Фатыйхова Флүзә Әнәс кызы

Туган тел һәм әдәбият укытучысы

Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. (Туфан Миңнуллин)

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Внедрение новейших технологий; повышение уровня мастерства; развитие интеллектуальных способностей.

Увлечения: Чтение художественной литературы, садоводство, кулинария.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Елабуга

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №9» Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fatyhova-flyuza-anasovna
“Укытучы – гыйлем өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче ул”. (Ризаэддин Фәхреддин)

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын.

Минем дәрес эшкәртмәләрем, эш программаларым, укучыларымның иҗади эшләре һ.б. сезгә файдалы булыр дип ышанам. Эшегездә кулланырлык мәгълүматлар таба алсагыз, файдасын күрегез.

 

Иҗади уңышлар!

О себе

 

Мин, Фатыйхова (Мөхәмәтҗанова) Флүзә Әнәс  кызы, 1973 нче елның 24 нче февралендә, гүзәл табигатьле, саф сулы чишмәләргә, урман-кырларга бай булган Башкортстанның Бакалы районы Мостафа авылында беренче тапкыр аваз салганмын. Авылымның саф һавасы, табигать кочагы мине иркәләп үстерде. Мин урта мәктәпне тәмамладым. Минем төп хыялым укытучы булу иде.  Туган мәктәбемне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Эш стажымны 1995 нче елда бай тарихлы Алабуга шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә мин Алабуганың 9 нчы мәктәбендә эшлим.

            

 

Олы бәхет – бөтен гомереңне

Яшь буынга бирү, багышлау.

Илең, халкың белән бергә атлау,

Тормыш агышыннан калышмау.

Җиргә лаек итеп уллар, кызлар

Тәрбияләү нинди куаныч!

Укытучы өчен моңардан да

Бармы икән олы юаныч?!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

КИТАП.  Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Кайсы гына авторның нинди генә китабы булса да, ул безне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар - безгә кадәрге буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.  Һәр кешенең – олы яшьтәме яки мәктәп баласымы ул – үзенең яраткан китабы була. Һәр яңа буын аннан белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. 

А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" 

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Фоат Садриев "Таң җиле"

Мой взгляд на мир

Мин тормышка гашыйк

Һәр кешегә хәерле көн телим,

Мул уңышлар телим җиремә.

Зур шатлыклар телим дусларыма,

Тыныч тормыш телим илемә.

Тазалык бир, дим, сырхауларга,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Якты өмет телим яшь кызларга,

Миһербанлык телим ирләргә.

Изге уйлар белән янып яшим,

Изге теләкләрем таратам.

Мин тормышка гашыйк чын йөрәктән,

Мин, кешеләр, сезне яратам! (З.Камалиева)

Мои достижения

- обладатель  гранта «Наш лучший учитель»,

-  обладатель гранта «Учитель-мастер»;

- победитель  Всероссийского конкурса  “Иң яхшы татар әдәбияты дәресе”;

 - призер Межрегионального конкурса «Мультимедийный урок – новые образовательные возможности»;

- призер  смотра-конкурса кабинетов татарского языка и литературы.

Моё портфолио

Сезнең игътибарга дәрес эшкәртмәләре, тәрбия эше материаллары, эш программалары тәкъдим ителә.

 

"Ел фасылы" темасына 4 нче сыйныф укучылары өчен  тест

https://docs.google.com/forms/d/1PUpIlUPRbxR-5aM8D...

"Зат алмашлыклары" темасына 6 нчы сыйныф укучылары өчен  тест

Добавить грамоту в портфолио