"Муса Җәлил - яраткан шагыйребез"

Шамиева Фарида Махубрахмановна

Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

                    Муса Җәлилгә багышланган кичә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә шагыйрь портреты, әсәрләренә күргәзмә куела. Стеналарда балалар ясаган рәсемнәр эленә.

Муса  Җәлил сүләренә язылган “Җырларым” җыры яңгырый.

       1нче слайд.

Бала.

- Әбием,  әбием , безнең мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган конкурс

үткәреләчәк. Син  аның турында миңа күбрәк сөйли алмассыңмы икән?

Әби.

-Сөйләрмен балам, ник сөйләмәскә. Муса Җәлил минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе бит. Тыңла, алайса.

2 нче слайд.

 Әби. Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез Муса Җәлинең туган көне. Ул 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе  Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхилә апа гаиләсендә дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраһимга ияреп 6 яшендә укырга китә. Бик тиз вакыт эчендә 1, 2 нче сыйныф програмасын  үзләштерә.

2 нче слайд.

1 нче алып баручы. В просторах оренбургских степей затерялась небольшая деревня Мустафино. Невдалеке, у спуска к  речке, – аккуратно побеленный домик под шиферной крышей. Когда-то здесь – 100 лет тому назад – 15 февраля 1906 года родился Муса Джалиль. Муса был шестым ребёнком в семье крестьянина Мустафы Залилова. Как все крестьянские дети, он бегал босиком по росистой траве, пас гусей, купался в мелководной речушке Неть. В 6 лет с братом Ибрагимом начал ходить учиться в медресе. Очень способный Муса быстро перешёл из класса в класс.

Әби. Муса кечкенәдән үк татар  халык җырларын яратып үсә. Үзе дә җыр дәресләрендә беренче булып җыр башлый торган була.

1нче алып баручы. Муса очень любил  протяжные татарские народные песни и на уроках пения с удовольствием пел..

                                   Татар халык җыры яңгырый.  “Идел бит ул”.

3нче слайд

Әби. Кечкенәдән үк Муса  әдәбият белән кызыксына. “Бәхет” исемле беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Мусага ул вакытта 13 яшь була.

М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

2 нче алып баручы. Рано проснулась у будущего поэта тяга к знаниям и он в 13 лет начал писать стихи. Двоюродная сестра Мусы Марьям Сайфетдинова рассказывает, что, Муса однажды поделился с ней большим секретом о том, что мечтает стать поэтом, как Тукай.

4нче слайд

Муса.        Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!

Мәрьям.        Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...

Муса.        Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Мәрьям.        Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям. Кем?

Муса.  Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.

Мәрьям.  Чынлапмы? Ә  менә мин, биюче булырга телим. Хәзер сиңа биеп тә күрсәтәм.

Татар халык биюе.

5нче слайд

Әби. Чибәр егет Муса, Әминә белән гаилә төзиләр һәм аларның Чулпан исемле кызлары туа. Ул Чулпанны бик ярата, аңа багышлап “Бишек җыры ” шигырен яза.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып

Янар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

        6 нчы слайд

2 нче укучы. В деревне живут очень трудолюбивые, умелые люди. Они, услышав первые звуки петуха «Кукареку», просыпаются, начинают свой трудовой день.

                                            "Әтәч"

Таң ата бугай, әтәч кычкыра            

Кикрикүк, кикрикүк.                              

Я сузып кына,

Я бик еш кына,

Кикрикүк, кикрикүк.

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

Кикрикүк, кикрикүк.

Бакчага килдек,

Ашыга- ашыга,

Кикрикүк, кикрикүк.

     7нче слайд

     4 нче укучы. Муса считал своими друзьями и щенка дворняжку, и кошку, которая вошла в доверие своей хозяйки. Он написал стихотворение " Мой пес".

                                                   Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә һәм күп күрә.
Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да, сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм.
Ул окоптан окопка
Хат ташырга өйрәнсен!
Командирын дошманнан 
Яклашырга өйрәнсен!
Яралыга су илтсен,
әрнәрсәгә өлгерсен.
Нәрсә генә сизсә дә,
Командирга белдерсен.
Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт 
Туган илен сакларга.

8 нче слайд.

4 нче укучы. А вот в какой ситуации оказалась его любимая кошка.

Посмотрите, пожалуйста, инсценировку "Карак песи" .

“Вороватая кошка”, инсценировка

Чоландагы ак майга ияләште күселәр.

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә:

Мияу - мияу, пескәем! Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр, койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып, ярыкларга постылар.

Мияу - мияу, пескәем! Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач, сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип, Керсәм күзем акайды:

Явыз песи берүзе ялт иттергән ак майны.

Мияу - мияу, пескәем, хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны, үзең ашап киткәнсең!

         9 нчы слайд                     

Әби. Балам,  Муса Җәлилнең  күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр дә язганнар.

Җыр. Сәгать.

 Сәгать суга: “Даң, даң!...”

                                                        Хәбәр бирә таңнан

                                                  Бакчага барырга

                                                  Унбиш минут калган.

                                                  Сикереп торды Марат,

                                                  Күрә эшләр харап,

                                                  Тагын соңа калган

                                                  Шул йокыга карап.

                                                  Сәгать йөри: “ Келт-келт!...”

                                                   Тиз бакчага кит,кит!...

                                                   Марат аңа дәшә:

                                                   Тукта, мине көт,көт!

                                                         Сәгать җырлый: “ Диң-диң!...”

                                                   Мин бит туктый белмим.

                                                   Моннан ары, “ Зиң-зиң!”

                                                   Миңа карап йөр син!...

10 нчы слайд

1 нче алып баручы. Муса рос, мужал. Преодолев огромные трудности, он получает образование и несёт культуру в народ. Друг за другом печатаются его сборники его произведений.   Но творческим планам поэта не суждено было сбыться...

Музыка. Вставай)

        11нче слайд.

1 укучы. Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса ,

                 Әкрен генә поезд кузгалды.

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

Җыр.«Солдатлар».

12 нче слайд

2 нче алып баручы. С первых же дней войны, Муса начал сражаться и оружием, и пером. И в каждом стихотворении поэта звучит мысль о воинской верности, искреннее чувство любви к Родине.

“Кызыл ромашка”, инсценировка.

                                              Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны 
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә 
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп 
Бер яңа хәл күрделәләр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-берсеннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?”
Әйтте кызыл ромашка:
“Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында
.

13нче слайд

1 нче алып баручы. В июне 1942 года тяжело раненый Муса Джалиль попал в плен. Но и в плену он продолжает бороться против фашистов.

 2 укучы.  Теперь я в неволе... Каждое утро 
Гляжу на восток, где заря взошла, 
И пламя мщенья стихами рвется 
Из сердца израненного орла.

14 нче слайд
          2 нче алып баручы. Здесь же он встречает своих земляков. «Мы должны быть сильнее смерти»- не раз повторял Джалиль своим друзьям. Чувство дружбы помогало джалиловцам стойко переносить пытки и истязания.  

Но гитлеровцам удалось напасть на след подпольной группы. Большинство их членов были арестованы и брошены в фашистские застенки. Их перевели в Моабитскую тюрьму..

14 нче слайд

1 нче алып баручы. Нелегко приходилось Джалилю. Особенно он тосковал по своей маленькой дочурке Чулпан, по жене Амине.

(Аудиозапись. Кызыма)

15 нче слайд

2 нче алып баручы. 25  августа  1944 года утреннюю  тишину  нарушил  стук солдатских сапог. Лязгнули ключи. Медленно, со скрепетом  раскрылась тяжёлая, плохо смазанная дверь.

1 нче алып баручы. В камеру вошли двое военных, вооруженных. Зачитав имена татар, они приказали быстро одеться.

2 нче алып баручы. Заключенные сразу поняли, что пришёл их последний час и стали прощаться друг с другом.

1 нче алып баручы. Шли молча. Зиннат Хасанов, шедший перед Мусой Джалилем, на мгновение  оглянулся Муса увидел в его глазах  такую тоску, что сердце у него остановилось…  Он вспомнил, что Зиннат один из самых молодых, даже жениться не успел…  Мусе захотелось как-то подбодрить товарища и он запел.

    (Звучит песня «Кара карлыгач микән»…)

2 нче алып баручы. Это было так неожиданно, что конвойные в первую минуту растерялись. А песню уже подхватили…

1 нче алып баручы. «Молчать» – крикнул старший конвойный. Но ничего не мог поделать.

2 нче алып баручы. Муса видел, как распрямились спины, как сжимались в кулаки скованные руки, слышал, как набирали силу поначалу неуверенные голоса.

1 нче алып баручы. В фашистском  Берлине, во дворе всегда безмолвной, словно вымершей тюрьмы звучала, выплёскиваясь за ограду, татарская песня, рожденная на берегах могучей Идели.        ( продолжение песни. )

2 нче алып баручы. Приговорённые  стояли тесной кучкой, касаясь друг друга плечами. И … улыбались.

3 укучы.       Пел я, весеннюю свежесть почуя, 
Пел я, вступая за родину в бой. 
Вот и последнюю песню пишу я, 
Видя топор палача над собой

1 нче алып баручы. 25 августа 1944 года минут оборвалась жизнь одиннадцати джалилевцев.

    16нче слайд  (Имена)

2 нче алып баручы. Почтим их память минутой молчания

1 нче алып баручы. Поэт остался жить в памяти советского народа – своим подвигом, своей поэзией. Посмертно в 1956 году Муса Мустафович Джалилов был удостоен звания Героя Советского Союза. За цикл стихов «Моабитская тетрадь» в 1957 году – Джалиль стал лауреатом Ленинской премии.

17нче слайд (һәйкәл)

4 укучы.  Когда пройдёт, как песня жизнь моя,

Когда замолкну, близких покидая,

Не думайте, что умер я, друзья, –

В сердцах миллионов буду жить всегда я.

1 нче алып баручы. Муса Джалиль был казнен, но его песни дошли до Родины.

Стихотворение "Җырларым".  

5 укучы.Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз.
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! 

6 укучы.Песни, в душе я взрастил ваши всходы, 
Ныне в отчизне цветите в тепле. 
Сколько дано вам огня и свободы, 
Столько дано вам прожить на земле! 

5 укучы.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма. 

6  укучы.Сердце с последним дыханием жизни 
Выполнит твердую клятву свою: 
Песни всегда посвящал я отчизне, 
Ныне отчизне я жизнь отдаю.

5  укучы.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

       

6  укучы.Песня меня научила свободе, 
Песня борцом умереть мне велит.
Жизнь моя песней звенела в народе, 
Смерть моя песней борьбы прозвучит! 

                             «Салют сиңа Муса Җәлил». Җыр.