Мутифуллина Гузель Рузаловна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кеше өчен иң кадерле тел - туган тел.

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Рус телендә сөйләшүче балаларның уку күнекмәләрен үстерү

Увлечения: Әдәби китаплар уку

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алабуга шәһәре

Место работы: Алабуга муниципаль районы “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzel-mutifullina
Кулыңнан килсә,форсат тисә,галим бул,бу эш насыйп булмаса,шәкерт вә гыйлем өстәүче бул,бу да булмаса,гыйлемне дус күр.
Ризаэтдин Фәхретдин

О себе

                             Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                            Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                           Сабыр  сүзе  белән  юата.

Туган ягым - Татарстан Республикасының Мөслим районы Иске Карамалы авылы. Бала чагымдагы хыялымны тормышка ашыру максаты мине Алабуга дәүләт институтының филология факультетына алып килде. Аны 2002 нчы елда тәмамлаганнан соң, укытучылар династиясен дәвам итеп, Алабуга шәһәренең 2нче санлы урта мәктәбендә бүгенге көнгә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытам. Тормыш иптәшем белән  ике ул  үстерәбез.

  Укучыларымны фән белән кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы, заманча, инновцион технологияләр кулланып дәресләр үткәрергә тырышам. Үз эшемдә традицион булмаган дәрес-сәяхәт, дәрес-конференция,  кебек эш төрләрен яратып кулланам. Урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, практикум-дәресләр үткәрү отышлы. Югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, дәрес-дебат, конференция, семинарлар үткәрүнең нәтиҗәсе - укучыларымның олимпиадалардагы, фәнни конференцияләрдәге уңышлары. Бүгенге көндә дәресләрдә яңа технологияләр, яңа алымнар белән эшләгәндә генә Укытучының профессиональ стандарты, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә ирешеп була. Бөек язучыбыз, галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре  белән килешми мөмкин түгел: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."

 “Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

Тигез җирдә юл салу да читен түгел.

 Кыяларга сукмак салу читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Минем бурыч – күңелләргә сукмак салу!

 

Сукмак салыр үзәннәрне табып алу!” (Энҗе Мөэминова)

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә", Туфан Миннуллин "Үзебез сайлаган язмыш; 

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр";

Нәбирә Гыйматдинова "Үзем генә беләм". Повестьлар һәм хикәяләр.

Әлеге әсәрләр Намус, Кешелеклелек, Иманлы булу һәм Мәхәббәт кебек мәңгелек изге төшенчәләргә тугры булырга өйрәтәләр.

Мой взгляд на мир

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

Моё портфолио

Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.  

Галимҗан Ибраһимов

Добавить грамоту в портфолио