Габдрахманова Танзиля Гилемхановна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Белем орлыгы чәчү һәм туры юл күрсәтү - хезмәтемнең иң зурысыдыр.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Чтение книг, спорт ...

Увлечения: Вязание, люблю выращивать комнатные расстения

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Поселок. совхоза "Мамадышский"

Место работы: МБОУ "Красногорская средняя общеобразовательная школа" ул. Школьная.дом 2.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gabdrahmanova-tanzilya-gilemhanovna
Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә, Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә Матур итеп туган телеңдә.
Равил Фәйзуллин.

Мин бер гади укытучы булып

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр укучым - язылмаган роман,

Һәр дәресем - маяк тормышка.

Эш коралым гади акбур гына

Бик катлаулы, ләкин тирәлек

15 бала, димәк, 15 пар күз

Җавап көтә миңа төбәлеп.

Хәерле көн теләп, ишек ачам,

Хәерле көн телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез - изгелектер,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Укучылар безнең янга килә,

Балачагым матур үтсен дип.

Күбрәк белеп, күпне ишетергә,

Затлы кешеләрне таныйк дип.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер гомергә,

Бүген дә без асыл татарымның

Үгет - нәсихәтләрен салыйк күңелгә.

О себе

Мин, Габдрахманова Тәнзилә Гыйлемхан кызы, Мамадыш районы Олыяз авылында туганмын. Туган ягымда ун класс белем алганнан соң, Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1983 елда әлеге уку йортын тәмамладым.
Белемем: югары.

Белгечлегем: филология

Квалификациям: татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Квалификацион категориям: беренче, 2002ел

Педагогик стажым: 29 ел

Эшләү урыным: ТР Мамадыш муниципаль районының Красногорка урта гомуми белем мәктәбе

Девизым: Белем орлыгы чәчү һәм туры юл күрсәтү - хезмәтемнең иң зурысыдыр.

Максатым: Укучыларга төпле белем бирү, аларны халкыбызны,туган телебезне,сәнгатебез һәм мәдәниятебезне,гореф - гадәтләрне хөрмәт итүче,  җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләү.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Шәйхи  Маннур, Фәнис Яруллин, Мөхәммәт Мәһдиев китаплары  күңел дөньямны баета , чөнки чынбарлыкны  булганча сурәтләү,тормышны, вакыйгаларны үзләренчә, башкаларны кабатламыйча уңышлы хәл итәләр.Бу язучы-шагыйрьләрнең төрле темаларга нигезләнеп язылган әсәрләре тиз арада үз укучыларын табалар һәм озак еллар, әйтергә кирәк, мәңгегә тарихка, халык күңеленә кереп калалар. 

Мой взгляд на мир

"Ник янасың ?"- диләр дуслар миңа,

Яши алмыйм шул мин янмыйча.

Кешеләрнең күңел почмагына

Энҗедәй дә якты салмыйча.

                              Ш.Маннур.

Мои достижения

1.2010г.Грамота Отдела Образования Исполнительного Комитета Мамадышского муниципального района.

2.2012г.Грамота Отдела Образования Исполнительного Комитета Мамадышского муниципального района, третье место в районном конкурсе методических разработок и пособий в номинаций"Татарский язык и литература" брошюра "Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең теле"

3.2012г.Публикация методических разработок на тему"Батырлар даны мәңгелек" в журнале "Мәгариф".

4.2012г.Представила свой опыт по теме"Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең теле","Грамоталы язарга өйрәтү" в рамках для педагогических работников Республики Татарстан по проблеме "Инновационная деятельность педагога".

5.2012г.Диплом."Учитель Цифрового века".

6.2013г.Грамота МОУ ДОД "Дом детства и юношества" за участие республиканской конференции исследовательских краеведческих работ учащихся"Жить, помня о корнях своих..."

7.Благодарность за участие в республиканской конференции исследовательских краеведческих работ учащихся "Жить, помня о корнях своих..." в номинации "Земляки".

Моё портфолио

Укытучы

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

бүгенгесен аның, үткәнен

күрсәтте ул безгә... урап кайтып

күрелмәгән илләр үтәли.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

көрәшергә безне өндәде:

-Яратыгыз Җирне !- диде һаман,

Ләкин:

-Мине яратыгыз!- димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм:

көлеп басып тора күңелдә...

Ах,хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып,

яраттырган икән үзен дә.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы