Габдулвалиева Розалия Зуферовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Һәрвакыт алга!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Технология А.З. Рахимова

Увлечения: Чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Караса, Аксубаевский район, РТ

Место работы: МБОУ"Карасинская ООШ им.Шарафутдинова З. Т."

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gabdulvalievarz
Укытучы булу - зур бәхет ул. Ул – яраткан минем хезмәтем.

О себе

Родилась в Ст.Татадаме Аксубаевского района в 25.03.1970г.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Нәбира Гыйматдинова "Икебезгә дә авыр","Кыргый","Сихерче"

 Зифа Кадыйрова "Көтеп узган гомер",

Зифа Кадыйрова "Сагынырсың- мин булмам",

Фәнис Яруллин "Яралы язмышлар"

 

 

Мои достижения

https://edu.tatar.ru/aksubaevo/karasa/sch/page2127... - о себе

Мин, Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызы, Аксубай муниципаль районы «Шәрәфетдинов  З.Т.  исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

   Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, хөрмәтле коллегалар, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Бүгенге бәйге – тамашага һәрберебез үз хезмәтебезне хөрмәтләп, ана теле укытучысы буларак тәҗрибә уртаклашырга дип конкурска килдек.

    Бүгенге конкурс бәйге генә булып калмасын, күңелләребездә бәйрәм – истәлек булып та саклансын иде.

     Республикабызның әдәбият һәм сәнгать тарихына кергән якташларыбыз Хәсән Туфан, Нәҗип Думави,Әнвәр Хәйри , Газиз Кашапов-Үзиленең авылдашым , язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм укучым, драматург Илгиз Зәйниев  кебек шәхесләребез белән горурланам.

     Мин Аксубай районының иң матур авылларының берсе булган, матур табигать  кочагына сыенып утырган Иске Татар Адәмсуы авылында туганмын.

    Әйе, һәркемгә үзенең кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи атлап киткән, канат куеп еракларга очырган туган җиреннән дә матуррак, кадерлерәк , изгерәк җир юктыр.

    Мәктәп еллары... Аның якты хатирәсе җанымны җылыта. Истә, барысы да истә...

   Әле кайчан гына әтием белән әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Ул еллар инде еракта бик еракта калдылар…

  Төпле белем һәм тәрбия биргән , укуга мәхәббәт уяткан беренче укытучым мәрхүмә Әлфия апа Садыйкованың мавыктыргыч дәресләре, соңыннан Чистай  педагогия училищесында белем алган яшьлек елларым...

   Тирән, ныклы белемле остазларым класс җитәкчем  Галина Михайловна Ислямова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы мәрхүмә  Фәйзуллина Мәрьям апа  үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да тирәнрәк мәхәббәт уяттылар.

    Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты,минем педагогик эшчәнлегемә  25 ел.

    Педагогик эшчәнлегемне 1990 нчы елны Аксубай районы Иске татар Адәмсуы  урта мәктәбендә  башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрдем.  

    Тынгысыз, эзләнүчән күңелем, югары белемгә омтылыш 1996 нчы елны

 Яр Чаллы  дәүләт педагогия институтының татар теле һәм  әдәбият  бүлегенә алып барды.

   1999 нчы елдан  алып бүгенге кадәр Аксубай районы «З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге  Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  балаларга  туган телем нечкәлекләрен өйрәтәм. Үземне  мәктәптән,балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам.

Заманында  Г.Ибраһимов:”Күп белдерүгә караганда,аз белдереп,эзләнү

орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү- укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе,иң зурысы"-дигән.Шушы принциптан чыгып эш итәм.

    Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка  омтылам.Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм , методик яңалыклар белән танышып барам.

   Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч . Әгәр дә синдә балаҗанлылык һәм гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек, намуслылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса, мәктәптән, укучылардан ерак тор.

    Бүгенге көндә мин “:”Татар теле , әдәбияты дәресләрендә укучыларның проект һәм эзләнү эшчәнлеге” дигән методик тема өстендә эшлим.

Әйе, мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Академик Индус Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк”, - дигән сүзләрен истә тотып, мин укучыларымда ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.

   Шул традицияләрне дәвам итеп, “Йомшак керпе ”, “Зирәк тиен”, патриот шагыйрь Муса Җәлилгә  багышлап уздырылган  республика күләм фәнни-гамәли конференция , Россия һәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиада  конкурсларында, Халыкара туган телләр атналыкларына багышланган район чараларында катнашып укучыларым җиңүче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.

     Туган телебезне үстерүгә без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзебездән лаеклы өлеш кертәбез. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда туган ягыбыз язучыларының иҗатларын өйрәнәбез, алар белән очрашулар үткәрәбез, һәр табадан төшкән китапларына күзәтүләр ясыйбыз.

     Тәҗрибә уртаклашу уңаеннан мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык алып барам. Шул уңайдан табигатьне саклау, сәламәт яшәү рәвеше, дуслык турында спектакльләр күрсәттек.

    Укучыларда өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам, Ватан пәрвәрлек тәрбияләү максатыннан “Өлкәннәр көне” нә багышланган кичәләр, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез.

    Хезмәтемдәге уңышлар өчен «Безнең яхшы укытучы”грантына ия булдым(2011ел)Район Мәгариф бүлеге һәм Татарстан , Россия буенча Мактау грамотасы, Рәхмәт хатларына лаек булдым.

     Минемчә, кеше бары туган җирендә генә үзе теләгән биеклеккә күтәрелә ала, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җаңга көч-куәт бирә. Әллә никадәр читтә яшәсәң дә, туган җирдән кендек җебе мәңге өзелми. Юкса, чит җирләрдә гомер кичерүче әдипләр туган яклары турында искиткеч әсәрләр иҗат итә алмас иде!  

    Әйтергә теләгән фикерләремне  аңлатып  бетерә  алдыммы,белмим.Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм:яраткан гаиләм, эшем,ярдәмчел хезмәттәшләрем,мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу-ул үзе зур бәхет.Димәк,укытучы булып ялгышмаганмын.Тумыштан ук укытучы булганмын.

    Хезмәт көнем тәмамлангач,көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләмә кайту,үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау-бу бәхет түгелме?!”Кешеләргә кирәклегеңне тою- зур бәхет ул”,-дигән бер акыл иясе.Хак сүзләр ул.

                                 Дөнья гизеп,чит илләрдә булмасам да,

                                 Һәрбер көнем минем хезмәттә.

                                Мин бит беләм:бары тырыш булса гына

                                 Лаек була кеше хөрмәткә.

                                 Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

                                 Алда әле күпме юллар.

                                Эшнең тәмен белеп,кулга кул тотынып,

                                 Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

                                 Алда әле күпме еллар бар.

                                Укытучы булу-зур бәхет ул.

                                Ул –яраткан минем хезмәтем.

Добавить грамоту в портфолио