Эбием сандыгы

Хуснуллина Рамиля Римовна

Игра – конкурс  «Эбием сандыгы». Внеурочное мероприятие для начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әбием сандыгы24.13 КБ

Предварительный просмотр:

Әбием сандыгы

Уен бәйге шигырь юллары белән башланып китә:

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау;

2. Укучыларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Олыларга ихтирамлылык,горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, җәймә,татар халкының милли киемнәре: калфак, түбәтәйләр, күлмәк,  альяпкыч, шәл, читек.

Катнашалар: 4 сыйныф укучылары, аларның дәү әниләре.

Кичәбез мәктәпнең актлар залында уза. Сәхнә матур итеп бизәлгән. Җиһазлар мәктәп музееннан алынды. Идәндә сугылган паласлар. Сәхнә түрендә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Сәке уртасында әбием сандыгы. Ике кырыйда ике өстәл. Өстәлдә самовар, кунак әбиләр алып килгән татар халык ашлары, сый хөрмәтләр. Өстәл артында ике команда. Команда укучылардан һәм дәү әниләрдән тора.

Кичәне 4 сыйныф укучылары алып бара. Кичә шигырь юллары белән башланып китә:

Арслан :

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Азалия:

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Китапханәче:

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар. Без бүген сезнең белән “Әбием сандыгы” дигән кичә -ярышка җыелдык. Ярыш  бистәбезнең  ике мәктәбе укучылары һәм аларның дәү әниләре арасында узачак.  Бүген узачак кичәбез барышында  татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерербез, уеннарын уйнарбыз, халкыбызның милли бизәкләрен  ясап карарбыз. Ә инде бәйгеләрдә җиңеп чыккан командаларны бүләкләр көтә.Бәйгебезне башлар алдынан сезне жюри әгъзалары белән таныштырып китәсем килә.

Арслан 1 нче бәйгене игълан итә.

Татар кызлары киеме. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Татар милли орнаментның төп бизәкләре чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Татар бизәкләре ярдәмендә татар кызлары киеме бизәргә.(кулмәк һәм алъяпкыч өлгеләре,бизәкләр алдан әзерләнә).

Бәйге барган вакытта кунаклар белән уен уйнап алабыз. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Бездә бүген шул тәмле ризыклары искә төшереп  табышмак уены уйнап алыйк әле. (Татар халык ашлары).

  • Узе еланга охшаган, пешкән, дөгедән,карабодайдан һәм ит кушылган,( эчлегенә кем нәрсә яраташ,шуны өсти)    (тутырма)
  • Йомыркадан ясалган, вак-вак, була эреләре, өелгән,төсе сары (чәк-чәк, бавырсак)
  • Эченә вак итеп туралган әйбер тутырылган, формасы геометрик фигура,май салып ашарга кирәк  (өчпочмак)
  • Катлы-катлы җимешле, бер компонентның кучерелмә мәгънәсе умартада яши( гөбәдия)
  • Катырылган,тутырылган,майланган, тышын табада катыралар  (кыстыбый)
  • Җимеш эчле,кыздырылган тышлы, ите диетик ит  (тутырылган тавык яки каз)

Азалия :

2 нче бәйге:

Татар халык уеннары. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.

Командалар 1  татар уенын уйнап курсәтергә тиешләр.

Арслан :

3 нче бәйге: Ә без кичәбездә милли киемнәр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Табышмак әйтәм, тап җавабын ( Милли киемнәр)

-Яңа гына идем итек,

 [ч]  өстәгәч булдым...         (читек)

-Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхәтне.

         Бар түбәмдә ...         (түбәтәем)

            Мин  бүген бик бәхетле.

-Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы...        (калфагы)

Азалия :

4 нче бәйге: Һәр халыкның мәкале үзенчә. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясеМәкальне дәвам ит.

- искегэ тимә,     (исең китәр)

- таш белән атканга  (аш белән ат)

- сабыр иткән  (морадына җиткән)

- тазы бар  (кырчыны кирәк)

- чиләгенә курә  (капкачы)

- исем кешене бизәми  (кеше исемне бизи)

Арслан:

 5 нче бәйге: Өй эше. Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Безнең  ризыкларыбыз туклыклы һәм тәмле. 

Әзерләп килгән татар ризыгының пешерү серләрен сөйләп курсәтергә. Сүзне дәү әниләргә бирәбез.

Уен бәйгегә йомгак ясала.

Китапханәче:  Хөрмәтле кунаклар, укучылар. Менә без сезнең белән ярышны тәмамладык. Белмәгән әйберләребезне белдек, белгәннәрен кабат искә төшердек. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Уенда катнашкан өчен ике командага да бик зур рәхмәт. Ә хәзер инде барыбызда җыелышып алып килгән күчтәнәчләребез белән чәй эчик.