Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек

"Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын". /М.Җәлил/

Профессия: Экскурсовод

Профессиональные интересы: Татарский язык и литература

Увлечения: История, литература

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Бюро экскурсий и путешествий

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/damir-gilmanov
"Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат- аның күңел байлыгы, теле,сәнгате".
Г.Ахунов

 

Горур   татарның   бер   баласы   мин

 

 

Мин – 3 822 859 кеше яшәгән Татарстан җөмһүриятенең горур  бер баласы. Кечкенәдән авыл болыннарында ялан тәпи йөгереп, авы­лымның искиткеч шифалы, җанга рәхәт һавасын сулап үскән гади бер авыл егетенең, тарих битләрен актарганда, күңеле үз халкы өчен дулкынлану катыш горурлык хисләре белән тула.

Әкият итеп сөйләрлек бик борынгы заманнарда, VI гасырларда ук, Идел белән Чулман кушылган җирләрдә борынгы болгар ка­биләләре көн күргән. Иген игү һәм һөнәрчелекнең иң нечкә сер­ләренә төшенгән, иң эре сәүдә һәм мәгърифәт үзәге булган Бол­гар иленә афәт килә. Аның хәрабәләре урынына күтәрелгән Ка­зан да үз гомерендә бик күп гаугаларны, канлы вакыйгаларны ба­шыннан кичерә. Алтын Урданың җимерелүен, явыз ханнарның үзара талашып яшәүләрен, тарихта Дәһшәтле Иван дип даны чыккан Иван патшаның ярсынуларын - барын да күрә бу шәһәр. Өермә­ләр өереп кабынган янгыннарны, крестьян патшасы Пугачев яулары­ның хаким сыйныфлар йөрәгенә шом салып, шәһәргә килеп керү­ләрен, Бөек Октябрь баррикадаларын, Кремль диварлары буенда ак бандитлар кулыннан һәлак булганнарны хәтерли Казан. Ләкин тор­мыш бетми,  кояш сүнми.  Яртылаш кара күмергә  калганчы янып,  тагын күтәрелә, тагын матурлана башкалабыз, күз явыңны алырлык яңа сарайларында, вокзал биналарында һәм югары уку йортларының архитектурасында борынгы культурабызны, әүвәлге риваятьләр һәм легендаларның экзотикасын сакларга тырышып күтәрелә.

Әйе, мин, күп еллар буе төрле яктан кысылып яшәп тә, дөньякүләм танылган, шанлы, мәдәниятле шәһәрләр төзүче, туган туфракларны, газиз ватаннарын саклагандагы фидаилек, даны гасырларга ирешкән гаҗәеп матди һәм рухи ядкярләр иҗат итүче, хезмәт сөючәнлек, пакьлек, дин-иманга, үз халкына, антына тугры булып калган халкым белән горурмын!

Татар халкының 10 гасырдан артык бай һәм катлаулы үткән юлында онытылмаслык урын алган, исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, безнең рухи тормышыбызның аерылгысыз өлеше, милли горурлыгыбыз булган дистәләрчә талантлар - әдә­бият һәм сәнгать даһилары, фикер ияләре, галимнәр, каһарманнар бар. Алар халыкның талантын да, олылыгын да, теләк-омтылышла­рын да, кайгы-шатлыкларын да, җиңү-фаҗигаләрен дә гәүдәләндер­гәннәр. Ерак тарихыбызның юл башында олы багана булып калкып торган, милли-тарихи тамырларыбызны гәүдәләндергән шагыйрь һәм фикер иясе Кол Гали; Казан ханлыгының трагик язмышын ба­тыр йөрәге аша үткәргән, милләтебезнең йөзек кашы мәшһүр Сөем­бикә; галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани; милли мәдә­ниятебез күгендә якты йолдыз булып янган, милләтнең иманы булган бөек шагыйрь Г.Тукай; татар халкының каһарман революционерлары М.Вахитов һәм М.Солтангалиев; татар әдәбиятының классигы, зур галим һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимов; герой-шагыйрь М.Җә­лил, мәшһүр рәссам Б.Урманче кебек бөек уллары-кызлары белән көчле татар халкы. Мин Татарстаныбызның данын Россия Федерациясенә генә түгел, дөньякүләм таныткан талантлар: профессиональ та­тар музыка культурасына нигез салган һәм гаҗәеп матур көйләр иҗат иткән С.Сәйдәшев; үзе тере чакта ук легендага әверелгән, дөньяны таң калдыручы хореограф һәм биюче Р.Нуриев; лачын очу­чы Мәгубә Сыртланова; Англиянең Король балеты патшасы, балет биюләре шагыйре Ирек Мөхәммәтов; халкыбызның моң иясе булып танылган И.Шакиров; космос өлкәсендә бик күп фәнни ачышлар ясаган академик Роальд Сәгъдиев кебек шәхесләр белән хаклы рә­вештә горурланам.

Милләтне милләт иткән нәрсә - тел. Тел булганда гына халык яши, ил яши. Мин халкым яшәешенең асыл нигезе һәм сакчысы булган татар телендә сөйләшә алуым белән горурмын. Шул телне яшь буынга өйрәтә алуым белән горурланам.

Мәгълүм ки, татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья ара­лашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Ягъни шушы телдә теләсә кем җир шарында ипи-тоз сорый ала һәм нәүмиз калмый. Җир йө­зендәге 30 дан артык хәзерге төрки телләрдән мондый югары бәя­гә, күркәм дәрәҗә-мәртәбәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу исә туган телебез татар теле белән горурланырлык мөһим фактор, мактанырлык күрсәткеч. Шул телнең күкрәп яшәргә, гөрләп үсәр­гә, дәүләт теле булырга, туган халкына бар куәт-егәрен җигеп хезмәт итәргә хакы-хокукы юкмыни?! Бар,  әлбәттә.

1990 нчы елның 30 нчы августында республикабыз мөстә­кыйльлек турында Декларация кабул итте, татар теле дәүләт теле итеп игълан ителде. Татарстан халыкларының телләре турында дәү­ләт Законын һәм Программасын тормышка ашыруда уңышлар бар: татар урта уку йортлары ачылу, татарча газета-журналларның, фәнни хезмәтләрнең, дәреслекләрнең басылуы, Татарстан   югары   уку   йортларында татар теле укытылу - әнә шундыйлардан. Бу өлкәдә уй­ланырлык нәрсәләр дә күп әле. Шулардай иң мөһиме - мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү, тәүлек буе татарча сөйли һәм күрсәтә торган радиодул­кыныбызны һәм телевидениебезне югары баскычка күтәрү. Иң эчне пошырганы шул: телебезнең радио-телевидение дикторлары тарафыннан бозылып сөй­ләнүе, урам язуларында кадерсезләнүе күзәтелә. Шуңа күрә теле­безне саклап калу өчен көрәшергә кирәк әле безгә.

Бу көрәшнең изге бурычы безгә -  укытучылар, журналистлар, галимнәр  җил­кәсенә төшә, минемчә. Ерак гасырлардан килгән традицияләрне саклап калу өчен көрәшнең безгә йөкләнүе белән дә горур мин! Ки­ләчәктә безгә алмашка киләчәк буында тирән тарихлы, бай мәдәниятле халкыбызның аһәңле татар теленә мәхәббәт тәрбиялим икән, ди­мәк, аларны да татар булулары белән горурланырга өйрәтәм дигән сүз.

Үз теле, үз мәдәнияте бик тә кадерле шул адәм баласына. Ки­ләчәктә, һичшиксез, без-татар теле һәм әдәбияты укытучылары, яшь буында Кол Галиләр, мәшһүр Сө­ембикәләр, Тукайлар, Җәлилләр, Сәйдәшләр үстерергә тиешбез. Шуңа өметләник. Чөнки әле чишмәләребез бөтенләй үк корып бетмәгән. Алмагачларыбызның тамырлары исән әлегә. Бары тик тиешле тәр­бия генә кирәк аларга. Шуңа күрә әлеге язмамны Н.Нәҗминең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Мин   имансыз   булыр   идем,

Чәчкә    кебек   сулыр   идем

Синнән   башка,   милли   җаным.

 

 

 

О себе

Мин бүгенгесе көндә лаеклы ялда. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

А.Гыйләҗев "Йәгез бер дога", М.Мәһдиев "Бәхилләшү", Ф.Бәйрәмова "Кара урман", Ф.Сафин "Саташып аткан таң", Г.Тавлин "Афәт", Ә.Еники "Туган туфрак", "Әйтелмәгән васыять", "Курай", "Соңгы китап"

Мой взгляд на мир

Авылыннан китсә дә кеше,

Кавеменнән китмәсен.

Кавеменнән киткән кеше

Бәхет өмет итмәсен!

                                       Нәҗибә Сафина

 

Моё портфолио

"Үзеннән бер башка сәләтлерәк укучысын әзерли алмаган остазны үзеннән ун башка сәләтсезерәк укучысы таптап китә".

 

"Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар".

                                                                                                                                                                                                                                         Риза Фәхреддинов

Добавить грамоту в портфолио