Ганиева Эльвира Ильгизовна

Тәрбияче Ганиева Эльвира сайты

Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә аклык китерер

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Һәрвакыт яңаны өйрәнергә тырышам.

Увлечения: кул эшләре, гөл-чәчәкләр үстерәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актаныш

Место работы: МБДОУ №4

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ganieva-elvira-ilgizovna
“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”
Ризаэддин Фәхреддин.

О себе

Туган ягым - Актаныш, белемем - югары, һөнәрем - тәрбияче.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Мой взгляд на мир

Уйлар диңгез дулкын-нары кебек бер-бер артлы дәррәү киләләр дә кабат ерагаялар. Шулай алар мине үткән елларга алып китәләр... Хезмәт юлымны Актаныш авылының “Әтәчкәй” балалар бакчасында башладым. Вакытлыча гына эшләп алсам да, хатирәләр бик тирән уелып калган. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, каршымда басып торучы нарасыйларның кызыксынучан, сынап караган карашлары. Мин аларның ышанычларын акларга тырыштым. Бәлкем ул вакытта минем тәҗрибәм дә җитмәгәндер, ләкин мин күп нәрсәләргә өйрәнәм, мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендәге мөһим вакыйгалардан калышмаска һәм белергә тырышам. Эштә хезмәттәшләрем, балалар, ата-аналар белән аралашу нәтиҗәсендә көн саен үз белемемне күтәрү бара. Тәҗрибәле тәрбиячеләрдән үзем өчен, эш өчен кирәк булган белем, тәҗрибә алып калдым һәм бүгенге көнгә кадәр аларның ярдәмен тоям.       

  Елларга бәйләнеп еллар үтте, ә язмыш кабаттан минем юлымны балалар дөньясына алып килде. Шау-шулы, ышанучан, дулкынландыргыч балачактан, гаять зур сөенеч һәм ихласлылык дөньясыннан башка тәрбияче тормышын күзаллап буламы соң инде? Үземдә булган бар яхшылыкны, игелекне, шәфкатьне, яктылыкны аларга бирәм, бүләк итәм.        Көн саен нәрсәдер планлаштырам, тормышка ашырам, күрсәтәм һәм аралашам. Һәм бу табигый, бу дөрес. Өйдә – презентация я проект эшлим, тагын балалар, ир, көнкүреш мәшәкатьләре. Бу да дөрес, яхшы. Безнең тормышыбызда бар да чаба, йөгерә, кабалана, кайчак мин аңа җитешә алмыйм. Әллә чынлап та барсына да җитешү шул кадәр мөһимме? Әгәр мин нәрсә дә булса эшләргә җитешмәсәм,  мине балалар азрак яратырлармы?

    Менә бу безнең чор проблемасы. Мәңге ашыгучы зурлар. Барысына да җитешергә телиләр. Ә балалалар нишләргә тиеш соң? Алар да ашыгучанга әйләнәләр, нәтиҗәдә – тыңламау-чанлык, депрессияләр. Менә ул чынбарлык. Мин тәрбияче буларак, бу хакыйкатьне аңлап кабул итәм. Үз эшемдә балаларга төрле белем бирәм, ләкин аларны ашыктырырга тырышмыйм: эшләп бетермәдеңме? – ял ит тә, эшләп бетерерсең, барып чыкмыймы? – ярдәм итәрмен, рәсемләп бетермәдеңме? – кара, барысын да эшләмәсәң дә пөхтә эшләгәнсең. Мин һәрвакыт искәртәм: “ашыкма, уйла; ашыкма, юкса егылырсың; ашыкма, азрак эшлә, ләкин сыйфатлы итеп...”  Балаларга бу тынычлык бик кирәк. Баланың күңеле тыныч булганда гына киреләнүләр азрак булачак һәм нәтиҗәсе дә күңелне шатландырыр. Шуңа күрә, үз эшемдә психологик киеренкелекне төшерегә һәм үз-үзеңне җайга салуны (саморегуляция) үстерүгә юнәлдерелгән уеннарны һәмм күнегүләрне кулланам. Шулай ук, иҗади эш вакытында тыныч көйләр тыңлауны һәм әдәби әсәрләр укуны еш алам. Бу эшләр бала өендә дә дәвам итсә... Бүгенге көндә ата-аналар үз балаларына игътибарларын аз бүлеп бирәләр. Мин аларның ул-кызларына әкият укуларын, бергәләп уйнауларын һәм аның белән ашыкмыйча гына, көн барышында ниләр эшләүләре турында сөйләшүләрен теләр идем. Бу балага күпкә файдалырак булыр иде. Уңай нәтиҗәгә үзара йогынтыда эшләгәндә генә  ирешеп булуын аңлап бетермиләр. Әйдәгез бер-беребезне бәялик, яратыйк һәм хөрмәт итик! Шул вакытта гына безнең балаларыбыз чыннан да бәхетле булырлар.    

     Кабаттан каршыга килүче карашларны тоям... Һәр сүземне, карашымны, ишәрәләремне саран гына тотып алучы, бар дөньяны сыйдырырга әзер күзләр миңа төбәлгән. Менә шунда тәрбияче һөнәренең әһәмиятенә, мәгънәсенә төшенәсең. Әгәр дә вак-төяк мәшәкатьләреңне кайгыртып үзең өчен генә яшәсәң, яшәгән көнеңнән бер эз дә калмаячак, дип уйлыйм.  Әгәр башкалар өчен яшәсәң һәм башкалар, синең көчең кергән бар нәрсәне дә сакларлар. Бу балалар күзләренә карап шуны аңлыйсың, син аларга кирәк, син алар өчен бербөтен галәм, нәкъ менә син киләчәк характерларга үсентеләр саласың, үз мәхәббәтең белән аларны хуплыйсың һәм яклыйсың, йөрәгеңнең җылысын бирәсең. 

Мои достижения

Даими үзбелемемне күтәрү өстендә эшлим: 2013ел - тәрбиячеләрнең  региональ квалификация күтәрү курсында «Юлда йөрсәң сак бул!» дигән темага чыгыш, район күләмендә үткәрелә торган конкурсларда (“Татар (рус) милли киемендәге иң матур курчак”, “Йолдызлык”) катнашам, 2010 ел –“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең  “Рәхмәт хаты”, 2011ел - Актаныш муниципаль районы  мәгариф бүлегенең  Мактау грамотасы белән бүләкләндем.

Моё портфолио

Может, просто стало нам привычно,
Но не видеть этого нельзя,
Что у воспитательниц обычно
Вечером усталые глаза...

Мы-то знаем, что это такое,
Детворы неугомонный рой!
Тут с одним-то не найдешь покоя,
А не то, что с этакой гурьбой.

Тот смешлив, а этот смотрит косо,
Там драчун уж затевает бой...
А вопросы? Тысячи вопросов...
И ответа требует любой.

Сколько нужно ласки и заботы,
Всех услышать, каждого понять...
Благодарна и трудна работа
Постоянно маму заменять...

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы