электив курс.Хәзерге татар әдәби теленең язма һәм телдән сөйләмдә кулланылышы

Галиуллина Эндже Равиловна

Каралды                                                                            Килешенде                                                                              Раслыйм   

 методберләшмә утырышында                                                    Балык Бистәсе  мәгариф                                                                  Балык Бистәсе 1нче гимназиясе  

 Методберләшмә җитәкчесе:_____ Ә.Р.Хөсәенова                   бүлегенең информацион методик үзәк                                          директоры_____Д.А.Сатдинов

                                                                                                         методисты     ______И.Ш. Касимова                                                                             

 

 

                

                                     9нчы сыйныф өчен татар теленнән электив курс

 

 

                Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Курсның җитәкчесе : Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең

  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                       Галиуллина  Энҗе Равил кызы

                              

 

 

 

 

 

                                                 2012-2013

                             Курсның эчтәлегенә бәяләмә – рецензия                                                                                          

     «Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле» электив курсы өчен 34 сәгатьлек махсус программа  тел белеменең барлык тармакларын үз эченә алган. Эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Хәзерге татар әдәби тел нормаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану үзенчәлекләрен төшендерү өчен уйланылган. Тел белеме бүлекләренең кыен очракларына игътибар бирелгән. Сүзләргә фонетик, лексик, морфологик анализ ясау тәртибе; сүз төзелеше һәм ясалышы; ситаксис һәм пунктуациягә дә урын бирелгән. Алган белемнәрне ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга,   аны гамәли куллана алу мөмкинчелеген арттырырга җирлек тудырылган.

Орфографик, орфоэпик  таләпләр үтәлеше дә язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә ныгыту күздә тотылган. Ә бүгенге көндә тирән белемле һәм грамоталы укучы – конкурентлыкка омтылучыларның берсе булып тора. Татар теле әдәби тел, камил тел булуын укучылар төшенә.аңлый. Тел белеменең ,,энҗе бөтрекләре,сәйләннәре”- безнең сүзлек хәзинәбез. Ә бу курс телне тагын да чарларга, камилләштетергә омтылыш тудыра.

    Укучы үз телен камил белгән очракта гына башка тел грамматикасын ныклап өйрәнүгә мөмкинчелек туа. Бу курс татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә, укучы балаларда милли үзаң формалаштырырга, телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерергә, имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итәр.

                                               

                                                             Балык Бистәсе  мәгариф                                                               

                                                                             бүлегенең информацион методик үзәк                                   

                                                                             методисты     ______И.Ш. Касимова                                                                             

                 

 

 

 

                                                                        


Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле.    

(Татар теленнән электив курс программасы)

 Аңлатма язуы

9,10-11 нче сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада тел белеменең грамматик чараларын уңышлы файдалану максаты күздә тотылды.
   Укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Югары сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, БРИ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр

Электив курсның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
- телнең төп грамматик чараларын язма   һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- телне тулы бер система буларак күзаллау;
- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Әлеге курсның бурычлары:
1) укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
2) балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

3)әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу.

                                                  Программаның эчтәлеге

«  Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле» электив курсы төрле текстлар белән тирәнтен эшләүне, имтиханнарга әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.
      «  Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле » электив курсы 34 сәгать    

                      7 бүлектән тора.  Бүлекләр теоретик,гамәли, иҗади өлешләргә бүленгән.
             

 

 

1нче бүлек. 5сәгать

1.1.Фонетика һәм орфоэпия. (аваз һәм хәрефләр,сузык авазлар,тартык авазлар. Сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр,иҗек,басым)

1.2.Сүзгә фонетик анализ ясау. ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү.(А2-А3;В12)-

1.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади эшләү(А2-А3,В-12)

 

 

 

3

 

 

1

1

 

2нче  бүлек. 5 сәгать

2.1.Графика ,орфография(сузык һәм тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы; ъ ,ь билгеләренең дөрес  язылышы,кушымчаларның дөрес язылышы, сүзләрне юлдан – юлга күчерү;кисәкчә,теркәгеч,аваз ияртемнәре язылышы)

2.2.  ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү(А4-А8)  .  Изложение язу өчен    әзерләнү күнекмәләре.

2.3. Беренчел күнекмәләрне ныгыту.Изложение ,,Умарталыкта”;  ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А4-А8)

 

2

 

1

 

2

 

 

3нче бүлек. 4 сәгать

3.1 Лексика.фразеология.(Сүз мәгънәләре,лексик мәгънә;бер һәм күп мәгънәле сүзләр;килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы,куланылышы ягыннан сүзлек составы; фразеологик әйтелмәләр

3.2.Сүзгә лексик анализ.  ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А9-А11) 

3.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү(А9-А11) 

 

 

2

 

1

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4нче бүлек. 2 сәгать

4.1.Морфемика һәм сүз ясалышы.(сүзнең мәгънәле кисәкләре,сүзнең тамыры һәм нигезе,кушымчалар һәм аларның төрләре,сүзләрнең ясалыш буенча төрләре,сүзләр ясалу ысуллары)

4.2.Сүзләрне төзелешләре һәм ясалышлары ягыннан тикшерү.

 

 

 

1

 

1

 

 

 

 

                         

 

   

 

 

 

5нче бүлек. 4 сәгать

5.1.Грамматика.Морфология (мөстәкыйль сүз төркемнәре,бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре)

5.2.Сүзгә морфологик анализ. ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү( В1-В3)

5.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү( В1-В3)

 

2

1

 

1

6нчы бүлек. 6сәгать

6.1.Грамматика.Синтаксис. Пунктуация. .(сүзтезмә,җөмлә,кушма җөмлә,гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре,тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре,аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре)

6.2.Җөмләгә синтаксик анализ.ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү

( В4-В 11)

6.3. ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү( В4-В 11)

 

 

4

 

1

1

 

7нче бүлек.  8сәгать

7.1.Сөйләм культурасы.( сөйләмгә  куелган таләпләр,әдәби тел нормалары)

7.2. Текстка лингвистик анализга өлешчә  төшенчә . сочинение язу өчен таләпләр.

7.3. Сочинение язу

 

1

 

3

4

 

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.

Иҗади дәресләр   төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота, Югары сыйныф укучылары караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиешлеге күздә тотыла.. Сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә.,узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.
    Белем һәм күнекмәләр

Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле  грамматик кагыйдәләрне    урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә   тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.

 

 

              

 

Әдәбият

  1. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.
    2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.
    3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.
    4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;
    5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.
    6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
    7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
    8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
    9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.
    10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
    11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
    12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
    13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
    14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
    15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
    16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.
    17. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon электив курс266.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Каралды                                                                            Килешенде                                                                              Раслыйм    

 методберләшмә утырышында                                                    Балык Бистәсе  мәгариф                                                                  Балык Бистәсе 1нче гимназиясе  

 Методберләшмә җитәкчесе:_____ Ә.Р.Хөсәенова                   бүлегенең информацион методик үзәк                                          директоры_____Д.А.Сатдинов

                                                                                                         методисты     ______И.Ш. Касимова                                                                            

 

               

                                     9нчы сыйныф өчен татар теленнән электив курс

                Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле

Курсның җитәкчесе : Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең

  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                       Галиуллина  Энҗе Равил кызы

                               

                                                 2012-2013

                             Курсның эчтәлегенә бәяләмә – рецензия                                                                                          

     «Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле» электив курсы өчен 34 сәгатьлек махсус программа  тел белеменең барлык тармакларын үз эченә алган. Эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Хәзерге татар әдәби тел нормаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану үзенчәлекләрен төшендерү өчен уйланылган. Тел белеме бүлекләренең кыен очракларына игътибар бирелгән. Сүзләргә фонетик, лексик, морфологик анализ ясау тәртибе; сүз төзелеше һәм ясалышы; ситаксис һәм пунктуациягә дә урын бирелгән. Алган белемнәрне ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга,   аны гамәли куллана алу мөмкинчелеген арттырырга җирлек тудырылган.

Орфографик, орфоэпик  таләпләр үтәлеше дә язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә ныгыту күздә тотылган. Ә бүгенге көндә тирән белемле һәм грамоталы укучы – конкурентлыкка омтылучыларның берсе булып тора. Татар теле әдәби тел, камил тел булуын укучылар төшенә.аңлый. Тел белеменең ,,энҗе бөтрекләре,сәйләннәре”- безнең сүзлек хәзинәбез. Ә бу курс телне тагын да чарларга, камилләштетергә омтылыш тудыра.

    Укучы үз телен камил белгән очракта гына башка тел грамматикасын ныклап өйрәнүгә мөмкинчелек туа. Бу курс татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә, укучы балаларда милли үзаң формалаштырырга, телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерергә, имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итәр. 

                                               

                                                             Балык Бистәсе  мәгариф                                                                

                                                                             бүлегенең информацион методик үзәк                                    

                                                                             методисты     ______И.Ш. Касимова                                                                            

                          

                                                                         


Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле.    

(Татар теленнән электив курс программасы)

 Аңлатма язуы

9,10-11 нче сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада тел белеменең грамматик чараларын уңышлы файдалану максаты күздә тотылды.
  Укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Югары сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, БРИ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр

Электив курсның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
- телнең төп грамматик чараларын язма         һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- телне тулы бер система буларак күзаллау;
- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Әлеге курсның
бурычлары:
1) укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
2) балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

3)әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу.

                                                  Программаның эчтәлеге

«  Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле» электив курсы төрле текстлар белән тирәнтен эшләүне, имтиханнарга әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.
     «  Язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә хәзерге татар әдәби теле » электив курсы 34 сәгать     

                      7 бүлектән тора.  Бүлекләр теоретик,гамәли, иҗади өлешләргә бүленгән.
             

1нче бүлек. 5сәгать

1.1.Фонетика һәм орфоэпия. (аваз һәм хәрефләр,сузык авазлар,тартык авазлар. Сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр,иҗек,басым) 

1.2.Сүзгә фонетик анализ ясау. ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү.(А2-А3;В12)- 

1.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади эшләү(А2-А3,В-12)




3



1

1

2нче  бүлек. 5 сәгать

2.1.Графика ,орфография(сузык һәм тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы; ъ ,ь билгеләренең дөрес  язылышы,кушымчаларның дөрес язылышы, сүзләрне юлдан – юлга күчерү;кисәкчә,теркәгеч,аваз ияртемнәре язылышы)

2.2.  ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү(А4-А8)  .  Изложение язу өчен    әзерләнү күнекмәләре. 

2.3. Беренчел күнекмәләрне ныгыту.Изложение ,,Умарталыкта”;  ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А4-А8) 


2


1


2


3нче бүлек. 4 сәгать

3.1 Лексика.фразеология.(Сүз мәгънәләре,лексик мәгънә;бер һәм күп мәгънәле сүзләр;килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы,куланылышы ягыннан сүзлек составы; фразеологик әйтелмәләр

3.2.Сүзгә лексик анализ.  ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А9-А11)  

3.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү(А9-А11)  



2


1

1


4нче бүлек. 2 сәгать

4.1.Морфемика һәм сүз ясалышы.(сүзнең мәгънәле кисәкләре,сүзнең тамыры һәм нигезе,кушымчалар һәм аларның төрләре,сүзләрнең ясалыш буенча төрләре,сүзләр ясалу ысуллары)

4.2.Сүзләрне төзелешләре һәм ясалышлары ягыннан тикшерү.




1


1

                         

   

5нче бүлек. 4 сәгать

5.1.Грамматика.Морфология (мөстәкыйль сүз төркемнәре,бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре)

5.2.Сүзгә морфологик анализ. ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү( В1-В3)

5.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү( В1-В3)


2

1


1

6нчы бүлек. 6сәгать

6.1.Грамматика.Синтаксис. Пунктуация. .(сүзтезмә,җөмлә,кушма җөмлә,гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре,тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре,аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре)

6.2.Җөмләгә синтаксик анализ.ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү

( В4-В 11)

6.3. ДЙА,БДИ биремнәрен   үтәү( В4-В 11)



4


1

1

7нче бүлек.  8сәгать

7.1.Сөйләм культурасы.( сөйләмгә  куелган таләпләр,әдәби тел нормалары)

7.2. Текстка лингвистик анализга өлешчә  төшенчә . сочинение язу өчен таләпләр.

7.3. Сочинение язу


1


3

4

   Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.

Иҗади дәресләр
   төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота, Югары сыйныф укучылары караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиешлеге күздә тотыла.. Сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә.,узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.
   
Белем һәм күнекмәләр

Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле  грамматик кагыйдәләрне    урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә   тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.

               

Әдәбият

  1. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.
    2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.
    3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.
    4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;
    5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.
    6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
    7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
    8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
    9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.
    10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
    11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
    12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
    13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
    14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
    15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
    16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.
    17. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

                                                   Кушымта

1.     Изложение язуга таләпләр

Текстны беренче тапкыр уку

Текстның темасын билгеләү этабы

“Текст нәрсә турында” соравына җавап бирегез.

Теманы ничек билгеләргә?

Тема төрле ысуллар белән билгеләнә;

  1. текстның башламыннан;
  2. әһәмиятле сүздән;
  3. әһәмиятле эпизодлардан;
  4. геройның (авторның) фикер йөртүе яки эшеннән;
  5. текст исеменнән.

Текстның идеясен билгеләү этабы

Сорауларга җавап бирегез:

“Ни өчен автор моны язган?”

“Нинди фикерне җиткерергә тели?”

Идеяне формалаштырырга нәрсә булыша?

  1. текстның гомуми яңгыраш тональлеге;
  2. текстны укыганнан соң туган уй-хисләр;
  3. авторның эш-хәрәкәтләргә, геройларга мөнәсәбәте.

Текстның структурасын билгеләү этабы.

Текстның композицион өлешләрен атагыз. Һәр композицион өлешнең төп эчтәлеген тезис формасында язып куегыз.

Текестның композициясе – текстның төзелеше.

Кагыйдә буларак, текстның төп композицион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгаклау тора.

Тезис – төп фикер, идеяне күрсәткән җөмлә (гади яки кушма) формалашкан положение.

Тезисны ничек формалаштырырга?

Берничә җөмләдән 1 җөмлә төзелә: бу җөмләдә фактлар, күренешләр, билгеләр гомумиләштерелеп бирелгән. Тезисны формалаштыру – текстны кыскартуның бер ысулы.

Икенче кат уку.

Текстны абзацлап бүлү этабы:

Микротемаларны билгеләү

Биремнәрне үтәгез:

1. Текстны укучының зур интонацион паузалар саныннан текстта абзац санын билгеләгез.

2. Һәрбер абзацның микротемасын билгеләгез.

3. Түбәндәге сорауларга җавап биреп, аны кыскача гына язып куегыз:

“Бу микротемадагы һәрбер җөмләнең роле берүкме?”

“Кайсы җөмләләр төп җөмлә булып торалар?”

4. Абзацларны номерлагыз.

Абзац –  микротеманың күрсәткече, шуңа күрә  изложение текстын укыганда интонацион паузаларга игътибарлы булыгыз.    Күпме зур  интонацион паузалар –  текстта шулкадәр абзац.

Микротема – бер фикер белән  текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.

  Тестның микротемаларын ничек билгеләргә?

Абзацның әһәмиятле сүзләреннән һәм ключевым җөмләләрдән.

 Микротеманы кыскача гына ничек билгеләргә?

Кыскартылган изложение язганда микротеманың  төп һәм өстәмә (ачыклык кертә торган аныклагыч җөмләләр һ.б.) җөмләләрне  аера белү зарур.   Төп җөмләләр итеп без текстның төп идеясен һәм темасын әлеге җөмләләрдән башка ачып булмый торган җөмләләрне атыйбыз.  

Өстәмәләргә исә өстәмә мәгълүмат, детальләр, сурәтләү элементлары булган җөмләләр керә.  Аларны төшереп калдырырга яки кыскартырга, бер зур җөмлә эченә кертергә була.  

 Текстны модельләштерү этабы.

Абзац нумерацияләрен, микротемаларны барлагыз.   Абзацлы бүленешне саклаган хәлдә текстны оештырыгыз.

Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текстка берләштерергә?

Лексик кабатлауларны, тамырдаш сүзләрне, синонимнарны, алмашлыкларны, рәвешләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне кулланырга.

 

Компрессия алымнары

Алыштыру

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләшкән сүз белән алыштыру

Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде. (Ш.К.)

Иртәдән алып кичкә чаклы эш кораллары кулдан төшмәде.



Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән алыштыру

( Һәммәсе,бөтенесе,барысы,һичбере кебек алмашлыклар,түбәндәгеләр, югарыдагылар, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр белән белдерелә.)

Әкиятне зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

 Әкиятне һәммәсе: зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру.

Бүген туган көне икән... Моны улының телеграммасы исенә төшерде: “Кадерле әнием! Туган көнең белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим”, - дигән улы Марат. (Г.Ә.)

 Улының котлау телеграммасы аңа туган көне булуын исенә төшерде.

Җөмләне яки аның өлешләрен күрсәтү алмашлыгы белән алыштыру.

(бу,шул, шушы, теге, әнә, менә, ул(авыл), шундый, тегенди, мондый...)

Ни өчен ул тору урынын еш алыштырган? Инде ияләшеп беткән җирдән аерылып, таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 1.Аны шушы адымга нәрсә этәрде икән?

2.Теге җирдән аерылып,таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 

Төшереп калдыру

Ул аны бөтен җирдән эзләп карады: бүлмәләрне барлап чыкты, бакчадан карады, күршеләргә кереп чыкты.

 Ул аны бөтен җирдән эзләп карады.

Мәгънәсе белән өстәмә мәгънәне аңлатмый торган өзекләрне төшереп калдыру.

Кайвакыт ул эшен туктатырга да, ярты юлда калдырырга да күп сорамый.

 Ул эшен туктатырга да мөмкин.

Кабатлауларны...

Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары.

Аларның Ибрай исемле акыллы уллары булган.

Риторик сорауларны...

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Безнең бабаларыбыз авыл салу өчен чишмә  чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Нәрсәне төшереп калдырырга ярамый соң?

  1. автор идеясен аңларга ярдәм итә торган төп детальләрне;
  2. авторның төп фикерне ачу яки дәлилләү өчен кулланылган аргументлар.

   Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. (Ә.Б.)

Аерымланган рәвеш хәлен төшереп калдыру-калдырмау текстка карап хәл ителергә тиеш.

Берләштерү яки гомумиләштерү

Бер үк фикерне ача торган ике гади җөмләне бер кушма җөмләгә берләштерү.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә дә ул. Су гөлчәчәге дә ул. Хәтта нимфея дә. Берсеннән-берсе матур исемнәр!

                   2.Фонетиканы кабатлау – ныгыту өчен тест  үрнәге.

1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килгән?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

 ут, ямь, көрт, урман

сары, өстәл, бару, тавык

куян, тәгам, кәгазь, оя

буяу, мәче, машина, авыр

2. [э] авазына дөрес билгеләмәне күрсәтегез.

озын, иренләшмәгән, калын сузык аваз

озын, иренләшкән, калын сузык аваз

кыска, иренләшмәгән нечкә сузык аваз

дөрес билгеләмә юк

3. Матурлык сүзендә нинди сузык авазлар кулланылган?

калын һәм нечкә әйтелешле сузык авазлар

нечкә сузыклар гына

калын сузыклар гына

кыска сузыклар гына

4. Тартыклар ассимиляциясе (охшашлануы) булган очракны күрсәтегез.

Өстәл, китап, урындык

Күзле, тозлырак, сүздәге

Караңгы, әнкәй, төнге

Атлык, кырып, савыт-саба

5. Тәэмин, тәэсир, маэмай, мөэмин сүзләрендәге э хәрефе нинди авазны белдерә?

[й] авазын

[э] авазын

[‘] (хәмзә) авазын

[и] авазын

6. [м] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

тел уртасы, яңгырау

тел алды, саңгырау

ирен-ирен, яңгырау

тел-теш, яңгырау

7. Билгеләмәне дәвам итегез: орфография – ул ...

сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән

телдәге язылыш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә дөрес язуны билгели торган фән*

телдәге аваз үзгәрешләрен билгели һәм аларга аңлатмалар бирә торган фән

сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә торган фән юнәлеше

8. О, ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы төркемдә дөрес бирелә?

О, ө хәрефләре сүз ахырында гына языла

О, ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла

О, ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз

О, ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк

 9. Сүзләрнең дөрес язылышын табыгыз.

Канәгать,афәт, йөзгә-йөз (очрашу)

Канәгать, әфать, йөзгә йөз (очрашу)

Кәнагәт, афәт, йөзгә-йөз (очрашу)

Канәгать,афәт, йөзгә йөз (очрашу)

10. Сүзләрнең дөрес язылышын табыгыз.

Юка, төю, юеш, якты, Илсөяр

Йука, төйү, йүеш, йакты, Илсөйәр

Юка, төйү, йүеш, якты, Илсөя

11. Кушма сүзнең икенчесе (мәсәлән, күп+еллык, аш+яулык) я, ю, е хәрефләренә башланса, алар арасына нинди билге яисә хәреф куела?

Ъ аеру яки ь аеру билгесе куела

Сызыкча куела

Бернинди билге дә куелмый

Дөрес җавап юк

12. ъ хәрефе нинди билге буларак кулланыла?

Калынлык билгесе

Калынлык һәм аеру билгесе

Аеру билгесе

Нечкәлек билгесе

13. Кайсы төркемдә ь билгесе аеру функциясен башкара?

Мораль

Канәгать

Васыять

Күпьеллык

14. Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез.

Берюлы, аряк, елязма, төняк

Беръюлы, арьяк, ельязма, төнъяк

Берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк

Бер юлы, ар як, ел язма, төн як

15. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

зи...енле

...әбәр

рә...әт

бә...етле

16. Сүзләрнең дөрес язылган рәтен күрсәтегез.

къыен, яшкельт, ябалакъ

кыйэн, йәшькелт, йабалак

кыен, яшькелт, ябалак

къыйэн, йәшкельт, йабалакъ

17. Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?

Сәл...мәтлек

1) ә

2) а

3) я

4) э

18. Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?

ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)

эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)

табак (савыт), ут (су), ата (ана)

ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)

19. ь билгесе кайсы очракта аеру вазыйфасын башкара?

Ниһаять

Көньяк

Ямьле

Сәнгатьле

20. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына ң хәрефе языла?

А) Ул бүген укудан со... кайтты.

Ә) Дустым боры...гы әсәрләрне укырга ярата.

Б) Сәгать биш кенә булса да, урамда инде кара...гы.

В) Ул бу бүләкне үзенең дусты...а алды. 1) А, Б  2)Ә,Б 3)А Ә

                3.   Орфографияне кабатлау –ныгыту өчен  тест үрнәге

1. Түбәндәге сүзләр кайсы рәттә дөрес язылган?

Җинәят, сәламәт, чәйхәнә

Җинаять, сәламәт, чәйханә

Җинәять, саләмәт, чәйханә

Җинаят, сәламәт, чәйхәнә

2. [г] авазы булган сүзне табыгыз:

Гомер

Унтугыз

Игътибар

Гүзәл

3. Җөмләлрнең кайсыларында нокталар урынына җ хәрефе языла?

А) Авылыбыз ямь-яшел бак...аларга күмелгән.

Ә) Әбиемнең ...ебиләре сап-сары.

Б) Соңгы елларда яшьләр и...тимагый тормышта актив катнашалар.

В) Бу сүзләрне тәр...емә итеп язарга кирәк.

Ә, В

А, Ә

А, Б

Б, В

4. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

Бөг...елмә, Арч..., Тәт...ш

Чиста..., Питр...ч, Бу...

Осл...н, Биект...у, М...мадыш

Әлм...т, Алаб...га, Әлк...

5. Хаталы сүзне табыгыз.

хәл

һөнәр

әһәмиятле

Сәяһәт

6. Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

Әңгәмәдәшегезгә һәрвакыт игтибарлы булыгыз.

Без атнага ике тапкыр дустым белән бию түгәрәгенә йөрибез.

Билгеле булганча, ел саен башкалабызда халыкара фестивальләр үткәрелә.

Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында тыелдылар.

7. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына һ хәрефе языла?

А) Казан – бөтен дөньяга таралган татар халкының ру...и мәркәзе.

Ә) Иң гүзәл архитектура ...әйкәле – Сөембикә манарасы – күзәтү урынына охшаган.

Б) Яңа елда барысы да бер-берсен бәйрәм белән котлыйла, бә...ет телиләр.

В) Йокы бүлмәсендә җи...азлар күп түгел.

Ә, В

А, Ә

А, Б

Б, В

8. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

Мо..лы, ...ыгытма, ма..ара

Гом...р, гас...р, гаск...р

Баскы..., ...ират, ...аңгы

Әфлис...н, к...накханә, мәшһ...р

9. Хаталы сүзне табыгыз.

Һөнәр

Табын

Нәтиҗә

Мәйдән

10. Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

Ял вакытында без походларга йөрергә, төрле бәйгеләрдә катнашырга яратабыз.

Милли китапханәдә борынгы кулязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге дә бар.

Атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани төрле фәннәр буенча утыздан артык зур фәнни хезмәт язган.

Телләр белгән – илләр белгән, диләр.

11. Хаталы сүзне табыгыз:

Җәмәгәть

Кадерле

Тәрбияле

Сәхнә

12. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез:

үги-ана яфрагы, аллы гөлле әйбер, әйбер фәлән, юк бар

үгәйана яфрагы, аллыгөлле, әйберфәлән, юкбар

үги ана яфрагы, аллы-гөлле, әйбер-фәлән, юк-бар

Үги Ана яфрагы, Аллы гөлле, әйбер фәлән, юкбар

13. Кайсы төркемдәге сүзләр ь билгесе белән языла?

Вәг...дә, ун...еллык, кул...югыч

Күп...еллык, Әк...лимә, ар...як

Ел...язма, дик...кать, Сәгъди

Шигыр..., төн...як, дөн...я

14. Кайсы төркемдәге сүзләр сызыкча аша языла?

үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге

сары ут, сабан туй, көн як, ак сакал

ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге

сабан туе, баш ию, җилегенә төшү, ак кош

15. Кайсы төркемдә сүзләр ъ билгесе белән языла?

 яш...лек, дөн...я, дәр...я, дүрт...яклы

 яг...ни, шиг...ри, мәг...нә, иг...лан

 шагыйр..., мәшәкат...ләре,табигат...нең

 сәнгат..., җөр..әт, мәс...әлә, яш...келт

16.  Җөмләдә күп нокталар урынына кайсы сүз язылырга тиеш: ... таш ярган, улым, - диде ул. (Ш. Рәкыйпов)

Тәвәккәл

тәвәкәл

тәуәкәл

тәуәккәл

17. Кайсы очракта күп нокталар урынына о хәрефе языла?

кыск...ч

тон...к

б...лын

йом...к

4.Гади җөмлә синтаксисын  кабатлау – ныгыту өчен тест үрнәге.

1.Җөмләнең әйтү максатыннан төрен билгеләгез.Намусыңны яшьтән сакла.

-хикәя җөмлә

-боеру җөмлә

-сорау җөмлә

2.Өйрәнү максатыннан чыгып сүзтезмәләрне ничә төркемгә бүләләр.

-7

-6

-5

3.Җөмлә формалашсын өчен нинди мөнәсәбәт булырга тиеш.

-ачыклаулы

-аныклаулы

-хәбәрлекле

4.Ялгыш җавапны билгеләгез.Кыек тәмалык ияртүче сүзгә түбәндәге килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнә:

-юнәлеш

-төшем

-чыгыш

5.Аныклагычка нинди үзенчәлек хас:

-ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аныклык бирә

-ияртүче сүз урынында килеп,аңа өстәмә аныклык бирә

-ияртүче сүздән соң килеп , аңа өстәмә аныклык бирә

6.Тезүле бәйләнешне белдерүче чараларга кайсы чара керми.

-бәйлек һәм бәйлек сүзләр

-санау интонациясе

-тезүче теркәгечләр

7. Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә нинди синтаксик берәмлекләр барлыкка килә?

-сүзтезмә

-аныклагыч

-җөмлә

8.Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәге керми?

-аныклагыч

-аергыч

-хәбәр

10.Тәмамлыкка нинди үзенчәлек хас?

-ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә

- исем белән белдерелгән кисәкне ачыклый

-эш-хәрәкәт үтәлүгә бәйле затны,предметны белдерә.

11.Хәлләр җөмләнең кайсы кисәген ачыклый:

-алмашлык белән белдергән кисәген

-исем белән белдерелгән кисәген

-фигыль белән   белдерелгән кисәген

12.Хәлләр ничә төргә бүленә)

 -6

-8

-7

13.Көтмәгәндә Айнурның ирен читендә мәсхәрәле елмаю пәйда булды. Биредә хәбәр:

-гади хәбәр

-кушма хәбәр

-тезмә хәбәр

14.Опера-музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре. Әлеге җөмләдә нинди тыныш билгесе  куела

-өтер

-сызык

ике нокта

15.Ия -алда ,хәбәр аннан соң урнашса.җөмләдәге сүз тәртибе ничек атала?

-тискәре

-уңай

-кире

16.Кунакларның атлары өчен лапас башына ,күп итеп, печән китереп өйгәннәр.Кунакларның сүзе:

-аергыч

-тәмалык

-аныклагыч

2нче дәрәҗә авырлыктагы  тест үрнәкләре

     ( курсның һәр бүлеген эченә  алган)

№1

                            Фонетика, орфография

1.  Күп нокталар урынына "ө" хәрефе языла торган сүзләр генә булган рәтне табыгыз:

а) г...мер, к...дрэт, х... рмэт;

 ә) к...меш, м...барәк, т...бәк;

б) г...реф-гадәт, тимер-т...мыр, м...нбәр;

в) м...нәсәбәт, м...гҗиза, б...җра.

2. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүз кергән мәкальне билгеләгез.

а) Иле барның теле бар.

э) Үзеңнән яман белән дус буяма.

б) Һәркемгә үз иле газиз.

в) Холкы начардан дуслары качар.

3. Дүрт аваздан торган сүзләр рәтен күрсәтегез:

а) таяк, агач;

э) аваз, быел;

 б) бүре, кояш;

 в) алма, һава.

4) Бирелгән сүзләр кайсы принципка нигезләнеп язылган?

Унбиш, тозсыз, төтен

а) фонетик принцип;

э) морфологик принцип;

б) тарихи-традицион принцип;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

                                           Лексикология

  1.   "Лексикология"  терминының   мәгънәсенә  төгәл  туры  килгән аңлатманы билгеләгез:

а) аерым бер телнең сүзлек составы;

ә) аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән атамасы;

б) телдәге сүзләрне җыеп, билгеле бер тәртипкә салу;

в) аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнүчеләр коллективы.

2. Фразеологик берәмлекне күрсәтегез:

а)  телсез гармун;

ә)  телсез калу;

б)  телсез кеше;

в)  телсез (теле төшкән)сәгать..

3. Үзара синоним булган сүзләр рәтен табыгыз:

а) карбыз, кавын;

ә) алтын, көмеш;

б) төн, көн;

в) шатлык, сөенеч.

4. Дөрес аңлатманы табыгыз. Ономастика ул -

а) телдәге сүзләрне өйрәнү;

ә) телдәге ялгызлык исемнәрне өйрәнү;

б) телдәге сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнү;

 в) телдәге сүзләрнең тарихын өйрәнү.

    Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1.  Сөзгеч, бүлек, кадак сүзләренең тамырлары нинди сүз төркеменә карый?

а) исем; ә) рәвеш; б) фигыль; в) сыйфат.

2. Сүз ясалышы ягыннан караганда, кайсы рәттәге сүзләр «артык»?

а) кием, бүлем;

ә) энем, эшем;

б) бирем, чыгым;

в) керем, сызым.

3. Тамырдаш сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) аклык, агару, акация;

ә) язын, язмыш, язма;

б) юлдаш, юлчы, юлбарыс;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

4. Мәгънәдәш сүзләрне бер-берсенә теркәү юлы белән ясалган парлы сүзләр рәтен билгеләгез:

а) берән-сәрән, бүләк-санак, аз-маз, бала-чага;

ә) бәйнә-бәйнә, чиле-пешле, елдан-ел, башма-баш;

 б) килде-китте, эреле-ваклы, ара-тирә, тирә-юнь;

в) аң-белем, иелә-сыгыла, моң-зар, уй-фикер.

                                                      Морфология

 

1. Кайтым юнәлешендәге фигыльләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) карадым, көрәштең, көтәргә;

 ә) сайлансак, әйтелгәнче, бизәлә;

 б) сөйләнгән, тапкан, көтелә;

в) сизенсәләр, карангач, төрен.

2.    Өч    төрле   заман    формасындагы    фигыльләр    кулланылган  мәкальне табыгыз.

а)  Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.

ә) "Үзем беләм" дигән үргә йөзмәс.

б) Иренсәң - иренеңә тимәс.

в) Абынмас җирдә абынма, абруең төшәр.

3. Асыл сыйфатлар гына булган рәтне күрсәтегез:

а) акыллы, юмарт, чыдам;

ә) рухи, тышкы, язма;

б) кушма, агымдагы, тиңдәш;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

                                                                 Синтаксис

 

1.  Җыр булган йортта бәрәкәт бар (мәкаль) җөмләсендәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре нинди?

а) иярчен урын җөмлә; ә) иярчен аергыч җөмлә; б) иярчен тәмамлык җөмлә; в) иярчен ия җөмлә.

2.  Җөмләләр тоташ текст барлыкка китерсен өчен, аларны кайсы варианттагы тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1) Озакламый сабакта зәңгәр чәчәк барлыкка килде. 2) Ул тамган җирдә яшел сабак күренде.

3) Монысын кошлар әйтте. 4) Кояш урманны уятты. 5) Аның бер тамчысы, кар көртен тишеп, җиргә төшеп җитте. 6) Яз шулай башланды. 7) Ул карга бик гаҗәпләнеп карап тора башлады: "Әллә иртә уяндым инде?" - "Юк, иртә түгел, бик вакыт". 8) Чыршы ботакларында кар эреде. (Г.Хәсәновтан)

а) 6, 4, 5, 7, 8, 1, 2, 3;     ә) 3, 5, 8, 1, 3, 4, 6, 5;      б) 4, 8, 5, 2, 1, 7, 3, 6; в) 5, 6, 3,8, 1, 2, 4, 7.

Текст буенча биремнәрне үтәгез.

1. Аерымланган хәл булган җөмлә кайсы?     а) 7;   ә) 1;    б) 5;   в) андый җөмлә юк.

2. Сыйфат фигыль булган җөмлә кайсы? а)5;  ә)7;   б)2;   в)1.  

3. Арткы рәт сузыклар гына булган җөмләләр кайсы рәттә күрсәтелгән? а) 3, 2;  ә) 8, 5;  б) 4, 6;  в) 1, 7.  '

4. Текстта ирен гармониясенә буйсынган ничә сүз бар?  а)4; ә)3; б)2; в)5.

5.  Уңнан да, сулдан да бер үк төсле укыла торган сүз кайсы җөмләдә бар?

   а) 8; ә) 7; б) 6; в) 5

№2

Фонетика, орфография

1. Басымы 2 нче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтегез:

1) укыганмын; 2) татарча; 3) барачаксың; 4) кояштай; 5) кием-салым; 6)андый

а) 1,3,4; ә) 2,4, 5; б) 3, 4, 6; в) дөрес җавап бирелмәгән.

2. Ике авазга билге булып йөри торган хәрефләр рәтен билгеләгез: а) я, е, ю; э) ь, ъ, э; б) г, к, в; в) а, о, ы.

3. Составында яңгырау тартык аваз хәрефләре булган сүзләр рәтен билгеләгез:

а) чөгендер, карбыз, җиләк; ә) ирга, кәбестә, суган; б) бәрәңге, алма, бөрлегән; в) яшелчә, помидор, карлыган.

4. 5 аваздан торган сүзләр рәтен күрсәтегез:

а) яисә, шәфәкъ; ә) китап, иясез; б) йорт, яфрак; в) каен, әкият.

Лексикология

1. Дөрес булмаган фикерне табыгыз:

а) телебездә алынма сүзләр бар. ә) графика — тел белеменең бер тармагы.

б) -мы кисәкчәсе аерым языла, в) барлыктагы фигыльләргә басым төрле иҗекләргә төшә.

2. Артык сүзне табыгыз:

а) офык; ә) болыт; б) шәфәкъ; в) сәфәр.

3.   Г.Тукай  шигырендәге, синонимнар  рәтенә тиешле синонимны өстәгез:

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр: Син юләрсең, син ..., син тилергәнсең диләр, а) акылсыз; ә) кадансың; б) котырган; в) мәгънәсез.

4.    Борчак   пешмәү   дигән   фразеологик   әйтелмәнең   антонимын сабыгыз:

а) бармак аша карау; ә) уртак тел табу; б) бер чыбыктан сөрелгән; в) дөрес җавап бирелмәгән.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1.  Модальлек кушымчалары булмаган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез:

а)  һәрвакытта, уйнамаган, ашлаган; ә) әнкәйгә, батырларны, сөенечтән;

б)     уйлама,     аңлашкан,     киттеләр;     в)     уйчанлык,     яшьлектәгечә, тынычлыкның.

2. Сүз ясалышы ягыннан караганда, кайсы рәттәге сүзләр «артык»? а) кисәк, сызык; ә) көрәк, чүкеч; б) алсак, кызык; в) тарак, иләк,.

3. Рәвеш ясамый торган кушымчаларны күрсәтегез: а) -чан, -чән; ә) -лап, -ләп; б) -ча, -чә; в) —лата, -ләтә.

4.  Тамыры белән нигезе туры килгән сүзләрдән генә торган рәтне

табыгыз:

а) балабыз, утырсын, агачтан; ә) бурычка, уңышлары, җырлаган; б) дуслык, балык, аңлау; в) фәнчә, фикерем, сусыл.

Морфология

1. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

а) язгы — сыйфат; ә) нәкъ — кисәкчә; б) бик — кисәкчә; в) килмәс - хикәя фигыль.

2. Хәл фигыль кергән мәкальне табыгыз:

а) Дөядәй алтының булганчы, төймәдәй акылың булсын. ә) Телеңнән килгән кулыңнан килсен. б) Иленнән аерылган - канаты каерылган. в) Ир макталыр, корал эшләр.

3. Билгесезлек кисәкчәсе кергән җөмләне билгеләгез:

а) Менә без яп-якты аланга килеп чыктык.(Н.Дәүли) б) Атны куып җибәрделәр дә ашыкмыйча гына кайтып киттеләр. (Н.Дәүли) б) Әнә инде беренче сары; чәчәкләр дә күзләрен ачып өлгергән. (Н.Дәүли) в) Ахрысы, бу сүз дөрестер. (Г.Ибраһимов)

4.  Шигырьдәге затланышлы һәм    затланышсыз фигыльләр саны дөрес күрсәтелгән вариантны билгеләгез:

Җырлый-җырлый каз йолкыйлар кызлар,

Мамыклары ята сибелеп.

Казларыбыз быел уңды диеп,

Түшәгемә мамык булды диеп,

 Әбекәйләр йөри сөенеп.

(Р.Миңнуллин) а) 6, 5; ә) 4, 6; б) 5, 5; в) 5, 4.

Синтаксис

1. Аналитик бәйләүче чараларга керми

а) бәйлекләр; ә) теркәгечләр; б) көттерү паузасы; в) ялгызак яки парлы мөнәсәбәтле сүз.

2.   Әгәр кояш  чыкса, көн җылыныр  иде җөмләсенең төрен дөрес билгеләгән җавапны күрсәтегез:

а) аналитик-синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә; ә) аналитик

иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә; б) синтетик иярчен шарт җөмләле

кушма җөмлә; в) теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

Текст белән танышыгыз һәм аның белән бәйләнешле биремнәрне

үтәгез.

1) Таныш булыйк. 2) Минем әтием - сезгә таныш композитор Салих Сэйдәшев. 3) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 4) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 5) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагы шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән.

6) Үсә төшкәч, мин әтиемне тирәнрәк аңлый башладым. 7) Көндәлек тормышта ул йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 8) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим, безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 9) Аннары әтием тупас мөгамәләне бер дә яратмады, бездә берберебезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт хисе тәрбияләргә омтылды. (Ә. Еник1т буенча).

1.  Составына     сыйфат фигыльләр кергән җөмләләрне билгеләгез:

а) 4, 5, 7, 8; ә) 4, 7, 3, 1; б) 5, 8, 2, 6; в) 5, 6, 7, 9.

2. Тезүче теркәгечләр булган җөмләне табыгыз: а) 3; ә) 4; б) 5; в) 6.

3. Аналитик иярченле кушма җөмләне табып билгеләгез: а) 4; ә) 5; б) 8; в) 9.

4. Составында аныклагыч булган җөмләне билгеләгез: а) 2; ә) 5; б) 7; в) 8.

5. Аерымланган хәл булган җөмләне билгеләгез: а)4;ә)5;б)6;в)9.

№3

Фонетика, орфография

1. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына "ң" хәрефе языла?

а) боры...гы, кү...ел; ә) ча..гы, мо...лы; б) са...гырау, тө ...ге; в) иртә...ге, кара...гы.

2. Хаталы сүзне табыгыз:

а) фәкәт; ә) канәгать; б) җөрьәт; в) дөрес җавап бирелмәгән.

3.  Күмәк күтәрсә, күлне күчерер мәкалендә сузыклар өчен уртак билгене билгеләгез:

а) сузыклар барысы да озын; ә) сузыклар барысы да иренләшкән; б) сузыклар барысы да нечкә; в) уртак билге күзәтелми.

4. Составында яңгырау тартык аваз хәрефләре булган сүзләр рәтен билгеләгез:

а) тавыш, әфлисун, йөгән; ә) җырдагы, урман, яңгыр; б) карбыз, телефон, тимер;

в) мәхәббәт, уңыш, сагыз.

                                                Лексикология

1. Кайсы рәттә ялгыш фикер әйтелә?

Кулланылыш өлкәсе буенча сүзлек составына

а)   гомумхалык  сүзләре;   ә)  яңа  сүзләр;   б)  һөнәрчелек  сүзләре;   в) терминнар керә.

2. Этимология -

а) телдәге сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә; ә) телдәге ялгызлык исемнәрне өйрәнә; б) телдәге сүзләрнең тарихын өйрәнә; в) сүзләрнең әйтелешен өйрәнә.

3. "Лексикография" терминына бирелгән ялгыш аңлатма кайсы?

а) сүзлекләр төзү турындагы фән; ә) сүзләрне җыю, туплау, билгеле бер тәртипкә салу турындагы фән; б) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә

торган фән; в) сүзләрне сүзлекләргә урнаштыру үзенчәлекләрен өйрәнә

торган фән.

4. И в ус не дует фразеологизмының эквивалентын табыгыз:

а) башына да алмый; ә) исе дә китми; б) мыегына да чорнамый; в)

колагына да салмый.

                             Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

1.   Сулыкларыбызның сүзен тикшерүдә  хата җибәрелгән  пунктны билгеләгез:

а) су - сүзнең тамыры: сулы, сусыз, суган — тамырдаш сүзләр; ә) -лык -ясагыч кушымча, исемнән исем ясый; б) —лар - мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымча, күплек сан кушымчасы; б) -ыбыз - мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч кушымча, I зат күплек сандагы тартым кушымчасы; в) сулык - ясалма нигез.

2. Кайсы төркемдә сүз тамыры дөрес күрсәтелмәгән?

а) карану (кар); ә) ямьле (ямь); б) башлангыч ( баш); в) рухлану (рух).

3. Ясалма нигезле сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) татарчаны, җырлаганнардыр; ә) эзләрегездә, электрга; б) дусларыбызны, яшьрәкләрдән; в) дөрес җавап бирелмәгән.

4.   Тамыр,  сүз   ясагыч,   бәйләгеч   кушымчалардан   торган   сүзне табыгыз:

а) болынлыктан, күзлеккә; ә) суыткыч, сукмакларга; б) бозлавык, баскычлар; в) картайган, яшьрәк.

                                          Морфология

1. Сыйфат фигыль кергән җөмләне табыгыз а) Үзебезнең татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген? ә) Болай гына аның тирәнлегенә төшенеп., киңлекләрен иңләп бетереп булмас, б) Шулай да ул байлык хәзинә санала, в) Күрсәткеч таяк иске география картасы буйлап кыйтгалар вә океаннар аша уза.

2. Раслаучы кисәкчәләр булган рәтне билгеләгез: а) нәкъ, иң; ә) үтә, җете; б) бит, ләбаса; в) -сана, -сәнә.

3. Бәйлек сүз кергән җөмләне табыгыз.

а) Яныңа үзем барам; ә) Өйгә чаклы сөйләшмичә генә атладык; б) Болытлар өстендә бер тургай сайрый; в) Синең шикелле матур язарга өйрәнәсем килә.

4. Сыерчыклар шатлыклы җырларын сузып җибәрделэр (Г.Хэсэнов) җөмләсендә аерып күрсәтелгән сүз ничек билгеләнә?

а) мөстәкыйль фигыль дип; ә) ярдәмче фигыль дип; б) ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыль дип; в) мөстәкыйль фигыль ролендә килгән ярдәмче фигыль дип.

                                           Синтаксис

1. Җөмлә төрен билгеләгез:

Инеш буендагы вак таллар, күпер төбендәге кар өемнәре аста кала, җиң  очларыңнан, изүләреңнән, бишмәт итәгеңнән җил бәреп керә. (Г.Бәширов)

а) тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә; ә) тезмә кушма җөмлә; б) иярченле кушма җөмлә; в) аерымланган хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә.

2. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез:

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көчләре белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды, (Г.Әпсәләмов) а) сәбәп хәле; ә) максат хәле; б) рәвеш хәле; в) вакыт хәле.

3. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?

 а) Болар - кирәкле китаплар; ә) Акыллы - кыска сөйләр; б) Агым уңаена йөзү - фразеологик әйтелмә; в) Күршебез - зур төзелештә бик дәрәҗәле җитәкче.

4. Аныклагыч булган җөмләне билгеләгез:

а) Төньяк җиле тау-кыялар артыннан күтәрелеп китә алмаса да чылбырдагы усал эт кебек синең өскә тешләрен шакырдатып талпынып-ыргылып ала. (Р.Сибат); ә) Мулла керүчеләр арасында иң озын буйлы бай киемле кеше алга чыгып камыш таягы белән кизәнә. (Г.Гобәй); б) Караңгыда кеше-кара торганчы барып җитсәләр яхшы булыр иде. (ГТобэй)

5. Текст белән танышыгыз һәм аның белән бәйле биремнәрне үтәгез:

1) Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. 2) Сәламәт булыйм дисәң, иң беренче чиратта яхшы тукланырга кирәк. 3) Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. 4) Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.5) Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм   җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк.

6) Үзеңне чыныктыру да мөһим эш санала.

7) Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк. (Вакытлы матбугаттан)

1. Боерык фигыль кергән җөмләне билгеләгез:   а) 4; ә) 5; б) 7; в) 2.

2. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр кергән җөмләне билгеләгез:  а) 1, 2; ә) 5, 6; б) 3, 4; в)  

3. Иясе исем фигыль белән белдерелгән җөмләләр генә булган рәтне  табыгыз:

     а) 1, 4; ә) 2, 5, 7; б) 1, 5, 6; в) 5, 6.  .

4.Катлаулы кушма җөмләне билгеләгез:   а) 4; ә)5; б)7 ; в)  катлаулы кушма җөмлә юк.

4.Иҗади биремнәр өчен күрсәтмә материаллар.

                                                                                                                                                                                                                                                    Ачкыч-текст №1

Канатлы дусларыбыз

Җәй килде исә туган як кырларында, болыннары, елга-күлләре һәм урманнарында нинди генә кошларны очратмыйсың. Галимнәр исәпләвенчә һәм күзәтүенчә, Татарстан территориясендә җәен канатлы дусларның өч йөзгә якын төре яши икән. Ә элеккеге Союзда ул 800 төр исәпләнгән. Безнең республикада утрак рәвештә яшәүче алтмышлап төр кош барлыгы да билгеле.

Һәр тереклек, шул исәптән кошлар да, Җир шарының теге яки бу өлкәләре, районнарының табигать шартларына яраклашканнар. Билгеле, алар арасында утраклыкны вакытлыча алыштыручылары да аз түгел. Шундыйларга күчмә кошлар керә. (77 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

 

Ачкычлы текст №1

Канатлы дусларыбыз

__әй килде исә туган як кырлары__а, болы__ары, _лга-кү__әре һәм урма__ары___а нинди генә кошларны о__атмыйсың. Галимнәр исәплә_енчә һәм күзәтү__нчә, __ата__тан те__иториясендә __ә__н канатлы дусларның өч ___згә якын төре яши икән. Ә _ле__еге Союзда ул 800 төр исәпләнгән. Безнең республикада утрак рәвештә яшәүче алтмышлап төр кош барлыгы да билгеле.

__әр тереклек, шул исәптән кошла___а, Җир шарының теге яки бу _лкәләре, райо___арының табига___ шартларына яраклашка___ар. Билгеле, алар арасында утраклыкны _акытлыча алыштыручылары да аз түгел. Шундыйларга күчмә кошлар керә. (77 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

                                                      Ачкыч-текст №2

Ала карга

Бер кышны авылда ала карганы берничә көн күзәттем. Әлеге кош иртә белән бакча коймасына киләдәкуна. Күзләрен болдыр ишегенә төби. Янәсе, өйдән берәрсе ризык калдыклары чыгарып ташламасмы? Шатлыгыннанмы, карга кунаклаган урынында канатларын кагып куя, биегәндәй, аякларын күтәргәли. Бу җан иясе тагын нишләр икән, -  дип, болдыр эченә керәм, аны тәрәзәдән күзәтәм. Калдык ашамлык кисәкләрен эләктереп, “кунак” бәрәңге бакчасы ызанына барып төште, аннары табышын кибеп каткан алабута сабагы төбенә, карга яшерде. Кош берничә мәртәбә шундый очыш ясады, аннары койма төбендә калган ризык калдыкларын урында ашарга кереште. Менә син аны зирәк түгел диген инде. Ул алдагы көннәргә үзенә ризык запасы ясады. (102 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф –  ___

Ачкычлы текст №2

Ала карга

Бер кышны авылда ала карганы бе___ичә көн күзә____ем. Әлеге кош иртә белән бакча коймасына кил___әкуна. Күзләрен болд__р ишегенә төби. __нәсе, өйдән берәрсе р__зык калдыклары чыгарып ташламасмы? Шатлыгы___анмы, карга кунаклаган урыны___а канатларын кагып куя, би_гәндәй, аякларын күтәргәли. Бу җан иясе тагын нишләр икән, -  дип, болд__р _ченә керәм, аны тәрәзәдән күзәтәм. Калдык ашам__ык кисәкләрен _ләктереп, “кунак” бәрә__ге бакчасы __занына барып төште, а___ары табышын кибеп каткан алаб_та сабагы төб_нә, карга яшерде. Кош бе___ичә мәртәбә шундый оч__ш ясады, а___ары койма төб_ндә калган р__зык калдыкларын урында ашарга кереште. Менә син аны зирәк түгел диген инде. Ул алдагы кө___әргә үзенә р__зык запасы ясады. (102 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

 Ачкыч-текст №3

Кошлар кеше ярдәменә бик мохтаҗ. Җәен аларга яшәве җиңел - туклану өчен азык җитәрлек. Ә кышын? Елның бу фасылын канатлы дусларыбыз авыр кичерә, ачлыктан күпләп һәлак булалар. Бигрәк тә песнәкләр. Кышның җепшек көннәрендә агач ботаклары боз элпәсе белән каплана. Ә анда песнәкләр өчен күпме азык - ярыкларда                кечкенә бөҗәкләр, корткыч кортларның курчаклары, йомыркалары яшеренгән була. Шуңа күрә песнәкләр һәм башка кошчыклар кышын авылга юнәләләр, каралты-кура тирәсенә елышалар.

Ярдәмгә килегез сез, балалар, кышын ачлыктан интегеп очып йөрүче кошларга! Алар өчен туклану җайланмалары булдырыгыз. (81 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф  

Ачкычлы текст №3

Кошлар кеше __рдәменә бик мо_та__. Җә_н аларга _шә_е __и__ел - туклану өч_н азык ___тәрлек. Ә кышын? Елның бу __асылын канатлы дусларыбыз а_ыр кичерә, ачлыктан күпләп _әл_к булалар. Би__рә____ә песнәкләр. Кышның __епшек кө___әрендә агач ботаклары боз элпәсе белән каплана. Ә анда песнәкләр өч_н к_пме азык - ярыкларда кечкенә бөҗәкләр, кортк__ч кортларның курчаклары, ___м__ркалары __шере__гән була. Шуңа күрә песнәкләр һәм башка кошчыклар кышын авылга __нәләләр, каралты-кура тирәсенә __лышалар.

Ярдәмгә килегез сез, балалар, кышын ачлыктан и__тегеп оч__п ___рүче кошларга! Алар өчен туклану __айланмалары булдырыгыз. (81 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

 Ачкыч-текст №1

Төнбоек

Җәен безнең күлһәм буаларда бер-берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр үзләренчә “су сылуы” дип йөртәләр.

Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән  ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфракчыклары ачыла.

Көзен төнбоекның  иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгызҗимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су өстендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагын да ераккарак тараталар. Җәй башында әкияттәгедәй матур ак төнбоек башка сулыкларда чәчәк ата.

(110 сүз)

(“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________          

Сыйныф –  ___

Ачкычлы текст №1

Тө__бо__к

___әен безнең кү_____әм б___аларда бе____ерсенә бик о___аган ак __әм сары тө__бо__к үсә. Бу г__ят_ матур чәчәкләрне г__лимнәр үзләренчә “су с__луы” дип ___ртәләр.

___әй башында су төб__ндә тө__бо__кның тәли__кә төсл____шел я___раклары тарала. Б_____здан __шел тыгы__ чәчәк бөр__ләре чыга. Бе___ичә кө___ән ак тө__бо__кның беренче чәчәге күренә. Ул а___ын__ап ачыла: ба__та чәчәкнең __шел к__сә я___ракчыклары, а____ан берә___ерәм кардай ап-ак та__ я___ракчыклары ачыла.

Көз__н тө__бо__кның  иск__ я__раклары су төб__нә төшә, чүлмәккә о____аган __шел төстәге тыгы____имешләре өст__ кала. А____ан __имеш тартмалары ачыла, __әм су өст__ндә орл__клар ____зә башлый. ___ил __әм дулкын аларны төрле якларга оч__рта. Ә кошлар тагы____да ера____арак тараталар. ___әй башында әкия____әгедәй матур ак тө__бо__к башка сулыкларда чәчәк ата.

(110 сүз)

(“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)

 Ачкыч-текст №2

Кызыклы шөгыль

Мин бала чакта җәйләрен балтырган, какы, гәзнич... ашап үстем. Мәктәп елларында үзебезнең авыл кырларында, инеш буйларында һәм урманнарда балкып чәчәк атып утырган үсемлекләрне күзәтә, гербарийлар хәзерли идем. Бу минем өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль булды. Шунда, үзем дә сизмәстән, яфрак-чәчәкләр белән сөйләшә торган булып киттем. Мине табигатьтәге һәрнәрсә сокаландыра иде. Алай гынамы соң, алар үзләрендә яшеренеп яткан серләре белән күңелемне биләделәр. Тора-бара үсемлекләр дөньясында үзем өчен ачышлар ясый башладым. Хәзер дә бу өлкәдә мине кызыксындырган нәрсәләр күп: балачактан килгән эзләнүләремне дәвам иттерәм, тәҗрибәләр ясыйм, күзәтүләр алып барам.

(91 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ____________________________

Исем, фамилия ______________________________________            

Сыйныф –  

Ачкычлы текст №2

Кызыклы ш__г__л__

Мин бал____акта __әйләрен балтыр__ан, к__кы, гәзнич... ашап үстем. Мәктәп е____арында үзебезнең а__ыл кырларында, инеш буйларында __әм урма__арда балкып чәчәк аты__ утырган үсем__екләрне күзәтә, гербар___лар __әзерли идем. Бу минем өчен би____ә кызыклы __әм ма___ктыргыч ш__г__л__ булды. Шунда, үзе____ә сизмәстән, я__рак-чәчәкләр белән с___ләшә торган булып ки____ем. Мине табиг_____тәге __әрнәрсә сокландыра иде. Алай гынамы соң, алар үзләрендә я____ренеп яткан серләре белән кү___лемне биләделәр. Тор_____ара үсем__екләр д_____ясында үзем өч__н ачышлар ясый башладым. __әзер дә бу өлкәдә мине кызыксындырган нәрсәләр күп: бал___актан килгән __зләнүләрем__е дә___м и____ерәм, тә___рибәләр ясыйм, күзәтүләр алып барам.

(91 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

 Ачкыч-текст №1

Яңа ел бүләге

Сезгә энҗе чәчәкләр (ландышлар) белән үткәргән тәҗрибәм хакында сөйлим әле. Май аенда үсеп чыгып, тирә-юньгә хушбуй исләрен таратып утырган бу урман үсемлеген белмәгән кеше юктыр. Моннан берничә ел элек көзен, октябрь ае ахырында, ике төп энҗе чәчәген,  туфрагы белән бергә төпләп, өйгә алып кайттым. Алар нәни генә ак бәбәкләрен дә төрткән иде. Димәк, энҗе чәчәкләр кара көздән үк киләсе елга язга әзерләнә икән. Мин тамырларны юеш чүпрәккә төрдем дә аларны салкынча урынга чыгарып куйдым.

Бер ай үткәч, тамырларны чүлмәкләргә утыртып, аларны тәрәзә төбенә тездем. Атна чамасы вакыт үтүгә, ландышларым ап-ак борыннарын төртте. 6-7 сантиметрга җитеп үскәнчегә кадәр, аларга җылы су сибеп тордым. Гөлләрем көнләп түгел, сәгатьләп үстеләр.

Яңа елга бер-ике генә көн калып бара иде. Бәйрәмне сизенгәндәй, урман гөлләрем җептәй нечкә сабакларында асылмалы нәни кыңгыраучыкка охшаган энҗе чәчәкләрен күрсәтте. Бүлмәгә хуш исләрен бөркеп, тәрәзә төбендә Яңа елны каршыламасынмы ландышларым! Могҗиза бит бу! Белсәгез иде шул сәгатьләрдә нинди уйлар, ләззәтле хисләр кичергәнемне?! Безнең гаиләгә Табигатьнең чын Яңа ел бүләге иде бу! (162 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф -   __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №1

Я__а __л б__ләге

Сезгә __нҗе чәчәкләр (ландышлар) белән үткәргән тә__рибәм __акында с___лим әле. Май а__нда үсеп чыгып, тир____н__гә __у__уй исләрен таратып утырган бу урман үсем__еген белмәгән кеше __ктыр. Мо__ан бе__ичә __л __л__к көз__н, __кт__б__ а__ а__рында, ике төп энҗе чәчәген,  ту__рагы белән бергә төпләп, __гә алып кай___ым. Алар нән____енә ак бәбәкләрен дә төрткән иде. Димәк, __нҗе чәчәкләр кара көздә____к киләсе __лга __зга әз__рләнә икән. Мин тамырларны ___ш чүпрәккә төрд__м дә аларны салкынча уры__га чыгарып куйдым.

Бер ай үткәч, тамырларны чүлмәкләргә утыртып, аларны тәрәзә төб__нә тездем. Атна чамасы вакыт үтүгә, ландышларым а____к бор___арын төртте. 6-7 сант__метрга __итеп үскәнчегә кадәр, аларга __ылы су сибеп тордым. Гө___әрем көн__әп түгел, с__г_____ләп үстеләр.

Я__а __лга бе____ке генә көн калып бара иде. Бә__рәмне сизе__гәндәй, урман гө___әрем __ептәй нечкә сабакларында асылмалы нән__ кы__гыраучы___а о___аган __нҗе чәчәкләрен күрсә___е. Б__лмәгә __уш исләрен бөрк__п, тәрәзә төб__ндә __ңа __лны каршыламасынмы ландышларым! Мо__җ__за бит бу! Белсәгез иде шул с__г_____ләрдә нинди уйлар, лә___әтле__исләр кичергәнемне?! Безнең га__ләгә Т__биг____нең чын __ңа __л б__ләге иде бу!  (162 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

 Ачкыч-текст №2

Артыш

Урман винограды турында ишеткәнегез бармы сезнең? Артышны (арча) шулай да атыйлар. Ул  мәңге яшел һәм ылыслы куак-агач, ылыслы урманнарда төркем-төркем булып үсә. Артыш озын гомерле үсемлек. Аның 300 ел яшәгәннәрен очратырга мөмкин, Тянь-Шань таулары урманнарында 500 еллыклары бар. Күркә-җимешләре, чәчәк атканнан соң, икенче елның көзенә өлгерә. Алар эфир маена, шикәр, сумала, төрле кислота һәм башка матдәләргә бай.Җимешләре төрле сырхауга дәва буларак файдалы, азык промышленностенда кулланыла.

Артышның тагын бер өстенлеге бар. Ул һавага фитонцидлар бүлеп чыгара, ә алар кеше өчен бик файдалы. Әйе, күмәкләшеп үсә торган бу куаклар  табигатьнең сафһава лабораториясе. Бер гектар мәйданда үсеп утырган шундый хәзинә тәүлек буена 30 килограммфайдалы матдә бүлеп чыгара һәм тирә-юньне сафландыра. Бу исә зур бер шәһәрне зарарлы бактерияләрдән арындырырга җитәр иде. Шуңа күрә артышны кала бакчаларында һәм газоннарында, авыл бакчаларында үстереп карасак, бик тә файдалы эш башкарыр идек.

(138 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф -   __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №2

Артыш

Урман вин__грады турында ишеткәнегез бармы сезнең Артышны арча шула____а атыйлар. Ул  мәңге яшел __әм ылыслы куа____гачылыслы урма___арда төрк______өрк__м булып үсә. Артыш  озын г__м__рле үсем__ек. Аның 300 __л __шәгә___әрен о__ратырга мөмкин Тянь-Шань та__лары урма___арында 500 е___ыклары бар. Күрк____имешләре чәчәк атканнан соң  икенче елның көз__нә өлгерә. Алар __фир ма__на шикәр с__мала төрл__ кисл__та __әм башка м__тдәләргә бай. __имешләре төрл__ сыр__ауга д__в__ буларак __айдалы азык пр__мышле___ост__нда  ку___аныла.

Артышның тагын бер өст__нлеге бар. Ул __авага фитонци__лар бүлеп чыгара  ә алар кеше өчен бик __айдалы. Әйе күмәкләшеп үсә торган бу ку__клар  т__биг____нең са____ава лаб__раториясе. Бер г__ктар м__йданда үсеп утырган шундый __әзинә тәүлек буена 30 килогра_____айдалы м__тдә бүлеп чыгара __әм тир____н__не са__ландыра. Бу исә зур бер шә__әрне зарарлы бактерияләрдән арындырырга ____тәр иде. Шуңа күрә артышны кала бакчаларында __әм газоннарында а__ыл бакчаларында үстереп карасак би_____ә __айдалы эш башкарыр идек.

(138 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

  Ачкыч-текст №3

Зәңгәр чәчәк

Җәен һәркем табигать кочагына омтыла. Сине урманда яки болында елмаешып утырган чәчәкләр каршылый. Җан рәхәте кичерәсең, күкрәк киереп сафһава сулыйсың. Чәчәкләр басу-кырларда да аз түгел. Әнә, диңгездәй дулкын каккан арыш арасында да зәңгәр чәчәк (күкбашлар) сибелгән. Күкбаш матур чәчәк кенә түгел, ул – дару үләне дә. Бу нәфис үсемлекнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән буяу алып, тукымаларны маналар.

Зәңгәр чәчәк (сука чәчәге дә диләр) орлыкларын август аенда өлгертә. Алар арыш бөртегенә охшаган. Орлыкның бер очында йонлач “бүреге” бар. Үл үсемлеккә әйбәт үсү өчен уңдырышлы туфракны эзләп табарга ярдәм итә. Әлеге “бүрекчек” юешләнсә, йоннары кыскара, коры булганда озыная. Шулай итеп, орлык “аяклана”: үрмәләп барып, үзенә кирәкле туфракны таба. Зәңгәр чәчәкнең шундый хикмәте, шундый сере бар.

(116 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф -  __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №3

Зә__гәр чәчәк

__ә__н __әркем табиг__ кочагына о__т__ла. Сине урманда __ки бол__нда __лмаешып утырган чәчәкләр каршылый. __ан рә__әте кичерәсең, кү__рәк ки__реп са__ __ава сулыйсың. Чәчәкләр бас____ырлард____а аз түгел. Әнә, ди__гездәй дулкын ка___ан арыш арасынд____а зә__гәр чәчәк (күкбашлар) сибелгән. Күкбаш матур чәчәк кенә түгел, ул – дару үләне дә. Бу н__фис үсем__екнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән бу___ алып, тукымаларны маналар.

Зә__гәр чәчәк (сука чәчәге дә диләр) орл__кларын август а__нда өлг__ртә. Алар арыш бөрт__генә о___аган. Орл__кның бер очында йон__ач “бүреге” бар. Үл үсем__еккә әйбәт үсү өч__н у__дырышлы ту__ракны __зләп таб__рга ярдәм итә. Әлеге “бүрекчек” ю__шләнсә, ___ннары кыскара, коры булганда оз__ная. Шулай итеп, орл__к “аяклана”: үрмәләп барып, үзенә кирәкле ту__ракны таба. Зә__гәр чәчәкнең шундый __икмәте, шундый сере бар.

(116 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

 Ачкыч-текст №1

Калморза

Сабый чак, балачак... И газиз дә, кадерле дә соң! Гомернең гел истә, күңел түрендә сакланган чагы! Ул онытылмый, гомернең азагына кадәр синең белән ияреп бара...

Әтисе толыпка төреп Мөслимгә алып киткәндә, Илсөяр әле ярты җанының Калморзада аерылып калганын абайламады... Еллар үткәч кенә, якты көзгедәге кебек чагылып, балачагы исенә төште.

Ул авыл хәзер Татарстан картасында юк инде... Калморза халкы рәхәт тормыш эзләп авылларын ташлап качмады – Кама сусаклагычында су күтәрелгәч, су басачак дип, аларны Иске Александровка авылына күчергәннәр.

Картада булмаса да, Калморзаһәрчак Илсөярнең күңел түрендә яши. Ул аның куе әрәмәләрен, шул әрәмәләрдә пешкән кара карлыганнарын, язгы болыннарда шытып үскән бармак юанлыгы юаларын, юа арасында очраган кечкенә оялардагы чуар тәкәрлек йомыркаларын, бергә уйнап үскән дусларын; Ыкта боз киткәч тә җыелышып карга боткасы пешерүләрен, кышкы салкын кичләрдә текә яр кырына чүгәләп, Ык аръягындагы Кирмәнчек турысында бүреләр улаганны тыңлап утыруларын  барысын да күңелендә саклый.

Илсөяр өчен бу авыл –Бөек Ватан сугышы чорында әтисенең Калморза халкы белән бергә кылган батырлык символы! (156 сүз)

(Роза Хәбибуллинадан)

Дата ________________________   Сыйныф -  __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №1

Калморза

Сабый чак, балачак... И г_зи___ә, к_дерл___ә соң! Г_мернең гел истә, күңел түрендә сакланган чагы! Ул онытылмый г_мернең азагына к_дәр синең белән ияреп бара...

Әтисе тол__ка төр_п __өслимгә алып киткәндә, Илсөяр әле ярты җанының Калморз__а а_рылып калганын абайламады... Е__ар үткәч кенә якты көзгедәге кебек чагылып  балачагы исенә төште.

Ул авыл _әзер _ата__тан картасында юк инде... Калморза _алкы рә_әт торм_ш эзләп авы__арын ташлап качмады – Кама с__аклагычында су күтәрелгәч су басачак дип  аларны Иске Александровка авылына күчергәннәр.

Картада булмаса да Калморза _ә__ак Илсөярнең күңел түрендә яши. Ул аның куе әрәмәләрен, шул әрәмәләрдә пешкән кара карлыга__арын, язгы болы__арда шытып үскән бармак юанлыгы юаларын, юа арасында о__аган кечкенә оялардагы чуар тәкәрлек йом_ркаларын, бергә уйнап үскән дусларын Ыкта боз киткә___ә җыелышып карга боткасы пешерүләрен кышкы салкын кичләрдә текә яр кырына чүгәләп Ык ар__гындагы Кирмәнчек турысында бүреләр улага__ы тыңлап утыруларын барысы___а күң__ендә саклый.

Илсөяр өчен бу авыл _өек _атан _угышы чор_нда әтисенең Калморза _алкы белән бергә кылган батырлык символы! (156 сүз)

(Роза Хәбибуллинадан)

 Ачкыч-текст №2

Уяну

Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. Кышны тынчу умарталарында үткәргән бал кортлары, җилсез һәм җылы көннәрдә ояларыннан чыгып, инде ничәнче тапкыр язгы очыш ясыйлар, якындагы елга буенда үсеп утырган талларга юнәләләр. Бу вакытта алар тал песиләрен бигрәк тә якын күрәләр инде. Хәер, песиләр үзләре дә, бал кортларын көтеп торгандай, серкәчләрендә алар өчен татлы нектар әзерләп куйганнар. Күп тә үтмәс, бу файдалы бөҗәкләрне үги ана яфрагы, тузганак, язның башка беренче чәчәкләре үзләренең хәзинәләре белән куандырырлар. Шулай итеп, бал корты гаиләләре, көчәл алып, бал җыярга керешерләр. Шул арада яңа буын канатка күтәрелер, болары да, өлкәннәргә ияреп, аллыөлле чәчәкләргә күмелгән болыннардан һәм урман аланнарыннан бал ташыр. Ишле һәм куәтле гаилә, җәй матур килгәндә, сезонга 25 – 30 килограмм бал җыя, кайберләре умартачыны аннан да күбрәк татлы ризык белән шатландыра. (124 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф -   __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №2

Уяну

Гөрләвекле яз табиг_т__ә яңарыш алып килә. Кышны т__нчу умарталарында үткәргән ба___ортлары җилсез _әм __ылы кө___әрдә оялары___ан чыгып инде ничәнче тапкыр язгы очыш ясыйлар якындагы елга буенда үсеп утырган та___арга юнәләләр. Бу вакытта алар тал песиләрен би__ә____ә якын күрәләр инде. __әер песиләр үзләр___ә ба____ортларын көтеп торгандай серкәчләрендә алар өчен татлы н_ктар әзерләп куйганнар. Кү____үтмәс бу файдалы бөҗәкләрне үги ана яфрагы тузганак язның башка беренче чәчәкләре үзләренең __әзинәләре белән куандырырлар. Шулай итеп ба___орты га_ләләре көч__әл алып бал җыярга керешерләр. Шул арада яңа буын канатка күтәрелер болар____а өлкәннәргә ияреп а___ы__өлле чәчәкләргә күмелгән болы___ардан __әм урман ала___арыннан бал ташыр. Ишле __әм к___тле га_лә, җәй матур килгәндә с_зонга 25 – 30 кил_гра____ бал җыя ка____ерләре умартачыны анна____а кү___әк татлы р_зык белән шатландыра. (124 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

                                                   Ачкыч-текст №3

Кычыткан күбәләге

Гөрләвекле яз табигатькә яңарыш алып килә. Җирдән кар да китмәгән, ә таллар, ак песиләре белән тирә-юньгә ямь өстәп, кояш нурларында коена.

Язның кайбер көннәрендә салкынча җил дә искәләп куя. Шуңа да карамастан, кычыткан күбәләге, җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып, кар өстендә очып йөри. Карәймә өстендә уйнаклаган күбәләк ак кәгазьгә төшерелгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләре дә кар аклыгында бик җете иде. Төрле төсләргә манчылган һәр сызыгы һәм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр һәм бик тә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасуоңгырт. Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарланган, ике якка аерылып киткән пар мыегы да кара төскә манчылган.

Кычыткан күбәләге очача арыды булса кирәк, каршымдагы карлыган ботагына төшеп чүгәләде. Канатларын җәеп, утырган җирендә хәрәкәтсез калды. Язгы кояшның җылы нурларында озак коенды ул. Кар астында, салкынча яфракрган астында кыш буе йоклап, авызына энә очы кадәрле дә азык капмыйча хәлсезләнгәндер ул. Ә хәзер шифалы кояш нурында тәненә көчихәт ала. (151 сүз)

(Касыйм Тәхаудан)

Дата ________________________   Сыйныф -  __

Исем, фамилия ______________________________________            

Ачкычлы текст №3

Кычыткан күбәләге

Гөрләвекле яз табиг_т__ә я_арыш алып килә. Җирдән ка___а китмәгән ә та__ар ак песиләре белән тир___н_гә я__ өстәп кояш нурларында коена.

Язның кайбер кө___әре__ә салкынча җи___ә искәләп куя. Шуң___а карамастан кычыткан күбәләге җир өстенә җылы нурларын сипкән кояш яктысыннан уянып кар өстендә очып йөри. Кар___әймә өст_ндә уйнаклаган күбәләк ак к_г_з__ә төш_релгән бик матур бизәк кебек күренде миңа. Аның бизәкләр___ә кар аклыгы___а бик __ете иде. Төрле төсләргә манчылган _әр сызыгы _әм тимгеле күз камаштырырлык. Ул чибәр _әм би___ә нәфис җан иясе икән. Матурлыгына таң калып карап тордым. Күбәләкнең аркасы карасу__о_гырт. Саргылт канатлары каралҗым таплар белән чуарла__ган ике якка аерылып киткән пар мыег___а кара төскә манчылган.

Кычыткан күбәләге оча__ча арыды булса кирәк каршымдагы карлыган ботагына төш_п чүгәләде. Канатларын җәеп утырган җирендә _әрәкәтсез калды. Язгы кояшның __ылы нурларында озак ко_нды ул. Кар астында салкынча яфрак___рган астында кыш буе йоклапавызына _нә очы к_дәрл___ә азык капмыйча __әлсезләнгән__ер ул. Ә хәзер ш__фалы кояш нурында тәненә көч___ихәт ала. (151 сүз)