Класс сәгате: Р.Фәхреддин " Тәрбияле бала"

Аглиуллина Валия Мансуровна

Олы тәрбияче, укытучы Р.Фәхүреддин киңәшләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl_sg._trbiyale_bala._r._fhreddin.docx20.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр”

Менә бу портреттагы кешене  сез таныйсызмы? Кем икән ул?  

Бала: Бу- тарихчы, дин галиме, журналист, педагог  һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең портреты. 

Укытучы: Өй эше итеп сезгә  “Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын укып килергә кушылган иде. Сез бүгенге сыйныф сәгатенә  яхшы  әзерләнгәнсездер дип уйлыйм.  Сыйныф сәгатебез эшлекле үтәр дип ышанам.

-Укучылар!  Мин сезне  кызыклы сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебезне  Ризаэтдин Фәхретдиннең кыскача тормыш  һәм иҗаты юлы белән танышуга багышланган 1 нче тукталыштан башлыйк . Ул  “Бөек шәхеснең тәрҗемәи хәле” дип атала.

    Презентация безгщ аныбиографиясен өйрәнергә чрдәм итәр.

Кайбер укучыларга алган белемнәрен бер системага салу яки иң төп фикерләрне, мәгълүматны зиһеннәрендә калдыру авырырак бирелә, шуны исәпкә алып, хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылык, активлык кебек сәләтләрне үстерү максатыннан тест биремнәре тәкъдим ителә.

- Ә хәзер  интерактив китаптан алынаган  материалны  игътибар  белән карагыз әле.

Сезгә шушы материал буенча тест биремнәрен үтәргә кирәк булыр.

  ( видео материал күрсәтелә)

-Укучылар, “Тест илендә” дип аталган бүлеккә тукталабыз. Сезнең алдыгызда тест язылган кәгазь битләре ята. Караган материалга, укыган әсәрләрегезгә, ишеткәннәрегезгә таянып, тестка дөрес җаваплар табарга  тырышып карагыз. Җавапларыгызны гадәттәгечә билгеләгез.

(Бер укучы биремнәрне интерактив тактада башкара)

(Дөрес җаваплпр курсив хәрефләр белән басылган)

1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)  Дин белгече, математик, язучы;

б)  Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)  Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)  Нашир, сәяхәтче, галим.

2. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган ?

а) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1859  елның  17 гыйнварендә;

в) 1901 елның  1гыйнврендә;

г)  1851 елның        8 мартында.

3. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган ?

а)  Чистай районы Яуширмә авылында ;

б)  Арча районы  Кушлавыч авылында ;

в)  Әтнә  районы Ябанчы авылында ;

г)  Әлмәт  районы Кичүчат авылында.

4. Ризаэтдин Фәхретдиннең беренче сабак алган кешесе

а)  Каюм  Насыйри ;

б)  Мотыйгулла  хәзрәт ;

в)  Әнисе  Мәһүбә  абыстай ;

г)  Исмәгыйль Гаспарский.

5. Ризаэтдин Фәхретдин  кайсы шәһәрдә белем ала?

а)  Казанда  Күл буе мәдрәсәсендә;

б) Чистай  шәһәре  мәдрәсәсендә;

в)  Уфада  “Галия” мәдрәсәсендә;

г)  Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә.

6. Ризаэтдин Фәхретдин  Казанга нинди максат белән килә?

а)  Газета чыгару максаты белән;

б)  Университетка керү өчен;

в)  Дәүләт Думасына сайланыр өчен;

г)  Шиһабетдин Мәрҗәнине күрер өчен.

7. Ризаэтдин Фәхретдин  ни өчен Уфага килә?

а)  Дәрдемәнд белән очрашу өчен ;

б)  Мәдрәсәгә укырга бара;

в)  Диния хәзрәтенә казый итеп сайлана;

г)  Китап бастырыр өчен.

Укучыларга үзбәя бирү максатыннан чыгып, җаваплар күрсәтелә.Бу төр эш укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра төшә һәм алар тормышта да үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәнәләр.

-Ярый, хәзер инде җавапларыгызны такта яктыртылган җаваплар белән чагыштырып карагыз.

 (Видео  ачыла һәм укучыларга  җаваплар тәкъдим ителә, тактада эшләгән укучының җаваплары бәяләнә)

- Инде өченче бүлекә   килеп җиттек. Ул  Ризаээтдин  Фәхретдиннең  балаларга  киңәшләренә  багышланыр. Тукталыш  ”Тәрбияле бала “ дип  атала.

-Тактага  эленгән  слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз.

Слайд: “Алтыннан  бәһале, оҗмах  нигъмәтләреннән  кадерле  булган  нәрсә, тәрбияле  баладыр .”

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен  тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да  татлырак, ди?

( - Тәрбияле бала  яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше  ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый...һ.б. Һәр сораудан соң укучыларның фикерләре  тыңланыла, аннан соң  интерактив  тактаның пәрдәсе  ачылып Р.Фәхретдин әсәреннән цитаталар яктыртыла)

        -Хәзер инде галимнең  үз  сүзләрен  укыгыз.

Слайд: “... Ата –ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”

- Сез шушы фикер белән килешәсезме? (Укучыларның  фикерләре)

-Укучылар, менә бу сорауга да җавап эзләп карагыз әле. Кешеләр тәрбияле  балага нинди  мөнәсәбәттә булалар?

(- Тәрбияле баланы яраталар, аны ачуланмыйлар... һ.б. )

Слайд: “...аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр...”

        -Ә сез ничек уйлыйсыз?

-Укучылар,  ә барлык  балалар  да тәрбияле була аламы?

(-Барлык балалар да тәрбияле  була  ала. - Юк, барлык  балалар да тәрбияле була алмый...  һ.б.)

- Шушы сорауга бәйле рәвештә олы шәхесебез менә нинди сүзләр язып калдырган:

Слайд: “...Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр... Атам һәм анам  шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы  да тәрбияле була белерләр ”

Еш кына рус мохитендә үскән балалар үзләренең фикерләрен ана телендә дөрес итеп әйтеп бирә алмыйлар. Укучыларның фикер йөртү, җөмләләрне дөрес төзү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан коммуникатив технологияне кулланырга була.

 -Я, әйтегез әле, сезнең тәрбияле бала буласыгыз  киләме?

( -Әйе, тәрбияле бала буласыбыз  килә, чөнки...)

-Ә ничек тәрбияле булырга? Сез тәрбияле бала булу серләрен беләсезме?

( -Мин тәрбияле бала булуның серләрен беләм.  -Ә мин тәрбиле бала булуның кайбер серләрен генә беләм.)

        -Әйдәгез, сөйләшүебезне  иртән йокыдан торудан башлыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, тәрбияле бала иртән олы кешеләрдән иртә торамы, әллә соң торамы?

( -Тәрбияле бала олылардан соң тора.  -Юк, тәрбияле бала олылар белән бергә тора...  һ.б. )

Кайбер укучыларга

-Ризаэтдин Фәхретдин бу турыда нәрсәләр  әйтеп калдырган микән? Әйдәгез әле аның сүзләрен укып карыйк.

Слайд: “...Тәрбияле балаларның гадәт һәм әхлаклары ошбу рәвештә булыр:

тәрбияле бала иртә йокысыннан олуг (зур) кешеләр белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас,вә шунда ук соң да калмас.”

-Ә хәзер күз алдына китерегез әле. Мәсәлән, бер бала йокысыннан соң торган, ди. Сез ничек уйлыйсыз? Кешеләр аның турында  ничек уйларлар, нәрсә дип әйтерләр икән?

(  -Мондый бала турында кешеләр тәрбиясез, ялкау диярләр...  һ.б.)

-Ризаэтдин Фәхретдин мондый бала турында  менә нәрсәләр әйткән. Укып карагыз әле.

Слайд: “...Аның өчен бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, гарьсез (ояла белми), ялкау диярләр...”

-Тәрбияле бала йокысыннан торгач, иң беренче булып,  нәрсә эшләргә  тиеш?  ( -Тәрбияле бала башта  киенергә, аннан соң юынырга тиеш...)

-Әйе, иң беренче, ул аякларына оекбаш, өстенә җылы кием киенергә тиеш. Дөрес уйлыйсыз. Ризаэтдин Фәхретдин дә үз китабында тәрбияле бала  иң элек киенергә тиеш дигән.

Слайд:  “Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытта өстенә камзул, казаки кебек берәр кием кияр. Шунда ук аягына да кияр...”

-Әйе, киенеп йөрсәк, сәламәт булырбыз. Сәламәтлекне саклау һәркемнең үз кулында. Укучылар, “Мәктәпкә соңга калам, ашыгам,”- дип, өстәл артына утырмыйча гына, тиз-тиз ашап киткән бала тәрбияле буламы? Сез ничек уйлыйсыз?

( -Юк, ашыкмыйча, өстәл артына утырып ашарга кирәк, чөнки...)

-Дөрес, укучылар. Ризаэтдин Фәхретдин дә нәкъ менә шулай уйлаган.

Слайд:  “  ...үзенә  хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар, һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс...”

- Чәй эчкәннән соң, баланың мәктәпкә барганчы,  вакыты калды, ди. Шул вакытны бала ничек үткәрергә тиеш?  Ә сез ничек уздырасыз?

   (-Мин телевизор карыйм. Ә мин сумкадагы китап-дәфтәрләремне барлыйм. Ә мин дәресләрне карыйм: кагыйдәләрне кабатлыйм, сөйләп карыйм...)

          -Ризаэтдин Фәхретдин нәкъ менә шундый киңәш бирә. Үзегез укып карагыз әле.

Слайд: “Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып, үзенең дәресләрен (сабакларын) карар. Сабагында булган нәрсәләрне аңлап, күңеленә салыр.”