Хабирова Милеуша Сафуановна

сайт учителя татарского языка и литературы

Бороться, искать, найти, не сдаваться

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Татарский язык и литература

Увлечения: чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Исергапово, Бавлинский район

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Исергаповская средняя общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/habirova-mileusha

О себе

Образование  1998 год. Набережночелнинский  государственный педагогический институт, квалификация «Учитель татарского языка и литературы», по специальности «Филология».

Стаж педагогической работы (по специальности) 23  года.

Имею следующие награды:

Почетная Грамота, МКУ «Отдел образования  Бавлинского муниципального района РТ», 2011 года.

Сведения о повышении квалификации  в ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально - педагогических технологический и ресурсов», 25  декабря 2015 год, 108 часов, по теме «Достижение  личностных, метапредметных и предметных  результатов образования  на уроках татарского языка и литературы   в условиях  реализации ФГОС».

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Абсалямов "Белые цветы"

Мой взгляд на мир

Минем  методик табышларым

Әдәбият... Әдәбият  “әдәп” сүзеннән алынган. “ Әдәбият- әхлак тоткасы” дип юкка әйтмиләр шул.  Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим Ризаэтдин Фәхретдин дә мондый фикерләр әйтә: “ Әхлак берлә  әдәбият бергә булырлар, бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә  булса, әхлагы да шул  рәвештә булыр”. Аның фикерләре белән килешми һич  мөмкин түгел. Нәкъ менә әдәбият  милләтнең  әдәп-әхлак  сагында тора да инде. Чөнки әдәби әсәрләрне уку дәвамында, бала да, өлкән яшьтәге кеше дә геройның эш-гамәлләрен аклый яки кире кага, аларга соклана яки нәфрәтләнә, аларның хаталарын ачыклый, анализлый. Шулай итеп, әдәбият әхлаклылык турында гомуми төшенчә булдыруга, җәмгыятьтәге  әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга хезмәт итә. Ул һәрвакыт яхшылыкка омтыла, явызлыкны  кире кага, җәмгыятьне дә аерым шәхесне дә чистарынырга, миһербанлырак булырга чакыра.

  Сабый чактан ук  кешене төрле әдәби әсәрләр  озата килә: әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, поэмалар, пьсалар, романнар. Алар  барысы да кеше шәхесен  тәрбияләүгә хезмәт  итәләр, аңа аерым бер матур рухи  дөнья  барлыкка китерәләр. Әдәби әсәрләр бездә әхлак принциплары  һәм кагыйдәләре  булдыралар. Дуслыкның кадерен белергә, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы хөрмәт итәргә,  тормышны һәм кешеләрне яратырга өйрәтәләр. Матур әдәбиятның  кеше тормышындагы  роле чиксез зур.

Шуңа күрә  балада әдәби әсәрләргә карата мәхәббәтне сабый чактан ук әкиятләр уку аша тәрбияләргә кирәк.

Минем китапларга карата мәхәббәт әнием аша уянды. Ул гомере буе колхозда  төрле эшләрдә эшләде, биш бала тәрбияләп үстерде. Әти белән әнинең безне тәрбияләп утырырга  вакытлары да юк иде. Ун елдан соң туган бишенче бала буларак мин берүзем үстем. Күп вакыт урамда, иптәшләр янында идем.   Әни, хезмәт хакы алгач,  кибеттән китап сатып алып кайта иде. Аны төшке ашка әтине көткән вакытларда укый иде дә миннән яшереп куя. Мин дә табып укыйм да аңардан  яшереп куя идем. Шулай итеп, ярышып укый идек. Мәктәптә  бер партада утырган дус кызым белән,  укыган китапларның эчтәлекләрен бер-беребезгә сөйләп,  аерылыша алмыйча,  чатта басып  торганнар  әле бүген дә күз алдында.  Без Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Нурихан Фәттах, Мәхмүт Хәсәновларның романнарын укып үстек. Андагы геройлар безне тәрбияләделәр, акыл, гыйбрәт бирделәр, тормышка өйрәттеләр.

Әдәбиятка булган мәхәббәт Чаллы шәһәре педагогия  институтының татар теле һәм әдәбият  бүлегенә укырга   китерде. Бүген үзем, татар теле һәм әдәбият укытучысы буларак, укучыларда китапка карата мәхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Чөнки әдәбият ул - безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр, язучыларыбыз күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә әсәрләрне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның  серләрен ача. Китап укыганнар дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белә, аларның сөйләм телләре  байый.  Телебезнең матурлыгы, бай булуы, камиллеге нәкъ  менә  татар әдәбиятыбызның  классикларының  әсәрләрендә ачык күренә. Туган телебездәге әсәрләрне укырга күнексәләр, яшь  буыннар үз телләрен онытмаслар, авырлыклар алдында  югалып калмаслар, тормышта үз урыннарын табарлар иде.  Шуңа  барлык укучыларны да китап укырга өндим, яхшы әсәрләр белән таныштырам, әдәби геройлар аша китап укуның өстенлекле якларын күрсәтеп, әсәрләргә карата игътибарларын  җәлеп итәргә тырышам. Һәр сыйныфтан 2-3 укучыны гына булса да китап укуга күнектерә алам икән, бу да зур уңыш. Моңа ирешү өчен күп эзләнергә, дәресләрне һәм сыйныфтан тыш  чараларны мавыктыргыч итеп уздырырга кирәк. Укучылар белән фән олимпиадаларына, фәнни гамәли конференцияләргә  әзерләнәбез, театрлар куябыз, төрле чараларда катнашабыз. Укучыларга  шәхси якын килгәндә генә, укытучы  укучыларында  үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы  шәхесләр тәрбияли ала. Замана таләбе  буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту  өчен яңа методик технологияләр эзләргә туры  килә. Мин үзем татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясен кулланам. Чөнки  ул укучыларның интеллектуаль сәләтен үстерә , мөстәкыйль укуга һәм  фикерләүгә этәргеч бирә, иҗади сәләтләрен үстерә, тормышка кирәкле сыйфатлар тәрбияли.

Дәресләрдә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясеннән күп кенә ысулларын  яратып кулланам һәм ул  укучыларга да бик ошый.  Мәсәлән: кластер, синквейн, диаманта, “6 эшләпә”, “балык кылчыгы”, “3 буынлы көндәлек” һәм башкалар. Болар укучыларның фәнгә карата  кызыксынуларын арттыра, мәхәббәт уята.  Укучыларым татар телен һәм әдәбият дәресләрен бик яраталар. Республика тестированиесен дә уңышлы бирәләр иде һәм татар теленнән ТДИ да  сайлыйлар. Мәктәпне  бетереп чыгып киткәч тә, килеп хәлне белүләре, очраганда,  тел, әдәбият турында  сөйләүләре зур куаныч. Укытучыга күп кирәкмени! Үзем сайлаган хезмәт юлымда болар миңа алга таба да эшләргә көч-куәт  өсти, татар теленең киләчәге барлыгына  өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Укучыларымның туган телгә, әдәбиятка карата мәхәббәтләре сүнми икән, димәк, минем куйган хезмәтем бушка үтмәгән.

Мои достижения

2012 год. Выступление на кустовом методическом объединений учителей татарского языка по теме «Укучыларны грамоталы язарга өйрәтү һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү”;

2012 год. Открытый урок по татарскому языку «Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау», семинар учителей татарского языка и литературы Бавлинского муниципального района Республики Татарстан;

2013 год. Выступление на общешкольном родительском собрании «Тел сафлыгы – иман пакьлеге»;

2013 год. Выступление на семинаре «Современные подходы в образовании: технология подготовки к ЕГЭ и ОГЭ» при ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально-педагогических технологии и ресурсов» по теме «Из опыта работы по подготовке учащихся к ОГЭ и ЕГЭ», справка;

2013 год. Всероссийский интернет-конкурс педагогического творчества (на веб-сайте в электронном виде) , тема: «Сыйфатларны кабатлау», свидетельство, диплом;

2014 год. Открытый урок по татарскому языку «Исем фигыльнең  исемгә әйләнүе» семинар учителей татарского языка и литературе  Бавлинского  муниципального района  Республики Татарстан по «Использование информационных технологий  для  повышения  качества  образования на  уроках  гуманитарного  цикла»;

2014 год. Открытый урок  по  татарской литературе «Тарихлардан килгән хакыйкать»

(Н.Фәттахның “Итил суы ака  торур” романы  буенча йомгаклау  дәресе), семинар учителей татарского языка и литературе Бавлинского муниципального района Республики Татарстан;

2014 год. Семинар «Инновационные образовательные  технологии преподавания родных  языков в условиях ФГОС» при «Институте развития образования Республики Татарстан», сертификат;

2016 год. Выступление на педагогическом совете «Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә, заманча  технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү».

2016 год Призёр муниципального тура Республиканской олимпиады по татарскому языку в 6 классе

Моё портфолио

Работаю учителем татарского языка и литературы 23 года.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы