Галимова Эндже Салаватовна

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Мин булмасам, ә кем?

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Укучыларымны белемле һәм тәрбияле шәхесләр итеп күрәсем килә.

Увлечения: люблю посещать музеи, выставки, выращивать цветы.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Апастовский район , д. Тутаево

Место работы: Кзыл-Тауская СОШ им. М.Х. Гайнуллина

Звание, ученая степень: -

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galimova-endzhe-salavatovna
Калган эшкә кар ява.
Татар халык мәкале.

 Укытучының хезмәтенә иң югары бәя- укучыларының белемле булуында һәм өметләренең аклануында.  Белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлегем , фикерләрем белән уртаклашасым килә.

 

О себе

Мин  Апас районы Тутай авылында тудым. 1979 нчы елда авылдагы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кызылтау сигезьеллык мәктәбендә укыдым. 1986 нчы елда урта мәктәпне Чувашстан Республикасының Олы Яльчик  мәктәбендә тәмамладым. Балачактагы хыялымны тормышка ашыру нияте белән Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә читтән торып укырга кердем. Үземнең хезмәт юлымны  1987 нче елда Апас балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрдем. Укытучылык хезмәтемне туган авылымда башлангыч сыйныфлар укытучысы  булып башладым. Аннан соң шул ук мәктәптә татар теле әдәбияты фәнен укыту белән бергә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкардым. Казан дәүләт педагогика университетының башлангыч сыйныфлар бүлеген тәмамладым. Хәзерге вакытта Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөхәммәт Мәһдиев  "Фронтовиклар"

Лев Николаевич Толстой "Война и мир"

Шәехзадә Бабич "Зәңгәр җырлар"

Хәсән Туфан шигырьләре

Мой взгляд на мир

Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак.

 

Һәр кешенең гомере язылмаган китап.

Мои достижения

Грамоты района, школы.

Моё портфолио

Укытучы эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп яшь буынның,

Төзәтәсең күпме ялгышын.

 

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

        Сентябрь аеның кояшлы һәм чәчәкле иртәсе. Минем үземнең зурырак букчамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып, беренче тапкыр белем йортына юнәлгән көнем бүгенгедәй күңел түремдә. Анда эчкерсез

елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым каршы алды. Ул көн миңа шундый истәлекле һәм кадерле.  Хәзер һәр кояшлы сентябрь иртәсен шатланып каршы алам.

     Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе.

       Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы– баланың остазы

да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да.  Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә.

Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы