Внеклассное мероприятие для 7 класса, "Физик - шоу"

“Физик -  шоу”

  1. Таныштыру

«Белгеч» командасы:

Девиз: “Белем – ул көч, ә көч масса һәм тизләнешнең тапкырчыгышы. Массаңны арттыр һәм тизлән!”

“Рәхим итегез”,- дип эндәшәбез

Бүген кем генә килсә дә,

Чөнки, дуслар, бу залга

Җыелдык без кичәгә.

Безнең җиңүне теләп,

Бик күп дуслар килгәннәр.

Оттырмасын, көч биреп

Торыйк әле, дигәннәр.

Судьяларга сүзебез шул:

Гадел хөкем итегез.

Кичәне башлап җибәрдек,

 Әйдә рәхим итегез.

Көндәшләр, уңышлар сезгә,

Без-киң күңелле халык.

Менә сумка, тутырыгыз

Очколар җыя барып.

“Терекөмеш” командасы

Девиз: “Акыллы бул, бирешмә, әй, тере бул терекөмештәй”

Котлавыгыз өчен рәхмәт,

Тик шуны онытмагыз:

Бер урында тик торып,

Тимер күк тутыкмагыз.

Сезгә физика дәшә:

Әзерме сез көрәшкә?

Бүген менә бу җыенда

Ике акыл көрәшә.

Кем фәнне куллана эштә?

Кем ярата сәнгатьне?

Әйдә, чыксын уртага.

Безгә каршы тору өчен

Көчле көндәшләр кирәк.

Очколарны салу өчен

Бирәбез сезгә чиләк.

 

2.Сорауларга кем алдан җавап бирә

 1.Диффузия күренеше кайчан тизрәк бара?

(Температура югары булганда)

 2. Тизлекне ничек исәплиләр?  (Юлны вакытка бүлеп)

 3. Матдә ничә төрле халәттә була?  (Өч)

 4. Молекулалар кайчан тартылалар? (Аралары бер молекула сыярлык һәм аннан ерак булганда)

 5. Матдәнең тыгызлыгын ничек исәплиләр?

(Массаны күләмгә бүлеп)

 6. Авырлык көче дип нәрсәне атыйлар? (Җирнең тарту көчен)

 7. Ышкылу көче ничек юнәлә? (Хәрәкәткә каршы)

 8. Каты җисемнәрнең молекулалары ничек урнашкан? (Билгеле бер тәртип белән һәм бер-берсенә якын)

 9. Мылтык көпшәсеннән очып чыккан ядрә ни өчен җиргә төшә? (Җирнең тарту көче аркасында)

 10. Шкаланың бүлем кыйммәте нәрсә ул? (Ике иң кечкенә бүлем арасы)

Алсу шигырь сөйли: “Яхшылык”

 

3.Рәсемнәр буенча сораулар

 

Ничә үлчәү приборы күрдегез? (3)

Ничә җисем хәрәкәт итә? (3)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

           

 

         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

           

 

        

 

     

   

 

  

Габдулла шигырь сөйли

4.Яңа сүзләр ясау- иң озын сүз

Молекула сүзеннән яңа сүзләр:

Кул, ак, ул, ком, лом, ал, укол, улак, мулла, мал, лак, ук, һ.б.

Салават шигырь сөйли

 

5.Капитаннар ярышы

 1.Матдә молекулалардан тора (әйе)

 2.Су ике молекуладан тора (юк)

 3.тәүлектә 24 сәгать (әйе)

 4.бер килограммда 1000 метр бар (юк)

   5. тизлекне табу өчен юлны вакытка тапкырлыйлар (юк)

   6.көчне динамометр белән үлчиләр (әйе)

  7.су каты хәлдә (юк)

  8. торф ул ягулык (әйе)

  9. күләм ро хәрефе белән билгеләнә (юк)

  10. инерция ул күренеш. (әйе)

 

 

1. молекула атомнардан  тора (әйе)

2.суның иң кечкенә кисәкчеге су молекуласы (әйе)

3.сәгатьтә 60 секунд (юк)

4.бер тоннада 1000 метр бар (юк)

5. юлны табу өчен тизлекне вакытка тапкырлыйлар (әйе)

6.сыеклык күләмен мензурка  белән үлчиләр (әйе)

7.боз сыек хәлдә (юк)

8. көч - ул физик зурлык (әйе)

9. күләм  эс хәрефе белән билгеләнә (юк)

10. диффузия - ул күренеш. (әйе)

Айнур шигырь сөйли

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Молекула

 

 

 

 

 


 

Скачать:

Предварительный просмотр: