Озын Куак авылына...

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Чувашиядәге татар авылына багышладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ozyn_kuak_dilr_avylybyzny.doc20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Озын Куак диләр авылыбызны,

Тарихында шулай язылган.

Бу җирләрдә безне бабайлар,

Үзенең корымас тамырын калдырган...

Бу җирләрдә биек агач үскән,

Җир сөрелгән, гармун уйналган.

Сугыш вакытында олы юлдан,

Күпләр киткән, ләкин кайтмаган.

Телебезне, динебезне саклап,

Без яшибез ерак үзәктән.

Татар җыры, татар моңы,

Һич тә китми безнең күңелдән.

Авылымның халкы уңган, тырыш,

Мәчетләре тора нур сибеп,

Һәр ел саен Сабантуйлар үтә,

Бөтен тирә-якны гөрләтеп.

“Озын куаклылар” – диләр безне,

Онытмыйлар килгән кунаклар.

Һәр кешене каршы ала бездә,

Башын иеп озын куаклар.