Т.Миңнуллин әсәрләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе.(Эзләнү эше)

Хасянова Гадения Газизяновна.

Бу эзләнү эше белән Актанышта үткән "Г.Афзал укулары" фәнни -тикшеренү конференциясендә чыгыш ясадым. Анда рус телле балаларга Т.Миңнуллин әсәрләрен укыту тәҗрибәм белән уртаклашам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t.minnullin_srlren_mktpt_ukytu_tzhribse.docx33.76 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Балтач муниципаль районы Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:       “ Туфан Миңнуллин драматургиясе:  заман һәм шәхес”.

  “ Туфан Миңнуллин әсәрләрен рус телле  мәктәптә укыту тәҗрибәсе”.

                                                    ( Эзләнү эше).

                                                                  Башкарды:  татар теле һәм әдәбияты      

                                             укытучысы Хәсәнова Гадения

                       Газизҗан кызы.

 2012 нче ел.

                                             Эчтәлек

I. Кереш. Т.Миңнуллин – Г.Афзал исемендәге премия лауреаты.

II. Төп өлеш.Туфан Миңнуллин әсәрләрен мәктәптә укыту.

  1. Т.Миңнуллин – драматург.
  2. “ Авыл эте Акбай” пьесасы. (6нчы сыйныф).
  3. “ Үзебез сайлаган язмыш”пьесасы, “ Илгизәг + Вера”пьесалары (11нче сыйныф).

III. Йомгаклау.

        

                                                  Кереш. 

       “ Туфан Миңнуллин – гаҗәеп талант иясе. Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя,                                                                                                                                                                                                                                                                                                                коеп кына тора. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән”.                                                                                                                    МинтимерШәймиев,1995.                                                                        Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Такталачык авылында туып-үскән күренекле шәхесебез Гамил Афзалның тууына 90 ел тулу уңаеннан Актанышта оештырылган  кичәдә Татарстан Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге тәүге премияне беренче иясенә—«Минһаҗ маҗаралары» исемле китабы өчен Туфан ага Миңнуллинга тапшырды. Драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин Татарстан Республикасының Кама Тамагы районының  Олы Мәрәтхуҗа авылында 1935нче елда туган. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, ул бухгалтер булып эшли, аннан соң чирәм җирләргә китә. Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге Театр училищесын тәмамлый, Югары әдәби курсларда укып кайта.                                                Аның “ Әлдермештән Әлмәндәр”, “ Әниләр һәм бәбиләр”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “ Үзебез сайлаган язмыш”, “ Хушлашу”, “ Илгизәр + Вера” һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачылар һәрвакыт көтеп ала. “ Авыл эте Акбайны” балалар бик яратып карый. Туфан Миңнуллин – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Совет депутаты.                                                                                Максат:  Т.Миңнуллин драматургиясендә заман һәм шәхес мәсьәләсен ачыклау, язучы әсәрләрен рус телле мәктәптә укыту алымнарын күрсәтү.     Актуальлелек: язучы күтәргән авыл һәм шәһәр тормышы, тормышта дөрес һөнәр сайлау проблемасы, катнаш гаиләләр -  заман проблемалары.    Бурычлар: шушы заман проблемаларын укучының аңына барып җитәрлек алымнар куллану; туган халкына хөрмәт, туган җиренә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес һөнәр сайларга этәргеч бирү.

                                                Төп өлеш.

1.Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи- романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Т.Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе — аның заман проблемаларына аерта сизгер булуы. Агымдагы чынбарлыкны аның бүген чишүне сорый торган мәсьәләләрне чын сәнгать югарылыгында хәл итү, замандаш образын, аның тарихи ролен үзенчәлекле гәүдәләндерү кебек гаять авыр һәм катлаулы бурычларны үтәүдә Т.Миңнуллин иҗаты татар әдәбиятының алгы сафына чыкты һәм бүген дә алда тора.                           Кеше белән җәмгыять арасындагы, аерым шәхесләр, төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! — Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.                                                               

2. Т.Миңнуллин балалар өчен драма әсәрләре язу өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Соңгы елларда ул авыл эте турында балалар сәхнәсе өчен тулы бер пьесалар циклы иҗат итте: «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбай, Тәмлетамак һәм Акбүреләр», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?». Боларда кешелек алдында торган мәңгелек проблемалар, гомуми кыйммәтләр (яхшылык һәм яманлык, юмартлык һәм саранлык, ата-анага һәм балаларга мөнәсәбәт, яшәү һәм үлем, мәгърифәтлелек һәм наданлык һ.б.) кызыклы ситуацияләрдә, балалар психологиясен яхшы белеп иҗат ителгән җанлы һәм җансыз табигать вәкилләре һәм күренешләре ярдәмендә ачыла һәм яклана.    Дәрестә “ Авыл эте Акбайга” пьесасы өстендә эшкә 5сәгать вакыт бирелә. Автор бу әсәрдә авыл белән шәһәр проблемасын күтәрә. Беренче дәрестә “ Яраткан йорт хайваннарым” әңгәмә белән башлана. 1нче кисәктә Тәмлетамак шәһәр тормышына кызыга. Акбай исемле эт күрше этен кызганып үзенең сөяген бирә, үзенең  хуҗасын , авылын бик ярата. Үзен генә яратучы Тәмлетамак белән бер көнгә генә шәһәргә барырга да ризалаша. Бирелгән өзекләрне укыгач, әсәрне бергәләп анализлыйбыз: әңгәмә, җөмләләрне текст тәртибендә урнаштыру, рольләргә бүлеп уку, диалоглар төзү ( мәсәлән, авыл эте белән шәһәр эте очраштылар. Алар бер-берсенә үзләре турында  нәрсә сөйләрләр), тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга өйрәнү. Соңгы дәрестә пьесаны сәхнәләштерәбез. Бу эш төрен укучылар бик яратып башкара. Дәреснең нәтиҗәсе:  туган авылны ярату, бер-береңне хөрмәт итү, хезмәт сөяргә кирәклекне укучыга җиткерү.                                             

3. 11нче сыйныфта Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” (1972) пьесасыннан өзек укуга 3сәгать вакыт бирелә. Беренче дәрестә презентация ярдәмендә Т.Миңнуллинның биографиясе белән таныштырам һәм кыскача русча эчтәлеген сөйлим. Икенче дәрестә пьесаны рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп укыйбыз. Бу өзектә укытучы һөнәренең гаять җаваплы эш булуы турында әйтелә. Укытучыларның педсоветы бара. Монарчы ул җайлы гына үтеп киткән. Мәктәп директоры Туктаров Илгиз Калимулловичка мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Саттаровтан хат килгәч, утырышта            “ җанлану” башлана. Саттаров “ялган” аттестат алуы аркасында, инженер була алмый кала. Монда укытучыларның хатасы бар. Дөреслекне ике кеше генә таный. Болар Туктаров һәм укытучы Нурия. Алар заманга белемле кешеләр кирәклеген ассызыклап үтәләр. Бу укытучының төп бурычы. Аннары укылган өзекне укучылар өлешләргә бүлә:

  1. Мәктәп коллективы алдына Айдаров куйган бурыч.
  2. Айдаровның мәктәпне мактавы.
  3. Нуриянең Айдаровка каршы чыгуы.

Төркемнәрдә әңгәмә үткәрү:

1нче төркем. (Ничек уйлыйсыз, ни өчен район мәгариф бүлеге мөдире Айдаров мәктәп коллективын мактый, проблемаларны күрергә теләми? Ул нинди җитәкче?)

 2нче төркем. (Мәктәп директоры Туктаровның отличник Саттаровтан килгән хат белән таныштыру күренешен укыгыз. Бу адым аша яшь директорга нинди бәя бирергә була?)

 3нче төркем. (Отличник Хәлил Саттаровның хатын укыгыз. Хәлилнең хатыннан чыгып, ул укыган мәктәпкә нинди бәя биреп була? Хәзерге белем бирү системасында мондый очраклар бармы?)

        Әсәрдәге геройларны чагыштыру:                                                                          а)  Нурия белән Мөнирә образы;   б) Язучы Җәвад Тәрҗемановның матаматика укытучысы белән Хәлил Саттаровны укыткан укытучыларны чагыштыру.

Дәрескә йомгак ясау. Тормышта һөнәрне дөрес сайларга һәм тырышып эшләргә кирәк.

Өченче дәрес. “ Бүгенге мәктәп” Б.с.ү.д.

1. Хикәя төзү:

а) Минем мәктәбем. б) Минем укытучыларым.

в) Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек.

2. Әңгәмә: “Бүгенге мәктәпне ничек күзаллыйсыз һәм ул нинди булырга тиеш?

3.Булачак  һөнәрем (әңгәмә).

Т.Миңнуллин драматургиясенең тагын бер юнәлешен милләт язмышын үзәктә тоткан әсәрләр тәшкил итә. Соңгы  елларда драматург   татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Бу «Илгизәр плюс Вера» (1992) пьесасында чагыла. Дәрескә  6сәгать вакыт бирелә. Дәрестә проблемалы сораулар өстендә эшләү, яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтне  (Хәлиулла- Дания, Илгизәр – Вера) карау, Вераның өлкәннәр белән итагатьсез сөйләшүе, акчаның кадерсез булуы, яшь парларның өлкәннәр белән киңәшләшмәве, авыл белән шәһәр арасындагы проблемаларны ачыклау укучыларга мөһим тәрбия чарасы булып тора.Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән тәмамлана. Ләкин ул тотрыксыз булып чыга. Яшьләрнең үзләренә дә, бигрәк тә аларның әти-әниләренә, хәтта авылдашларына да шатлык урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә. Аларда милли хис җуелган. Авылдан шәһәргә күчеп китү төп теләккә әйләнгән. Ата-ана сүзенә колак салу юк, алар алдында үзеңне бурычлы санау юк. Иң аянычы шунда, заман агышы гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен тәшкил иткән кагыйдәләрне боза. Ә бит шуларның күбесе милләтне милләт итеп саклап тора.Бу авылда ничәмә гасырлар бергә дус яшәп тә татарлардан да, рустан да катнаш туй ясаучы булмаган. Бабайлар мондый эшнең ахыры барыбер хәерле булып чыкмасын тойганнар, белгәннәр.

 Катнаш гаилә нык, тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына хезмәт итә. Бигрәк тә сан ягыннан зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала, — ул аны үз файдасына суыра бара. Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәр нәрсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кагыйдәләренә һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм үсә ала.

 Бу 11нче сыйныфта рус һәм удмурт балалары уку сәбәпле катнаш гаилә мәсьәләсенә саклык белән килергә кирәк. Аларда  тискәре хисләр барлыкка килергә тиеш түгел. Шуңа күрә башта пьесаның исеменә тукталырга кирәк.

- Геройлар нинди милләт кешеләре? Сезнең нәселдә дә катнаш гаиләләр бармы? Алар бәхетле гаиләме? «Илгизәр плюс Вера»  пьесасында гаиләдә нинди проблемалар килеп чыга? Ни өчен? Ничек уйлыйсыз, бу гаилә озын гомерле булырмы? Таркалган очракта, аның сәбәпләре нинди булырга мөмкин? “ Катнаш гаилә” проблемасын син ничек аңлыйсың? Авылда катнаш гаиләләр бармы?

Бирелгән мәкальләрнең мәгънәсен аңлау:

 Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри. Сүзне үлчәп сөйлә.

 Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.        Матурлык туйда кирәк, татулык көн дә кирәк

Нәтиҗә. Укучыларда туган халкына мәхәббәт тәрбияләү, тормышта тотрыклы гаилә төзүгә юнәлеш бирү.

Йомгаклау.

70- 80нче елларны Т.Миңнуллинның , драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. Бүгенге көндә ул – татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның төп үсеш тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән кырыктан артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият- пьесалар иҗат ителгән.1963-1999 еллар арасында бер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала.Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксыну уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдә төшмичә, кайта – кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия таетры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессиональ театрлары репертуарында да Т. Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора. Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә “Әлдермештән Әлмәндәр” фәлсәфи комедиясе. “Ай булмаса Йолдыз бар” драмасы, музыкаль- биюле “Диләфрүзгә дүрт кияү” водевиле Башкортстан, Мари Иле, Удмуртстан, Бүрәтстан, Калмыкстан, Дагстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Ом, Воронеж,  Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус татрлары сәхнәләрендә дә зур уңыш казана.

     Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның , драматик коллизияләрнең, кеше характерларының тормышчан чынлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүчән сикәлтәле агышын нечкә сиземли, анда әледән- әле туып торган әхлакый, иҗтимагый проблемаларны, көнкүрештәге мөһим яңалыкларны оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле- гыйбрәтле итеп сурәтли белә.

Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.

Әдәбият:

  1. “ Балачак әдипләре”  Р.Даутов. К., “ Мәгариф” нәшрияты, 2002.
  2. “ Без китәбез, сез каласыз”. К., Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  3. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты,  2001. Әхмәдуллин А.Г.
  4. “ Татарның бер баласы”. Т. Миңнуллин.  К., “ Рухият” нәшрияты,  2003.