Шамсутдинова Клара Кабировна

Туган тел укытучысы сайты

Укытучы булу- бу шундый эш- белгәнеңне кирәк бирергә

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: үзем укыткан туган телемнең серләренә тирәнрәк төшенергә,укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә телим

Увлечения: китаплар укырга, җырларга, гөлләр һәм төрле чәчәкләр үстерергә яратам

Страна: Республика Татарстан

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Атнинский муниципальный район село Коморгузя

Место работы: Республика Татарстан Атнинский муниципальный район муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Коморгузинская СОШ им.Шигабутдина Марджани"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/klara1971
Дөнья матур, Шушы дөньяның мин - Матурлыгын җырлар җырчысы...
Һади Такташ

 "Хәлбуки,һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле..." Риза Фәхретдин

. Татар теле - туган телем

 Гасырларны кичкән тел ул,

 Давылларда өзелмичә,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан калган тел ул.

Байлыгына, муллыгына

Сокландыра алган тел ул.

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул.

 Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

 Күңелләрен үзенә тартыр. (Гөлзада Әхтәмова “Туган телем” )

 

 Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем – киңдер

Сиңа күңел түрем.

Халыкларга хөрлек биргән Туган илем

Сине җырлап, итәгеңә башым идем.

Җырла диеп бирде миңа туган илем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

О себе

Мин Шәмсетдинова Клара Кәбир кызы Әтнә районы Комыргуҗа авылында  туып үстем һәм  20 елдан артык туган авылымда , үзем укыган мәктәптә балаларга туган телебезнең серләренә төшенергә  ярдәм итәм.

 

Туган телем –татар теле,

Телләрнең иң гүзәле.

Туган телем – иркә гөлем.

 Милләтнең син бизәге.

Туган тел ул – ана теле,

Яшәеш башлангычы.

Аны саклау һәм яклау

Һәрбер кеше бурычы.

Туган телендә ачылсын

 Һәрбер баланың теле.

Җир йөзен ныграк яктыртсын

Язгы кояш бәйләме. (Эльза Мәхмүтова “Ана телем”)

 Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәтелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен  дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар –киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

"Кем дә булса башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә  булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын".Риза Фәхретдиннең әлеге сүзләрен укучыларымның да күнелләренә үткәрергә тырышам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Шамил Рәкыйпов "Кызлар-йолдызлар", Нәбирә Гыйматдинова " Мәхәббәттә гөнаһ бар", Фәнис Яруллин шигырьләре

Мой взгляд на мир

Мин тирә ягымдагы һәр күренешкә яратып һәм сокланып карыйм. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым ,теләгем тормышка ашты . Мин үз хезмәтемне бик яратып башкарам. Туган телебезнең  киләчәге матур  булуын телим.  Минем укучыларым да туган телебез сакчылары булыр дип ышанам.

"Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз".  

                                                                                                                                                                                                    Риза Фәхретдин

Мои достижения

" Безнең иң яхшы укытучы" гранты -2011

Моё портфолио

Әхлак белән әдәбият  бергә булырлар,

Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

                                        Риза Фәхретдин

"Авыз күрке -тел,тел күрке -сүз",-ди халык. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара.Ул кеше тормышында зур урын алып тора.Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе.Тел кешеләргә бер-берсенең теләк- максатларын,уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Кешенең иле бер генә булган кебек ,туган теле дә бер генә. Туган тел- бөек, изге ,кадерле сүз.Ул телгә баланы аның иң газиз кешесе әнисе өйрәтә. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.Туган җиребезнең, туган телебезнең никадәр якын һәм кадерле булуын да без туган телебез аша тоябыз.

Добавить грамоту в портфолио