материал в газету "Сельские зори"

Краснова Зиля Табрисовна

Җәннәт аналарның аяк астында…

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon publikatsiya.doc13.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Җәннәт аналарның аяк астында…

       Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә. Ерактан, куңелне тибрәтеп, монсу да, шатлыклы да, үткәндә калган хәтирәләрне уятып,көй агыла.. Сәхнә уртасында кулына биләүгә биләгән сабый белән Ана…

       Яңа Маты мәктәбе укучылары авыдашларны, кунакларны тирәнтен тәэсирләндереп, Аналар көненә багышланган кичәне шулай башлап җибәрделәр.

Мәктәп яны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән беррәттән башлангыч сыйныф укучыларының  бәйрәмгә багышланган чагу чыгышлары  күңелләрне тагын да дәртләндерде.

    Һәм тагын ялгыз Ана… Ул инде балаларының, кайтабыз дигәннәреннән соң, күңеленә һич тынгы таба алмый, һаман күзләре юлда.

Кайттылар, собхан алла,кайттылар…   Әмма ләкин, ничек кайтсалар, шулай ашыгып кире китәргә дә чыктылар. Хәтта аталарының каберенә барырга вакыт та  таба алмадылар. Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» исемле әсәреннән өзекне 7 сыйныф укучылары шулай җиренә җиткереп уйнап күрсәттеләр.

Чиратта 8 нче сыйныфлар. Алар  Н.Асанбаевның «Су юлы» әсәреннән күренеш тәкъдим иттеләр.  Ә инде 9  сыйныфлар  Туфан Миңнулинның “Адәм баласына да ял кирәк” әсәрен сәхнәләштерделәр. Һәр  күренештә дә төп роль – Ана ролен Эльза Якунина, Ильвина Сөләйманова  һәм Рыбакова Кристина  ачып салдылар.

     Һәр уйналган сәхнә әсәре тәрбияви темага юнәлтелгән. Гаиләнең тәрбия өлкәсендә нинди зур роль уйнаганы бала өчен генә  түгел, бәлки залда  утырган олылар өчен дә бик урынлыдыр, диясе килә. Йомгаклап әйткәндә, бу   укытучыларның укучылар белән бердәм эш нәтиҗәсе. Чөнки компьютер өлкәсеннән аерыла алмаган хәзерге заман  укучыларының саф ана телендә дөньяви әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәтүе – аларның зур тырышлыгы.

               Зилә Краснова, Яңа Маты мәктәбе директоры.