Главные вкладки
Ильясова Римма Миннерасыховна
Сайт учителя татарского языка
Профессия: Учитель татарского языка и литературы
Профессиональные интересы: методики и технологии
Увлечения: знакомство с произведениями современных писателей и поэтов,вязание
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Буинский район
Место работы: МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Звание, ученая степень: нет
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ilyasova-rimma-minnerasyhovnaТуган телен кадерләгән халык кадерле булыр
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхретдин

О себе
Туган елым: 19 нчы сентябрь, 1978 нче ел
Туган урыным: ТР Буа районы Ташкичү авылы
Белемем: югары, КДПУ, 1999 нчы ел
Белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажым: 17 ел
Категориям: беренче
Нәрсә ул бәхет? Үз-үзенә бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. Һәрберебезгә туры килерлек итеп җавап табарга мөмкин дә түгелдер дип, уйлыйм мин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кайберәүләр бәхетне материаль тышлыкта күрәләр, кем өчендер – кешенең ниндидер бер эчке халәте, ә кайберәүләр бәхетне янындагы үзеннән башка берәүдә күрәләр.
Мин дә бу сорау турында еш уйлыйм. Мин – гади авыл кызы, укучыларым каршында – һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.
Мин – табигать баласы. Шуңадыр табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын яратам. Җырларда җырланганча “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”. Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим. Моның өчен дәрес вакытында укучыларымда туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.
Мин – укытучы, үз эшемне яратам. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә яратам. Укытучы һөнәре минем өчен нәрсә соң?
– үз-үземне танып белү;
– үземнең кирәк икәнлегемне аңлатучы һәм эшемнән канәгатьләнү ала торган шөгыль;
– миңа тормышта көч һәм алга этәргеч биреп торучы һөнәр;
– һәрвакыт яраткан кадерле кешеләрем янында булырга мөмкинлек бирүче һөнәр;
– үземдә кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметергә мөмкинлек бирүче һөнәр.
Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хөрмәт итәргә, намуслы, гадел булырга өйрәтәм. Балаларны яратам, аларда шәхес күрергә тырышам.
Балалар күңеле безгә тапшырылган бит. Нәкъ менә укытучы балаларга чиксез олы дөньяда үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш. Сабыйларның барысы да башлана гына бит әле! Шуңа күрә минем кредом: зыян китермә!
“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар.Уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Сине яратканнарын белү нинди бәхет!!! Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. «Кешегә сабый чагыннан ук һәм һәрвакыт укырга кирәк. Барлык күренекле галимнәр башкаларны өйрәтү белән генә чикләнмәгәннәр, үзләре дә гомерләренең ахырына кадәр укыганнар. Укудан туктасаң, башкаларны укыта алмаячаксың,» – дип әйткән Д.С.Лихачев.
Мин яшим: мәктәптә һәрвакыт балалар, яшьләр янында эшлим.Уңышка ирешү өчен укытучыга белем, фән, сәләт ярдәм итә. Профессиональ курслар һәм семинарлар, өлкән коллегаларның дәресләрен һәм мастер классларын карау, педагогик киңәшмәләрдә катнашу – болар бары да укытучы һөнәренең уңышка ирешү нигезенә салынган ташлар.
Фикеремне йомгаклап, француз язучысы Эмиль Золя сүзләрен әйтәсе килә: “Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш”.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Г. Әпсәләмов"Ак чәчәкләр" ,Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" һ. б

Мой взгляд на мир
"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".
Ф.Яруллин

Мои достижения
Результаты учителя татарского языка и литературы Ильясовой Р.М. 2015-2016 уч.год
N | Название мероприятия | Форма | Год | уровень |
1 | III Всероссийская олимпиада по татарскому языкознанию «Йомшак керпе»
| олимпиада | 2015 | всероссийский |
2 | Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы
| выступление | 2015 | республиканский |
3 | Всероссийский конкурс “Зирәк бала-VIII» | творческая работа | 2016 | всероссийский |
4 | XVI Международная молодежная научно-практическая конференция имени Каюма Насыйри | творческая работа | 2016 | международная |
5 | V Международная олимпиада по татарскому языкознанию «Йомшак керпе» | олимпиада | 2016 | международная |
6 | Электронное образование в РТ сайт“УКЫТУЧЫЛАРГА КУЛЛАНМА” | творческая работа |
| республиканская |
7 | Межрегиональная конференция “Горная сторона:история, культура и духовное наследие”” | конференция | 2016 | межрегиональный |
8 | Всемирная контрольная по татарскому языку и литературе | контрольная работа | 2016 | всемирная |

Моё портфолио
Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!
...Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
Муса Җәлил.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты