Сарварова Фирая Мубараковна

Сайт учителя начальных классов

Һәр көнне игелекле эш кыл!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Создание презентаций

Увлечения: Спорт, музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский р-н, с. Новое Алимово

Место работы: МБОУ "Новоалимовская ООШ" Актанышского района РТ

Звание, ученая степень: Не имеется

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/firaya
Тәрбия милли характерда булса гына уңыш китерер
Ушинский

Бу сайт үзем һәм үземнең педагогик эшчәнлегем турында. Монда бәйрәмнәрнең, ачык дәресләрнең, тәрбия сәгатьләренең методик эшкәртмәләре, тестлар куелды

О себе

Мин ,Сараварова Фирая Мөбәрәк кызы, матур, бай табигатьле , бик күп талантлар чыккан Актаныш районы Усы авылында тудым .Шушы ук авылда башлангыч сыйныфларда белем алдым. Качкын сигезеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң  кечкенәдән үк булган хыялым - укытучы булу теләгенә ирешү өчен Минзәлә педагогия училищесына зур сынаулар аша укырга кердем.Анда укыганда ук шушы һөнәргә өйрәтүче остазларым-укытучыларым һәр үткәргән дәресем саен минем әзме- күпме булган сәләтемне күреп киләчәктә тагын да ныграк, яхшырак эшләргә омтылыш бирделәр,мине канатландырып җибәрделәр.

   Үткәргән һәрбер ачык  дәресләремнән,класстан тыш чараларымнан соң хезмәттәшләрем күрсәткән уңышларыма сөенеп, төгәлсезлекләремне бетерергә тырышып эшли торгач 30 ел вакыт сизелмичә үтеп тә киткән.

Бүгенгесе көндә мин Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә эшлим.Югары белемле,1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Минем методик темам: " Укучыларның танып-белү һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү". Хезмәтемне бик яратам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Зифа Кадыйрова китаплары, Фәнис Яруллин иҗаты

Мой взгляд на мир

Һәр иртәмне бу дөньяда яраткан эшем барлыгына сөенеп каршы алам

Мои достижения

"Иң яхша татар теле дәресе" конкурсы - сертификат, 2012

Моё портфолио

   Бу бүлектә минем информацион - коммуникатив технология кулланып үткәрелгән тәрбия сәгатьләренең презентацияләре,иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре куелды. Алар бүгенге уку-укыту таләпләренә туры киләләр.Проектор куллану дәрестә укучыларга күбрәк мәгълүмат бирергә һәм вакыттан отышлы файдаланырга  да ярдәм итә.Куелган материалларның эчтәлекләре бик кызыклы,методик яктан дөрес формалаштырылган. Башлангыч сыйныф укытучылары эшләрендә кулланма итеп ала алалар.

Добавить грамоту в портфолио