Задания по родной литературе для 5 класса


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshe_kaychan_bhetle.docx18.27 КБ

Предварительный просмотр:

Кеше кайчан бәхетле була?

1. Укучылар! Без бер-беребезгә бик еш бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бәхет турында әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки һәрберебезнең дә бәхетле буласы килә.

- Укучылар , минем фикеремчә, кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа гомере буе омтылып яши торгандыр. Бер-берегезне тыңлаганнан соң, сез бәлки “Бәхет” төшенчәсенә бүтәчәрәк карый башларсыз, аңа ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә төшенерсез.

2.  Нәрсә соң ул бәхет? соравына  җавап эзләү.

3. Бәхет белән бәйле  мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерик.

  1. Бәхет пыяла кебек – сакламасаң тиз ватыла (немец халык мщкале)
  2. Бәхет атта барганда, бәхетсезлек җирдә йөри (якут).
  3. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый (венгр).
  4. Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек, ныклык.
  5. Тәкәбберлек беткән урында бәхет башлана (венгр).
  6. Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл һәм саф күңел кирәк (абхаз).
  7. Бәхет теләктә түгел: беләктә һәм йөрәктә (абхаз).
  8. Бәхет җирдән чыкмас, җирдән һәм тирдән чыгар (абхаз).
  9. Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар (абхаз).
  10. Ызгышкан җирдән бәхет кача (абхаз).
  11. Бәхете ташып торса да усал кеше - бәхетсез (латин).

4.  Син үзең белгән кешеләр арасында кемнәрне бәхетле кеше итеп саныйсың? Ни өчен?

5.Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерү.

  1. Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар. Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганнарын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.
  • Эх, бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.
  • Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.

Сөйләшә – сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...

  • Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?

  1. Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр, шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренеп тора. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул.
  • Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?
  1. Илшат бүген үз-үзенә урын таба алмый: әле тегендә барып бәрелә, әле монда сугыла. Аның бөтен нәрсәсе дә бар: квартиры, машинасы, эше, әти-әнисе сау-саләмәт. Очрашып йөри торган кызы да бар, тик сизелеп тора: кыз аның белән бары тик байлыгы өчен генә очраша, Илшат та алай янып-көеп тормый.
  • Илшат ни өчен бәхетсез?

Укучылар җавабы:

  1. Дусларымның “бәхет сәламәтлектә” дигән фикере белән килешәм. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрә дә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәктер, минемчә.
  2. Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп, кешенең гомерен алмыйча, аны ялгызлыкка дучар итеп, җәмгыятьтән куганнары мәгълүм. Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. “100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын” дигән әйтем дә бар бит.
  3. Мин сыйныфташларымның фикере белән килешәм. Иң зур бәхет сөю һәм сөелү дип саныйм. Һади Такташ “Мәхәббәт- ул иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта”,- дигән. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң күп урынны алган мәңгелек проблема дип саныйм. Киләчәктә бу хис безгә бәхет китерәчәгенә ышанам. Җавапсыз мәхәббәт кенә булмасын.