Творчество читателей "Золотое перо"

Сибгатуллина Гульшат Мубаракзяновна

Творчество — это создание чего-то нового, ценного не только для одного человека, но и для других. Творчество и творческая деятельность определяют ценность человека и его индивидуальность, поэтому формирование творческой личности приобретает сегодня не только творческий, но и практический смысл. С развитием творческих способностей развивается и личность ребёнка. Дети становятся активными, чаще проявляют инициативу, у них появляется уверенность в собственных силах.

Представляем вашему вниманию творчество наших читателей «Золотое перо»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tvorchestvo_chitateley.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Творчество читателей «Золотое перо»

Күренекле шәхесләребез

                                       

М

   А

М

А

Д

Ы

Ш

       1.Татар дәүләт  драма һәм комедия театры артисты

       2.“Мунча ташы” миниатюралар театры артисты

       3.“Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, язучылар   берлеге рәисе урынбасары

     4.Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетында  музыка укытучы педагог-доцент, җырчы.

       5.Танылган татар шагыйре, кинодраматург, публицист.

    6.“Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде” җыры белән олы сәхнәгә аяк баскан укытучы-җырчы.

       7.Җырчы, шагыйрь, филармониянең опера һәм камера бүлеге солисты.

Җаваплар:

  1. Хәлил Мәхмүтов
  2. Шәмси Закир
  3. Зиннур Мансуров
  4. Миңгол Галиев
  5. Әхмәт Гадел
  6. Резидә Кадыйрова
  7. Георгий Ибушев

            Төзүче: Сибгатуллина Чулпан, 8 нче сыйныф


Мамадыш

Туган ягым – Мамадыш

Ул яшәү өчен ярыш

Шәһәрнең матурлыгы –

Халкымның горурлыгы.

Ага Нократ елгасы,

Сайрый былбыл баласы.

Туган җирем – Мамадышым,

Бәхетем – син, язмышым.

Хусаинова Фәния

11 нче сыйныф

                                                               

Пескәем

                                Бар минем бер пескәем,

Кара муен дускаем.

Уяудыр колаклары,

Озындыр мыеклары.

Тәпиләре ак-кара,

Кырда йөрсә, эз кала.

Ярата сыйпаганны,

Сөт белән сыйлаганны.

Магъсумова Илүсә

8 нче сыйныф

Кыш килде.

Кыш килде. Җил исә.

Салкын битләрне кисә.

Кар ява урам тулып,

Җиргә ак каймак булып.

Чана-чаңгы шуабыз,

Җил артыннан куабыз.

Мамык карлар көрибез

Рәхәт үтә көнебез.

Сибгатуллин Илгиз

4 нче сыйныф

Салават

Тәрәз аша карале,

Тышта ап-ак кар ява.

Юл буйлап әкрен генә

Салават кайтып бара.

Кулына тоткан кавын,

Тартадыр чана бавын.

Салкын кышны уйламый,

Егылса да еламый

Кайтып җитте өенә

Барысы да сөенә

Әти-әни, әби-бабай

Бии аның көенә.

Сибгатуллин Илгиз

4 нче сыйныф

Яз башы

Бер карасаң, әле кыш сыман,

Карлар да бит эреп бетмәгән.

Калкулыктан үзәнлеккә таба,

Гөрләвекләр агып китмәгән.

Бар тереклек көтә язның,

Уянуын өзелеп, сагынып.

Киткән кошлар хәтта кире кайта

Ераклардан канат кагынып.

Язның әле башы гына

Кояш карап, карлар эрүе.

Өметләнеп көтәм язның

Яшеллеккә җирне күмүен.

Фәридә Ибраһимова, 7 нче сыйныф

Умырзая нигә моңсу?

Умырзая нигә моңсу?

Бәлки тәүге чәчәк булганга.

Гомерем нигә кыска?- диеп

Сагыш белән күңеле тулганга.

Төнге салкын аны туңдыра да

Иртән язгы кояш уята.

Бүген әле, бәлки яшәрмен, дип

Көндә үзен үзе юата.

Яз җиткәнен генә белдерә дә

Беренчеләрдән булып.

Иркәләмичә кала,

Аны күбәләк кунып.

Фәридә Ибраһимова,  7нче сыйныф

Весна

Весна, весна! Поют ручьи,

Поют и птицы и сверчки.

На поле травушка растёт,

В лесу подснежничек цветёт.

Все ярче солнышко блестит,

И тёплый дождик моросит.

Всё встрепенулось ото сна.

Встречайте все, пришла весна!

Каландаров Радмир

3 класс

Разлука

Бывают в жизни трудные минуты,

Мгновения отчаянной любви.

Когда ты понимаешь, что кому-то

Нужна мечта другая, но не ты.

Забудь! Смирись! Тебя он не достоин!

Любила ты его всем сердцем и душой.

А он играл, играл твоей любовью.

Он не любил твои безумные мечты.

Закрой страницу эту в своей жизни.

Забудь всё то, как страшный грустный сон.

И знай, что будут в жизни перемены,

И сердце обретет счастливый звон

Задорожная Катя

11 класс