Гимаева Инзиля Хамзовна

"Сайт учителя начальных классов"

Требуй сначала от себя, потом - от учеников!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: учить!

Увлечения: только чтение

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Старое Байсарово, Актанышский район

Место работы: МБОУ "Байсаровская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gimaeva-inzilya-hamzovna
Плохой учитель преподносит истину, хороший учит её находить.
Дистерверг

Добро пожаловать!

О себе

“Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Әлеге сүзләрне халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхреддин әйткән. Бик хак сүзләр. Укытучы хезмәте – элек-электән ихтирамга, игътибарга лаеклы хезмәт.

Мин дә - укытучы. Балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде!

Укытучы һөнәре һәрдаим эзләнү, белемеңне арттыруны таләп итә. Әгәр заманадан артта калсаң, син инде чын укытучы була алмыйсың. Р.Фәхреддин үзенең бер китабында Гали хәлфәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хөрмәтле сүзләрен язып калдырган. Хактан да, укытучы һәр яңалыкны алдан тоеп, укытуны балалар өчен кызыклы итеп оештыра алса гына, бала аны кабул итә. Ә яңалыклар, ай-һай, бик тиз баралар!..

Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Бу, әлбәттә, укытучыдан күп энергия, тырышлык һәм системалы эшләүне таләп итә.

Хезмәтем тынгысыз, еш кына көтелмәгән ситуацияләр алдында калам. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә дистәләгән бала: “Исәнмесез,” – дип каршы ала, кайтып киткәндә: “Сау булыгыз”, - дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Әгәр ниндидер күңелсезлеләре булса, алар өчен борчыласың.

Бүгенге көндә мин дүртенче класста белем бирәм. Класстагы һәр укучы - индивидуаль шәхес. Араларында бик сәләтлеләре дә, фәнгә бармак аша караучылары да бар. Шулай да һәрберсе белән уртак тел табып эшләргә тырышам. Иң зур теләгем: укучым үзенең фикерен кыю итеп башкаларга җиткерә алсын, матур сөйләмгә ирешсен.

“Уку – инә белән кое казу” дигән татар халык мәкален белмәгән кеше сирәктер. Ай-һай, инә белән кое казып була микән? Бәлки, буладыр... тик моның өчен гомер буе эшләргә кирәк. Димәк, укуны да гомер буе дәвам итәргә, тукталып калмаска кирәк. Укытучы - нәкъ менә шушы авыр хезмәтнең – укуның кирәклеген бала күңеленә сеңдерергә һәм аңа бу кыен эштә ярдәм итәргә тиешле кеше. Мин дә укучыларыма ярдәм итә алсам, үземне бик бәхетле итеп санар идем.  

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Книги ,которые сформировали мой внутренний мир -это все книги которых я читала в детстве!

А вообще:

Книга – учитель,
Книга – наставница,
Книга – близкий товарищ и друг,
Ум, как ручей, высыхает и старится,
Если ты выпустишь книгу из рук.
Книга – советчик,
Книга – разведчик,
Книга – активный борец и боец,
Книга – нетленная память и вечность,
Спутник планеты Земля, наконец…

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы