Татар кызына..Бүләк.
Предварительный просмотр:
Татар кызына
Татар кызы нинди була ?
Уңган була, җитез була,
Кулларыннан аның гөлләр түгелеп тора.
Татар кызы тыйнак була, сабыр була,
Толымнары биленә төшеп, уйнап тора.
Ул аш – суга оста була, була көләч,
Һәрбер эше көлеп тора, үзе киткәч.
Милләтен ул өзелеп сөя, горурлана,
Татар җырын тыңлап, хыяллана..
Буе зифа, биле нечкә, үзе уңган,
Йөзләренә әллә инде кояш нуры кунган?
Менә нинди икән бит ул татар кызы,
Үз милләтен чын күңелдән яратучы.
Чишмә юлы
Әбиемнең зәңгәр көянтәсен,
Бик еш алып карыйм кулыма.
Ул алып кайта мине кабат,
Шул елларның матур чагына.
Кызлар көянтәсен иңенә куеп,
Төшеп бара чишмә буена.
Ә авылның батыр егетләре,
Гармун суза кичке уенда.
Чишмәләрдән сулар алган чакта,
Чулпылары китә бәрелеп.
Эх, беләсе иде, кемне уйлый икән,
Кемне сөя икән өзелеп.
Тылсымлы ул безнең чишмә юлы,
Күпләр анда танышып, кавышкан.
Кайберәүләр яшьлекләрен эзләп,
Кайтып килә чишмә юлыннан.
Бүләк
Синең өчен бүләк эзлим иң затлысын,
Таба алмыйм, ниләр алыйм соң?
Әллә инде җылы сүзләр бүләк итим,
Иң матурын һәм иң назлысын.
Синең өчен бүләк эзлим иң яхшысын,
Таба алмыйм, ниләр алыйм соң?
Әллә инде сиңа бүләк итим,
Йөрәгемнең барлык җылысын.
Синең өчен бүләк эзлим иң олысын,
Таба алмыйм, ниләр алыйм соң?
Әллә инде сиңа бүләк итим,
Йолдызларның иң – иң яктысын.
Кушымта: Бүләкнең була төрлесе
Зуры һәм кечкенәсе
Бүләкнең була төрлесе
Юне һәм бәялесе
Барсына да риза бул син,
Чын күңелдән бирелгән.
Ул бүләккә якыннарның,
Бөтен назы кертелгән.