"Тырышкан - уңышка ирешкән"

Гадиятуллина Дания Муллахметовна

Статья написана для районной газеты "Хезмәт даны" (№44 от11.06.2013) о студенте первого курса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmat_dany_2013_goddokument_microsoft_office_word.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара аграр көллиятендә уку елы ахырына якынлаша. Укытучыларыбызның  бөтен  тырышлыгы гармонияле үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүгә юнәтелгән. Укучылар дәресләрдә төпле, нык белем алу белән чикләнмичә, анализларга һәм чагыштырырга, логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга  өйрәнәләр.

Нәрсәгәдер ирешим дигән кешегә һәрдаим һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләргә тиеш. Бу яктан безнең көллияттә бөтен шартлар да  тудырылган.  Директорыбыз Гатин Азат иҗади, тынгысыз, тәвәккәл җитәкче. Ул безне адым саен дәртләндереп тора.        

Ел давамында истә калырлык матур эшләр башкарылган: безнең укытучылар һәм укучылар коллективы төрле дәрәҗәдәге конкурс – бәйге, фәнни –  тикшеренү конференцияләрдә  катнашып, бүген дипломларга ия.

“Автомеханик” группасында  укучы Хаматдинов Салават андый укучыларның берсе.  Көллияттә  төрле  бәйрәм  чаралары аннан башка узмый.  Иҗадый концертларда, бәйгеләрдә, ярышларда – барсында да актив катнаша. Дусларына кинәшләре белән ярдәм итүче, аралашучан, актив, эзләнүчән, һәр эшне җаваплылык  тоеп башкаручы,  ярдәмчел, тыйнак, әти – әнисенең уң кулы,  Салават  быел беренче курсны  тәмамлый.    

Ул - уку – эзләнү өлкәсендәге эшчәнлек белән кызыксынучы яшь егет. Күптән түгел  “Безнең кулда – киләчәк!” дип аталучы республикакүләм конкурста катнашты. Конкурсны ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ОАО «Радиоприбор» үткәрде.  Укучыларның хезмәтләре  дүрт номинациядә каралды.  Кырыс жюри әгъзалары аның эшенә “бәйләнерлек” бер гаеп тә тапмаганнар. Салават  “Минем һөнәри омтылыш” номинациядә ІІІ урын алды.  

Бүләкләү тантанасы – үзе бер күңелле вакыйга иде. Бүләкне безнең укучыга Россия Белем бирү Академиясенең профессиональ белем бирүнең педагогика һәм психология институты профессоры В.Маслленикова тапшырды. 

Алга таба да көллиятнен данын яклап укырга, таза – сау булып, уңышларга ирешергә, үрнәк эшләрең  белән безне сөендерергә язсың сиңа, Салават!

                                                   Гадиятуллина Д.,

                                                   Кукмара аграр көллияте китапханачесе