Тик мин әле көздән туймаган...

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Көз фасылына багышлана...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

Тик мин әле көздән туймаган…

 Көзләр җитә тагын, көзләр,

Су буйлары кала моңаеп.

Күтәрелеп әнә очып китте

Кыр казлары канат кагынып.

Көзләр җитә тагын, көзләр,

Мин бит әле җәйдән туймаган.

Җәйнең матур истәлеге булып,

Кашкарыйлар карый бакчамнан.

Көзләр җитә тагын, көзләр,

Сандугачым инде югалды,

Бары калды колагымда минем,

Аның матур, моңлы тавышы.

Көзләр җитә тагын, көзләр,

Каеным сары шәлен ябынган.

Ул да тиздән йокыга талыр,

Бары калыр яшел чыршылар.

Көзләр җитә тагын, көзләр,

җитсен әйдә, гомер туктамый.

 Көзләр арты салкын кыш та килер,

Тик мин әле көздән туймаган...