Сценарий Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән

Хайрутдинова Разина Мунировна

Сценарий мероприятия ко Дню Победы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shn_byrmch_bizlgn.docx20.94 КБ

Предварительный просмотр:

                              Кирәкми   безгә   сугыш

                                             (сценарий)

Хәйретдинова Рәзинә Мөнир кызы,

Кайбыч муниципаль районы

Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең,

китапханәчесе

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Слайдта 9май, Җиңү парады күренешләре, ветераннар сурәтләре күрсәтелә.

Алып баручы.Быел Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы.Аның  нинди  югалтулар  һәм авырлыклар  аша килүен  истән  чыгару  һич мөмкин түгел бит. Ул көннәрне искә алсаң, йөрәкләр әрни.  Бу 1941 елның 22 июнь таңы була. Шушы көнне илебезнең тыныч аяз күген кара болыт каплый.Фашист илбасарлары туган Ватаныбызга каршы сугыш ача.Авыл-шәһәрләребез дошман уты астында кала. Кулына корал алырдай һәр кеше, кыю ир -егетләребез, әтиләр, абыйлар Ватан –Ананы якларга яу кырына сугышка китә.

               1нче укучы

Юлбасарлар таптый җиребезне ,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

             2 нче укучы

Бәлки,бу хат минем соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм,дошманымның

Йөрәгенә терәп атармын.

Үзем үлсәм, балаларым кала-

Минем гомерем булып, Ватаным.

             3нче укучы

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала  болында,

Чәчәләргә  төренеп  эзем  кала,

Җырым  кала  үткән  юлымда.

Үләм  икән, үкенечле  түгел

Бу  үлемнең  миңа  килүе.

Бөек  җыр  ул-Бөек  Ватан   өчен

Сугыш  кырларында  үлүе.

Алып баручы.Хәтәр  сугыш  елларында илебезне сакларга бер Кайбыч районыннан гына да ун меңнән артык кеше күтәрелде. Шуларның биш меңнән артыгы туган якларга, газиз әниләре, хатыннары һәм балалары янына кире әйләнеп кайта алмадылар. Сугыш кырларында башларын салып, чит –ят җирләрдә ятып калдылар...

             4нче укучы

Дүрт  ел  дәвам  иткән  сугышта

Миллионнар  башын  салдылар.

Ватан  сугышының  геройлары

Тарихларга  кереп  калдылар.

Алып     баручы.Безнең  Кайбыч  районыннан  биш  якташыбызга  Советлар  Союзы  Герое  дигән мактаулы  исем   бирелде.  Болар:

Кузьмин  Михаил  Кузьмич

Кошкин  Михаил  Евдокимович

Салихов  Мидхәт  Габдуллович

Каримов  Салават  Хәкимович

Фёдоров  Иван  Михайлович.

Халкыбыз  эштә  дә, көрәштә  дә  үзен  сынатмады.

             5нче укучы

Ул, кабатлап, лачын  йөрәгенең

Изге  антын  сөйгән  халкына,

Автоматын  асты  аркасына

Һәм  атланды  акбүз  атына.

             6нчы укучы

Егет  үткән  юлда  сафлар  сынды,

Туплар  ауды, танклар  ватылды.

Кайдан  алды  егет  мондый  көчне,

Кайдан  алды  мондый  ялкынны?

             7нче укучы

Байрак  итеп  илгә  тугрылыкны,

Утны-суны кичте бу егет,

Автоматы  түгел,  аты  түгел,

Анты  белән  көчле  бу  егет.

Алып  баручы. Советлар  Союзы  Герое  исеменә лаек булган батырлар арасында без герой -шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен, чигенә белмәс командирлар Петр Гаврилов, Федор Баталов, Илдар Маннановны, данлы очучыларыбыз Фәрит Фәтхуллин, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаевны, үз гәүдәсе белән дошман утын каплаган Газинур Гафиятуллин, Барый Шәвәлиев, Хафиз Зарипов, Габдулла Сәлимов, Мингали Гобәйдуллин һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.

Муса  Җәлилнең   “Кызыл  ромашка” шигыре  буенча  җырлы  композиция.

                 8нче укучы

Әллә  кайда,  еракта-

Комсызлар  торган  якта

Тагын  телиләр,  имеш,

Булсын  дип  үлем,  сугыш.

             9 нчы  укучы

Булмасын  ул,  булмасын!

Кирәкми  безгә  сугыш!

Булмасын  бер  куркыныч,

Булсын  бөтен  ил  тыныч!

             10 нчы  укучы

Мин  сугышлы  уйнарга  яратам.

Минем  батыр  буласым  бик  килә.

Чын   сугыш  булмасын!  Кирәкми!  Кирәкми!

Сугыштан  кайтмыйлар  әтиләр!

              11нче укучы

Мин  сугышлы  кинолар  яратам,

Кинода  бит  артистлар  үлмиләр,

Чын  сугыш  булмасын!  Кирәкми!

Кешеләр  үлмәсен!  Үлмәсен!

      12нче укучы

Мин  дә  сугышны  яратмыйм!

Килми  аны  күрәсем.

Килми  минем  япь –яшь  килеш

Яу  кырына  керәсем.

             13 нчы  укучы

Бабама  ошыйсым   килә

Хыялым  ерак  китә.

Хезмәт  батыры  булырмын,

Тынычлыкка  ни  җитә!

        14нче укучы

Сабыйлар  тыныч  йокласын,

Кан  түгелмәсен!

Безнең  аналар  яңадан

Хәсрәт  күрмәсен!

        15нче укучы

Теләмибез  сугышны  без!

Без  тынычлык  телибез.

Безнең  якты  тормышыбыз

Мәңге  балкысын  дибез!

Хор  белән ”Һәрвакыт  булсын  кояш!”  җыры  башкарыла.

Алып  баручы. Без  хәзер җылы  өйләрдә, йомшак урында тынычлап йоклыйбыз, якты, иркен мәктәпләрдә белем алабыз, тамагыбыз тук, өстебез бөтен икән -боларның барысы өчен дә сугышта ятып калган батырларга, исән кайткан ветераннарыбызга һәм тылда фидакарь хезмәт күрсәткәннәргә   чиксез   бурычлыбыз.

             16 нчы  укучы

Картаймагыз  әле,  ветераннар

Картаймагыз,  әй  сез  тынмас  җаннар.

Сезгә  тиеш  әле  бик  күп  назлар,

Сезгә  тиеш  әле  бик  күп  язлар.

           17нче укучы

Буыннардан  буыннарга

Күчә  барыр  сезнең  даннар...

Рәхмәт  сезгә,  ветераннар!

Илгә  җиңү  китергәннәр.

(Күмәкләшеп): Рәхмәт  сезгә,  ветераннар!

Алып  баручы.Күгебез  аяз,  илебез  тыныч. Безгә  дә,  бездән  соң  килгән  буынга  да  сугыш афәтләре күрергә  язмасын.  Без  тынычлык  яклы,  ветераннарыбызга  тыныч  картлык  телибез.

Бөек  Җиңүгә  70  ел

Безгә  бәйрәм  чарасы.

Ветераннар  өчен  аның  калган  йөрәк  ярасы.

Ветераннарга  карата

Игътибарлылык  артсын.

Илләр, көннәр  имин  булсын

Тыныч,  ал  таңнар  атсын.

“Җиңү  көне”  җыры  яңгырый.

Кулланылган  әдәбият:

1.Әдәби-музыкаль кичәдә М.Җәлил, Ф.Кәрим, Э.Мөэминова, Ә.Ерикәй, Ә.Исхак, Ш.Маннур, Н.Арсланов  шигырьләре  файдаланылды.

2.”Мәърифәт” газетасы  19апрель 2005ел