Гомер – үзе бер моң , яшәү - үзе бер матурлык бит ул!

Хуснуллина Рамиля Римовна

 Сценарий встречи  с заслуженным работником культуры Республики Татарстан, членом Союза журналистов Республики Татарстан,  писательницей Галимуллиной Гульсиной Наилевной 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл heerle_kon_hormetle_ukytuchylar.docx23.14 КБ

Предварительный просмотр:

Гомер – үзе бер моң , яшәү - үзе бер матурлык бит ул!

Хэерле кон хормэтле укытучылар, китапханэчелэр, китап укырга яратучы дуслар, килгэн кунаклар! 2015 ел илебездэ игълан ителгэн «Эдэбият елы»на багышлап буген безнен бистэбездэ хормэтле кунак, Сабада яшэп ижат итуче язучы, «Бэллур калэм» булэге иясе, Татарстаннын атказанган мэдэният хезмэткэре, Татарстан журналистлары берлеге эгъзасы  Голсинэ Наил кызы Галимуллина.

 Анын эсэрлэре уйландыра, яшэргэ коч бирэ, мэрхэмэтле булырга ойрэтэ. Ул язган китаплар кулдан-кулга йореп укыла. «Ел китабы-2013» тэ ин куп укылган эсэрлэр исемлегенэ кертелуе-мона дэлил. Анын китапларын укып,еламыйча калган кеше бармы икэн? Минемчэ юктыр. Ин каты кунеллэр дэ йомшарлык итеп язылган алар. Купме изгелек чагыла аларда.

Голсинэ ханым Галимуллина безгэ «Кугэрчен оя корганда», «Ефэк кулъяулык», «Карлы милэш тэме», «Томанлы тон»,»Жилэкле тау сере» исемле китаплары аша таныш. Андагы геройларнын кичерешлэре, мэхэббэт тарихлары,эчкерсез саф кунелле булулары белэн китап укучыларда соклану хислэре уята. Шундый гади тел белэн язылган бу эсэрлэр тиз арада уз укучысын таптылар. Хэм  китапханэлэрдэ ин куп укылучы эсэрлэр исемлеген тулыландырдылар. Бу китапларда язмыш эзерлэгэн авырлыкларга бирешмэгэн, олы мэхэббэтлэренэ тугры калган, сынауларны акыл хэм сабырлык белэн кичерэ белуче безнен кунелгэ якын гади кешелэр турында язылган.

Голсинэ ханым, ишетеп белуемчэ сезнен хэрбер язган китабыгызнын уз тарихы бар. Кайбер укучыларыбызнын остэл китабына эйлэнгэннэре дэ бар. Шул унайдан сезгэ язылган хатлар арасыннан бер хатны укып утэсем килэ(хаттан озек «Минемчэ авыл кешесе китапка беркайчан хыянэт итмэс. Узем кечкенэдэн укырга яраттым…Авылыбызнын хормэтле ветеран укытучысы улы белэн килененэ :Тормыш сынауларын узганда кинэшчегез булсын»,- дип эйтеп, «Кугэрчен оя корганда» дигэн китабыгызны булэк итте.») Хэм инде менэ «Кугэрчен оя корганда» исемле китабынын язылу тарихы белэн танышып китсэк иде.

Бу китапта без тэрбияле балалар устергэн, берсен-берсе анлап яшьлэргэ урнэк алып яшэрлек матур гаилэ белэн таныштык. Андый урнэк гаилэлэр безнен жирлектэ дэ бар. Менэ шундый матур гаилэ  корып яшэуче Актубэ бистэсене 3 нче санлы урта мэктэбендэ татар теле хэм эдэбияты укытучысы Лениза Фэнис кызына суз бирэсе килэ

Музыкаль чыгыш.

Кеше кунеле  тирэн дэрья. Ул кочле тетрэнулэр, торле кичерешлэр, бэхет  белэн янэшэ атлаучы югалтулар, хыянэт ачысы, мэхэббэт белэн урелгэн. «Томанлы тон» эсэрендэ Рэйфэ, Сэяф хэм башка  образлар аша яшэешнен шушы тирэн серлэре халыкчан тел белэн тасвирлана.(хаттан озек «Тугыз балам белэн утыз сигез яшемдэ тол калдым. Китапханэдэн «Томанлы тон» дигэн китабыгызны алып укыдым да, кунел тулды:  елыйсы килэ, тик еламыйм.Эсэрнен баш герое Рэйфэ кебек, тормыш мине дэ куз яшен чыгармаска ойрэтте. Китапнын башыннан ахырына кадэр Рэйфэнен ихлас кунеленэ, хэр сынауны акыл белэн жинэргэ коч таба алуына кат-кат сокландым хэм бу эсэр аша тэнемэ коч, кунелемэ рухи азык алдым.»).  Бу эсэрегез куплэр очен таныш тугел, азрак таныштырып китмэссез микэн.

Алдагы хатка куз салып китик эле. « Менэ чираттагы "Жилэкле тау сере"н укып хозурландым.Китапны кулга алгач бик шатландым,хэтта горурланып куйдым,ин беренче битен ачкач ижатка канатландыра торган хатлар арасында минем фикерем дэ урын алган,бик зур рэхмэт сезгэ.Э китапка килгэндэ-ул хэр авыл хужалыгы хезмэткэренен остэл китабы булырлык.Авыл кешесенен чын яшэеше, фидакарь хезмэте,хезмэтенэ курэ хормэте,дустанэ монэсэбэт,чын мэхэббэт бик ачык суратлэнэ.Рэхмэт сезгэ авыл тормышынын хэр кузэнэген шулай тэфсиллэп яктырта алганыгыз очен.Эсэрдэ хэрбер герой кунелгэ якын,унай энергияле геройлар.Тормыш авырлыклары басса да,тошенкелеккэ бирелмичэ,сабыр гына гомер итэлэр.Айбикэ белэн Тимержан мисалында сабырлык ин олы хис-мэхэббэткэ китерэ,э мэхэббэт уз чиратында иманга юл ача.Китап укырга бик жайлы,анлаешлы телдэ язылган,укыган саен укыйсы килеп тора.Беткэнен сизми дэ калганмын». Бу эсэрегезгэ дэ бераз тукталып китсэк иде.

Голсинэ ханым, сезнен «Карлы милэш тэме» повестегызны укыгач, ана реклама- буктрейлер ясыйсы килеп китте. Шуны карап утик эле. Эйе. Динебез бер булса да, менталитетыбыз торле шул.  Чит ил егетлэренэ гашыйк булган, туган иллэреннэн читкэ китэргэ уйлаган  яшь кызларыбызга, мин сезнен шушы китабыгызны укып чыгарга кинэш итэр идем. Сезгэ суз бирэсе килэ, эсэрне язарга нэрсэ этэргеч булды?

Безгэ таныш булмаган берничэ эсэрегез турында узегездэн сорап китэсе килэ. “Мэхэббэт аланы”хэм  “Ак бураннар аша”  повестьларынын язылу тарихы, аларнын геройлары турында сойлэп китсэгез иде.

Голсинэ ханымнын “Ефэк кулъяулык” дигэн китабына кереш сузне филология фэннэре докторы, профессор, Татарстаннын фэн эшлеклесе Васил Грифуллин язган. Анда мондый юллар бар : “Татар эдэбияты доньясына Голсинэ Галимуллина журналистикадан килеп керде. Куп ижатчылар очен бу – табигый куренеш.Чонки жэмгыятьнен бугенге борчу-мэшэкатьлэрен, янэшэдэгелэрнен кондэлек проблемаларын уз йорэге аша уздырган, торледэн-торле язмышлы кешелэр белэн даими аралашып торган ижатчы гына чын мэгънэсендэ тормышчан эдэби эсэрлэр тудыра,укучыларнын йорэгенэ барып житэ ала. Голсинэ Галимуллина энэ  шундыйлардан,” дип яза. Э шулай да авторнын эсэрлэрен безгэ якын иткэн тагын бер сере- ул хатын кыз образын оста итеп ачып бирэ белеуендэдер. Хат юлларына тукталып аласы килэ. “Тирэн мэгънэле, кунелгэ ятышлы “Ефэк кулъяулык” китабын  укып чыктым.Эсэрдэ хэзерге яшэеш чорыбыз тасвирлана... Сокланырлык татар кызлары! Топ образ Айгузэлнен балалары хакына тормыш мэйданындагы корэше тан калдырды. Мондый  алымга бары тик татар хатын-кызы гына бара ала. Уй- кичерешлэрне язып кына бетерэ торган тугел, чын тэрбияви эсэр”. Шушы урында телевидение журналисты Ландыш Гафурова биргэн сорауны бирэсе килэ “ Сез эсэрлэрегезгэ андый кочле хатын-кызларны ничек табасыз?”, эсэрнен язылуы турын берничэ суз эйтеп китмэссез микэн.

Бистэбезнен 3 нче санлы урта мэктэбендэ башлангыч сыйныф укытучысы Сания Мэхмут кызы Хэйдэрова урнэк  татар хатын-кызларыбызнын берсе. Ул бик куп коч куеп, уткэн тарихыбызны ойрэнеп узенен нэселе турында, туган авылы турында китап бастырып чыгарды. Ана суз бирэсе килэ.

Музыкаль чыгыш.

Хормэтле Голсинэ ханым! Контакттагы фотоларны карап чыккач, шундый фикер эйтэсе килэ : сез татар миллэтен узегезнен китапларыгыз, эйтэсе фикерегез белэн танытучы, акыллы, якты кунелле шэхес. Башка язучыларга, шагыйрьлэргэ урнэк курсэтэсез. Бары тик менэ шушындый аралашу, халыкка якын булу, татар эдэбиятына мэхэббэт уята ала.  

Китап, син мине кайларга гына йортмисен”,- бу сезнен сузлэр. Кайларда, кемнэр белэн очрашуларыгыз турында сойлэп китмэссез микэн.

Музыкаль чыгыш.

Хормэтле Голсинэ ханым, укытучылар, килгэн кунаклар! Очрашу кичэбез ахрына якынлашты. Безнен бугенге очрашуны оештырырга, уздырырга ярдэм иткэн бистэбез китапхэнэсенен  модире Светлана ханымга  суз бирэсе килэ. Рэхим итегез.

Хормэтле Голсинэ ханым, килэчэктэ дэ тормыштан ямь табып, матур эсэрлэр ижат итеп,яналыкка, алга омтылып яшэгез. Ижат ялкыннарыгыз сунмэсен сурелмэсен, илхамыгыз кимемэсен. Сезгэ жади унышлар телэп калабыз.