Интересный день в жизни школьников

3 нче сентябрь көнне гимназиядә кызыклы очрашу булды. Укучылар һәм укытучылар инглиз телен камил белүче, Think outside tne dox телләр мәктәбе директоры Хоселуис Гомес Родригес белән очраштылар.
Укучылар кунакны татар халкының милли ризыгы - чәкчәк белән каршы алдылар. Гимназия музеенда 8а сыйныфы укучылары инглиз телендә 100 еллык тарихы булган уку йортының үткәне белән таныштырдылар. Х. Родригес музейның истәлекләр дәфтәренә үз теләкләрен язып калдырды. Сыйныфта укучылар белән әңгәмә дәресләр циклын алып барды, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Гадәти булмаган очрашу бик кызыклы узды. Хоселуис Гомес әфәндегә укучыларның позитив, кызыксынучан булулары ошаса, укучылар кунакның үзен иркен тотуы, һәр нәрсәдән канәгать, шат калуын үз иттеләр. Очрашу ахырында балалар туган телне белү тиеш, башка телләрне өйрәнү кирәклегенә тагын бер тапкыр инандылар.