Укытучы абый

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Бөек Ватан сугышында ике күзен дә югалтып кайткан Гәрәй абыйга багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchy_abyy.doc23 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Укытучы абый

                                                                     Бөек Ватан сугышыннан  ике күзен дә        

                                                                     югалтып кайткан Гәрәй абыйга багышлана

Дәрес бара, ә укытучы абый сөйли безгә сугыш хакында,

Бар да тынып калган, әйтерсең лә, без йөрибез сугыш кырында.

Туктап кала, тагын дәвам итә, әрле – бирле үзе йөренә,

Бер ноктага карап уйга кала һәм яңадан безгә текәлә.

Дәрес бара, ә укытучы абый сөйли безгә сугыш хакында,

Беркем дәшми, беркем сорау бирми, кагылмыйлар күңел кылына.

Шул елларның зур хәсрәте булып бер ярасы яши тәнендә,

Сугыш аны күзләреннән мәхрүм итә, яшәү белән янган чагында.

Сәхнә уртасында укытучы абый сызып – сызып уйный гармунда,

Ул уйнаган чакта еламыйча булмый, үзлегеннән яшьләр агыла.

 Дәрес өйрәнмәсәң, бик тиз сизеп ала, ул ялганны һич тә кичерми,

Маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе барсын сиземли.

Еллар үтте, аның чәчләренә күптән инде аклар кундылар,

Ул мәктәпкә йөрегән сукмакларны күпләр инде таптап уздылар.

Ул укыткан тарих дәресеннән ничә буын инде алмашты,

 Ул сөйләгән сугыш хатирәсен башка алай сөйли алмады.

Ул өйрәтте тормышны яратырга һәм җиңәргә куркак дошманны,

Адашмаска карлы бураннарда, хөрмәтләргә ата – ананы.

Кайчак төшкә керә укытучы абый, бармак селтәп мине шелтәли,

Югалмаска куша бу тормышта, киңәшләрен миңа биргәли.

Дәрес бара, ә укытучы абый сөйли безгә сугыш хакында,

Бар да тынып калган, әйтерсең лә, без йөрибез сугыш кырында.

Укытучы абый әле дә исән, 90 яшьне инде тутырды,

Ул тормышны чын күңелдән сөйде һәм яшәргә шуңа омтылды.