Мероприятия проведенные учителем

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Сценарии мероприятий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx17.51 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий

Тукай- 2014

А.Б.   Кадерле балалар!  Без бүген татар халкының  йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыйналдык.Аңа бүген 128 яшь.

        Язның иң матур көннәрендә билгеләп үтелә торган  зур бәйрәмнәрнең берсе – татар халкының сөекле шагыйре  Габдулла Тукай туган көн.Ул үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә, телебезне, татар телебезне яратырга өндәгән.

          Балалар , бөек Тукаебызның  изге эшен дәвам итеп, безнең бик күп шагыйрьләребез  татар теленә мәдхия җырлыйлар.

4 класс укучылары.

А.Б.   Габдулла Тукайның балачагы бик авыр үткән. Кечкенә Габдуллага 4 яшь ярым булгач, аның әнисе, 4 ай ярым вакытында , әтисе үлеп китә. Сабый җаны ниләр генә кичерми. Кулдан кулга,  авылдан авылга күчеп үтә аның балачагы.

4 класс. Ильяс.

Тукай исән, җыры – күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр  юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка.

Аерылгысыз тоташ бер көч булып,

Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне кхреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

Ә хәзер Тукай абыебызның  кайбер шигырьләрен искә төшерәбез.(Китап ачыла)

Шигырьләр.

6 класс. “Фатыйма белән сандугач”

“Кояш илә яңгыр.

Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр дә язган бит.

Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл -  Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен

Тавыклары җырлай диләр.

“Шүрәле” әкияте.  5  класс укучылары.

Габдулла Тукай  үзенең әсәрләре аша балаларны, гадел булырга, хезмәтне , табигатьне  яратырга өнди.  Шулай итеп, ул укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша, эш яратырга , ялкау булмаска чакыра.

Тынма , эшлә, и сабый!  Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йөкларга – төн.

Иртә торгач та , язарга , дәресең  укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң, тынарсың җомга көн.

1 нче класс укучылары.

Мәдрәсәдә бар иде ди бер таз малай,-

Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.

Ул заман без барчабыз бик кеченә,

Зурыбызга яшь булыр унөч кенә.

Башчыбыз Таз, бер заман без уйнадык;

Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.

6 класс  “Таз”

Бала тавышы. Бишек җыры.

Үзенең кыска гомеренең һәр минутын  Тукай халыкка багышлый.

        Шагыйрь халкыбыз иҗатына , теленә олы ихтирам белән карый һәм аның бөеклегенә дан җырлый. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы , үз шагыйре итеп кабул итте.

        Габдулла Тукайның арабыздан китүенә бик күп еллар булса да , ул үлемсез әсәрләре, шигырьләре белән безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый  һәм аны олылап искә ала.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исмнәргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшни яшь Тукай.

Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.