный просмотр:

БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ.

Л.И. Фазылянова,

 химия, биология укытучысы 

Балтач районы МБГБУ “Нөнәгәр ГУБМ”,

Нөнәгәр авылы

      Һәр җәмгыятькә сәләтле кешеләр кирәк. Гаиләнең бурычы баланың сәләтен үз вакытында күреп аны ачарга ярдәм итү булса, мәктәпнең бурычы – баланың сәләтен үз юнәлешендә үстерү, фән һәм техниканың төрле өлкәләрендә үзләрен сынау өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу уңайдан мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру мөһим урын алып тора.

    Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең максаты – шәхестә заманча яшәеш таләпләренә җавап бирә торган сыйфатлар тәрбияләү, үзенең сәләт һәм мөмкинлекләренә гадел бәя бирә алучы шәхес булып җитлегүенә уңай йогынты ясау. Максатны тормышка ашыруда түбәндәге бурычлар хәл ителә:

1) Балаларга фәннең күпкырлы тармаклардан торуын төшендерү; шул юнәлешләрнең берәрсе белән кызыксындырып, укучыларда иҗат итү, танып-белү теләге уяту; 2) Фәнни-эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләре булдыру, үз уй фикерен, карашын ачык һәм аңлаешлы итеп әйтә белү осталыгы формалаштыру; 3) Мөстәкыйль мәгълүмат туплау юлларына өйрәтү, өзлексез белем алу эшчәнлегенә, шул исәптән, элек билгеле булмаган, гадәттәгедән үзгәрәк мәсьәләләрне хәл итә белергә әзерләү.  

   Фәнни-тикшеренү эше – укучының һәм фәнни җитәкченең тыгыз эшчәнлеге аша бара. Фәнни җитәкче булып фән укытучылары, югары уку йорты галимнәре, түгәрәк җитәкчеләре торырга мөмкин. Бу эш белән өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, кече университетларда, мәктәптә оештырылган түгәрәк занятиеләрендә, электив һәм сайлап алу курсларында шөгыльләнергә мөмкин.  

      Безнең мәктәптә фәнни-тикшеренү эше 2005 елда түгәрәкләрдә башланып китте. Ул вакытта “Экология”, “Туган як тарихын өйрәнү”, “Мирас” түгәрәкләрендә укучылар фәнни- тикшеренү эшләренең төрләрен, оештыру нигезләрен өйрәнделәр. Түгәрәкләрдән соң фәнни эшчәнлек электив һәм сайлап алу курсларында дәвам итте, һәр елны апрель аенда мәктәптә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә башлады. “Нөнәгәр авылы орнитофаунасы”, “Зур песнәкнең азык табу активлыгын өйрәнү.”, “Безнең төбәккә яраклаша алырдай яңа бәрәңге сортларын өйрәнү”, “Яңа сорт бәрәңге үстерүгә экологик факторлар йогынтысы”,  “Кугуборка елгасы суының физик һәм химик күрсәткечләрен өйрәнү”, “Нөнәгәр авылы кар капламына физик-химик анализ” “Тузан - әйләнә-тирәлеккә тәэсир итүче фактор” темалары барысы да үзебезнең туган ягыбыз, аның әйләнә-тирә дөньясын, экологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Бу эшләр белән Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни гамәли конференциясендә, мәктәп укучыларының А.М. Терентьев исемендәге Идел буе экологик конференциясе, “Мин-тикшеренүче” яшүсмерләрнең Идел буе фәнни-тикшеренү конференциясе, Академик А.Мазгаров исемендәге республика фәнни-гамәли конференцияләрендә чыгыш ясап, укучыларыбыз ел саен призлы урыннар яулыйлар. 2012 елда мәктәбебез укучыларының фәнни эшләрен туплаган “Фәнгә бер адым” исемле җыентыгы басылып чыкты.  

   Фәнни эш башкару укучыларга төрле конференцияләрдә, конкурсларда катнашу өчен генә кирәк дигән фикер дөрес түгел. Фикер йөртү, төрле чыганаклар белән эшләгәндә тәҗрибә үткәрү, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында яшүсмердә киләчәк тормышында кирәкле сыйфатлар тәрбияләнә. Үзең аралаша торган кешеләрне аңларга омтылу, алар белән уңай мөгамәләдә булу, үзара хезмәттәшлек итү – җәмгыятьтәге һәм хезмәт итү даирәсендәге уңышларның нигезе. Шунлыктан укучыларда укытучылар, иптәшләре, фәнни җитәкчеләр белән аралашуның тиешле күнекмәләрен булдыруга зур игътибар бирелә. Фәнни эзләнү эшен планлаштыру барышында киңәшләшү, иҗади эшне фәнни берләшмәдә яки төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә яклау балаларда үз-үзеңне тоту, аралашу культурасы тәрбияли. Яшь кеше үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп сизә һәм аның закон нормаларына буйсыну кирәклеген аңлый башлый.