Жирдә әни ин зур кеше

Сайетова Гульнара Мубаракьяновна

Әни жирдә ин зур кеше.

Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору  урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул «әни» сүзе белән бәйләнгән.

Минен дә әнием  иң якын, иң хөрмәтле кешем!  Ул -  Кыйгазы авылында яшәүче Гильметдинова Ания  Минимөхәмәт кызы, 1960 елнын 15 июнендә ишле гаиләдә икенче бала булып доньяга килә. Бәләкәй чагынан ук  ул тырыш, эшчән, акыллы, сабыр булып үсә. Мәктәпне унышлы тамамлагач, Бәләбәй шәһәрендә лаборант курсларын тик бишле билгеларенә генә укып, туган ауылына кайта. Әнием хезмәт юлын  Кыйгазы ауылы “Бүләк” кохозында бозау караучы булып башлый. Яхшы эшләгәнен исәпкә алып лаборант вазифасына урләтәләр. Әнием 18 ел гүмерен шушы һөнәргә багышлый . Ул эшләгән чорда «Бүләк” колхозында сөт бары тик беренче сотр белән озатыла.  Эштә күрсәткән белеме, тырышлыгы өчен бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, гел почетта була. Әниемнен унышлары турында район газетасы битләрендә төрлө статьялар языла.  Хезмәт юлы бик бай анын: заправщица, сатучы, жыештыручы, бер рәттән комсомол секретаре, ревкомиссия секретаре, хәзерге көндә хатын-кызлар советы председателе эшен дә алып бара. Үзенен эшен, ауыл тормошон район гәзит битләрендә яктыртып төрлө статьялар язып ауылдашларын куандыра. Нинди генә эштә эшләмәсен, Һәр эшен намус белән жиренә житкереп башкара.   Тормош ауырлыкларына бирешми әтием, Мөбәрәкйән  Мәүлимйән улы белән,  ике кыз Зөһрә белән Гөлнара һәм бер малай Динисны  үстереп, барысына да югары белем биреп, тормош юлына аякка бастыралар. Әнием безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышты.  Хазер инде без һәрберебез үз гаиләле. Бүгенгесе көндә әниемнен 4 оного бар: Ильназ, Рамазан, Раян, Азамат. Әнием аларны тәрбиәләшергә дә ярдәм итә, бик ярата. Туган йортыбызны нурга күмеп, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы кеше . Ул тәмле-тәмле ризыклар пешереп елмаеп каршы ала, елап озатып кала. Гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниебезгә бурычлы. Әнием безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыгын каршы алырга лаеклы. Бу  елда тормош ана ике 5 билгесе куя, әниемә 55!  Рәхмәт сиңа! Шушы «рәхмәт» сүзен ишетер өчен күпме еллар сабыр гына көткәнең өчен. Барысы өчен: гомеребез, чиста намусыбыз, саф тәрбиябез, затлы тормышыбыз,  бәхетебез өчен. Мәңге яшә, зинһар өчен, безнең янәшәдә. Киңәшләрең,  сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, безнең уңышларыбызга   сөенеп яшә. Без сине бик яратабыз!!!!

Кызын Гөлнара Сәйетова

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              Аскын ауылы