Габсабирова Римма Камиловна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен! И.Гыйләҗев.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: искусство

Увлечения: комнатные растения

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Поповка, Бавлинский район

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поповская средняя общеобразовательная школа»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gabsabirova-rimma-kamilovna
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз, иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган сүз. Туган телебезне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү- безнең татар теле укытучыларының, халкыбызның изге бурычы.

О себе

 

Мин,  Габсабирова Римма Камил кызы,  Баулы районы Поповка авылында үз гаиләм белән яшим. Поповка урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Белемем - югары, Яр Чаллы  дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Белгечлегем- филология. Вазифам- татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Бөгелмә педагогия көллиятенә, аннан соң Яр Чаллы педагогия институтына алып килде.  Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам... 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 

    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 

    

Мой взгляд на мир

Язмышлардан узмыш юк шул,

 Минем язмыш-балалар.

 Белем бирү, тǝрбиялǝү

 Бурычым булып калалар.

Добавить грамоту в портфолио