Сценарий Җиңү өчен рәхмәт сезгә

Хайрутдинова Разина Мунировна

Сценарий мероприятия ко дню Победы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_zhinu_ochen_rhmt_sezg.docx22.98 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү өчен рәхмәт сезгә.

(сценарий)

Хайрутдинова Разина Мунир кызы,

Кайбыч муниципаль районы

Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең

китапханәчесе

Максат:Бөек Ватан сугышы каһарманнары алдында баш ию, батырлыкларын олылау; фронтовик язучыларның сугыш елларында язган шигырьләре аша бар халыкның фашизмга нәфрәт хисен, туган җирне дошманнардан коткару теләген балаларга җиткерү; Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: “ Бөек Җиңүгә-70 ел” дигән сүзләр язылган плакат, фронтовик  шагыйрьләрнең җыентыкларыннан китап күргәзмәсе “Утлы еллар авазы”, сугыш күренешләре сүрәтләнгән презентация.

Җәйге иртә. Кызлар матур күлмәкләрен киеп чыгарылыш кичәсенә әзерләнәләр.

1 кыз. И кызлар! Бүгенге  көн безнең өчен бик истәлекле булачак.

2 кыз. Әйе шул? Бүген безнең бәйрәм. Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына басабыз!

1 кыз.Кызлар, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

2кыз. Кояш елмаеп нурларын сибә балкып йөзебезгә, без яшәгән  Туган җиребезгә.

3 кыз. Имтиханнарыбызны тәмамладык. Алда безне якты киләчәк көтә кызлар...!

Егетләр керә. Әйдәгез әле кызлар барыгызны да вальс биюенә чакырабыз.

Сәхнә түрендә вальс биюе.

               Бию ахырында Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә).

               Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә.

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

2 кыз. Кызлар, егетләр нишлибез инде хәзер...

1 кыз. Хәлим абыемда дә китәр микән.

2.кыз. Нишлим инде мин хәзер. Әтиемне да алсалар,

кечкенә энекәшемне ничекләр тәрбиялим?! Елый, елый сәхнәдән чыгалар.

Алып баручы:  1941 елның 22 июнь таңы. Немец фашистлары илебез чикләрен бозып кереп,авылларны, шәһәрләрне утка тоталар. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар  шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкынып дөрләде.Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш коралларын алды. Фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде.

1укучы: Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп  искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда,-

Фашист пиратлары Илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар,

Карак эт шикелле качып –посып,

Чигебезгә борын суздылар (Мифтах Вәдүт “Үлем фашистларга”)

“Солдатлар” җыры Роберт Әхмәтҗанов шигыре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе

Алып баручы: Бар халык аяусыз көрәшкә күтәрелә. Совет солдаты Туган илен, ата-анасын, мәхәббәтен, баласын яклап, канлы сугышка керә, алар алдында ант бирә.

2укучы: Юлбасарлар таптый җиребезне,

               Ватан сугышына мин китәм.

               Менә- балам. Син- әнкәсе аның,

               Балабызны тотып ант итәм: (...) Ф. Кәрим

3 укучы:Минем өстән пуля яуса да,

               Җәрәхәттән каннар тамса да,

               Халкым өчен постта торырмын,

               Халкым өчен тугры булырмын (...) (Нур Баян)

4укучы: Иртәнге таң нурыннан

               Уянды ромашкалар.

               Елмаеп, хәл сорашып,

               Күзгә-күз караштылар (...)  (Муса Җәлил)

5укучы: Кешеләр сугыша, кан коя,

               Киселә меңнәрчә гомерләр.

               Төн буе улашып, якында

               Иснәнеп йөриләр бүреләр. (...) (Муса Җәлил)

6укучы: Гомерләр үттеләр, аналар көттеләр

              Сугыштан кайтмаган улларын.

             Сагышка манчылды сәгате, минуты

             Имин дип саналган елларның. (...) (Әхсән Баян)

7 укучы: Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

                Иң дәһшәтле утка керәмен,

               Шулай була калса, кояшны да

               Бүген соңгы тапкыр күрәмен. (...) (Ф. Кәрим)

8 укучы:Кызык кош син, сандугачым-дустым,

               Туп ярыла, ә син сайрыйсың,

               Тормыш итәр өчен туган илдә,

               Ояң өчен куак сайлыйсың.

               Матур ил шул безнең илебез,

              Ал чәчәкле безнең җиребез.

              Их, яшисе килә илемдә,

              Һич үләсе килми тигенгә. (Нур Баян “Сандугачка”)

                 (“Тынычлык белән кайтыгыз”җыры. Фәнис Хәйруллин музыкасы   Роберт Рәкыйпов шигыре)

Алып баручы: Тылдагы халык фронт өчен корал, азык, кием –салым әзерли. Зурлар белән беррәттән балалар да Җиңүгә зур өлеш кертәләр: заводларда станок артына басып корал ясыйлар, колхозларда эшлиләр. Ә күпме балалар, партизаннар булып, дошманнарның котларын алып торалар. Күбесе фашистлар кулыннан җәзалап үтерелә. Никадәр бала ятим кала.

                  Укучы бала гармунда “Три танкиста” көен башкара

Алып баручы: Фашистлар коточкыч вәхшилекләр кылалар: кешеләрне аталар, асалар, мыскыл итәләр, әсирлеккә алып китеп газаплыйлар, авылларны, шәһәрләрне яндыралар       Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер Китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Татарстан Республикасының Хәтер Китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмат  тупланган.

Ә хәзер кичәбезне дәвам итеп сүзне сугыш чоры баласы Ләбибә апа Шәмсетдиновага бирәбез.

Фатих Кәримнең “Шакир Шигаев” әсәреннән өзек сәхнәләштерү.(Өченче пәрдә 274-279б.б.)        

Укучы: “Йолдызлы кабер  янында"М.Хөсәен

Пилоткамны салып, тезем чүгәм

Йолдызлы бер кабер алдында;

Җан дусларым шунда берәм-берәм

Килеп баса кебек яныма.

Ялкыннарга кереп,

Кыяларга менеп,

Изге өмет утын яндырып,

Җиңү өчен алар үлә белде,

Кешелекне хәйран калдырып.

Каберегезне бизәп, каһарманнар,

Тармакланып үсәр гөлчәчәк;

Җылы җилләр исәр, яңгыр явар,

Башын ияр сезгә киләчәк.

Бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алу.

Укучы: 4 ел буена барган бу зур көрәш.  Күпме кан, күпме яшь түгелгән.

1945 нче елның 9нчы маенда, шаулап-гөрләп, Җиңү көне килгән.

Туган илебезнең азатлыгы,  бу җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән каһарман солдатлар, батыр халкыбыз алдында бурычлыбыз. Бик күп корбаннар, кайгы-хәсрәтләр китерде ул зур көрәш. Фашист Германиясен җиңеп, илебезне коллыктан, үлемнән саклап калган солдатларны, халкыбызны, ул вәхшәтле көннәрне онытырга хакыбыз юк.

Кави Нәҗми “Җиңү көне”

Җир тетри, чайкала;

Күк йөзе-алу ут.

Яңгырый башкала

Тупларыннан салют.

Көн нинди, күр, ямьле,

Күк нинди саф, аяз.

Сагынган бәйрәмне китерде безгә яз.

Яз көне урманда

Шаулаган җил кебек,

Җыр гөрли урамда:

Без җиңдек!

Без җиңдек!

Алып баручы:Инде Туган Илебез 70 нче тыныч язын каршылый. Авыллар, шәһәрләр көннән көн үсә, матурлана.Кешеләр тыныч илдә шатланышып яшиләр, балаларның шат авазлары яңгырый. Илебез чикләрендә батыр солдатлар сакта торалар. Җиребезнең иминлеген саклыйлар.

( “Хәтер”  җыры. Рәис Нәгыймов музыкасы, Равил Фәйзуллин шигыре)

Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

Бөек Җиңүгә 70 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!