Сценарии

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ochrashu-2.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

              Очрашу кичәсе.            

        Кыңгырау тоткан укучы бала сәхнә буйлап әйләнеп, кыңгырауны чылтырата. Зиннур Хөсниярның “Битаман” җыры яңгырый.

 

  А.б      Хәерле көн, хөрмәтле дуслар- безнең мәктәпне  тәмамлаучылар һәм хөрмәтле укытучылар. Сез бүген туган мәктәбебез стеналарында шат, ваемсыз балачак белән очрашу хисен тоясыз, бәхетле яшьлекне искә төшерәсез.

  Язмыш сезне илебезнең төрле нокталарына таратты. Ләкин туган җирне ярату, сагыну  сезне бүген бирегә җыйды. Әле генә яңгыраган җыр да , Зиннур Хөсниярның "Битаман"җыры иде.

 Бер  күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын.

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын        

         Хөрмәтле кунаклар, хәзерге вакытта безнең мәктәбебезне , үзебезнең авылдашыбыз Фәрит Габдулхаевич җитәкли.  Шул ук вакытта ул әле кунак та, чөнки  мәктәпне моннан 35 ел элек тәмамлаган чыгарылыш укучысы . Сүзне мәктәбебезнең директоры Фәрит Габдулхаевичка бирәбез.

.

        Хөрмәтле авылдашлар, бүген бездә кунакта авылыбызның җирле үзидарә рәисе - Рушания Абдулловна катнаша. Бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне Рушания Абдулловнага бирәбез.

         

         Әй мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми, кем генә синдә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын , онытылмас сабакташларын юксынмый икән ?

  Һәркөн диярлек күрешә идек,

Һәрбер шатлыкны бүлешә идек.

Мәңгегә шулай дуслык , татулык

Торсын яктырып диешә идек.

Исләргә төшеп,хисләргә кереп

Сагындырасыз, эй, сабакташлар.

Сагындыра гел шау-гөр килешеп,

Уйнап-көлешеп укыган чаклар  

 

дип искә төшерәләр  1972-73 нче чыгарылыш классы.

  Алар кунакларыбызның иң өлкәннәре мәктәпне моннан 40  ел элек тәмамлаган укучылар.  Бүгнеге көндә алар  укытучыларына, чордашларына, яшьләргә сүз әйтмичә булдыра алмас.

Хөрмәтле кунаклар, сезне бирегә чакырабыз. ( Класс җитәкчесе дә чакырыла)

 

   

Сез үзегезнең беренче укытучыгызны хәтерлисезме? Кем иде ул? Аның турында сөйләсәгез иде.

Мәктәп елларындагы иң якты истәлек турында сөйләсәгез иде.

 

Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.

        

        Аллария- лария.

Сезнең өчен хөрмәтлеләребез

........................................................башкаруында җыр.

 номеры...........................................................................................................

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме !- дип

Балачаккка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сагыныр өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган балачакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

   Дип искә алалар мәктәпне моннан 35 ел элек тәмамлаган укучылар. Иң күп сандагы чыгарылышш . Карагыз әле, бүген дә алар нинди күп! Хөрмәтле 1977-78 уку елында тәмамлаган укучыларны бирегә  чакырабыз.

Сезгә дә берничә сорау биреп китик әле.

Иң яраткан укытучыгыз турында сөйләгез  әле.

Укыган вакытта яратып йөргән кешең кайтканмы?

        Төрле милләт биюләренә ярыш.

  Концерт      номеры...........................................................................................................

А.б. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе. Нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә,  ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын ,остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә ала.

Газиз мәктәбеннән аерылса да,

Күңеле белән анда кала ул.

Яшен сорамагыз, әйтә алам,

 Мәктәп яшендәге бала ул.

Төшләренә керә аның мәктәп,

Укучылар белән сөйләшә.

Изге җан дип ничек атамыйсың?

Тик изгелек җирдә өләшә.

Соңгы сулышкача кешеләргә

Укытучы булып кала ул.

Сентябрьнең берен көтеп ала

Мәктәп яшендәге бала ул.

Яңгырда да , карлы буранда да

Хәл белергә аңа керегез,

«Рәхмәт сезгә диеп баш иегез,

Чын күңелдән чәчәк бирегез.

Безнең арабызда сөекле укытучыларыбыз.................................................................................бар.

Сүзне аларга бирәбез.(Берсенә  бирәбез)

    Гомер итү -басу кичү түгел, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Челтерәп аккан чишмә күк башланып киткән кеше гомере тора-бара мул сулы инешкә әйләнә, ә аннан җәелеп аккан дәрьяга барып тоташа..Алда исә сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүче җил- давыллар көтә.Күрәсең, әнә шушы сынаулар аша узып, берсеннән -берсе катлаулырак авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга килә торгандыр адәм баласы. Киртәләрне җиңеп үз кыйблаңа тугры булып кала алу гына кешеләрне кеше итә торгандыр.

  Маңгаеның тирен буразналар ергалаган , көмеш чәчле, көләч йөзле бу кешене-

…...........................................................ны белмәгәннәр бар микән.

Концерт номеры.................................................................................................................................

А.б.

Сау гынамы , газиз укытучым,

Таныйсыңмы мине,юк микән?..

Җан сыкравы булып кемдер дәште:

«Кайберәүләр инде юк күптән»

    Кызганычка каршы , тормышның кырыс сынаулары , ачы җилләре безнең арабыздан бик күп укытучы ветераннарыбызны алып китте.Менә алар:

 

Абдюханова Зөләйха

Абдюханов Хөсәен

Ибрагимова Гәүһәрия

Низамиева Флера

Борханов Камил

Абдрахманов фәрит

Исәнбаева Әминә

Исәнбаев Изиль

Камалов Ленар

Камалова Резеда

Абдуллина Илгизә

Гайфуллина Миләүшә

Замалиев Мансур

Сафин Нәркис

Галәвиева Филсинә

         Аларны да искә алып китмичә булмый. Алар балаларга белем бирүдә үзләреннән бик зур өлеш керттеләр. Аларны бу саваплы эшләре җәннәткә кертсен.

        Хөрмәтле авылдашлар. Әйдәгез бераз күңелләрне күтәреп алыйк әле.

 

А.б

Сагынып килдегезме , сабакташлар,

Онытылмас Битаман ягын?

Искә алырга дип, гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын.

Хатирәләр- күңел түрләрендә

Бер серләшик таңга кадәрле,

Бүген бездә яшьлек үзе кунак,

Бу очрашу шуңа кадерле.

  Бу чыгарылыш укучылары үзләренең үткенлекләре һәм тырышлыклары белән аерылып торалар. Алар арасында зур-зур җитәкчеләр дә, бизнесменнар да һәм шул ук вакытта туган авылларында яшәп калган кешеләрдә бар .  Бирегә мәктәпне моннан 30 ел элек , ягъни  1982-83  нче елда тәмамлаган чыгарылыш укучыларын чакырабыз.

Сезгә шундый сораулар.

  • Сезнең класс җитәкчегез кем иде?
  • Мәктәп елларын кире кайтарасыгыз киләме?

    Сезнең белән дә бер уен уйнап алыйк.

        Шарлар белән.

Концерт номеры...........................................................................................................

А.б  

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Шулай итеп үз юлларын бер табалар.

Бирегә моннан 25 ел элек ягъни  87-88 нче уку елын тәмамлап чыккан чыгарылыш укучыларын чакырабыз.

Сезгә дә сорауларыбыз бар.

-Сез бигрәк тә кайсы укытучыны сагынып искә аласыз? Аның турында сөйләгез әле.

-Хәзерге вакытта мәктәпкә нинди теләкләр теләр идегез ?

Бер уен уйнап алыйк. Чәчәкләр саныйбыз.

Концерт номеры...........................................................................................................

Кайда да булса, кайчан да булса,

Бер күрешү-үзе бер шифа.

20 ел үткәннән соң,

Бер күрешеп сөйләшик әле,

Елашыйк та , җырлашыйк әле.

Бер күрешү- үзе бер шифа дип,

Эч серләрне сөйләшик әле,

Күңелләрне бушатыйк әле,

Классташлар , очрашыйк әле.

А.б.Хөрмәтле кунаклар. Олы җанлы һөнәр ияләре. Сүз 1991-92  нче елгы чыгарылыш укучыларына бирелә.

           -Мәктәптә елларындагы иң якты истәлек турында сөйләгез.

          -Иң яраткан фәнегез, укытучыгыз кем иде?

Уен. Мәкалъләр әйтеш.

Концерт номеры.

Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр.      

 

Уен

Концерт номеры.

     А.б. Бәхилләшмик , бары саубуллашыйк

        Бу изге йорт , туган нигез кебек

        Очраштырыр безне тагын да.

        Шатлык — кайгыларны бүлешергә

         Язсын иде тагын күрешергә.

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр дуслар хушыгыз!

 

 

Кичәбезнең тантаналы өлешен тәмамлыйбыз. , сөйләшүләр, хатирәләрне  классларда дәвам итик.

Туган нигез.

Дөнья куып , мәшәкатьләр гизеп

Йөресәк тә әллә кайларда,

Оныттырып барлык борчуларны

Туган нигез дәшеп кайтара.

Туган нигез , әткәй корган нигез,

Бабамнардан калган нигез син.

Һәммәбезне бердәй тигезлисең,

Һәммәбезгә дә бертигез син.

Оясыннан очкан кошлар кебек

Без дә очтык канат кагынып.

Туган нигез,ерак-еракларда

Без яшибез сине сагынып.

Еллар узган саен кайта уйлар

Җылысына туган нигезнең.

Хәтерллисең булыр бала чакны,

Яшьлекләрне әле син безнең.

Туган нигез, әткәй корган нигез,

Бабамнардан калган нигез син.

Һәммәбезне бердәй тигезлисең,

Һәммәбезгә дә бертигез син.

 

                              Бер утырыйк әле гөрләшеп.

Эх, утырыйк әле бер гөрләшеп.

Сирәк очрашабыз лабаса!

Ни яме бар соң бу кичәләрнең,

Хәтерләрдә әгәр калмаса?!

Арабызда осталар бар сүзгә.

Мәзәк сөйләп алар көлдерсен!

Шуклык белән үзебез күтәрмәсәк,

безнең күңелләрне кем күрсен?!

Ал кулыңа ,туган, гармуныңны,

Уйнап җибәр әле сыздырып.

Безнең җырны тыңлап ,атказанган

Җырчыларың торсын сызгырып.

Бер утырыйк әле без гәпләшеп,

Искә алып дөнья хәлләрен.

 Онытканда бер күрештек менә,              

 Гәпләшергә  шул ич сәбәпләр.            

 Вакыт бара әнә, күп тә үтмәс,        

 Китәргә дип сугар сәгатьләр

Эһ, күбәйгән ләса бу гомернең

Сагынып кына сөйләр мәлләре