Әти-әниләр алдында чыгыш
Әти-әниләр алдында чыгыш
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 49 КБ | |
| 61 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач муниципаль районы Куныр гомумбелем бирү мәктәбе
“Гаилә педагогикасы
тәрбияли”
темасына
ата- аналар университетында ч ы г ы ш
Укытучы: Саттарова Ә.Р.
2011 ел, 17 нче гыйнвар
Хәерле кич, хөрмәтле әти- әниләр, укытучылар!
Сүземне “Кыска итәк гаеплеме?” – дигән мәкаләдән алынган өзек белән башлыйсым килә:
-Безгә чын хакыйкатьне танырга кирәк. Буыннардан – буыннарга тәҗрибә һәм күңел сизгерлеге белән баетылып килә торган чын гаилә тәрбиясе соңгы вакытта бик нык сүрелде, әти – әнинең баланы чын кеше итеп үстерү өчен җаваплылыгы кимеде. Иң әһәмиятле бурычлар онытылды. Гаиләдә мәнфәгатьләр бик тарайды, сүз, нигездә, ашау – эчү, акча турында бара. Өйдә... матди ихтыяҗларны кайгыртып кына балага тиешле тәрбияне биреп булмый шул. Үсеп килүче буынга, чын тормыш дәресләрен, әдәп – әхлак кагыйдәләрен кем сеңдерергә тиеш соң?”
Әйе, кем сеңдерергә тиеш? Ничек итеп? Нинди үтемле чаралар табарга? Шушы сораулар бик күпләрне борчый.
Без бүген бик катлаулы заманда яшибез. Илдә барган үзгәрешләр, көчле дулкын булып, гаилә, мәктәп тәрбиясенә, өлкәннәр һәм балалар мөнәсәбәтенә бәреп керде. Һәм шуның белән бала тәрбиясе белән шөгыльләнүчеләргә җаваплылыкны бермә – бер арттырды, яңа мәшәкатьләр өстәде.
Балалар күңелен яхшы аңлаучы галимнәр, “бала биш яшькә кадәр кем булып җитешсә, шундый булып үсәчәк”, диләр. Тәрбия өлкәсендә олы тәҗрибә туплаучылар, тәрбия бишектән башлана, диләр. Аның өстенә халкыбызның “алтыдагы алтмышта” дигән зирәк сүзе дә бар.
Бала мәктәпкә килгәнче, тәрбия бирүнең иң тәэсирле еллары да инде үткән була. Ул мәктәпкә 6-7 яше тулгач керә, инде үзенчә тәрбияләнгән яки тәрбияләнмәгән, ниндидер гадәтләрне үзенә сеңдергән, кабул иткән була.
Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк? Жан-Жак Руссо : “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана. Кечкенә кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма өйрәнә. Тәҗрибә өйрәтүдән алда килә,”- дип язган. Әйе, бала, туганнан соң ук, тиешле таләп-кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып күзен, битен тырнамасын өчен, аны төреп куялар. Бала ризалашмый, елый , киреләнә, кычкыра, әмма тора- бара буйсына-күнегә. (Югыйсә, үзенә яхшы бит, аның өчен кайгырталар). Ул, үсеп җиткәнче, иң элек әнисе, әтисе белән, үсә төшкәч, тәрбияче, укытучылар белән үзең теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен көрәшә. Әгәр тәрбиячеләр, йомшаклык күрсәтепме, башка сәбәп беләнме чигенсә, юл куйса – җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә әйләнә, 10-11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән, яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен тыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез күп хаталар кабатлый башлый һәм тәрбиясез, рәтсез кеше булып үсә.
Кечкенә вакытта бар нәрсәгә дә ышанасың, шулай булырга тиеш кебек күңелгә сеңеп кала һәм онытылмый. Халык моны белеп эш иткән. Әле күптәнме бала тәрбияләүдә әби – бабай төп рольне уйнаган. Чагыштырып карыйк.
Кечкенә бала тәрәзә төбендә утыра. Әнисе:
-Төш, егылып, тәрәзәне ватарсың, пыялага киселерсең,- ди.
Әбисе:
-Тәрәзә төбенә утырма, балам, ярамый.
-Нигә?
-Үсмәссең.
Кыска гына шушы сүз әнисенекеннән күпкә үтемлерәк. Пыялага киселеп карамаган бала аның ни икәнен белми. Ә тизрәк зур буласы килгән балага үсми калу бик куркыныч. Билгеле, бүгенге мәктәп укучыларының күбесе, мәктәп коридорындагы тәрәзә төбен утыргычка әйләндерергә күп сорамый. Әйт инде син аларга, үсмәссең, дип. 5 -6 яшьтә күңеленә сеңдерелмәгәнне 10 – 15 тә берничек тә кертеп булмый шул. ”Агачны сындырма, үлән йолкыма, аларның да җаны бар, сиңа рәнҗерләр. Ә рәнҗеш бәхетсезлек китерә”, “Тискәре ягы белән калган кием, икенче кигәнче сиңа бәхетсезлек китере” һ.б . шундый бик күп акыллы кисәтү – тыюлары, сынамышлары белән балаларны халкыбыз тәртипкә өйрәткән, дәрес биргән, төрле яман эшләрдән, тәртипсезлекләрдән тыйган.
Әти-әни , әби-бабай, укытучылар бер генә мизгелгә дә , бер генә тапкыр да тезгенне җибәрмәскә, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Һәм мондый таләпчәнлек, тәрбиягә күнектерү бары тик гаиләдә генә була ала. Гаилә тәрбиясенең төп максаты – тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, кеше хакына кермичә яшәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү. Кайберәүләр:”Вакыты җиткәч, аңлар әле”,- дигән фикердә. Әйе, табигатьтә һәр нәрсә үз вакыты белән туа, үсә, ныгый, картая. Әмма суга сусаганда су бирмәсәң, чәчәк тә корый. Әхлак тәрбиясенең дә үз кануннары бар. Аларны үтәмибез икән, тәртипсезлеккә, начар гамәлләргә юл ачабыз һәм аның җимешләрен татыйбыз. Башына төшкәч, аңлар әле дип, тәрбия эшен үз агымына кую – гафу ителмәслек гамәл.
“Курыкмаган кеше – куркыныч кеше” – дигәннәр борынгылар.Сүз караңгыдан курку, сүз әйтергә курку, дошманыңнан курку турында бармый . Гөнаһыдан, гөнаһ эшләүдән курыксын кеше.
Бүгенгебезгә күз салып алыйк әле. Талаш, үтереш, урлау һ.б.лар турында ишетәбез дә “көн-таң атса, начар хәбәр”, дибез. Ә инде бу начарлыкларны кылучыларның яшен белгәч, тагын бер уфтанабыз. Чынлап та, мәктәп укучылары арасында кыек юлга басучыларның саны арта бара. Бу факт безне уйланырга мәҗбүр итә.
“Минем олы борчуым бар, - дип сөйли 13 яшьлек малайның әнисе.- Улым кесәбездән акча урлый башлады. Без матди яктан бик хәлле гаилә түгел. Әмма улыбызга кирәгенчә өстәмә акча биреп килдек. Ул без биргән акчаның кая киткәнен әйтми. Соңгы арада бик йомылып калды һәм өйдә акча югала башлады. Безгә нишләргә?”
Тик һәр кылган эшнең нәтиҗәсе булганын барыбыз да белә. Бу урында бер кыйсса сөйләп үтәсем килә.
Борын заманнарда байда хезмәт иткән яшь кенә бер егет аның бер тиен акчасын урлаган. Хуҗасы аны сизмәгән. Егетнең күңеле үсеп , тагын алган, тагын... соңыннан караклыкка өйрәнеп җиткәч, зур җинаять эшләп төрмәгә эләккән. Шунда гына үкенеп, бер тиен башыма җитте дигән егет.
Безнең илдәге законнар нигезендә 18 яшьтән гражданлык бирелә. Ә Җинаятьләр кодексы буенча үсмер 16 яшьтән балигъ санала. 14 яшьлек улы яки кызы әти -әни өчен әле сабый гына булып саналса да, закон нигезендә инде ул тискәре гамәлләре өчен чын мәгънәсендә җавап тота: хөкем җәзасына тартыла, ирегеннән мәхрүм ителә, аерым гамәлләре өчен каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелә. 14-16 яшьлек үсмерләр 20 исемдәге маддә буенча җавапка тартыла ала. Кайберләрен генә әйтеп үтәм: кеше сәләмәтлегенә аңлы рәвештә җитди зыян салу, урлау, талау, куркытып акча таләп итү, наркотик матдәләр куллану.
Статистикага күз салсак, саннар мондый: Татарстанда бер елга җинаять кылган 9869 бала теркәлгән. 14 яше тулмаган 2264 бала исәптә тора.
Балада әхлакның формалашуы 12 яшькә тәмамлана , диләр. Балачакны кайгы-хәсрәтсез, иң гүзәл чор дибез. Ләкин аның бик тә җаваплы, кабатланмас чор икәнлеген һич кенә дә башыбыздан чыгарырга тиеш түгелбез. Менә шушы 12 ел эчендә ул бездән, өлкәннәрдән, нәрсәгә өйрәнеп калса, шуны гомер буе кабатлаячак. Татар халкында бер мәкаль бар: “ арбаның алгы тәгәрмәче нинди эз салып узса, арткысы шуннан тәгәри.” Бүгенге балалар киләчәктә әтиләр, әниләр булырга тиешле кешеләр. Ә яхшы кешеләр булсыннар дисәк, балага иң гүзәл холык сыйфатлары биреп калырга кирәк тә инде. Алда әйткән фикеремне тагын кабатлыйсым килә: гамәли тәрбия бары гаиләдә генә була ала. Мәктәп теоретик төшенчәләр бирүдән уза алмый. Дистәләгән баланы каршыда утыртып, дәрес минутлары эчендә генә аңлатылган кагыйдә гадәткә әверелми. Тәрбия эшендә зур бурыч гаиләгә йөкләнә.
Мәшһүр галимебез Риза Фәхретдиннең “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән сүзләрен һәр ата-ана үз йортында барысына да күренеп торган урынга алтын хәрефләр белән язып куйсын иде.
Предварительный просмотр:
Тема: Коррупцияне ничек җиңәргә?( тәрбия сәгате)
Максат: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән таныштыру; укучыларда коррупциягә каршы дөньяви тискәре карашны пропагандалау һәм формалаштыру; коррупцияне тормыш шартларында таный һәм ул китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү, намуслылык, тәртиплелек күнекмәләре тәрбияләү.
Җиһазлау, материал : 2 төрле тартма, компьютер, проектр, төрле ситуацияләр язылган карточкалар, презентация, ак, кара кәгазьләр.
Тәрбия сәгате барышы:
1. Кереш шигырь.
-Исәнмесез, кадерле укучылар, килгән кунаклар? Әйе, мин сезне бүген җитди сөйләшүгә чакырам. Сезнең белән киләчәк барасы юлларыбызны сайларбыз, юлларда очраган каршылыкларны җиңәргә өйрәнербез.
1. Юлыбызны башлыйк. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда язылганны укып менә шушы тартмаларга салырга кирәк. Әгәр яхшы дип уйласагыз, килешсәгез “ак тартмага”, начар дип уйласагыз яки килешмәсәгез “кара тартмага” салырсыз .(карточкаларны тарата, укучылар аларны ике тартмага бүлеп салалар)
Карточкаларга түбәндәгеләр языла:
- Мин әниемә һәркөнне булышам, чөнки ул минем өчен иң кадерле кеше.
- Беркөнне күрше әбигә кибеттән сумкасын күтәрешеп кайттым. Алып кайткан өчен акча сорадым. Ул миңа бер сүз дә әйтмичә бирде.
- Булышкан өчен нәрсә дә булса сорау гаеп түгел.
- Мәктәптә синең урынга такта сөртсеннәр өчен икенче берәүгә конфет бирү җитә.
- Мин әти-әнигә һәрвакыт дөресен сөйлим.
- Ярышта беренчелекне алу өчен күп тырышырга кирәк.
- Ярышта беренчелекне алу өчен алдан ук жюрига акча бирү дә җитә.
- Көндәлектәге начар билгене әти-әни күрмәсен өчен төзәтеп була.
- Алдашырга ярый.
- Әнием хастаханәдә табибка чиратсыз керү өчен медсестрага шоколад бирде.
- Алсу апа эшендәге җитәкчесенә кыйммәтле телефон бүләк итте һәм аңа 1 атна ял бирделәр.
- Имтиханны тырышып укып, әзерләнеп биреп була.
- Алдашырга ярамый.
-Укучылар “Кара тартмадагы ” сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Башкача нәрсә дип әйтеп була? ( укучылар коррупция дип җавап әйткәнче укытучы өстәмә сораулар бирә)
Укытучы. Димәк, бүген коррупция турында сөйләшербез. Чөнки, 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырыла. Традиция буенча бу көнне дәүләтләр–БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр. Укучылар да мондый чаралардан читтә калмыйлар. Сыйныф күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсы нәтиҗәләре дә шуны дәлилли.
-Нәрсә соң ул коррупция? Кем ничек аңлый коррупция дигән сүзне? (җаваплар)
- акча алу,
-бозыклык,
-әхлакый түбәнлек,
-караклык,талау,урлау, баю, үзләштерү
- шәхси файда турында кайгыру һ.б.
Укытучы. Элекке вакытларда коррупция сүзе бозыклыкны, әхлакый түбәнлекне аңлаткан. Ә хәзер, коррупция сүзе шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак тасвирлана. (Сүзлек эше коррупция – ришвәт дигәнне аңлата)
Аңлатмалы сүзлектәге мәгънәсе белән танышып китик.
Югары хезмәт урынында эшләүче кешеләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять
(аңлатмалы сүзлектән)
Коррупция:
а) хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазыйфаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү;
б) «а» пунктчасында күрсәтелгән гамәлләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә кылу;
(«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 1 статьясындагы 1 пункт)
Коррупция:
дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу.
(«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 1 пункт)
Укучылар, ничек уйлыйсыз, коррупциянең сәбәбе нидә ? (җаваплар)
”Юл ачкычы” карталарында эш.
1.Кешенең комсызлыгы.
2.Тиз акча эшләүгә кызыгу.
3.Үз проблемаларын җайлы һәм тиз хәл итү.
4. Түбән хезмәт хакы.
5.Законнарны белмәү.
6.Җиңел юл белән табыш алу.
7.Илдә тотрыклылык булмау.
8.Коррупцияне гадәти күренеш итеп карау.
9.Халыкның түбән дәрәҗәдә яшәеше.
10.Эшсезлек.
Укытучы. Ничек уйлыйсыз, коррупциядән зыян күбрәкме, әллә файдамы, ни өчен? - Бер генә кешегәме, әллә җәмгыятьнең башка өлкәләренә дә зыян киләме? (Укытучы нәтиҗә ясый).
Әйе, укучылар, коррупция җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә икътисадка, сәясәткә, социаль, рухи өлкәгә җимергеч йогынты ясый.Әйдәгез, күзаллау җайлырак булсын өчен, без бераз группаларда эшләп алыйк. Хәзер мин сезгә төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирәм. Сез шуларны рольләргә бүлеп уйнарга, ә иптәшләрегез сез уйнаганга карап, кайсы өлкәгә каравын билгеләп карарлар.
1 төркем.
Әнисе белән кызы, чиратлары җиткәч, шифаханәдә табибка кергәннәр. Ләкин, аларны этә-төртә, зур пакет тоткан бер ханым чиратсыз гына табиб янына ашыга. Ханым, пакетны табибка сузып:
-Монысы сезгә.
Табиб, кызның әнисенә кыяр-кыймас кына:
-Сез чыгып торыгыз әле,-ди.
Әнисе белән кызы, ишек артына чыгып торырга мәҗбүр булалар.
(Социаль өлкәгә карый) – больница
- нче төркем
- Иптәш шофёр, юл йөрү кагыйдәләрен нигә бозасыз? 60 км\сәг тизлек белән барасы урынга сез 90 км\сәг белән кердегез. Документларыгыз....
- Нигә?
- Протокол төзергә.
- Иптәш, полиция хезмәткәре(кесәсенә акча сала). Болай гына хәл итеп булмыймы?
- Икенче юлы бу хәл кабатланмас дип ышанып калам. Хәерле юл.
(Сәяси өлкәгә карый)- армия, полиция
3 нче төркем
-Сәлам, Айнур!
-Сәлам Айзат! Ничек хәлләр? Сессияңне яптыңмы?
- Әйе, гел дүртлеләр генә!-ди горурланып Айзат. - Ә син ничек бирдең?
-Һәй, нәрсәсе бар инде аның. Ике зачетны сатып алырга туры килде. Әти-әнинең акчасы булганда, бер куркынычы да юк бит аның!
(Рухи өлкәгә карый) – фән, мәдәният
Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыралар. Һәр авыру килеп чыгуының үз сәбәпләре бар һәм аларны дөрес итеп тәрбиләргә кирәк. Ничек уйлыйсыз, коррупцияне бетереп дәвалап буламы? Аның өчен иң кулай вариант нинди дип уйлыйсыз?(җаваплар)
Укучылар, дәүләтебез коррупциягә каршы төрле законнар кабул итә. Бу законнар белән без алга таба тагын да ныклап танышырбыз. Әйе, укучылар коррупциягә каршы көрәш бик күптәннән башланган һәм хәзер дә дәвам итә.
Бүгенге көндә Рәсәй президенты В.Путин, коррупциягә каршы көрәшне тагын да кискенләштерү максаты белән, ришвәт алган кешеләргә җәзаларны тагын да күбәйтте.
“Коррупциягә каршы тору турында” 2008 нче елның 25 декабренда 273-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителә.
Безнең республикада да бу юнәлештә каты чаралар күрелә.Татарстанда коррупциягә каршы көрәш турындагы закон 2006 нчы елда кабул ителде һәм шушы юнәлештә эшләүче Совет төзелде.
Үзебез уйнап киткән ситуацияләргә кире кайтып, уйлап карыйк. Укучылар, бу очракларда гаеп кемнәрдә?
Укучылар, бу очракта кемнәр гаепле? (җаваплар) Эйе, икесе дә. Законнарга игътибар итсәк, анда 2003 елның 8 декабрендә 162-ФЗ номерлы Федераль законындагы 290 һәм 291 нче статьялар белән өйдә танышып килерсез(132- 133 нче битләр). Анда һәр ике якка да җәза каралган.
- Шулай итеп укучылар, коррупция гаҗәеп зур зыян китерә, кешеләрне дәүләтне эчтән җимерә. Бу күренешкә кул селтәсәк, киләчәгебездә безне гаделсезлек, хәерчелек көтәр бит. Коррупциягә каршы бөтен кеше бергә көрәшергә тиеш. Дәрес башында сез зур юллар чатында калдыгыз? Сез юл башы итеп нинди сыйфатны сайлар идегез?
Рәхмәт, укучылар Илебез киләчәге – Сезнең кулларда!
Агачны тамыры белән киссәң, ул корый. Сез шушылай бердәм булсагыз, әлеге чирне җиңәрбез дип зур ышанычлы теләкләрдә сыйныф сәгатебезне тәмамлыйк.
Катнашуыгыз өчен рәхмәт.
