Хасаншина Диля Батрхановна

балалар бакчасы тәрбиячесе сайты

«Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия-иң кирәкле эш булачак” Р.Фәхреддин.

Профессия: Тәрбияче

Профессиональные интересы: кызыклы китаплар укыйм, яналыкка омтылам

Увлечения: кул эшләре эшләргә яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Татар Ямалы авылы Актаныш районы

Место работы: Татар Ямалы балалар бакчасы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/hasanshina-dilya-batrhanovna

Олы бәхет – бөтен гомереңне

Яшь буынгабирү, багышлау.

Илең – халкың белән бергә атлау,

Тормыш агышыннан  калышмау.

                                                                                                      

Җиргә лаек итеп уллар, кызлар

Тәрбияләү нинди куаныч!

Тәрбияче өчен моңардан да

Бармы икән олы юаныч!

О себе

Тәрбияче һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, тәрбияче, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Илдар Юзеев "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Мин – тәрбияче. Балалар бакчасына барыр алдыннан мин балаларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

Моё портфолио

балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы