Гаетколова Гөлшат Марат кызы

Сайт учителя татарского языка и литературы / Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

"Бороться и искать, найти и продолжать..." / "Тәвәккәл таш яра"

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Заниматься самообразованием по предмету. Развитие и совершенствование коммуникативной, языковой и лингвистической, культуроведческой компетенций обучающихся.

Увлечения: Мои увлечения - это то, что приносит мне радость в жизни, наполняет положительной энергией и позитивом.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: с.Новые Киешки,Кармаскалинский район

Место работы: филиал МОБУ СОШ д.Сахаево СОШ с.Новые Киешки

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gaetkulovagulchat
Делай добро и оно к тебе вернётся. / Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә дә балык белер.
Устное народное творчество / Халык авыз иҗаты

Сезне үземнең сайтымда күрүгә шатмын! Хәерле көннәр һәрбарчабызга! Башкарган эшләребез, кылган гамәлләребез,үткәргән көннәребез файдалы һәм нәтиҗәле булса иде! Һәркем куйган максатына ирешеп, кирәкле, игелекле гамәлләр кылса иде. Һәр көнебезне, сәгатебезне, минутыбызны да файдалы итеп үткәрик, дуслар! Һәр көн ахырында уйланыйк әле: без бүген көн дәвамында нәрсәләр эшләдек, нәрсәләргә ирештек, көнебезне заяга уздырмадыкмы? Узган көннәр кире кайтмый бит инде. Киләчәктә эшләрмен әле дип түгел, ә менә хәзер, бүген үк эшләргә кирәк дип ниятлик. 

 

О себе

Мин, Гаетколова Гөлшат Марат кызы, Башкортостан Республикасы саф татар телле Туймазы районы Кандра Котый авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым гүзәл табигатьле авылым кочагында үтте.

Укытучы булу турында үземне белгәннән бирле хыялланганмындыр. Әти-әниемнең тормышка карашлары, үзара татар телендә сөйләшүләре дә сәбәпче булгандыр. 

Мәктәпне тәмамлагач, уй-хыялларымны тормышка ашыру нияте белән Бөре дәүләт педагогия институтына укырга кердем.

 Бүгенге көндә Яңа Кыешкы авылында  гомуми урта белем бирү мәктәбендә туган тел дәресләрен алып барам. Хезмәтемә намус белән карап, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбиялим.

Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Әдәби чаралар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар оештыру, конференцияләрдә катнашу да үз нәтиҗәсен бирә. Дәресләрдә заманча технологияләр кулланып, укучыларымда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә тырышам.

Бүгенге көндә мине үз иткән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган хезмәттәшләрем, яраткан, һәр дәресемне көтеп алган укучыларым, уңышларыма сөенеп, эшкә дәрт биреп торучы гаиләм бар. Туган тел укытучысы буларак, буыннан буынга күчеп килгән заман теленең нечкәлекләренә генә төшендереп калмыйча, баланың рухи дөньясын, әхлакый сыйфатларын үстерү, камилләштерү юнәлешендә эшләүгә дә зур игътибар бирәм. Укучымда ана теленә, халкына, туган җиренә сөю тәрбияләүне максат итеп куйдым. Баланың туган телендә аралашуын ишетү дә минем җаныма рәхәтлек бирә. Ана телен, Тукай телен үз итүенә чиксез шатланам! Сүнмәс сөю дәрте уятамын, укучымда туган теленә, дип горурланам.

Миңа шунысы билгеле: укытучы шәхесе төрле сынаулар алдында тора. Һәм ул, укучылары каршында югалып калмас өчен, үзенең белем дәрәҗәсен үстерү өстендә берөзлексез эшләргә, яңалыклар белән бергә алга атларга тиеш. Бүген без яңада-яңа ачышлар, зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Әйткәндәй, укытучы шәхесенә карата куелган таләпләр дә арта бара. Бездән тормыш һәръяклап та иҗади үсешкә ирешкән шәхесләр тәрбияләүне көтә. Шунысы ачык: шәхесне бары шәхес кенә тәрбияли ала.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Балачактан әкиятләр укырга ярата идем, чөнки аларда гел яхшылык җиңеп чыга. Тормышта да шулай булуын теләдем. 

     Үз гомеремдә шактый китаплар укырга туры килде. Кая барсам да китап кибетенә кермичә кайтмый идем, авыл, мәктәп китапханәләренә дә сукмак салынган иде. Шәхси китапханәмне гел баетып, тулыландырып тордым.

     Күңеле яхшылыкта булган кеше, әдәби әсәрләрдәге һәм тормыштагы матурлыкларны күрә белә һәм үзе дә шул матурлыкларны тудырырга омтыладыр дип уйлыйм.

       Әмирхан Еникинең "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән", Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Без 41 нче ел балалары", Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Николай Островскийның "Корыч ничек чыныкты" әсәрләре күңелемә нык тәэсир иткән әсәрләрдән.

Мой взгляд на мир

Дөньядан мин матурлык эзлим.Кешеләрдән изгелек, яхшылык, игелеклелек. 

 

Мои достижения

Благодарственное письмо Администрации муниципального района Кармаскалинский район, за успешную и плодотворную работу по сохранению и развитию татарского языка и литературы,участие в общественной жизни района ,подготовке и проведении культурных и социально-значимых мероприятий.2022г.

Почетная грамота за пладотворную работу и большой вклад в развитие детского движения в Кармаскалинском районе.2022г.

Благодарственное письмо Муниципального бюджетного учреждения дополнительного образования "Дом пионеров и школьников" за большой вклад в развитие ООГДЮО "Российское  движение школьников" в Кармаскалинском районе Республики Башкортостан.2022 г.

Моё портфолио

Я люблю то, что я делаю. / Яраткан эшеңне эшлә, эшләгән эшеңне ярат.

Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбиялим.  Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. һәр дәресем - иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: