Фәнни тикшеренүләр ярдәмендә

Тинбакова Римма Варисовна

         Хәзерге җәмгыять өчен укучыларның фәннәрдән тирән белемле булуы гына җитми. Алараның мәктәп программасының база курсын ныклап үзләштергән дигәне дә алган белемен таны шартларда гына куллана белә. Көтелмәгән хәлләр килеп туганда иҗади фикерли, яңа идеяләр белән яши, мөстәкыйль эш итә алмый. Шуңа да әзер белемнәрне үзләштерүдән һәр укучының мөмкинлеген һәм үзенчәлеген күздә тоткан мөстәкыйль танып белү дәрәҗәсенә җитүе - әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Моның өчен укытучы үз укучыларыннан төрле чыганаклардан яңа белем туплауга, танып белү эшчәнлеге ысулларын үзләштерүгә, аларны камилләштерүгә һәм иҗади куллана белүгә ихтыяҗ булдырырга тиеш. Балаларны фәнни – тикшеренү эшенә тарту һәм эзләнү нәтиҗәләрен укыту-тәрбия процессында куллану белем бирүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе. Аның төп максаты укучыларны  мөстәкыйль фикерли, эзләнә һәм иҗади эшли белергә өйрәтүдән гыйбарәт. Иң мөһиме – укучы яңа белем алырга тиеш. Бу очракта түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  • укытучы балалар белән берлектә, актуаль проблеманы формалаштыра;
  • балаларга белем җиткерелми, ә бәлки проблеманы тикшерү барышында алар аны үзләре эзләп таба;
  • укучылар фәнни эш алымнарын үзләштерә;
  • укытучы эшчәнлеге проблемалы мәсьәләләрне хәл итү прцсы белән җитәкчелек итүдән гыйбарәт.

   Узган ел  “Гаилә елы” булу уңаеннан без балалар белән шәҗәрә төзү эшенә керештек. Шәҗәрәләр - әби-бабаларыбызның тәрбия ысулыннан берсе булган. Балалар аның аркылы аталарының дәвамчысы булуына төшенгәннәр. Алар белән горурланганнар, үткән буынга, олыларга, ил тарихына хөрмәт белән карарга өйрәнгәннәр. Хөрмәткә лаек кешеләр булып үскәннәр.

   Шәҗәрә - нәсел-ыру тарихы дигәнаңлата. Ул укытучылар һәм укучылар алдына фәнни якын килү бурычын китереп куя. Чөнки шәҗәрә агачын төзегәндә, ата-бабаларыбызның исемен генә белүебез җитми. Генеалогик таблицаны, шәҗәрә агачын, буыннар тезмәсен, гаилә тарихын төгәл эшләү өчен төрле материалларны җыю (ә ул шактый вакыт сорый), тапкан материалларны анализлау, сабырлык белән җентекләп тикшерү таләп ителә. Шулай ук нәсел тарихының ил тарихы белән бәйләнеше булырга тиеш.Бу укучылардан тарихны яхшы белүне сорый, системалы , максатчан хезмәт таләп итә.. Ата –бабаларның илебездә барган төрле вакыйгаларда катнашуын ачыклау, аларның кылган эшләренә бәя бирү мөмкинлеге туа.

    Балалар шәҗәрәләрне әти-әниләре , әбиләре белән бергәләп төзеделәр. Кайберләре үзләренең нәсел юлын торгызу өчен туган авылларына да кайтып килделәр. Әти-әниләренең сүзләренә караганда, алар күп кенә туганнары белән танышканнар. Авырлык алдында калучылар да бар. Бу эш белән шөгыльләнә башлагач, шунысы да ачыкланды: кайберләре җиде буынны түгел, бишесен дә белми булып чыкты. Андыйлар, белгән кадәрлесе югалмасын өчен, киләчәк буыннарга җиткерер өчен, бар булганын шәҗәрә итеп төзеделәр.

    Шәҗәрә белән системалы шөгыльләнгән укучыларда тарих дәресенә караш уңай якка үзгәрә. Гаилә тарихы аша Россия, Татарстан тарихларында булган четерекле вакыйгаларны өйрәнү, үзләштерү җиңелрәк бара. Укучыларда туганлык, патриотлык хисе нык үсә.

     Фәнни-тикшеренү юнәлешендә тагын бер эш: әйләнә-тирәлекнең экологик мониторингын өйрәнү. Аңа кагылышлы мәсьәләләр укучыларның фәнни тикшеренүләре өчен бигрәк тә кызыклы һәм аңлаешлы. Аерым алганда, үзебезнең төбәк табигать һәйкәлләрен белү, аларның экологиясен фәнни өйрәнү укучыларны җәлеп итте. Ә бу инде аларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре генә булып калмый, ә туган як табигатенә сак караш та тәрбияли.

     Укучылар иң әүвәл төрле чыганаклардан материалллар җыйдылар, үзләре тикшеренеп, эзләнделәр, төрле табигать күренешләрен фотога төшерделәр, күзәтүләр үткәрделәр. Районыбызның табигать һәйкәлләре саналган Ык, Чатыр тау, Стәрле елгалары экологик торышын тикшерделәр, анда яшәүче сирәк очрый торган бәнлекләрне күзәттеләр, кешелек тарафыннан китерелгән зыянны тәнкыйть күзеннән үткәрделәр. Җыйган материал бергәләп системага салынды. Укучылар, ясаган ачышларыннан чыгып, үз фикерләрен булдырдылар. Үзләренчә нәтиҗә ясадылар.

     Гомумән, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге балаларның күңелләрендә иҗади бурычларны хәл итәрдәй көч барлыгын тою мөмкинлеген бирә. Дәрестә, дәрестән тыш вакытта фәнни-тикшеренү эшчәнлеген куллануның максаты да нәкъ менә шунда.

 

Кулланылган әдәбият:

“Мәгариф”, №12, 2006 ел, 47 б.