Давлетшина Гузалия Гильмутдиновна

Тәрбияче сайты

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Һәрвакыт яңаны өйрәнергә тырышам

Увлечения: Книги, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Кугунур

Место работы: МБДОУ "Кугунурский детский сад"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzaliya-gilmutdinovna

Җир йөзендә һөнәрләр бик күп. Ләкин бу һөнәрләрнең барысын да бер генә кеше дә үз итеп бетерә алмый. Без кечкенә вакытта кем генә булырга хыялланмыйбыз. Төрле хезмәт ияләре булып карыйсыбыз килә. Ләкин мәктәп бусагасын атлап чыгуга, һәркемнең алдына бер проблема килеп баса. Нинди профессия сайларга, кем булырга.? Ул профессия синең күңелеңә ята торган, яратып эшли торган булсын. Мин һич тә икеләнмичә тәрбияче һөнәрен сайладым.Чөнки мин яшьтән балаларны яраттым. Әлегә халык арасында тәрбияче һөнәре абруйсыз һәм аз популярлы булып кала –безнең хезмәт бик авыр һәм түбән эш хакы. Ләкин аңа да карамастан кемнәрдер тәрбияче булып эшлиләр. Кемнәр соң алар заман тәрбиячеләре? -Алар бик талантлы фанатлар һәм сәер кешеләр. -Зур абруй хисле балалар. -Аналык хисен бер- ике дистә балага бирүче хатын-кыз. -Балалар бакчасы белән авырту кеше. -Картаюдан иң яхшы дәва- балалар белән аралашу икәнен белүчеләр. Тәрбияче балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз — халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш. Тәрбияче кирәк чакта артист, рәссам, язучы һәм җырчы, психолог, иң мөһиме балалар белән бала булып кала белергә тиеш. Бала дөньясы гаҗәеп бер дөнья ул: анда ярымтөсләр юк, я шатлык, я фаҗига. Тормышны бала әнә шулай кискен, анда торган һәрбер нәрсәне йөрәгенә якын кабул итә. Бәлки шуңадыр да без балачагыбызга саф чишмә суына иелгәндәй саклык белән генә мөрәҗәгать итәбез дә. “Кеше күңеле пыяла, сак тотмасаң уала” ди татар халык мәкале. Ә бала күңеленә карата бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Саксыз әйтелгән сүз, саксыз караш бала күңеленә төзәлмәслек яра салырга мөмкин. Шуңа күрә балаларның күңелен яраламас өчен тәрбияче баланы өйрәтергә генә түгел, ә күп нәрсәне бала теле, бала күңеле аша үзе дә аңлый белергә тиеш. Минем максатым балаларда белем, сәләт, осталык формалаштыру; баланың шәхес булып үсүенә булышу, авырлыкларны кичерергә, үзенең эшләгән эшләренә бәя бирергә өйрәтү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү- ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Тәрбия- ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлелеген таләп итә торган дәвамлы эш ул. Балаларга “алай ярамый”, болай эшләмә”дип өзлексез тукып торулар уңай нәтиҗә бирми. Бу эшнең нәтиҗәсен күрү өчен даими рәвештә системалы эш алып барырга кирәк. Мин үземнең эшемдә халык педагогикасына таянам. Халык педагогикасында яшь буынны тәрбияләүнең күп гасырлык тәҗрибәсе тупланган. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү өлкәсендә халык гасырлар буе яшәгән үзара мөгамәләне чагылдырган нормаларга таянган. Балага әхлак тәрбиясе бирү –тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясенең нигезендә баланы гаделлеккә , яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең –яхшы, нәрсәнең начар икәнен белерлек итеп үстерү ята. Әхлак тәрбиясе бирүдә әйтем һәм мәкальләр аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар баланы кешелеклелеккә, әдәпле, тыйнак булырга булырга өйрәтә. Мәсәлән, “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”. Балалар бакчасы һәм балалар минем тормышым. Мин үз-үземә сорау куям:”Әгәр мин эшемне яратмасам,балаларны яратмасам, шушы гомер тәрбияче булып эшли алыр идемме икән? Юк, әлбәттә. Л.Н.Толстой әйткәнчә “тәрбияче камил булырга тиеш”. Юк, эш кенә түгел, балалар бакчасы минем тормышым. Мин эшләгән дәвердә йокысыз төннәр дә ,борчулы минутлар да, яхшы, күңелне җылыта торган минутлар да аз булмады. Тормыш юлы, әлбәттә сикәлтәләрсез генә булмый. Андый чакта да балаларым янында барлык кайгы –хәсрәт онытыла иде. Эшләгән дәверемдә күпме балага олы тормышка аяк басарга юл күрсәттем. Аларның чын кеше булып үсүләрендә, яхшы профессия сайлауларында, матур тормыш коруларында, минен дә аз гына булса да өлешем бар дип сөенәм. Тәрбияче-ул тынгысыз җанлы, эзләнүчән һәм шул ук вакытта үзенең профессиональ белемен башкаларга тапшыра ала торган сыйфатка ия булган шәхес. Тәрбияче булып эшләү бик авыр, ләкин эшеңне ,балаларны яратып эшләсәң,бу һөнәрдән дә якын,бу һөнәрдән дә кызыклы һөнәр юктыр. Балачак кабатланмас бер дөнья, һәм миңа ,ул әкият йоттында һәр көн, һәр сәгать булу бәхете елмайды. Мин аның белән горурланам. Мин үз эшемә тугры,намусыма ышанучан һәм үзем сайлаган һөнәр юлында үз-үземне аямыйча эшләргә әзер торучы тәрбияче. Бугенгедәй хәтеремдә балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем. Группага керү белән мине шау-шулы кечкенә генә нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр ясый алырмынмы? Хаталар җибәрмәменме ? Эшне нәрсәдән башларга?” Шул вакытта бөек акыл иясе Ризаэтдин Фахретдин сүзләре искә төште: “Балачакта җибәргән хатаны төзәтергә еллар да җитмәс”. Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче энциклопедия. Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга, алар мине үзләренең балачак иленә, әкияти фантазияләр дөньясына алып керүләренә ирешергә тиешмен. Менә минем тәрбияче булып эшли башлавыма да 35 ел тула. Шушы еллар эшләү дәверендә тәрбияче эше һөнәрем генә түгел, ә минем тормышым, яшәешемә әйләнде. Бу елларда гомеремне балалар арасында уздырганга үкенгәнем булмады. Киресенчә, бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж.К. Ирен язганча : “Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә” Мин дә бу һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет түгелме? Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында үзем тәрбияләгән сабыйларга да шул теләктә мин. Киләчәктә тәүфикълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан “күкрәк киереп”, горур атлауларын телим. Менә тагын мин төркемемә килеп керәм , балаларым ,бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен ,үз яңалыкларын сөйли башлыйлар.Алар өчен күпмедер вакыт үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән. Ә минем сабыйларым янында яңа эш көнем башлана гына әле. Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне... Тагын бер көне... Миндәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Миндәдер ул кулларның иң җылысы. Һәркөн миңа ничә сабый карап тора, Алар мине әниседәй якын күрә. Еласалар- мин аларны юатамын, Боексалар –мин аларны уйнатамын. Сөйләшәмен күңелләрен аңлап кына, Орышамын кайчагында җайлап кына. Үз улымдай, үз кызымдай якын күреп, Үстерәмен ничә буын балаларын. Киткән чакта бакча белән саулуллашып, Елый-елый озатамын мин аларны. Мәрхәмәтле булыйк, хезмәттәшләр, Игелекләр кылыйк һәр көн дә. Тәүге изгелек, орлыклар чәчик, Сабыйларның нәни күңеленэ. Кулымда кеше баласы, Алар бар да –нәни гөлчәчәк. Йөрәк җылысын сала алсак кына Алар бәхетле булып үсәчәк.

О себе

 Мин, Давлетшина Гүзәлия Гыйлметдин кызы 1963 нче елның 2 нче июлендә Балтач районы Куныр авылында туганмын

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

А.С.Макаренко "Педагогическая поэма"

Моё портфолио

Имя: Давлетшина Гузалия Гильмутдиновна Логин: 1281001118 Детский сад: МДОУ «Кугунурский детский сад Балтасинского муниципального района РТ» Профиль: воспитатель Должность: Педагог дошкольного образования Дата рождения: 02.07.1963 Пол: женский Мои интересы: кулинария, садоводство, книги Мои любимые предметы: Татарский язык и литература Технология Изобразительное искусство Музыка Творческая деятельность Внеклассная работа Уровень профессионального образования начальное Сведения о профессиональном образовании Учреждение (по диплому): Казанское педагогическое училище №1 Специализация (по диплому): Воспитатель в дошкольных учреждениях Год окончания: 1984 Ученая степень нет Ученое звание нет Квалификация: I квалификационная категория Общий стаж: 34 года Педагогический стаж: 34 года Стаж в данной должности: 34 года Награды, звания: Грамота Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Куныр балалар бакчасы"- "Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тырыш хезмәте өчен"-2009 ел Благодарственное письмо Балтасинского районного отдела образования "За активное участие на районных,республиканских мероприятиях в 2011 - 2012 учебном году Повышение квалификации Год: 2014 Тема/проблема повышения квалификации: "Реализация основной образовательной программы дошкольного образования с учетом требований ФГОС" Образовательная организация: Институт экономики, управления и права" (г.Казань) Дополнительная информация: Закончила Казанское педагогическое училище №1- 1984 году Личная почта пользователя: 1281001118@edu.tatar.ru

Мои публикации:
Развитие речи
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио