Гульназ Фатхрахманова

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Туган тел - милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Использрвание новых образовательных технологий

Увлечения: в свободное время читаю художественную литературу

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: МАОУ "Гимназия № 139 - Центр образования" Приволжского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulnaz-fathrahmanova
Сүз эчендә хикмәт бар!

О себе

                            Бер акыл иясе болай дигән: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерем буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт”.

                            Укытучы һөнәре – иң җитди, иң катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган, әмма иң кызыклы һөнәрләрнең берсе.

                            Мин – укытучы. Мин гаҗәеп матур илдә яшим, һәр туган көнем икенчесенә ошамаган, һәр мизгелем яңалыкка омтылудан гыйбарәт, һәр укучым киләчәгемнең ышынычы.

                            Кеше гомере – чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, Укытучы дигән олы исемне йөртү – тагы да зуррак бәхет.Укытучы – иң авыр, иң кирәкле, иң гуманлы, иң күркәм һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә югарыда әйтелгән сыйфатларны үземдә икеләтә булдырырга тырышам. Эшемнең нәтиҗәсе уңышлы булырга тиеш. Мин заман белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.

                           Еллар узу белән педагогоик осталыгым арта. Укытучы бит ул һәрвакыт үзенең белем күтәреп торырга тиеш. Заман укытучыдан аның һөнәри үсешен, дәрестә укучыларның дөрес эшчәнлеген алып баруны таләп итә. Яңа методлар, алымнар, технологияләрне үзләштергән очракта гына укучыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яуларга мөмкин дип уйлыйм. Бүген көндә иң актуаль юнәлешләрдән укучыларга системалы якын килү, хәзерге заман шартларына туры килердәй иҗади, актив, җәмгыятькә кирәкле шәхес тәрбияләүне алгы планга куям. Шуны да онытмаска кирәк: укытучы бала күңеленә михербанлык, шәфкатьлелек  орлыкларын чәчә, тырышлык, тыйнаклык тәрбияли. Әгәр шушы балалар Ватанга, илебезгә файда китерәләр икән, укытучының хезмәте бушка үтмәгән.

                           Мин бит гади укытучы гына түел. Мин  Кол Галиләр, Утыз Имәниләр, Тукайлар, Җәлилләр телен йөртүче, аны балаларга өйрәтүче бер буын вәкиле дә. К.Насыйри: «Кеше үз теләге белән гарәп, фарсы рус телләрен үзләштерә ала, ләкин үз телен белергә тиеш ...Кеше үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү кирәк». Матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Көн саен могҗига күрергә юнәлгән күзләрне каршы алу үзе ни тора! Шулардан башка мин яши алмыйм, икенче һөнәр иясе итеп үземне күз алдына китермим. Минем укучыларым рәхәтләнеп иҗади конкурсларда катнашалар,ә проект эшчәнлеге аерым баскыч булып тора.

                          Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтылса, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба. Халыкның киләчәген, бүгенгесен кайгыртып яшәгән иң изге һөнәр ияләре әнә шундыйлардан.

                          Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып баруымны дәвам итүдән туктамам.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы