Күпмилләтле мәктәпләрдә татар телен чит тел буларак өйрәткәндә татарча сөйләм теленә өйрәтү мәсьәләләре.

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Закон кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Дәүләт Татарстан Республикасы гражданнарына туган телен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту өчен шартлар тәэмин итә. Татар һәм рус телләре, Татарстан Ресрубликасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм махсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә .

Бүгенге Татарстанда ике һәм күптеллелекнең әһәмиятен арттыру, телләр өйрәтүне көчәйтү һәм белем бирүнең эчтәлеген яңарту максатында татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәле методикаларын төзү бурычлары хәл ителә.

Хәзерге шартларда рус-татар икетеллелеге асылда икетелле тирәлек тудыра. Анда татар теле үсеп һәм баеп кына калмый, бәлки рус халкының аны белүгә ихтыяҗы да арта. Татар теленең бай , эчләлекле, дөньяви аренада аралашу теле дәрәҗәсендә икәнлегенә  төшенергә безнең хәзерге тормышыбыздагы социаль-икътисади уңышларыбыз да тәэсир итә. Татар теленең “урам теле”, “килмешәк” тел булмавына, ниһаять, “бөек” рус милләтеннән булган халык та ышана башлады. Мин моны үзем рус мәктәбендә татар теле укытучысы буларак тоя башладым.

Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Дәүләт программасында рус телле балаларның татар телен үзләштерү алымнарын камилләштерү юллары ачык билгеләнгән. Рус мәктәбендә татар теле өйрәтү – иң әүвәл аралашу чарасына өйрәтү. Рус телле балаларның татарча сөйләшүе никадәр генә сыек, өтек булмасын, сөйләмнең билгеле бер төрләрен үзләштерү укытуның мәҗбүри өлеше булырга тиеш, ягъни       аз булса да сөйләмгә омтылырга кирәк.

Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча сөйләм теленә өйрәтү бик катлаулы процесс. Сөйләм телен үзләштерүдәге кыенлыкларның бер сәбәбе итеп, мин сөйләм теле проблемалары һәм методларының эшләнмәгәнлеген атар идем. Чит тел укытуның башлангыч чорында сөйләм теленә өйрәтү нык киметелгән лексик һәм грамматик материал белән алып барылырга тиеш. Күп грамматик структура һәм яңа лексиканы бер дәрестә бирү укучыларда, иң беренче чиратта, канәгатьсезлек хисе тудыра, телне өйрәнүгә карата нәфрәт уята. Шуңа күрә, башта укучыларда сөйләм телен аңлау күнекмәләрен оештырырга,  аннан  куллануны үстерергә кирәк.

Биредә укытучы зур урын тота. Укучыларда сөйләм тел күнекмәләре оештыру һәм үстерүнең төп урында булырга тиешлеген һәр укытучы аңлый. Укытучының үрнәк сөйләме – сөйләм телен укытуда төп алым. Укытучының әдәби яктан дөрес, ачык, төгәл,сәнгатьле сөйләме укучылар өчен менә дигән үрнәк булып тора һәм татар сөйләменә өйрәтүнең бер алымы сыйфатында тәкъдим ителә ала.

Татар теле дәресләрендә “тулы җавап” бирдерү алымы яшәп килә. Бу алымны В.А.Богородицкий тәнкыйть итеп болай ди: “Җанлы сөйләмдә әйтеп бетерелми торган җавап җөмләләр тулып ята, шуңа күрә, бернинди кыскартуга ирек бирмичә, балалардан бөтен шартын китереп тулы җавап таләп итүче педагоглар белән мин килешә алмыйм, шуның белән баланың табигый тел тоемын бетерәләр дип уйлыйм”. Әлеге фикердән рус мәктәбендә татар теле укытканда тулы җаваплардан бөтенләй баш тартырга дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый, әлбәттә. Барлык телдә дә көнкүреш сөйләме кулланыла. Рус телле укучылар да җирле халык сөйләмендә күбрәк ким җөмләләрне ишетәләр. Тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү рәсем буенча сөйләм үстергәндә, укылганнар буенча сорауларга җавап биргәндә кулланылса отышлы була.

Укытучылар балаларда сөйләм теле күнекмәләренең формалашуын һәм үсүен тикшереп торырга тиешләр. Сөйләм теле сәләтен тикшерү методик әдәбиятта иң аз өйрәнелгән мәсьәлә. Күнегелгәнчә, укучылар сөйләмендәге хаталарны санау гына сөйләм теле үсешенең фәнни нигезләнгән үлчәве була алмый. Сөйләм сәләтен аралашуның булу-булмавыннан чыгып бәялибез. Диалогик сөйләмгә бәя биргәндә сорау-җавапларның ситуациягә туры килүе, өйрәнә торган тел модельләренә туры китереп төзелгән гыйбарәләр саны, репликалар арасында диалогны дәвам итәргә әңгәмәдәшеңне этәрердәй гыйбарәләр булу исәпкә алына. Биредә укучыларның туган теле үзенчәлекләрен исәпкә алуның әһәмияте бик зур. Укытучы рус сөйләме белән татар сөйләме арасындагы аермаларны да белергә тиеш. Әгәр укучы: “Син барасыңмы кинога?” ди икән, бу очракта сүзләрнең ялгыш тәртибе рус телендә хәбәрнең гадәттә икенче урында торуы белән аңлатыла. Ә укучы: “Кем сыйныфта юк? Нәрсә Маратның юк?” дип әйтә икән, укытучы бу хаталарның рус һәм татар телләрендә килеш сораулары туры килмәгәнлектән икәнен белергә тиеш. Татар сөйләменең үзенчәлекләре рус сөйләме белән чагыштырылып аз өйрәнелгән, шуңа күрә рус балаларына татарча сөйләм укытуга керешкәндә укытучы укучыларда ишетү һәм сөйләү буенча нинди күнекмәләр формалаштырырга кирәклекне төгәл күзалларга тиеш. Иң гадидән башларга кирәк: 1) инструкцияләрне (үтенеч, боерык) аңлау; сорауларны аңлау; сораулар һәм инструкцияләргә фраза-реакцияләрне аңлау; ишеткән җөмләне (сорауны, җавапны) кабатлау; үзеңнең, укытучы яисә укучыларның хәрәкәтләренә аңлатма-боерыклар бирә белү; сорауларга җавап бирү; сорау бирү; инструкцияләр, боерыклар бирә белү, үтенеч белдерү. 2) чит кешенең монологик сөйләмен сөйләп бирү һәм “үзеңнең” бәйләнешле сүзеңне оештыра белү сәләте. 

Телдән сөйләм эшчәнлеген сөйләргә өйрәтү белән бергә ишетеп аңларга (аудирование) өйрәтү бергә алып барыла. Кеше, икенче берәүнең сүзен тыңлаганда, бер үк вакытта ишеткәнен эчтән әйтеп бара. Шулай итеп, сөйләм авазлары таныла. Укытучы шуны истән чыгармаска тиеш: рус укучысының ишетеп аңлау дәрәҗәсе татар теленең фонологик системасын, грамматика, лексикасын үзләштерүгә бәйле. Ишетеп аңлау вакытында укучы белән укытучы арасында бәйләнеш бик тыгыз була: укучы укытучының ирененә карап, укытучының йөз хәрәкәтләренә, ишарәләренә, интонациясенә игътибар итә, аның әйткәнен аңлый. Балалар үз укытучыларының гына тавышына күнегә, аның гына сөйләмен аңлый.  Ә менә башка берәүнең сөйләмен аңламаска мөмкин, чөнки “ят” тавыш, йөз, интонация укучыга күнегелгән түгел. Шунлыктан инде укытучы алышыну укыту сыйфатына тискәре тәэсир ясый. Методикада бу проблеманы сөйләүче тавышына күнеккәнлек яки күнекмәгәнлек дип атыйлар. Рус телендә сөйләшүче балалар чит кешенең иң гади соравына да җавап бирергә кыенсыналар. Ә менә үз укытучылары биргән сорау авыррак булса да, алар үз укытучыларының “таныш” тавышына кыю җавап бирәләр. Соңгы 3 елда шәһәребез мәктәпләрендә “индикатив тикшерү”ләр активлашты. Бер төркем укытучылар,чит мәктәпкә килеп, татар теленнән “4” һәм “5” билгеләренә укучы укучылар белән дәрес үткәрәләр. Килгән укытучы балаларга текс укый, текст буенча сораулар бирә, сөйләмгә чыгарырга “тырыша”. Ә укучылар берни җавап бирә алмыйлар, җавап биргән очракта да, бик авырлык белән генә. Бу тикшерүләр вакытында укучының мораль халәте игътибарга алынмый. Чит кешедән тартыну, каушау укучының сөйләм тотышында бик нык чагыла. Чит тел материалының күнегелгән тавыш белән җиткерелгәндә әйбәтрәк аңлашылуы - психологлар тарафыннан исбатланган факт.

Рус телле укучыларны татарча сөйләм теленә өйрәтүнең тагын бер кыенлыгы: рус мәктәпләре өчен татар теле программасында сөйләм темпы күрсәтелмәгән. Рус балалары, татар сөйләмен тыңлаганда, аның темпы кызу булуына игътибар итәләр. Алар дәрестә укытучыларының акрын сөйләм темпына өйрәнеп бетәләр. Шуңа күрә, рус мәктәбендә татар теле укытканда, беренче эш итеп, балаларның татар сөйләмен тәрҗемәсез аңлау сәләтен үстерү, шулай ук татарча сөйләү темпын акрынлап укучыларның үз телләренең темпына якынайту зарур.

Ишетеп аңлауга өйрәтү алымнарын чиратлаштырып куллану татар сөйләменә өйрәтүдә әһәмиятле чара. Иң беренче алым, билгеле, укытучы сөйләгәнне тыңлау. Һәр дәресне кечерәк тестлар тыңлау күнегүләреннән башлыйсың. Соңыннан шул текст буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә, сөйләп чыгу гамәлләре белән дәвам итәсең. Болай эшләгәндә, укучылар дәрескә тизрәк “кереп китәләр”, игътибарлары да туплана. Икенче алым – укытучы “боерыкларын” үтәү. Дөрес җавап реакциясе укучының укытучыны аңлавын күрсәтә. Дидактик уеннар  да ишетеп аңлауга өйрәтүдә тиешле нәтиҗәгә ирешергә булыша.

Телдән сөйләм ике формадан тора: диалогик һәм монологик сөйләм. Телдән сөйләм ике формадан тора: диалогик һәм монологик сөйләмнәр Диалогик сөйләм укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелә, чөнки монда ситуация тудырыла. Шуңа күрә чит сөйләмгә өйрәткәндә дәресләрдә ситуатив күнегүләр куллану отышлы. 

Гомумән, рус балаларын татар сөйләменә өйрәткәндә, аерым авазлар, сүзләр, сүзтезмәләр белән мавыкмыйча, җөмлә, текст белән эш итү зарур. Болай эшләгәндә, аларны укучының сөйләменә кертеп җибәрергә мөмкинлек туа, бала структур берәмлекләрне үзләштерә һәм аларны үз сөйләмендә файдаланырга өйрәнә.

Скачать:

Предварительный просмотр: