Бездә татарлык белән горурланалар.

Вахитов Якуб Абдулхакович

Мин үзебезнең якта татар телен өйрәнүдә вазгыять Аллага шөкер дип әйтер идем. Элек ул да булмаган. Мин үзем 14 ел мәктәптә татар телен укытам. Төрлечә була, бераз күтәрелә, бераз төшеп китә. Әмма бу алга таба бара торган эш. Инде хәзер һәр кешенең үзенең туган телен, динен ничек яратканын чыннан беләбез. Гариза язалар. Кем яза, кем язмый, кем ярата, кем яратмый. Ата-ана татар теле укытылмасын дип гариза язса, ул татарлыктан чыгуга тиң.

Мин мәктәптә укыганда сыйныфыбызда ике генә татар баласы бар иде. Ул вакытта безгә, сез татарча гына сөйләшергә тиеш дип әйтәләр иде. Һәм мин хәзер шул мәктәптә татарча укыта алам. Ата-аналар татар телен укыту турында гариза язганда берсе дә кирәкми, укытылмасын дип әйтми. Киресенчә булса, ул бит инде татарлыктан чыгарылган кебек була. Бездә алай була алмый. Бездә татарлык белән горурланалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yakub_vahitov_esse.docx26.06 КБ

Предварительный просмотр:

Бездә татарлык белән горурланалар.

Эссе

Вахитов Якуб Абдулхакович

Новосибирская область.

”Яраткан Себерем, тувылган җирем.

 Нәфисле каенар, назлы чачакляр,

 Зәңгәр һавалар хатерлий йорагем.

Сабырлы, тартипле, бахетле кешеляр.

Кыштаү урман матурлыгы белян ләззәтләнәм,

Ләйсан янгыр белян канәгатләнәм.

 Руза тотам, һәм гыйбадат кылам.

 Бахет өчен бөтен нарсә бирде ходам».

Мин үзебезнең якта татар телен өйрәнүдә вазгыять Аллага шөкер дип әйтер идем. Элек ул да булмаган. Мин үзем 14 ел мәктәптә татар телен укытам. Төрлечә була, бераз күтәрелә, бераз төшеп китә. Әмма бу алга таба бара торган эш. Инде хәзер һәр кешенең үзенең туган телен, динен ничек яратканын чыннан беләбез. Гариза язалар. Кем яза, кем язмый, кем ярата, кем яратмый. Ата-ана татар теле укытылмасын дип гариза язса, ул татарлыктан чыгуга тиң.

Мин мәктәптә укыганда сыйныфыбызда ике генә татар баласы бар иде. Ул вакытта безгә, сез татарча гына сөйләшергә тиеш дип әйтәләр иде. Һәм мин хәзер шул мәктәптә татарча укыта алам. Ата-аналар татар телен укыту турында гариза язганда берсе дә кирәкми, укытылмасын дип әйтми. Киресенчә булса, ул бит инде татарлыктан чыгарылган кебек була. Бездә алай була алмый. Бездә татарлык белән горурланалар

Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

Туган  тел! Һәркем  өчен  дә газиз, иң  кадерле, бернәрсә  белән  дә  алыштырмый  торган  сүз. Туган  телебезне  саклау, үстерү, аның  сафлыгы, матурлыгы  өчен  көрәшү- безнең  татар  теле  укытучыларының, халкыбызның  изге  бурычы. Минем бурыч- укучыларга туган телне тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик бурычым. Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта.  Әлегә кадәр балачактан килгән әйдаманлык сәләтен дә, активлыгымны да югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый.  Бирегә К.Ушинский сүзләрен китерәсем килә: “Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә».  Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

Иң зур бәхетем – гаиләм: « Гаилә”

Күңел тынычлыгы – гаиләдә.

Йозак ачкысы -  мәхәббәт.

Гаилә – гомернең байлыгы.

Булсын синә дустым – гыйбрәт.

Намус холыклы кешеляр,

Тапшырде үстерергә ходай.

Файдалы сәнгать тәрбияләр.

Ахыйраттә  булыр – яклау.

Янәшәмдә гаиләм, яраткан сыйныфым, ярты сүздән аңлап төшенүче укучыларым бар.

Милләтемне һәр нәрсәдән өстен күреп сөйгәнгә, телне камилләштерүдә үз өлешемне кертергә омтылганга күрә, татар теле һәм әдәбиятын сайладым.

Туган Як”.

Мин Себердә туып устем.

 Сабыр һәм хөрмәтле бездә халык                            

 Моңлы азан, тавышларын хатерләдем,

 корән аятлары бирде холык.

Безнең Кыштаү халкы тату яши,

 һәр бер эшне уйлап эшли.

Кыштаү җирнен чибәр табигәте

 Туган ягым мөнлы һәм миллятле.

 Ускән урын – татар аулы,

Гайлям, шокер хода, бик әдәпле,

Уңган халкы, оста, зирәк.

 Иң әүвале бездә әдәп – әхлак!