Гараева Айсылу Валидовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Айсылу сайты

Хезмәтем, көчем- милләтем өчен!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Чтение книг татарских писателей

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "СОШ №112"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/garaeva-aysylu-validovna

"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр". Ризаэддин Фәхреддин

О себе

Мин,  Гәрәева Айсылу Вәлид  кызы, 1978 нче  елның  14 нче декаберендә   Татарстан Республикасы Балык Бистәсе  районы Яңа Арыш авылында дөньга килгәнмен.

   1985 нчы елда Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем. 1996 нче  елда урта мәктәпне тәмамладым.

   Казан дәүләт  университетын тәмамладым. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 112 нче  мәктәбендә   татар теле һәм әдәбияты укытам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

       "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

Мин китаплар  укырга яратам. Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять" китапларын кат-кат укыйм.

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин.

Мои достижения

Благодарственное письмо Отдела управления образования Испольнительного комитета муниципального образования г.Казани по Авиастроительному  и Ново- Савинскому районам г.Казани 2013 г.

Почетная грамота Управления образования Испольнительного комитета г.Казани 2015 г.

Моё портфолио

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан. 
Көчлелегең белән горурланма! 
Кешелегең белән горурлан!

 

                                 Муса Җәлил.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы