"Педагогик процессны оештыру формасы, ысул, алым һәм чаралары"

” Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”. К.Д.Ушинский

Актуальлеге: Соңгы елларда сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган "традицион укыту" белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләркүбрәкүтепкерде.

Яңа технологияләр исә аерым шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү максатлары куя. Аның фәлсәфи нигезе - гуманлылык, балага җайлашу. Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота.

Педагогик һәм методик әдәбиятта, шулай ук гамәлдә дә “технология”, “педагогик технология”, “белем бирү технологиясе” дигән терминнар һаман саен ешрак кулланыла.

Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

     а) уен технологиясе;

     б) проблемалы укыту;

в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) белем бирүнең компьютер технологияләре;

в) интенсив белем бирү технологиясе.

Татар теле дәресләрендә яңа технологияләрне куллану өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Максаты – ФДББС ын тормышка ашыру шартларында уку-укыту процессының нәтиҗәлелеген арттыру; белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү

Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге бурычларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Элеге бурычларны гамәлгә ашыруда тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү/ мохите тудыру зур әһәмияткә ия.

Эчтәлеге: ФДББС тормышка ашыру шартларында уку-укыту(педагогик) процессының нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.

2.Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.

3.Инновацион технологиялщр кулланып укыту укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.

 

Ресурслар: материаль-техник база  булдыру (интератив такта, проектор, планшет,  электрон китаплар, электрон дәреслекләр, ноутбук), фәнни-методик база булдыру ( фәнни- тикшеренү, методик хезмәтләр )