Губайдуллина Таслима Габдрауфовна

Сайт воспитателя

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: 1) обучение детей по программе "Школа 2000" Е.Е.Кочемасова, Л.Г.Петерсон; 2)приобщение детей к истокам татарской культуры

Увлечения: Читать книги, слушать музыку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Альметьевск

Место работы: МАДОО №58

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gubaydullina-taslima-gabdraufovna-no58

О себе

Доброжелательная, отзывчивая, трудолюбивая.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Абсалямов "Белые цветы"

Мои достижения

Почетная грамота Управления Образования г.Альметьевска, Почетная грамота Министерства образования и науки РТ, нагрудной знак "За заслуги в образовании" Министерства образования и науки РТ

Моё портфолио

Экологическое  воспитание , театрализованное представление "Родник"

Зал бүлмәсендә бер урында “Чишмә” ясала. Урман күренеше. “Теремкәй” куела. Чишмә юлында чуп-чарлар аунап ята.

(балалар музыка астында кереп утыра)

Тәрбияче: Табигатьнең бүген уянып килә торган мәле, кышкы озын-озак йокыдан уяна ул. Әнә ишетәсезме, түбәләрдән тып-тып тамчы тама. Әнә күрәсезме кояш һәр көн саен көчлерәк ңылыта. Бу-яз. Табигатьнең иң гүзәл бер мизгеле. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, сулар өчен һава биргән табигать буген ни хәлдә соң?

           Бер карасаң бу табигать

           Шул килеш борынгыча

           Гөлләр үсә, җилләр исә

           Дингез шаулый, кош оча.

       

          Бер карасаң бу табигать

          Тәмам үзгәреп беткән

          Кояш үзе аптырыйдыр

          Теге кипкән, бу кипкән...

 

 

(Магнитофонда “Чишмә”чылтыравы ишетелә. Вакыт- вакыт ул уфылдаган кебек тавышлар чыгара)

 

Тычкан: (керә) Ашыйсым килде, эчәсем килде (чирәм өзеп ала) Бусы да тәмсез! (Чирәм ыргыта). (Тычкан чишмә янына килә, “Чишмә телгә килә”)

Чишмә: Тычкан, дустым бул эле

                Минем сулыш кысыла

                Тавышым да карлыкты бик

                Миңа азгар булыш эле.

Тычкан: Минем хәлем юк бер дә

                 Суың гына эчәм дә

                 Китим мин үз юлыма.

(Су эчә, якындагы “теремкәйгә” бара) Тук, тук, тук, Теремкәйдә кем яши (керә)

 

Бака (керә): Нинди рәхәт икән монда Чишмә дә бар коенырга. (суга сукермәкче була, аягын “пыяла кисә”) Ай –ай-яй, аягым? Бигрәк чүпле бу тирә. Юыйм әле аягымны, суында коеныйм да. (суга керә дә, тиз генә чыга)

Чишмә(уфылдап): Бака дустым булсана, чүпләремне алсана.

Бака: Cуың тәмсез, үзең ямьсез

            Син безгә кирәк түгел

Аягым да бик авырта, мин моннан китим эле. (Теремкәйгә килә)

-Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши ?

-Бу мин тычкан чыелдык. Э син кем?

-Мин бака бакылдык. Мине дә үз яныңа ал әле.(керә)

 

Залга сикереп куян чыга:

 

Куян: Монда чишмә бар икән

            Тавышы ишетелми

            Суың бер эчим әле

 

Чишмә: Куян, эчә күрмә суымны

               Тәмсез булыр ул сиңа

                Алчы зинһар чүпләремне

              Агарга булыр миңа

Куян: Суың чынлап та тәмсез икән. Ә минем уйныйсым килә. (таяк белән суга суккалый, ул суккан саен “Чишмә” ах дип куя, таягын суга ташлый, Теремкәйгә килә)

 

 

Куян: тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши ?

-Бу мин тычкан чыелдык!

-Бу мин бака бакылдык. Э син кем?

-Мин куян куркаккай! Мине дә кертегез эле (керә)

 

Залга култыклашып төлке белән бүре чыга

Төлке: Аланлыкта чишмә ага,

             Ишетелми тавышы,      

             Бүре уйный, төлке хуплый

             Менә сиңа тамаша!

(шаярышып су белән уйныйлар)

 

Төлке: Уф, бүре дус, эсселәдем

             Бер су эчеп алыйк булмаса

Бүре: Мин суны күрәалмыйм

           Теге вакытта, син өйрәткәнчә,

           Балык тотам дип койрыгым бозга катып калды. Яратмыйм мин аны

(китәләр, Теремкәйгә кершләр)

Чишмә:Сусадым,  булышыгыз миңа. Чистатртыгыз зинһар бу тәмсез суымны!

 

Залга Аю чыга

Аю: Ай-яй! “Чишмәкәй” син бигрәк пычрангансың бит. (карап йөри) Бу тирәдә  генә балалар да бар иде кебек. (аю балаларны чакыра) Балалар килерегез эле. Чишмәгә ярдәм итик. Чистартыйк әле үзен.

(Аю белән балалар чишмәне чистаталар) (Балалар утыралар)

 

(аю Теремкәйгә барып җәнлекләрне чакыра, алар аңа үз борчуларын әйтәләр, куян-эчем  авырта , бака-аягым…….) Аю аларны чишмәгә чакыра: Менә күрегез. Чишмә янында нинди чиста булды. Аның суы чистарынды, сафланды. Әйдәгез әле, эчеп җибәрегез, тазарып та китәрсез. (җәнлекләр чишмәдән су эчәләр, куанып сикерешәләр)

 

Тәрбияче: Чишмә суы бик шифалы була ул. Аны эчеп безнең дусларыбыз да тазарды. Ә хәзер әйдәгез бергәләп “Чишмә” җырын җырлыйк.

 

Җыр “Чишмәкәй”

Тәрбияче: Кадерле балалар! Саклыйк су чисталыгын, чишмәләрнең матурлыгын, урманны рәнҗетмик, чишмәләрне пычратмыйк.

Балалар, табигатькә, җир-анага нинди сүзләребез бар?

 

1 бала: Сакларбыз үсемлерләрне

              Өзмәбез чәчәкләрне.

2 бала: Кош оясына тимәбез

            Сакларбыз бөҗәкләрне.

3 бала: Агач-куаклар утыртып

             Урманннар үстерербез.

4 бала: Чишмә-күлләрне һәрвакыт

              Без чистартып торырбыз.

5 бала: Агачларны сындырмагыз

             Кош оясын ватмагыз

             Суларны да пычратмагыз

               Пыяла-чүп атмагыз.

 

              Эссе чакта, коры чакта

              Урманда ут якмагыз

              Табигать ул –безнең әни

              Табигатьне саклагыз

 

Тәрбияче:  Беркайчан да рәнҗетмәгез

                   Табигать ул –җир ана.

                  Табигатьнең zrsy дусты

                   Булсын иде һәр бала.

 

олкэннэр коненэ багышланган кичэ "Эле кайчан гына"

Алып баручы:  Исәнмесез диеп башлыйм әле,

                            Һәр очрашу шулай башлана.

                            Исәнмесез диеп башланса ул,

                             Күңелләрдә озак саклана.

 

       Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез, бабайларыбыз! Бүгенге кичәдә сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде.

Гармуныңны уйнап җибәр

                                             Кызлар биибез диләр.

Күпме безгә кунак килгән.

Җырны тыңлыйбыз диләр.

   

“Кызлар биюе”

 

Алып баручы: Эльвина хәзер әбисенә ничек итеп булышуы турында шигырь сөйли.

 

Шигырь “Әби күзлеген эзли” Н.Мадьяров сүзләре

Җыр “Минем әбием” Г.Латыйп сүзләре, А.Ключарев музыкасы

 (бер төркем балалар чыгышы)

 

Алып баручы:  Тавышлары булмаса да,

                             Әллә каян ишетәм.

                             Аяк очларына басып,

                              Керә әни ишектән.

 

                             Куанып ятам әнинең,

                            Исән - сау көннәренә.

                             Аяк очларына басып,

                             Су сибә гөлләренә.

 

 

Җыр “Иң якын кешем син, әнием” З. Минһаҗева сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы (тәрбиячеләр триосы)

 

Алып баручы: Гөлназ “Намаз” дигән шигырь сөйли Р.Бәшәр сүзләре.

                            Разиль Р.Миңнулинның “Тынычлыкның туган көне” дигән шигырь сөйли

 

Алып баручы: Бөек ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми.

Әдәби – музыкаль күренеш “Сугыш яралары төзәлми....”

 

Алып баручы: Бүгенге көндә әби-бабайларыбыз нәни оныкларыгызны тәрбияләүдә бик күп көч куясыз, матур җырлар, бәетләр аша балаларыгыз күңеленә нәфислек, рухи байлык иңдерәсез. Шушылай оныкларым дип өзелеп торучы әби-бабайларны яратмый мөмкин ме соң? ! Ягез әле балалар, әбиләребез яшь чагында уйнаган уеннарны искә алыйк, йөрәкләре җилкенеп, яшәреп китсеннәр әле.

 

Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”

 

Алып баручы: Сезнең өчен хөрмәтле кунаклар Галимова Диләрә  “Шалкан” дигән шаян җыр башкара.

“Ча-ча-ча” биюе

 

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, бүгенгә бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәгез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы