Зәки Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни - гамәли конференция материаллары

Мударисова Резида Рауфовна

Бу җыентыкка сәләтле укучыларның иҗади хезмәтләре тупланды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда Ватанына үз-үзен аямыйча хезмәт иткән, аның азатлыгы өчен кулына корал да, каләм дә алып сугышкан, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәткән үлемсез шигырьләр иҗат иткән, солдат, гражданин, патриот исеменә мәңге тугрылыклы калган якташ шагыйрьләребез иҗатына күзәтү ясалды. Әлеге фәнни-эзләнү нәтиҗәләре тарих, әдәбият дәресләрендә Бөек Ватан сугышы чорын, шул чордагы әдәбиятны үткәндә; сәнгать дәресендә сүз сәнгатенең әһәмияте хакында әңгәмә үткәргәндә, һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан үткәрелгән класстан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләрдә файдалану өчен кулланма материал булып хезмәт итә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sbornik_po_itogam_konferentsii.docx754.92 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Муниципаль казна  учреждениясе  Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                            Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

              Зәки Нури – фронтовик шагыйрь

Зәки Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган

фәнни - гамәли конференция материаллары

                                        Иске Чүпрәле - 2015

Җаваплы редактор: Ю.С.Мутин, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе

Редколлегия:

Антипова С.В.- укыту методик  эшләре  буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары

Низамова Р.Ф. – тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары

Ибриһимова Т.Р. – Кече Чынлы гомуми белем бирү мәктәбе директоры

Төзүче: Мөдәрисова Резидә Рауфовна, мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты

        Бу җыентыкка сәләтле укучыларның иҗади хезмәтләре тупланды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда Ватанына үз-үзен аямыйча хезмәт иткән, аның азатлыгы өчен кулына корал да, каләм дә алып сугышкан, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәткән үлемсез шигырьләр иҗат иткән, солдат, гражданин, патриот исеменә мәңге тугрылыклы калган якташ шагыйрьләребез иҗатына күзәтү ясалды.

      Әлеге фәнни-эзләнү нәтиҗәләре тарих, әдәбият дәресләрендә Бөек Ватан сугышы чорын, шул чордагы әдәбиятны үткәндә; сәнгать дәресендә  сүз сәнгатенең әһәмияте хакында әңгәмә үткәргәндә, һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан  үткәрелгән класстан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләрдә файдалану  өчен кулланма материал булып хезмәт итә ала.

    Зәки Нури – фронтовик шагыйрь (методик кулланма)

       /Зәки Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган  фәнни- гамәли конференция материаллары/ Иске Чүпрәле, 2015.-54 б.

                                                                   

                         

                                                             Татарстан Республикасы Чүпрәле  муниципаль районы  

                                                              Башкарма комитетының мәгариф бүлеге          

                               

                                  Зәки Нури – фронтовик шагыйрь

Арсланова З.Р, Иске Шәйморза урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы,  җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова З.Җ .

                                                                                             Йөрәк икән – яратмыйча типмәс,

                                                                                             Көрәш икән – җиңми калабыз.

                                                                                             Гомер икән – бушка янып үтмәс,

                                                                                             Ә ил кушса – куркып янмабыз...

                                                                                                                                     Зәки Нури

        Ватан,Туган тел, туган җир... Бу төшенчәләр әти-әни кебек үк якын, кадерле. Тыныч тормышта без үз туган җиребезнең кочагында иркәләнеп үсәбез һәм аның кадере, яшәешебезнең  бер өлеше булуы турында бик үк уйланмыйбыз да. Дәһшәтле сугыш вакыйгалары турында без китаплардан укып, кинофильмнардан  карап, әби-бабайлар сөйләгәннән генә беләбез.

      Татар әдәбиятында Бөек Ватан   сугышы темасын чагылдырган язучылар бик күп. Мине үзебезнең якташыбыз –  Чүпрәле районында туып-үскән Зәки Нури  иҗаты үзенә җәлеп итте, чөнки ул -- Ватан язмышы кыл өстендә торган көннәрдә автомат һәм штык белән генә түгел, үткен каләм белән дә дошманга каршы торган батыр йөрәкле, киң күңелле әдип.

З.Нури иҗатын яктыртырга алынуымның  максаты:

1. Яшьтәшләремдә Бөек Ватан сугышын чагылдырган  әсәрләргә һәм З. Нури иҗатына карата  кызыксынуны арттыру;

2. Туган  ил, туган җирнең,тыныч тормышның кадерен аңлау.

Үз максатыма ирешү өчен, минЗ.Нуриныңтормыш юлын һәм иҗатын өйрәндем,әсәрләрен укыдым, аның  турында язылган газета-журнал мәкаләләренә күзәтү ясадым.

Теманы яктыртканда Р. Мөхәммәдиев, Р. Даутов, Р. Субаев  хезмәтләре, З. Нуриның үз әсәрләре файдаланылды.

      Шагыйрь үткән юл.

      Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык белем алгач, Кукмара районындагы Лубян урман техникумында укый. 1938-1940 елларда Ерак Көнчыгышта һәм Чувашстанда эшли. З. Нури 1941 елның маенда хәрби хезмәткә алына, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була.

       1941 елның августында чолганышта калып, дошман тылындагы партизаннарга кушыла, 1944 елның мартына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә дошман объектларын шартлатучы-диверсант, «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды начальнигы булып хезмәт итә. Белорус җирләре дошманнан азат ителгәч, ул 1944-1946 елларда Орша шәһәр Советы председателе урынбасары вазифасын башкара.

        Туган якларына әйләнеп кайткач, 3. Нури 1949 елга кадәр Буа һәм Тархан урман хуҗалыкларында эшли, 1948 елда КПСС сафларына алына. Шуннан соң 1955 елга кадәр ул «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасында, Татарстан китап нәшриятында,ТАССР Язучылар союзында эшли. 1955-1957 елларда Мәскәүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтының Югары әдәби курсларында укый. 1957-1963 елларда ул ТАССР Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, 1971 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971 -1974 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, аннары 1982 елга кадәр яңадан «Казан утлары»ның баш редакторы.

З. Нури 1951 елда СССР Язучыларсоюзы члены итепалына. Ул документаль проза, тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, республиканыңҗәмәгатьэшләрендә актив катнаша.

Шагыйрь 1994 елда вафат була.

Дошманга каршы автомат һәм каләм белән...

                                                                                                      Утлар-сулар кичәбез без

                                                                                                      Ирек өчен көрәштә.

                                                                                                      ...Без җиңәбез дошманыңны,

                                                                                                      Безнең Туган ил, яшә!

                                                                                                                    “Постта уйлану” 1942

      Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да, шагыйрь буларак, ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. Берөзлексез фашист илбасарлары һәр яктан камап торган урман һәм сазлыкларда, салкын блиндажларда булуга да, гомер һәр мизгелдә кыл өстендә торуга да карамастан, бу авыр елларда да Зәки Нуриның әдәбиятка һәм шигърияткә булган мәхәббәте сүрелми. Киресенчә, ул нәкъ менә шул шартларда Туган ил һәм туган җирнең кадерен, чын дуслык һәм бердәмлекнең бәясен татый. Аның тойгылары һәм хисләре ирексездән кәгазь-блокнот битләренә төшә бара. Шул еллар хатирәсе булып сакланган ул язмаларга шагыйрь, сугыш тәмамланып, әле күп еллар үткәч тә кат-кат әйләнеп кайтыр, мөрәҗәгать итәр... Бөек Ватан сугышы елларында яшьли чыныгу алган, шәхес буларак сыналган шагыйрь Зәки Нуриның поэзиябездә гасырлар буе яшәп килгән ватандарлык, сугышчанлык традицияләрен дәвам иткән иҗаты нәкъ менә шул елларда тернәкләнеп үсеп китә. Шагыйрьнең сугыш чоры эзләнүләреннән торган беренче китабы фронт сызыгы аша үтеп, Казанга килеп ирешә һәм 1945 елда “Шигырьләр” исеме астында Г.Бәшировның сүз башы белән басылып чыга. Бу шигырьләр җыентыгында шагыйрьнең ватандарлык, туган җиргә мәхәббәт, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга булган ачы нәфрәт белән сугарылган шигырләре урын алган.

   Сугышның бренче көненнән үк алгы сызыкта булган З.Нури һәрвакыт Җиңү көненең тиздән киләсенә ышана.

...Җитми калмас бу хатым, беләм.

Син укырсың кайнар сүземне.

Хуш!Күрергә телим дан белән

Җиңү  мәҗлесендә үзеңне,

-ди ул “Ватандашка” шигырендә[1]. 1943 нче елда язылган “Һөҗүмнән соң” шигырендә бу ышанычтагын да ныгый төшә:

                  Тиздән, тиздән ерткыч муены сынар,

                  Җиңү нуры каплар күк йөзен.

                 Хатларыңның шунда соңгысына

                 Җавап булып кайтырмын үзем.[2]

З.Нуриның һәр шигыре фашизмга нәфрәт белән сугарылган. 1945 елда язылган “Берлинга!” шигырендә бу нәфрәт җиңү дәрте белән алмашына:

Нәфрәт алга ашкындыра,

Бу үч түгел бер миндә,

Һәр йөрәктән ташып тора:

Берлинга, тик Берлинга![3]

        Зәки Нуриның сугыштан соңгы ун ел вакыт эчендә “Шигырьләр”-1945, “Безнең яшел дустыбыз”-очерклар(1949), “Дан юлы”-поэма(1949), “Без яшибез Иделдә” –шигырьләр(1951), “Диңгез ясалган якта”-шигырьләр (1953), “Син мәктәптә йөрисең”(1953) – балалар өчен шигырьләр, “Төн юнәлештә”-очерклар(1954), “Чын күңелдән сөйләшү” – шигырьләр(1955) исемле китаплары басылып чыкты.

     Сугыштан соң шагыйрьнең иҗаты ике тармак булап үсә. Берсе аның – совет солдаты узган юл, окоплар, партизан учаклары, җиңү тантанасы; икенчесе – соры шинелен, дөнья иминлеге хакына, икенче бөтендөнья сугышы йоткан миллионлаган совет кешесенең изге хатирәсе хакына армый-талмый эшләү: гигантларкору, иген үстерү, җимерелгән-таптатылган илне торгызу, аякка бастыру.

       Шагыйрнең шәхесе сугыш елларында формалаша. Кан коюлы көрәшенең төп максатын шагыйрь яшәү матурлыгын саклап калу дип аңлый.

Җиңү килер – безнең учаклрны

Салют итеп күккә чөяр ул.

Кем көрәшә сагынып шул чакларны,

Матур яшәр, матур сөяр ул![4]

        Аның карашынча, камил шәхес батырлык белән матурлыкның  аерылгысыз бердәмлегеннән барлыкка килә.

Партизан лирикасы

      Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрнең бөтен иҗаты буенча үзенчеләлекле бер агым булып тора. Зәки Нурины хаклы рәвештә татар поэзиясенә  партизан лирикасын алып килүче итеп саныйлар.Бу темага аның лирик шигырләре, “Дан юлы”, “Урманда утлар” дигән поэмалары һәм 1982 елда язылган “Үлгәннәр дә үч алды” исемле проза әсәре бар. Аның партизаннар турындагы әсәрләрендә, минемчә, лирик геройның хисләре авторның үз кичерешләре белән үрелеп бирелгән, чөнки ул үзе дә партизан. Бу шигырь-поэмаларда партизаннарның батырлыгы да, чыдамлыклары да, алар күргән кыенлыклар да, хис-кичерешләре дә ачык тасвирлана. “Ял иткәндә җырла, партизан” шигырендә ул:

                              Җәй тирләтми, һич өшетми карлар.—

                              Чыныктырды Ватан походта.

                              Сагындырды өзелеп сөйгән ярлар,

                              Җыр әзерлик кайтыр вакытка, -- ди[5].

         Шагыйрьнең “Дан юлы” поэмасында татар егете Халик һәм белорус кызы Марилә образлары аша совет халкының батырлыгы, түземлелеге, кыюлыгы, ярдәмчеллеге чагылыш тапкан.

       Чолганышта калып, бик каты яраланган Халик белән туган авылын вәхшиләрчә талаган фашистлардан урманга качкан Марилә очрашалар. Кыз егетнең яраларын дәвалый. Шуннан соң алар партизан отрядына кушылып китәләр. Алар төрлечә хәйлә корып та, тапкырлык-кыюлык күрсәтеп тә дошманны аяусыз рәвештә юк итәләр.

        Бу поэманы укыгач, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: Халик образының прототибы булып автор үзе тора. Чөнки Халик та автор кебек чолганышта калып. Партизаннар отрядына эләгә. Ул да Зәки Нури кебек җитез, тапкыр, кыю, батыр йөрәкле. Тышкы кыяфәте белән дә авторга охшаш: кара чәчле, чандыр буйлы. Авторны да, Халикны да, поэманың башка геройларын да бертеләк берләштерә: дошманны җиңәргә, Туган илне фашист илбасарларыннан азат итәргә!

       Зәки Нури үзенең “Үлгәннәр дә үч алды” дигән хикәяләр китабында отрядтан башланып, зур партизаннар берләшмәсенә әверелгән, үзе сугышкан шушы төркемдә башыннан кичкән вакыйгаларны тасвирлый.[6]

  Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды.

  З.Нури – әдәбиятта актив эшләгән авторларның берсе. 1945-1983 еллар арасында аның татар телендә утыз алты, рус теленә тәрҗемәдә – унҗиде, башка халыклар теленә тәрҗемәдә – алты, барлыгы илле тугыз исемдә китабы басылып чыккан![7]

           Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң  иҗат ителгән шигырьләре аның нык ихтыярлы ир,халкы өчен җанын –тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер кат раслый. Аның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт, Ватанга ихтирам хисләре белән сугарылган.

        Зәки Нуриның тормышы һәм иҗат юлы миндә соклану һәм милләтебезнең каһарман улы белән горурлану хисләре уятты.Ул – яратып, хөрмәт итеп укылырга лаеклы шагыйрь.

                                 Кулланылган әдәбият

1.Даутов Р. Совет Татарстаны язучылары. - Казан. Таткитнәшр., - 1986

2. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. - Казан. Таткитнәшр., - 1983 .

3. Нури З. Батырлык эшлим дисәң? -- Казан. Таткитнәшр., - 1974.

4. Нури З. Еллар һәм юллар. -- Казан. Таткитнәшр., - 1971.

5. Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980.

6. Субаев Р. Чүпрәле: авыр сынау елларында. – Чүпрәле – 2009.

                                 Идеалың синең саф, чиста,

                                 Бирмә бәхет илен фашистка! ..

Камалова А.К. , Иске Кәкерле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, фәнни җитәкче Баһаветдинова Ф.Х.   1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

            1941 нче елның июнь  ае. Немец – фашист  юлбасарлары туган җиребезгә басып керде. Ирегебезне буарга , бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агуларга ,шат җырларыбызны моң-зарлы итәргә теләп кара дәһшәт килде . Кара тәреле самолетларына, кырларыбыз аша шыксыз дөбердәгән танкларына төяп , дошман безгә үлем ташыды.

      Авылларыбыз,  шәһәрләребез дөрләп янды. Безнең  дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелде. Гитлер солдатлары дагалы авыр итекләре белән ,халык йөрәгенә әрнү салып, безнең урамнарыбыз буйлап атлады.

      Бу хурлыкка идеалы саф, намусы чиста халык түзеп тора алмады, бер җан, бер тән булып бәхетле совет илен дошман кулына бирмәс өчен җиңү көрәшенә күтәрелде.

1941 нче елның май  ае...

Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов ашыгыч рәвештә хәрби хезмәткә чакырыла һәм илебезнең Көнбатыш чигенә җибәрелә.Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен ул  беренче тапкыр менә ничек ишетә:

22 икенче июнь...

Бу--хәтәр көн .

Юк ,хәтәр көн таңы...

Безнең өскә

Фашист ташланды.

Чиктә идек.

Хәтта тел әйләнми –

Әйтеп булмый:

“Сугыш башланды.”

Кем үрмәләп,

 Кемнәр аягүрә—

Бөтенебез утка ташланды.

Каршыланды бер

Көн таңы шулай ...

Безнең Җиңү шулай башланды.

Козгын фашист күктән кургаш сибә

Самолетлар кара тәреле

Ә нәрсә ул алтын

Аҗдаһамы, әллә  пәриме?

Идеалын синең саф, чиста

Бирмә бәхет илен фашистка!...

Дошман канатын җәйгән төньяк диңгезеннән алып көньяк диңгезгә хәтле фронтларда безнең гаскәрләребез фашистның тетмәсен тетү  өчен үзалларына шундый максат куйды.

      Яу башланды дошман ,мул бәхетне

      Бездән талап алырга теләп

      Сыйдырырмы күкрәк үчне

      Ашкынмыйча  түзәрме йөрәк?!.  

      Ник тибрәнми бакча түрендә

      Син яраткан ,син су сипкән гөл?

      Дошман кулы аңа урелгән

      Чәчәк шуңа сулган ,кипкән бел!

    Зәки Нури да полкташлары белән фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә. Ватанга ерткычларча ташланган фашистларның беренче һөҗүмнәрен— зур югалтуларны кичерә үлем белән йөзгә – йоз  очраша һәм Белоруссия урманында чолганышта кала. Айлар буена ял итми, йокламый, ашамый-эчми газапланып ятулар – берсе дә шагыйрь күңелен төшерми.

   Яшь  чагында ук нык гәүдәле булып  ,хезмәт белән чыныгып үскән ,имәндәй нык ,рухлы шагыйрьнең егетлеге менә шул урманда – партизаннар янында сынала. Ул Константин   Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар отрядына кушыла.Константин Сергеевич Заслонов сугышка кадәр Орша тимер юл депосы начальнигы  булып эшли, ә сугыш башлангач ул разведчикларның хәрби командиры итеп билгеләнә.

Башта дошман көчләрен һәм аның корал төяп көнчыгышка таба юнәлгән тимер юл составларын шартлатучы,  аннан разведка җитәкчелечесе булып сугыша. Иң кыен хәлләрдә дә салкын канлы булып кала белгән ,тәвәккәл  һәм җор телле   Зәки Нуретдинов сугышчан иптәшләре һәм командир алдында зур абруй казана.

   Константин Заслонов боерыгы буенча разведчиклар ташкүмер төягән  кантарлар эченә миналар яшерәләр, алар мичкә кергәч ,87 паровоз юлда барганда шартлы,  фронтка корал ташучы немец эшелоны күккә оча Мондый катлаулы операцияләрне Заслонов бары  Зәки .Нурига ышандыра.

    ” Рельс сугышы”  заданиеләрен дә командир бер икеләнми аңа тапшыра. Зәки Нури һәрвакытта да хәрби эшләрне төгәл башкара. Шулай булмый мөмкин дә түгел, яшь партизанның көчле рухлы  булуын күреп сокланган татар егетен үзенең туган энеседәй якын күргән ,аңа ышанган һәм узенә “Дядя Костя” дип дәшүен сораган.

    К. Заслонов җитәкләгән разведчиклар отряды дошманның техникасы төялгән 935 вагонын вата, Зәки Нури катнашында 174 күпер, 3 тимер юл станциясе  ,340 автомашина, 20 танк шартлата.

     Батырлыгы өчен үзе һәлак булганнан соң  1943 нче елда Константин Сергеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелэ.

Шагыйрь “Ике командир турында”гы поэмасында “Дядя Костя” белән Җәлилнең үлемсезлеген болай дип язды:

Мин  Заслонов  үлгән чакны күрдем,

Пуля екты аны һөҗүмдә.

Сүнде батыр, ләкин Бөек Җиңү

Нуры калды аның йөзендә.

“Дядя Костя” күз алдымда тора,

Кулларында мина уйнатып.

Ә Җәлилем—йөрәгемдә яши,

Иң җаваплы җырны уйнатып.

Сугыш ,сугыш ,

Синең солдатың мин,

Шулай кердең минем куңелемә .

Йолдыз булып ике командирым,

Һаман балкыр минем күңелемдә.

Җилкәләргә тимер йөген салып ,

Сугыш безне дүрт ел тирләтте.

Төбәп атты безнең йөрәккә ул,

Якыннарны бездән җирләтте!

     “Дядя Костя”ны югалту шагыйрьне тагын да уйландыра дошманнардан үч алу тойгысы йөрәгенә тынгылык бирми, усаллыгы көчәя генә бара. Дошманга үч тойгысы көчле булганга, Зәки Нури Комарово авылының 14 яшьлек Санька исемле малае белән “Кабель операциясе”н  үтәргә чыга. Аның уй-нияте изге: дошманнар урнаштырган элемтә кабелен өзү.

     Алар Санька белән икәү плащ - палатканың ике читен кысып тоткан килеш палатка астыннан тез башы, терсәкләр белән иелеп, җир өстеннән алга шуышалар .Кабель урнашкан җиргә 20-30 метр барырга кирәк. Алардан ерак түгел генә дошм, башны күрсәтергә дә ярамый, сулыш алырга да җайсыз. Палатканың уртасына бауга тагылган балта, чүкеч  һәм соскыч. Пулеметчыларның канауларыннан соң каты җир башлана. Кабель асфальттан арырак кына каты җиргә күмелгән. Килеп җиттеләр, сөйләшү юк, бары ымлап күрсәтү генә вазифаны үти. Ниһаять, күп газаплардан соң таш җирне балта белән казып төшәләр ,уклау калынлыгындагы кабельне көчкә өзәләр. Кабель өзелә, аның очын безнең разведчиклар элемтәсе белән тоташтырырга кирәк. Татар шагыйре фронтка Гитлер штабы юллаган явыз хәбәрләрнең  серле юлын менә шулай өзә .Бу безнең разведчикның чираттагы батырлыгы иде дип уйлыйм мин. Менә ничек бер төндә “ Кабель операциясе”н  үтәп  кайтты. Бу— чын батырлык! Туган илен фашист илбасарларыннан азат итү юлындагы кыюлык, каһарманлак, дип тә өстим, үземнең  эзләнү  язмамда, яраткан шагыйрем турында.

       Өстәлемдә  Зәки Нуриның төрле елларда язылган шигырь һәм мәкаләләре тупланган   китаплары ...  Дәресләремне хәзерләгәч,  мин аларның битләрен актарам. Ашыкмыйм, игътибарымны күбрәк сугыш еллары вакыйгаларына юллыйм. Шагыйрьнең “Китап битләренә кергәндэ” китабының икенче бүлегенә тукталам. Чынын әйтергә кирәк, бу бүлектәге “Үлгәннәр  дә үч алды” “Кабель операция”ләрен кабат –кабат укыйм. Укыйм һәм уйланам.Сугыш еллары балалары – Санькалар миннән дә яшьрәк булганнар икән бит!.. Ул яшь булса да ,узендә партизан – разведчик булырлык рухи көч туплый алган, серне саклаган, шуның өстенә нык, түзем дә булган.

      Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар отрядына яшь пионерлар да килеп кушылды.Санька кебек кыю разведчиклар. Алар туган илебезне чиксез яратуның тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Алар партизан отрядларында элемтәче булдылар ,иң кыен вакытларда  Туган илгә булган тугырылык хисләрен саклап кала алдылар.

 Сугыш безне еракларга йөртте,

Килми торды хәтта хатлар да .

Туры килде үлем үлсен өчен

Күкрәк белән дзотлар капларга.

Атна буе кайчак ачыктык без,

Кайчак патрон биштән артмады.

Дошман узар юлда, ләкин көн – төн

Мина арты мина шартлады, - дип  язды исемсез  бер шигырендә.автор.

Зәки Нури җиәкчелегендәге разведчиклар дошман камалышында калалар.Шул вакытта аларга ярдәмчеләр табыла. Дядя Дмитрийның кызы Валентина  паритзаннар отрядына язылып , сугыш кырында зур хәрби булышлык күрсәтә.Үзенең туган җире Белоруссияне дошманнардан саклап калу өчен 18 яшьлек кыз зур көч куя. Валентинаның әтисе Дмитрий урман каравылчысы була. Авыр камалышка эләккән   разведчикларны немец юлбасарлардан саклап калу өчен, ул  җайлы урын табып , аларны урманга яшерә. Төнен Дмитрий бабай кызы Валентина белән разведчиклар

га ашамлыклар китерә.  Разведчиклар суның теге ягында була.Алар көймә белән чыгып, һәр төн ашамлыкларны тапшыралар.Менә ничек итеп белорус бабай татар егетен, аның иптәшләрен  ачтан, үлемнән саклап кала.Кыз да , аның әтисе дә  Зәкине яраталар. Шулай булмаганда , төн уртасында дошманнардан курыкмыйча разведчиклар яшеренгән урынга барырлар идеме икән  

соң алар?!.Баһадир гәүдәле, көчле рухлы , түзем, батыр йөрәкле партизан – разведчикны кем

 генә яратмас икән !Валентина Дмитриевна Зәкигә гашыйк була. Әлбәттә егет тә аны ярата.Дәһшәтле сугыштан исән калгач,алар  өйләнешәләр.

Шулай итеп ,”Җиңү!  “ исемендәге партизаннар отряды фронтка  гитлер    штабы юллаган явыз  әмерләрнең юлын  кисә.Бу безнең разведчиекның чираттагы батырлыгы иде, дип уйлыйм мин. Менә ничек бер төндә “Кабель операциясе”н үтеп кайтты Разведчикны көн саен шундый куркыныч, катлаулы заданиеләр көтә иде. Ләкин кыю разведчикларның максатлары бер генә : үлгәннәр өчен үч алу. Бу турыда шагыйрь болай ди:

Ат, фашистка, туры төбәп ат!

Таптамасын туган җиреңне.

Юлларын кис, качса—эзләп тап!

Боерыгы шул сиңа илеңнең.

Үлемгә үч сакла,

Җиңелмә!

Гайрәт белән атла—

Чигенмә!

     Минемчә, шушы юлларны язарга аңа намусы , көчле рухы, киләчәккә өмете булуы этәргәндер. Шагыйрь фронтта көче белән генә түгел, көчле акыл һәм каләме белән дә җиңде дошманны.

Аның “Берлинга” шигырен  искә төшерәм. Шигырендә ул менә нәрсә ди:

Нәфрәт алга ашыктыра,

Бу үч түгел бер миндә,

Һәр йөрәктән ташып тора

Берлинга, тик Берлинга!

Фашистлар ятим калдырган

Ананың да , ирнең дә

Ашыгам үчен алырга—

Берлинга ,тик Берлинга!

        1944 елның җәе. Орша – Витебек тимер юлын һәм шәһәр , авылларын азат итеп “Җиңү!”дигән партизаннар отряды Берлинга атлый. Татар шагыйре Зәки Нури отряды җитәкләп алдан атлый. Белорус халкы өчен партизаннарның бу олы бүләге булса, Татарстан халкы өчен олуг горурлык!

Халык “Җиңү!” исемле партизаннар отрядын рәхмәтләр әйтеп, чәчәк бәйләмнәре белән озатып кала.  Бу якта җиңүче партизаннар өчен һәр йортның ишеге ачык.Белорус халкы партизаннарга изге теләкләр һәм җиңү шатлыгын бергә бәй рәм итү теләге  белән әнә  шулай озатып калды.

Без бу таңда дошман ишегенең

Корыч бусагасын җимердек.

Бүләк шул матур эшебезнең

Җиңеп , дошман өенә кердек!

Юллары җыр белән тулы

Күкнең дә һәм җирнең дә ,

Җырлар дәртле , юллар туры—

Берлинга , тик Берлинга!

    Зәки Нури Ватанны чиксез якын күрде, тормышны яратты.

Интернационалист һәм патриот солдат шагыйрь булды. Ул Ватан сугышы ордены, халыклар дуслыгы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнде.

Шагыйрь Бөек Җиңү көнен Белоруссиядә каршылый. Ул хәрабә хәлендә калган Белоруссияне калдырып китми, шәһәрне төзекләндерү  өстендә  эшли. Орша шәһәр Советы рәисе урынбасары вазифасын башкара.Шагыйрьнең соңгы һөҗүмнән соң язган хатындагы шигъри юлларны китерәм:

Тиздән , тиздән ерткыч муены сынар,

Җиңү нуры каплар күк йөзен.

Хатларымның шунда соңгысына

Җавап биреп кайтырмын үзем.

   Шигъри юллардан аңлашылганча, автор хатында туган ягына кайтуы турында вәгъдә бирә. Ул туган якка 1949 елда гына әйләнеп кайта. Шагыйрь, партизан – разведчик Белоруссиянең гүзәл кызы Валентина Дмитриевна белән бергә кайта . Кайта һәм гомерлеккә туган ягында төпләнеп кала.

Мин солдат –шагыйрь , Ватанга тугырылыклы разведчик Зәки Нуриның иҗатын, шигырьләрен яратып укыйм, киләчәктә дә укырмын. Ватаныбыз азатлыгы өчен, тынычлык өчен көрәшкән батыр сугышчы  һәм талантлы шагыйрьнең кылган эш – гамәлләре белән чиксез   горурланам.

                                                Кулланылган әдәбият

1.Күңел яктысы: Яңа шигырьләр һәм җырлар. [Биогр. белешмә].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—99

2. Еллар һәм юллар: Сайл. әсәрләр.—Казан: Таткитнәшр., 1971.

302 б., ил., портр. 3000.
3.Үлгәннәр дә үч алды: Партизан язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 147 б. 13000. Лирика,

4.Батырлык эшлим дисәң: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәщр 1974.—256 б. 7000.
5.Үлгәннәр дә үч алды: Партизан хикәяләре.— Тулыланд. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96

6.Партизанская слава. Лен книг издательство 1985г.

7. Китап битләренә кергәндә. Казан:Таткитнәшер., 1986.

                     Зәки Нури иҗатында көрәш мотивлары

 Мөдәрисова Айгөл, Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 А сыйныфы укучысы, фәнни җитәкче югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна

     Безнең Чүпрәле төбәге күренекле шәхесләргә, патриотларга бик бай. Ватанына үз-үзен аямыйча хезмәт иткән, аның азатлыгы өчен кулына корал да, каләм дә алып сугышкан, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәткән үлемсез шигырьләр иҗат иткән, солдат, гражданин, патриот исеменә мәңге тугрылыклы калган шагыйрьләребез бар. Алар: Шәрәф Мөдәррис һәм Зәки Нури. Әлеге фәнни-эзләнү эшемдә нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, олылар һәм балаларның яраткан язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордене кавалеры,  актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80 гә якын китап авторы Зәки Нури турында яздым.   Аның көрәшче шагыйрь булуын дәлилләргә  тырыштым.  Хезмәтемнең яңалыгы әнә шуннан гыйбарәт. Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда, бу бик актуаль дип саныйм. Мин үз алдыма якташымның иҗатына күзәтү ясап, көрәш мотивларын барлауны максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен,  фронтовик шагыйребезнең биографиясенә, иҗатына күзәтү ясадым, “Туган якны өйрәнү” музеендагы фактларны, шигырьләрен, хатларын барладым. Сүз сәнгатенең әһәмиятен билгеләдем.

Эзләнү барышында шундый нәтиҗәгә килдем: З.Нури тыныч тормышта да, Бөек Ватан сугышында да, сугыштан соң да  туктаусыз көрәшкән. Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен дошманга каршы коралы белән дә, каләме белән дә сугыша; тыныч тормышта исә үзенең иҗаты белән гаделсезлеккә,  җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәшә.

       Фәнни-эзләнү нәтиҗәләре тарих, әдәбият дәресләрендә Бөек Ватан сугышы чорын, шул чордагы әдәбиятны үткәндә; сәнгать дәресендә  сүз сәнгатенең әһәмияте хакында әңгәмә үткәргәндә, һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан  үткәрелгән класстан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләрдә файдалану  өчен кулланма материал булып хезмәт итә ала.

           Туган якның азатлыгы өчен көрәш.

        Зәки Нури 1921 елның 24 декабрендә өч яктан имән, нарат, усак урманнары белән уратып алынган Татар Төкесе авылында урманчы Шәрәфетдин абзый гаиләсендә туган.

Урманга, табигатькә булган мәхәббәте аның киләчәк тормышында мөһим роль уйный. 1934-1938 елларда хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында укый. 1938 – 1940 елларда Ерак Көнчыгышта – Амур ярындагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзелешендә эшли. Аннары яңадан Лубянга әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы 1946 – 1949 елларда башта Буа урман базасында, аннары Тархан урман хуҗалыгында директор булып эшли.

        Ватанына карата булган тирән мәхәббәт хисләре туган ягын, аның табигатен яратудан башлана. Булачак әдип нәкъ менә туган ягында беренче  чыныгуларын ала: начарлыкка каршы аяусыз көрәшүче, матурлыкны, батырлыкны, гаделлекне яклаучы, туган ягын саклаучы шәхес булып формалаша.  

     Зәки Нурины  1941 елның яз башында Кызыл Армиягә хезмәткә чакыралар. Солдат хезмәтен Көбатыштагы чик буенда үти башлый. Шигырьләрендә аның сугыш башланганда ук Җиңүнең һичшиксез булачагына ышанычын күрәбез, һәм төпле дәлилләре белән ул башкаларны да шуңа инандыра. Бу аның  “Ватандашка”, “Көч һәм үч”,  “Самолётлар Берлинга оча”, “Чакыру”, “Уйладыңмы син дә”[8] шигырләрендә ачык чагыла.

Ат фашистка, туры төбәп ат!

Таптамасын туган җиреңне.

Юлларын кис, качса  –  эзләп тап!

Боерыгы шул сиңа илеңнең.

...Җитми калмас бу хатым, беләм.

Син укырсың кайнар сүземне.

Хуш! Күрергә телим дан белән

Җиңү мәҗлесендә үзеңне,  – дип, бик катгый итеп  эндәшә ул ватандашларына.

Без бу сугышта араның

Иң ерагын иңләүчеләр,

Без –  көчле, без  – үч алучы,

Һәм шуңа без үлмәүчеләр!

“Көч һәм үч” шигыреннән китерелгән әлеге юллар илебез халкын, татар милләтен кыюлыкта, көчлелектә мактау булып яңгырый, үз-үзенә ышанычын арттыра. Яки менә “Чакыру” шигыре:

Идеалың синең саф, чиста:

Бирмә бәхет илен фашистка.

Үлемгә үч сакла, җиңелмә.

Гайрәт белән атла  –  чигенмә!  Биредә инде икеләнүгә бөтенләй дә урын калдырылмый.

Белорусия урманнарындагы партизаннар отрядында сугышкан фронтовик шагыйребез Зәки Нуриның  үзе сөйләгән шигырьләр язмасы музейда саклана.

 Матур җырлаган батыр улының

 Үлемсез тавышын ил йөрәге саклар, – ди шагыйрь Муса Җәлил турында. Якташыбызның бу соңгы сүзләре үзенә дә бик туры килә. Аның үлемсез тавышы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

 Дуслык һәм мәхәббәт хакына.

     1946 елда З.Нури ашкынып, канатланып, туган якларына кайта. Бу аның “Йөрәк әйтте”, “Кайту” (Заһид Хәбибуллин музыкасы) шигырендә ачык чагылган. З. Нури тыныч тормышта да һәр нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карап, начарлыкка каршы көрәшеп яши. Ул  үзенең иҗатында киңкырлы тематиканы яктырта: шәҗәрәңне белергә, үткәнеңне онытмаска кирәклеген искәртә, әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген раслый:

Яхшылык ул  – җирдә текә яр төсле,

Менсен иде шушы ярга һәр кеше.

Аның дуслык һәм мәхәббәт хакына көрәш мотивлары белән сугарылган шигырләре әһәмияткә ия. Халыклар дуслыгы җырчысы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Зәки Нури дуслык кадерен белгән, башкаларны да шуңа чакырган:

 Дуслык хисең  – кыен чакта сыналачак.

Дуслык гөле  – кадерле гөл барсыннан да,

Шул сынауда сынатмаса – сулмаячак!  

Нечкә лирик  үзенең  “Мин яраттым сине, яраттым”,  “Озын төндә”, “Язгы төндә киткән идең”,  “Яфрак сүнәр”,  “”Егет һәм кыз”  кебек шигырьләрендә саф, пакь, тугрылыклы хисләрне мактый[9].

Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын.

Кичермәгез – гыйшык белән уйнаган булсам,  – дип яза ул.

Сәяхәтче шагыйрь төрле халыкларның, башка ил халыкларының фольклорын өйрәнә, җыя, туплый. “Күңелле китап” һәм “Алтын хәзинә” җыентыклары  – шуның дәлиле. Якташыбыз халык авыз иҗатын  “саф сулы чишмәләр” дип атый.  

              Тискәре сыйфатларга каршы юмор-сатира аша көрәш.

     Юмор-сатира остасы буларак, З.Нури тормыштагы тискәре күренешләрне фаш иткән. Балалар өчен язылган  “Сезнең арада юкмы шундыйлар?”  циклының  “Бу уклар кемгә тияр?”[10] сериясендәге мәзәкләр нәниләрнең, укучыларның алдау, урлау, ялкаулык кебек сыйфатларын тәнкыйтьли, кимчелекләрен төзәтергә ярдәм итә. З.Нури мәзәкләре – олылар һәм балалар арасындагы диалоглар, яки балаларның үзара сөйләшүләре аша бик кызыклы итеп бирелә.

 “Ничәү укыйсыз?”, “Кабатланмас өчен”, “Иртәгә имтихан дигәндә”, “Атасын юата”, “Ачышларның файдасы” мәзәкләрендә  укырга яратмаучы балаларны күрәбез.

 – “Икелең”не  кайчан төзәтерсең,

Җитә инде ике яшьлегә?

 – Таба алмыйм класс журналын мин,

Укытучы ерак яшерә. (“Яшерәләр”).

“Ачышларның файдасы” мәзәгендәге  ике баланың үзара сөйләшүеннән аларның  фән-техника казанышлары белән дә кызыксынмаулары, ваемсызлыклары аңлашыла.

 – Космонавтлар ник менделәр космоска?

Яңа ачыш фәнгә нәрсә бирәчәк?

 – Шунысы ачык: калыная дәреслек

Һәм укырга... күбрәк туры киләчәк.

“Иң көчлебез”, “Барыргамы, юкмы?”, “Эше бар”  әсәрләрендә ялкаулык тәнкыйтьләнә.  Менә мисалга  “Эше бар” мәзәген китерәм. Биредә юк-бар сылтау табып, әнисенә булышудан баш тартучы ялкау баланы күрәбез.

 –  Көн суытты. Мичкә ягасы бар.

Балта ал да утын яр әле.

 –  Физзарядка ясарга дип торам,

Минем, әни, эшем бар әле.

        Зәки Нуриның тормыш юлын, иҗатын без даими рәвештә өйрәнеп торабыз. Әлеге фәнни-эзләнү эшемне башкарганда, мин тагын да күбрәк укыдым, музейларда эзләнү барышында тагын да яңа ачышларга  тап булдым, аларны элек билгеле булганнары белән бәйләдем һәм түбәндәгеләрне ачыкладым: Зәки Нуриның тормышы тоташ көрәштән тора. Ул –  табигате белән көрәшче. Тыныч тормышта да, Бөек Ватан сугышында да, сугыштан соң да  туктаусыз көрәшеп яшәгән. Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен дошманга каршы көрәшә, Илебезгә Җиңү яулауда коралы белән дә, каләме белән дә зур өлеш кертә.  Югары оптимистик рух белән җиңүгә чакырып, тыныч тормышның киләчәгенә ышанып язылган шигырьләре, ягьни сүз сәнгате җиңүне якынайтуда әһәмиятле роль уйный. Тыныч тормышта исә гаделсезлеккә,  җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәшә. Мәхәббәтнең, дуслыкның кадерен белергә чакыра.  

     Ватаныбыз азатлыгы һәм тыныч тормыштагы тискәре күренешләргә каршы көрәшкән гамьле җанлы патриотыбызның исеме безгә үрнәк, якты маяк булып калды. Фидакарьләрчә көрәшеп яшәве белән ул үлемсезлеккә иреште. Зәки Нури исемен мәңгеләштерү йөзеннән районыбызда күп кенә эшләр башкарыла. Шундыйлардан, мәсәлән, 1998 нче елдан З.Нури исемендәге район премиясе булдырылды. Ә инде җиңү таңы кайтавазы булган  алтмышынчы язның тантанасында фронтовик шагыйрь Зәки Нурига райондашлары исеменнән бюст ачылды.

     З.Нури премиясе лауреатлары да фронтовик якташыбыз иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкаралар.

Без кичәләрен үткәрәбез, шигырьләрен ятлыйбыз, җырларын өйрәнәбез, мәзәкләрен сәхнәләштерәбез. Шулай итеп Зәки Нуриның иҗади мирасы бүген дә тискәре күренешләргә каршы көрәшә, тугры юл күрсәтә.

                                                 Кулланылган әдәбият

1. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан: татар. китап. нәшр., 1986. – Б. 349– 350.  

2. Мостафин Ш. Матурлык һәм батырлык җырчысы / Мәгариф, №12, 2011, Б.48 – 49;

3. Нури З. Батырлык эшлим дисәң: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: татар. китап. нәшр., 1974. –  256 б.

4. Нури З. Күңел яктысы (шигырләр, поэмалар). – Казан, Тат. китап нәшр., 1980. – 464 б.

5. Нури З. Еллар һәм юллар: Сайл. әсәрләр. – Казан: татар. китап. нәшр., 1971. –  302 б.

6.  Таҗетдинова М. Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын // Ачык дәрес. –  2005.  № 7. – Б. 4 – 5.

7. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. – Казан:  Раннур, 2002. –  Б.143 – 147.

                                    Зәки Нури– көрәшче шагыйрь

Якупова Розалия Илдар кызы,  Шланга гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы , җитәкчесе  беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәдгетдинова Танзания Фәйзулла кызы

                                                                                 

       Язучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Язучының иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.

     Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.

     Әдәбиятта дәвамлылык, кабатлану, элгәрләр ачкан юлга тугрылык рухы көчле булса да, һәр дәвер аның үсешенә үз чалымнарын, үз бизәк-билгеләрен алып керә. Һәр дәвердә иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар үз чорының кабатланмас илһам чишмәләре булып торалар.

     Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында азатлык җырчысы якташ язучыбыз Зәки ага Нуриев та бар.

 Фәнни эшемнең темасын: “Зәки Нури- көрәшче шагыйрь” дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Зәки Нури шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

     Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: Зәки Нуриның тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: Зәки Нури − татар әдәбиятында якты эз калдырган якташыбыз. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихы белән бәйләнгән.

Үзенең олы иҗат юлын әле утызынчы елларда ук “Яшь ленинчы” газетасы битләрендә башлаган Зәки ага Нури. Яше олыгайса да, күренекле татар совет шагыйре күңеле белән һаман да яшь, һаман да яшь ленинчы. Тукайча әйтсәк, “шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумый”. Ни өчен шагыйрь күңеле белән дә, иҗаты белән дә яшь соң? Аның сәбәбе бер генә — Зәки аганың картаерга вакыты юк. Аның һәр минуты исәптә, һәр минуты эш белән уза. Төрле телләрдә басылган илледән артык китап, ул башкарган әллә күпме җәмәгать эшләре нәкъ энә шул хакта сөйли. Хәер, ул “коеп куйган” шагыйрь генә түгел...

      Сез аның урманчы булганын беләсезме соң? Табигатькә бөтен күңелебелән гашыйк егет Бөек Ватан сугышына кадәр үк Лубян урман техникумында укый. Урман аның язмышына әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында ул — Советлар Союзы Герое, легендар К.Заслоновның партизан берләшмәсендә разведка начальнигы. Партизан сукмаклары аның рухын чыныктыра, каләмен чарлый, Туган илгә — мәхәббәтен, дошманнарга нәфрәтен көчәйтә. Шагыйрьнең “партизан” шигырьләре фронт сызыгы аша узып Зур Җиргә барып ирешә, 1945 елда Казанда беренче китабы басылып чыга. Белоруссиянең меңъяшәр урманнары татар егетен һаман хәтерлиләр әле, бу як халкы аны онытмый. Зәки Нури Белоруссияне азат иткәннән соң Орша шәһәренең башкарма комитет председателе урынбасары итеп сайлана, фашистлар җимергән шәһәрне яңадан торгызуда актив катнаша.  Ул —шушы шәһәрнең почетлы гражданины була!

Зәки ага- малайларның-кызларның да якын дусты. Шагыйрь безнең әйбәт, тәртипле, эшчән булып, илгә-халыкка игелекле булып үсүебезне тели. Ул шушы изге теләген безгә шигырьләре, мәсәлләре, табышмаклары, поэмалары аша җиткерә. Аның шигырьләренең бер тылсымлы көче бар. Аларны укыган шаян-шук малайлар акылга утыра, ялкаулар эшчәнгә әйләнә, әйбәт балалар исә тагын да әйбәтләнә төшә.

      Шагыйрьгә көн дә хатлар килә. Әдәбият сөючеләрдән, фронтовиклардан, пионерлардан, сугышчан дан музейларыннан, мәктәпләрдән килә ул хатлар. Конверт эчендә шагыйрьгә рәхмәт сүзләре дә, төрле үтенечләр дә, шигырьләр дә була. Мәсәлән, мин үзем Зәки аганың Северодвинск шәһәрендәге “Кызыл канәфер” исемле М.Җәлил музее активистлары белән хат алышуын беләм. Ул үзенең яшь дусларына герой-шагыйрь турында материаллар, яңа чыккан китаплар җибәреп тора, файдалы киңәшләре белән музейга ярдәм итә.

     Шагыйрь хакында олы хөрмәт белән “егет кеше ул Зәки” диләр. Чыннан да, аның күренекле каләм иясе, кыю партизан, кешелекле кеше, эшлекле редактор һәм тынгысыз җәмәгать эшлеклесе булуын укучыларыбыз яхшы белә. Аның иҗаты Татарстанда гына түгел, башка халыкларга да яхшы таныш. Шагыйрьнең китаплары рус телендә, казах, азербайжан, белорус, мари, якут телләрендә басылып чыкты. Зәки ага үзе дә илебез һәм дөнья әдәбияты җәүһәрләрен халкыбыз күңеленә җиткерүдә күп хезмәт куйды. Егермедән артык шигъри тәрҗемә китабы — моның ачык дәлиле.

       Кайда гына барсаң да, Зәки аганың укучыларын, дусларын очратасың. Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына 60нчы елларда язылган «Үлгәннәр дә үч алды» исемле проза әсәре дә бар.З.Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели

Разведка җыры

Салкын җил өрә,
Кышкы төн озын...
Бары син генә,
Котып йолдызым,

Хис һәм уема
Ягымлы юлдаш.
Маяк бул миңа —
Еракка юл ач!

Урманнар үскән
Якка турылап илт.
Ул җирләр күптән
Мине көтә бит.

.

...Монда мин белгән
Юллар сөенечле.
Илемне сөйгән
Өчен мин көчле...

    Шагыйрьнең «Разведка җыры» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор шушы шигъри юллар аша сурәтләп бирә. Шигырь татар шигъриятенең матур бер өлгесе булып тора. Лирик геройның хисләре бик тирән мәгънәдә бирелгән. Дошманга каршы көрәшкә лирик герой үз юлын сала.Ул дошманны җиңеп кайтасына ышана.Туганнарының көтеп торуы аңа этәргеч биреп тора.

Ике командир турында

...Тормышыма минем алар икәү
Бергә керде җиңү эшенең
Остазлары булып. Димәк ки, мин
Ике командирлы кешемен.

Дядя Костя күз алдымда тора,
Кулларында мина уйнатып.
Ә Җәлилем — йөрәгемдә яши,
Иң җаваплы җырны уйлатып.

Сугыш, сугыш, синең солдатың мин,
Шулай кердең минем күңелгә.
Йолдыз булып ике командирым
Һаман балкыр минем күгемдә...

(Костя — Белоруссия партизаннары берләшмәсе командиры Константин Сергеевич Заслоновның партизанча кушаматы.)

Шагыйрь ике командирны үзенең остазлары итеп таный.Ил азатлыгы өчен көрәшүче шушы командирларны йолдыз булып балкучылар итеп күрсәтә.

     Югалту хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике остазын югалткан хәсрәтле герой туган ил язмышы өчен борчыла. Изге көрәштә үзләренең гомерләрен биргән шәхесләребез киләчәктә дә онытылмас дип күзаллый.

     Зәки Нури поэзиясе  сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан якташ фронтовик шагыйребез.

    Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Зәки Нури  иҗаты бенең өчен җырга әверелде. Табигать, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми;табигатьне сакларга һәм якларга куша, безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. Зәки Нури үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар да иҗат итте.

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

     Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.Якташ язучыларның тормыш юлын,иҗатын тирәннән белсен!

                                 Зәки  Нури – көрәшче шагыйрь

Багаутдинов Азат Илһам улы, 2 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе Мәүлиханова Гөлназ Азат кызы

                                                                           Бар сүзне мин чын йөрәктән әйтәм,

                                                                          Чөнки алар йөрәк сүзләре:

                                                                           Китапларны миңа бүләк итте

                                                                           Еллар белән юллар үзләре.

       Бу тирән мәгьнәгә ия булган сүзләр -  якташыбыз Зәки Нуриныкы. Зәки Нури – бай биографияле шагыйрь. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, белорус халкының батыр улы Константин Заслонов җитәкчелек иткән партизаннар берләшмәсендә разведка начальнигы булып хезмәт итә.Аның беренче шигырьләр җыентыгы да фашизмга каршы аяусыз көрәш шартларында  туа. Аның шигырьләре төрле шартларда языла: эшелонда барышлый, каравылда торганда, өйрәнү кырларында йөргәндә. Ул шигырьләрдә туган җиргә мәхәббәт, дошманга  нәфрәт, сөйгәнне сагыну да бар.Солдатның сугышта күргәннәре аны бу тормышта күп нәрсәгә өйрәтә.Ул шатлыкны сагыштан, бәхетне бәладан, еракны якыннан, бөртекне кибәктән, иң мөһиме – дусны дошманнан аерырга  өйрәнә. Матур киләчәкле илебезне дошман тар - мар итеп, чигебезне  үтеп кергәндә, яшь солдатның йөрәге нәрсәләр кичерде икән соң? Тыңлап үтик әлеге сүзләрне. “Без беренче утларга керергә, беренче  атакаларга ташланырга тиеш идек. Сулышларны кысып, йөрәкләрне әрнеткән чигенү газапларын да беренче булып безгә татырга туры килде.Күңел кыллары чиксез – чамасыз зур киеренкелек белән тартылды, тавышлар кырысланды.Шигырь  һәм җырларның да дошманны ут булып көйдерә торганнары гына туарга  тиешлеге көн кебек ачык иде. Поход юллары белән сугыш еларының поэтик елъязмасы  үзеннән – үзе языла башлады”. Әлеге сүзләрне укыгач, Зәки Нури – көрәшче шагыйрь  булган дигән сүзләрне зур горурлык белән әйтергә була. Аның көрәш кырында  язылган шигырьләре 1945 нче елда, нәкъ Җиңүле Май аенда, Гомәр ага Бәширов редакциясендә беренче китап булып чыгалар. Бу шагыйрь өчен искиткеч зур шатлык һәм гомергә онытылмаслык бәйрәм.

   Дошманга каршы ничек  көрәшеп була? Әйе, мылтык тотып, диярсез.Ә бит үзләренең көрәш җырлары белән дә  көрәшкән безнең язучыларыбыз. Алар башкаларга  көч өстәгән, яшәүгә өмет уяткан, дошманга  карата  нәфрәт уты яндырырга сәләтле булган.

                    Ат, фашистка туры төбәп ат!

                    Таптамасын туган җиреңне.

                    Юлларын кис, качса – эзләп тап!

                     Боерыгы шул сиңа илеңнең.

Әлеге шигырь юллары  “Ватанга” шигыреннән,  1941 нче еда язылган. Әлеге сүзләр һәрбер кеше күңелендә дошманга  карата нәфрәт уятырга сәләтле, чөнки безнең туган җиребезгә кара дәһшәт килде, бакчадагы чәчәкләребезне корытты, эчкән суларыбызны агулады, авылларыбызны  һәм шәһәрләребезне утка күмде.Көн белән төн көрәше, яшәү белән үлем тартышы башланды. Икенең тик берсен сайларга  мөмкин иде: я үләргә, я җиңәргә!Һәм безнекеләргә бер тән, бер җан булып җиңү көрәшенә күтәрелергә генә калда.Бу юлларда без шуңа өндәүне күрәбез дә.Әлеге өндәүне, дошманга нәфрәтне без аның 1941 нче елда язылган “Көч һәм үч”, “Самолетлар Берлинга оча” шигырьләрендә дә  күрәбез.  

                          ...Яшьлегеңнең ташып торган ярсу көчен

                             Зур көрәштә илбасарны җиңү өчен

                              Бирәсеңме син дә?    

  Әлеге “Уйладыңмы син дә ?”  шигырен  Зәки Нури  1941 нче елда Көнбатыш фронтта яза. Әлеге юлларны  укыган һәр кеше иң элек туган җирен, андагы табигатьне, яшьлек җырларын искә төшерә. Шул матурлык өчен, ул гомерен дә кызганмыйча,  илбасарга каршы көрәшергә тиеш.

   “Әгәр дошман безнең бакчада кызарып пешкән алманы өзсә, аның кулында ул граната булып шартлар!” – дип яза сугыш көннәрендә Белорус халык шагыйре, академик Янка Купала. Халык көрәште.Гитлерчылар юлында күкләр күкрәп, халык нәфрәте яшеннәре яшьнәп торды. Ут эчендә дә безнең язучыларыбыз тукталып калмады. Алар да утлы сүз өермәсен дошман өстенә ташлады.

     Батыр партизан Зәки Нуриның ул вакытта бик күп теләкләре булгандыр Ә менә без аның “Теләк” шигырендә үз көченең фашист аяк баскан юлда яшен булып яшьнәвен теләгәнен күрәбез.

  ...Илбасарларга каршы рәхимсез көрәшер өчен, кулына корал алып һәм штыкка  тиң каләмен тотып, әдипләребезнең күбесе фронтның алгы сызыгына – ут эченә китте.Сугышның чик буйларындагы беренче атакалардан башлап Мәскәүдәге Җиңү парадына хәтле булган авыр юлын, хәтта аның тар сукмакларын да калдырмыйча, барысын да кәгазьгә төшерергә кирәк иде. Дошманны җиңәргә солдат ничек өйрәнә һәм яуда аның сыйфатлары ничек ачыла?- шул сорауларны ачыкламый торып сугыш турындагы бер әсәр дә тулы канлы әсәр була алмый.

      Кыскасы, сугышчан сафка баскан музалар, солдатларның җиңүгә ышанычын ныгытып, туплар һәм бомбалар белән бергә шаулады.

   Әдипләрнең алга әйдәгән көчле һәм кырыс  сүзе көрәшчегә кадерле һәм бик кирәк иде.Мондый юлларны без Зәки Нури иҗатында бик күп очратабыз.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

                                         Утлар – сулар кичәбез без

                                         Ирек өчен көрәштә.

                                      ...Без җиңәрбез дошманыңны,

                                          Безнең Туган ил, яшә!

1941 нче елда язылган”Постта уйлану” шигырендә шулай ук ирек өчен көрәшү сурәтләнгән.Һәр солдат үз туган иле, якыннары, туганнары өчен гомерен дә аямыйча көрәшергә әзер.

   Җыр... Җыр бит ул зур көчкә ия. Ул кеше күңелендәге иң тирән хисләрне дә, иң нечкә кылларны дә тибрәтергә сәләтле.Татар халкы борын – борыннан җыр – моңга тартылган. Җыр бит ул дошманны җиңәргә дә көч биргән.Без моны М.Җәлилнең “Җырларым” шигырен  укып беләбез. Зәки Нуриның 1944 нче елда язылган “Ял иткәндә җырла партизан” шигырендә  дә без җырның дошманга каршы алып баручы көчкә ия булганын  ачыклыйбыз.

                         Җиңү килер – безнең учакларны

                          Салют итеп күккә чөяр ул.

                          Кем көрәшә сагынып шул чакларны,

                          Матур яшәр, матур сөяр ул.

  Зәки Нуриның 1944 – 1945 нче елларында язылган шигырьләрендә без инде якынлашып килүче Җиңүне күрәбез. Аның “Шәһәрне алгач”, “Берлинга!”, “Каршылау” шигырьләре – моның ачык мисалы.

                                  Нәфрәт алга ашыктыра,

                                   Бу үч түгел бер миндә,

                                   Һәр йөрәктән ташып тора:

                                   Берлинга, тик Берлинга!

Әлегә әле тукталып калырга ярамый, чөнки Берлинга кадәр җитәсе бар.Зәки Нуриның иҗаты –дошманны җиңүгә үзеннән зур өлеш кертте.

          Сугыш бетә, үзенең батырлыгы, зирәклеге белән танылган партизан Казанга кайта һәм тулысынча язучылык эше белән шөгыльләнә, тик  сугыш аның  йөрәгендә әрнү, ә тәнендә  яра булып яши бирә.Зәки Нури үзенең иңатында сугышта  булган вакыйгаларны гомере буе чагылдыра.Сугыш барышында булган вакыйгалар, күргән тәэсирләр, кичергән авырлыклар әле гомере буена җитәрлек була. Бу сугыштан соңгы иҗатында да ачык чагыла. 1958 нче елда язылган “Йөрәк ярасы” хат-поэмасында  без яңадан сугышны күргәндәй булабыз.

                             “Патрон бетсә, бирәм йөрәгемне,

                              Җиңү өчен, ирем – командир!”

                              Ялкын урый бөтен тирә - юньне,

                              Сукмакларым – кара янган җир...

Сугышта күргәннәрен Зәки Нури шигъри көндәлек итеп яза бара.Анда кеше характерлары, үткен сүзләр, чагыштырулар, портретлар бер – бер артлы өстәлә бара. Шуларның кайберләре Ватан сугышыннан соң, хәтта 1952-1965 елларда чыккан китапларга ниндидер дәрәҗәдә үзенчәлекле бизәк булып керделәр. Димәк,  дошманга каршы көрәш әле дәвам итә.

  Тагын Май...

 Авыр һәм газаплы сугыш истәлекләре күңелләрдә тагын кузгалган ай. Безнең матур киләчәгебез, якты көннәребез өчен күпме солдат сугыш кырларында ятып калды, күбесе гарипләнеп туган илләренә кайтып егылды.Күпме күз яше акты, күпме  бала ятим калды.  Тик шулай да ирекне буган богаулар өзелде.

     Хәтер! Әйе, Хәтер! Җиңүгә ирешү юллары авыр булды һәм бик күп корбаннар бирелде.Ул елларны безнең беребез дә беркайчан да онытмас.Сугыш исләлекләрен безгә җиткерүчеләр – кадерле ветераннарыбыз, язучылар. Якташым Зәки Нуриның тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, Бөек Ватан сугышын  күз алдыма китердем . Аның шигырьләрендәге дошманга нәфрәт, туган илгә карата мәхәббәт мине уйланырга мәҗбүр итте.Без, бүгенге исәннәр, барыбыз да үз  рухыбызны шул батырлык үрнәгенә ныгытып яшәргә, теләсә нинди сынауларда да тез чүкмәслек итәргә тиешбез.Гади генә Татар Төкесе авылында  туган якташым Зәки ага Нури иҗаты алдында баш иям.

  Тагын май...

Быел инде безнең илебез 70 нче ел Җиңү бәйрәмен каршы ала.Батырларыбыз каберләре балкулы чәчәкләр белән мул итеп күмелер. Мәңгелек утлар янар. Безнең тормышыбыз якты, күгебез зәңгәр булганга, көрәшче шагыйрь Зәки Нуриның да өлеше бик зур.

                                    Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Зәки Нури “Китап битләренә кергәндә”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.

2.Зәки Нури, “Күңел яктысы”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980 нче ел.

3.Интернет ресурслар.            

                                                 

                                           Утлы  еллар

Вахитов Айдар, Әсәдуллина Алсу Иске Чүпрәле беренче

номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары, җитәкчесе  Җәләлова Энҗе Әхмәтовна югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                      Беләсезме, елга ничек туа?

                                                                                                      Каян колач, каян иң ала?

                                                                                                      Тамчы тамып ермакка су тула,

                                                                                                      Һәм ермаклар бергә җыйнала, -дип язган якташыбыз шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов. Без-нәни ермаклар,  Зәки Нури иҗатын барлап, аның саф суын авыз итәргә  дип фәнни-эзләнү эшебезне җәелдереп җибәрдек.

     Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз, бабаларыбыз да да яу кырында сынатмый. 4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кеше һәлак булган. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән.  Озак көттергән ул Җиңү көнен 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

       Зәки Нури 1941 елның маенда армиягә алынып, гитлерчылар һөҗүменең беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның августында полкташлары белән бергә чолганышта калып, партизаннар отрядына кушыла һәм 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр мәшһүр Константин Заслонов җитәкчелек иткән белорус партизаннары берләшмәсендә башта дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З.Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан Сугышы Партизанына» медале (1944) белән бүләкләнә.

      Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек, татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәрелә. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итә һәм шуны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирәләр. «Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү»,—дип яза күренекле әдип Шәриф Камал. Күп кенә язучылар фронт газеталарында эшлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыгарыла. Язучылар монда да үзләренең ялкынлы сүзләре белән солдатның йөрәгенә үтеп керергә, аны дошманга каршы көрәштә рухландырырга алына. Сугышта Татар язучылар берлеге зур югалтулар кичерә. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга каршы көрәштә һәлак була. М.Җәлил, А.Алиш, Р.Саттар, Х.Мөҗәй һ.б. фашистлар тоткынлыгына эләгәләр. Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, халык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмыйлар. Мәсәлән, адәм баласы түзә алмаслык төрмә шартары да Җәлил һәм аның иптәшләренең рухларын сындыра алмый, дошманның үз өнендә килеш бу геройлар фашизмга каршы көрәшәләр, үлемсез әсәрләр тудыралар, ахырдан батырларча һәлак булалар. Еллар үткәч, аларның дошманга — нәфрәт, туган илгә тугрылык, мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре халкыбызга әйләнеп кайта һәм әдәби мирасыбызның кыйммәтле җәүһәренә әверелә. Ә күпләр сугыш кырларында ятып кала. Болар арасында әле халыкка танылып җитмәгән, таланты булып та ачылып бетмәгән бик өметлеләре була. Сугыштан әйләнеп кайткан язучыларыбыз, әдәби сафларга басып, үзләренең иҗат эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр. Сугыш күп корбаннар, кайгы-хәсрәт китерә. Шул вакытта бик күпләрнең дөньяга, тормышка карашлары үзгәрә, кырыс сугыш шартлары тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Халкыбызның зур каһарманлыгы аркасында яулап алынган тыныч тормышта Бөек Ватан сугышыннан соң булган кыенлыкларны бетерү, җимереклекләрне торгызу кебек мәсьәләләр әдәбиятта үзәк темалар булу белән бергә халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыкларын, героик көрәшен, тылдагы фидакарь хезмәтне күрсәтү дә иң әһәмиятле һәм кирәкле тема буларак дәвам итә. Әле күптән түгел генә сугыш кырларында йөргән язучылар, үзләре күргән-кичергәннәргә таянып, төрле жанрларга мөрәҗәгать итәләр. Сугыштан соңгы елларда туган әсәрләрдә фашизмга каршы аяусыз көрәш, безнең солдатларның батырлыклары, тыныч тормышта яшәүчеләрнең фидакарьлекләре, дошманның явызлыгы һ.б. темалар яктыртыла. Боларга һәр фронтовик язучы, үзе күргән-белгәннәрне дә өстәп, сугыш темасын тагын да киңәйтә. Сугыштан соңгы елларда дистәләрчә романнар, повестьлар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр һ.б. языла.

     Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә.

   Сугышның беренче көннәрендә үк немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә катнашкан, 1942–1944 елларда Белоруссия җирләрендә бу халыкның батыр улы Константин Заслонов командалык иткән партизан отрядларында разведка начальнигы булган Зәки Нури сугыштан соңгы елларда үзенең иҗат активлыгын көчәйтеп җибәрә. Аның «Дан юлы» (1949) поэмасында, «Үлгәннәр дә үч алды» (1962)җыентыгына кертелгән сигезләп хикәясендә Белоруссия партизаннарының ба- тыр, фидакарь көрәшләре сурәтләнә. Җыентыкка кереш сүзендә Зәки Нури болай ди: «Ул елларны безнең беребез дә, беркайчан да онытмас. Немец-фашист илбасарлары туган җиребезгә басып керделәр. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җырларыбызны моң-зарлы итәргә теләп, кара дәһшәт килде. Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юлларыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп, дошман безгә үлем ташыды...

       Безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез дөрләп яндылар. Безнең күңелле бәйрәмнәребез тантанасы шаулаган, дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелделәр. Җимерелгән урамнарыбыз буйлап Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы авыр итекләре әйтерсең лә йөрәкләрне таптый иде. Җиребез тәнен һәм безнең күңелләрне бомбалар актарды, миналар телгәләде...» Фронтовик язучы «Үлгәннәр дә үч алды» дип аталган җыентыкка кергән хикәяләрендә дошманның үз тылында коточкыч авыр шартларда сугыш алып баруларын тасвирлый. Урман шалашларында, окопларда, дошманга каршы походларда, һөҗүмдә Зәки Нури башка партизаннар белән 1100 көн һәм төн үткәрә. Хикәяләрендә шушы көннәрнең уңышларын, бәхетсезлеген, дошманга каршы көрәшнең нәтиҗәләрен бәян итә автор. Бу кыска күләмле әсәрләрдә гади солдатларның һәм җирле халыкның фашистларга карата булган нәфрәте күрсәтелә, төрле юллар белән дошманның көчен бетерү, какшату өчен кыю, кискен чаралар күрелүе тасвирлана. Мәсәлән, немецларның азык-төлек, корал складларын шартлату, тимер юлларны өзү, дошманның ялчысы булып әверелгән староста-сатлык җаннардан үч алу һ.б. Шулай итеп, тирән тылларда хәрәкәт итүче партизаннар фронтка зур ярдәм күрсәтәләр. Татар халкының билгеле язучысы, шагыйрь Зәки Нури да бу изге яуга үзеннән зур өлеш кертә, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Һәм, үзе күргән-кичергәннәргә нигезләнеп, киләчәк буыннарга фашизмга каршы көрәш алып баручы батыр партизаннар турында әдәби әсәрләр, шигырьләр язып калдыра.

Егерме икенче июнь.

 Бу хәтәр көн. Юк хәтәр  көн таңы...

Безнең өскә фашист ташланды.

Чиктә идек . Тел күтәреп булмый

Әйтеп булмый:”Сугыш башланды..”

Палаткадан атылып чыкты берәү,

Ә берәүләр... чыга алмады.

Нинди афәт килүләрен илгә,

Шунда гына йөрәк аңлады.

Җирне солдат бүтән төстә күрде,

Күзләренә сугыш керде дә:

Томан – төтен, таң яктысы – ялкын,

Тирәдә юк бүтән берни дә.

Юк! Чәчәк бар бит!.Таҗлар- бармак,

Йомарланды бар да  йодрыкка!

...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр

Җитәлмәде шунда йөгереп тә.

Кара козгын безгә кургаш сипте,

Бөтенесе-кара тәреле.

Без шуыштык, тупка тотарга дип

Фашистларны –кара пәрине.

Кем шуышып, кемнәр үрә торып-

Бөтенебез утка ташланды...

Каршыланды бу көн таңы шулай,

Бөек Җиңү шулай башланды.

      Зәки Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – Зәки Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә.

    Минем бабаем Дифкатнең әтисе Хәбибуллин Габдулла Хәбибулла улы 1916 елда Татарстан Республикасы Пимәр авылында туган. Ул - Зәки Нуриның чордашы.Аларның язмышында охшашлыклар бик күп. Габдулла бабай 14 яшендә Казанга китеп печатникка укыган. Полиграфия комбинатында печатник булып эшләгән. 1938 елны хәрби хезмәткә чакырылган. 1941 елда кайтам гына диеп торганда сугыш башлана. 1941-1946 елларда хәрби хезмәттә - сугышта була. Көнчыгыш Пруссия территориясендә сугыша. 3нче дәрәҗә “Дан ордены”, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыш вакытында бабаем  каты яраланган була. Аны үлемнән  санитар эт коткарып кала. Карга күмелгән бабайны эт аягы белән казып арбасына сала. Шуңа күрә ул гомер буе этләрне ярата һәм карый.  Сугыш беткәч бабаем Пимәргә кайта. Әбием Гадиләгә өйләнеп  5 малай, 2 кыз үстерәләр. Гомер буе төрле эшләрдә намуслы хезмәт итә.  Урманчы,   соңгы   елларда   ягулык  станциясендә  эшли.  Сугыш яралары гомер буе газаплый аны. 1978 елның августында ул каты авырудан үлә.

  Әниемнең әнисе Әлфиянең әтисе Галимов Латыйп  Галимович та Зәки Нури чордашы.

    1921 елның 1нче декабрендә  дә Теләче районы Баландыш авылында туган. 1930 нчы елда колхозга языла. 1937 елда  7 класс бетерә. 1941нче елда армиягә алына. Анда Бердичев шәһәрендә 280 нче артиллерия полкында хезмәт итә. Аларны 1941нче  елда чик буена алып китәләр. Июльнең 22 сендә сугышка  керә. 2 нче Украина фронтында  Харьков, Полтава һәм тагы берничә  шәһәрне азат  итәләр. 1941нче елда дошман позициясенә  һөжүм иткәндә аягы яралана. 1943нче елда  кулы яралана. Румыниядә Безьево, Херлово шәһәрләрен  азат итүдә  катнаша. Көнчыгыш Пруссиядә ул оператив  группада хезмәт  итә. Жиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. 1946 нчы елда туган авылына кайта. Авылның иң матур кызы Фәйрүзәгә өйләнә. 1955 елда  Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,  башта авыл Советы председателе булып, аннары гомер буе туган авылы Баландышта агроном булып эшли. 1981 елның 13 апрелендә каты авырудан үлә.

     Якташыбыз Зәки аганың сугыш турында язылган  шигырьләрен укыганда минем бабаларым күз алдыма килеп баса. Алар да шигырь язарга оста булганнар. Кызганыч, гаилә архивыбызда бер генә шигырь дә сакланмаган. Зәки Нури иҗаты минем күңелемдә хис өермәсе кузгата...  Ватанга булган мәхәббәт һәм тирән ихтирам Татар батырларын берләштерә.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм якташыбыз Зәки Нуриның көрәшче шагыйрь булганлыгын пропагандалау өчен фәнни-эзләнү эшебезнең йомгаклау өлеше-иң мөһим бүлек булып тора. Әлеге проект Бөек Ватан сугышы елларында Зәки Нуриның һәм аның чордашларының  фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыгын кичергән, намуслы хезмәте белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту, гаилә, нәсел тарихы белән кызыксындыру уяту өчен эшләнелде.

     Әйдәгез, Бөек Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырында ятып калган һәм сугыштан исән – сау әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

     Фәнни эш барышында алып барылган эзләнүләрнең нәтиҗәсе биниһая зур. Өстәлмәдәге тарихи документлар эзләнү барышында табылды һәм җентекләп өйрәнелде. Зәки Нури турында күпсанлы мәкаләләр өйрәнелде. Без куелган максатларыбызга ирештек һәм бурычларыбызны үтәдек. Ә менә Ватан алдындагы, илебез кырында ятып калган батырлар алдындагы бурычыбызны үтәргә гасырлар гына җитмәс кебек тоела.  Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Батырлар исеме буыннан –буынга күчсен! Сезнең күңелләрдә минем бабамнар да бер якты хатирә булып саклансын.

Без бу сугышта араның

Иң ерагын иңләүчеләр,

Сакчысы Ватан-ананың

Һәм шуңа без үлмәүчеләр! -дип яза З.Нури  “Үлмәүчеләр” шигырендә. Зәки Нури исеме-ҮЛЕМСЕЗ!

                                               Кулланылган әдәбият

Батырлар һәм матурлар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 96 б. – 2000 д.

Еллар һәм юллар: сайланма шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 302 б. – 3000 д.

Күңел яктысы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Мөхәммәдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 464 б. – 5000 д.

Китап битләренә кергәндә: мәкаләләр, күзәтүләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 192 б. – 3000 д.

Ахунов Г. Көрәштә чыныккан поэзия // Казан утлары. – 1981. – № 12. – 138–143 б.

Мөхәммәдиев Р. Имәнлектән башланган юл... // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 92–96 б.

Зәки Нури –– Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 175 б. – 5000 д.

Заһретдинова З. Сәяхәтче шагыйрь // Мәгариф. – 1997. – № 5. – 31–33 б.

Заки Нури Яңа сукмаклар Мостафин Ш. Ул аклыкны ярата иде... // Татар иле. – 1999. – № 12 (март).

Нуруллин В. Зәки Нури якты кеше иде // Шәһри Казан. – 2002. – 22 февр.

Мустафин Я. Улыбка Заки // Лит. Россия. – 1971. – 24 дек. – С. 11.

                                  Зәки Нури-көрәшче  шагыйрь

Кудрявцева  Т.С., Чуваш Чүпрәлесе гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкче Чулякмина  Зөлфия  Мидхәт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

     Зәки Нури 1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1934–1937 һәм 1940–1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала, 1938–1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск–на– Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шомыршы урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елда З.Нури хәрби хезмәткә алына һәм артиллерист сыйфатында фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен З.Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан сугышы партизанына» медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда З.Нури туган якларына кайта һәм 1946–1949 еллар дәвамында башта Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып эшли.

     1949 елның ахырында З.Нури Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакторы урынбасары итеп билгеләнә. 1951–1955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире булып эшли. 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, З.Нури алты елга якын (1957–1963) Татарстан язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, 1964-1971 елларда «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971-1974 елларда Татарстан язучылар берлеге идарәсе председателе булып эшли. 1974–1982 елларда ул яңадан «Казан утлары» журналының баш редакторы хезмәтендә.

  Зәки  Нури – “Орша шәһәренең  почетлы кешесе”

Белоруссия җирләре фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, Зәки  Нури хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәре Советында башкарма комитет председателе урынбасары вазифасын башкара һәм шәһәрне сугыш хәрабәләреннән арындыру, торгызу буенча зур оештыру эшләре алып бара. Илбасар  гитлерчылар  өчен  стратегик  әһәмияте гаять зур булган  Орша-

Витебск – Смоленск  тимер  юлы  һәм  шоссе  юллары  “өчпочмагында”  

хәрәкәт   итеп ,заслоновчы -  партизаннар   гомумән   алганда  6697  немец  

солдатын   һәм  офицерын   үтерде, 1525 ен  яралады , 198  хәрби  эшелонны  

юлдан  түбәнгә   мәтәлдерде,   дошманның   хәрбиләре   һәм  техникасы  

белән  бергә  935  вагонны   ватты,174 күпер,3  тимер  юл  станциясе ,340  

автомашина  һәм   бронемашина,20  танк  шартлатты, бер  самолет  бәреп  

төшерде...-  хәзерге  Орша   станциясе  мәйданында    урнашкан  Заслонов

Мемориаль  музее  стендларының    берсенә  әнә  шундый  зур  эчтәлекле  

кыска  бер  отчет  кәгазе   куелган.  Сугыштан  соң  Заслоновның  гәүдәсе  дә

шул  мәйданга  күчереп   күмелде  һәм  һәйкәл   куелды.

“Орша  шәһәренең   почетлы   кешесе  “  исеменә  лаек  булган   шәхес  үзенең   истәлекләрендә :  партизаннарның  кырыс  һәм  киеренке  

тормышын, җиңүгә  илткән озын  юллардагы  кайнар  эзләрне  күз  алдына  

китерү  өчен,биредә шуларның  меңнән бер  өлеше  хикәя  ителсә  җитәдер  төсле.Зәки Нури. Китап  битләренә  кергәндә. мәкаләләр, күзәтүләр, истәлекләр..

Зәки Нури – көрәшче  шагыйрь

       Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның  ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына 60нчы елларда язылган «Үлгәннәр дә үч алды» исемле проза әсәре дә бар.

1418  көн  өзлексез  дәвам итеп ,  һәр  көнне  уртача  14 мең  кеше  үтерелгән сугыш  турында    авыр  хатирәләр, сагыш  белән  дә, горурлык  хисе  белән дә  еллар  аша  искә  ала  торган  вакыйгалар   исәп-хисапсыз күп.  1941 елның 22 июне гомер-гомергә каргаласы мәкерле афәт  килгән көн.

    1942  елның  17 июле иксез-чиксез  дала  киңлекләрендә  Сталинградны  

яклап  бөек  тартыш  башланган  көн...1942  елның  июле- гитлерчы  

илбасарларны  төп   фронт   сызыгы   артында -  дошман   тылында-

дөмбәсләгән,  сугыш   азагына   400  меңгә  якын  партизаны   булган, атаклы

командир  Заслонов   җитәкләгән  берләшмәнең  оешкан   ае. Ниһаять,  1945

елның   июне  һәм  июле –  илбасарларның  Белоруссия   җиреннән  киң

фронт  белән,  хурлыклы  рәвештә   куылган   айлары.

Илбасар  гитлерчылар  өчен  стратегик  әһәмияте гаят зур булган  Орша-

Витебск – Смоленск  тимер  юлы  һәм  шоссе  юллары  “өчпочмагында”  

хәрәкәт   итеп ,заслоновчы -  партизаннар   гомумән   алганда  6697  немец  

солдатын   һәм  офицерын   үтерде, 1525 ен  яралады , 198  хәрби  эшелонны  

юлдан  түбәнгә   мәтәлдерде,   дошманның   хәрбиләре   һәм  техникасы  

белән  бергә  935  вагонны   ватты,174 күпер,3  тимер  юл  станциясе ,340  

автомашина  һәм   бронемашина,20  танк  шартлатты, бер  самолет  бәреп  

төшерде...-  хәзерге  Орша   станциясе  мәйданында    урнашкан  Заслонов

Мемориаль  музее  стендларының    берсенә  әнә  шундый  зур  эчтәлекле  

кыска  бер  отчет  кәгазе   куелган.  Сугыштан  соң  Заслоновның  гәүдәсе  дә

шул  мәйданга  күчереп   күмелде  һәм  һәйкәл   куелды.

    З.Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели.   Поэзия сугышта үзенең солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы чорында бөтен татар әдәбияты, шул исәптән татар поэзиясе дә, идея һәм художество ягыннан яңа югарылыкка күтәрелде. Поэзия патриотизм һәм интернационализм рухы белән тирәнтен сугарылды. Ватанына бөек мәхәббәт һәм фашизмга ачы нәфрәт җыры булып яңгырады. Поэзиядә илебез өчен иң авыр елларда,Гитлер Германиясенең кара тәреле яуларына каршы көрәштә ярсып типкән татар солдатының кайнар йөрәге ачыла. Безнең поэзия татар солдатының  шигъри образын чын сәнгатьчә көч белән гәүдәләндерүгә иреште. Лирик герой белән солдат образының берләшүе җирлегендә ул чын халыкчан поэзиягә әверелде. Поэзиянең, сугыш алды еллары белән чагыштырганда, күп өлеш тирәнрәк халыкчанлашуы Ватан сугышы чорында ирешкән яңа казаныш булды. Халыкчанлык андагы хисләр офыгы гаҗәеп киңәюдә дә, ритмик яктан музыкальләшүдә дә, сурәтләр-бизәкләрнең искиткеч бафында да күренә.

      Сугыш елларында татар солдатының уй һәм хисләрен, туган җиргә мәхәббәтен, сагыну-сөю тойгыларын, тирән кичерешләрен сурәтләүдә аеруча лирика актив булды. Поэзиядә лиризм күрелмәгән дәрәҗәдә көчәйде. Безнең лирика, аңа күңеле кебек, олы хисле, ир йөрәге кебек, сабыр солдат кебек, батыр рухлы әсәрләре белән бөтен илебезгә танылды. Муса Җәлилнең атаклы “Моабит дәфтәрләре” белән беррәттән Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи, Гали Хуҗиев, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Гадел Кутуй, Нур Баян, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Садри, Бари Рәхмәт, Әхмәт Юныс, Кави Нәҗми, Максуд Сөндекле, Хәертдин Мөҗәй, Сәхаб Урайский кебек инде сугышка кадәр үк әдәбиятта күренекле урын биләгән шагыйрьләрнең әсәрләре сугыш чоры лирикасына бай өлеш булды. Алар белән бергә бөек көрәшнең шигъри елъязмаларын тудыруда иҗатлары башлыча сугыш елларында күтәрелеп киткән Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Әдип Маликов, Зыя Мансур, Гиз-эль Габид, Рәхим Саттар, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Нури Арсланов, Самат Шакир, Нур гайсин, Әнәс Кари, Мөнир Мазунов, Гамир Насрый, Мансур Гаяз, Касыйм Вахит кебек шагыйрь шагыйрьләр  һәм күпсанлы яшь һәм башлап язучы фронтовиклар катнашты.

     Сугыш елларында лирика белән беррәттән поэзиянең җыр, сатира кебек жанрлары һәм төрләре дә җанланып китте, агитацион-публицистик поэзия, шигъри жанрлары плакат яки лозунг тибындагы әсәрләр дә еш язылып торды. Шулар белән беррәттән сугыш еллары татар поэзиясе эре форма әсәрләргә – поэма жанрына да еш мөрәҗәгать итте. Ф.Кәрим, Г.Хуҗиев, Н.Исәнбәт, Ә. Фәйзи, Н.Арсланов, К.Нәҗми, Ш.Мөдәррис, Ә. Исхак, С.Баттал, Ә. Маликов кебек шагыйрьләрнең поэмалары поэзиябез тарихына күренекле сәхифәләр булып өстәлде.

     Татар поэзиясе сугыш елларында олы көрәшнең героикасын суәтләүдә романтик күтәренке алымнарга һәм жанрларга (ода, баллада) зур игътибар бирде. Әмма поэзия үзенең тирән тамырлары белән сугышучы халыкның реаль батырлыгына тоташкан һәм шуннан азыклана иде. Шуңа күрә поэзиядә реализм көче күрелмәгәнчә үсте. Ләкин  бу реализм, кайерәүләр уйлаганча, “җирләшкән” реализм түгел, ә күтәренке, дәртле реализм, романтик пафослы реализм иде.

      Сугыш чоры татар поэзиясендә берничә үсеш этабы төсмерләнә. Без бу хезмәттә ачык сиземләнгән өч этапны күзәттек. Сугышның башлангыч чорындагы әсәрләр публицистик чакыру интонациясе белән сыйфатланса, сугыш утларында поэзия фронт вакыйгаларының бөтен катлаулылыгын, фронт көндәлеген сурәтли. Ахырга таба поэзиядә җиңүле һөҗүмнәрнең тантаналы аһәңне дә тулы яңгырады. Һәр этапның үз үзенчәлекләре, үз тематикасы һәм поэтикасы бар иде. Әмма сугышның буеннан-буена поэзиядә сугышчан гуманизм пафосы аз гына да сүрелмәде, патриотизм рухы, интернационализм идеяләре кимемәде.

     Бөтен татар әдәбиятының бердәм сафында атлаган татар поэзиясе дә,үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур иҗади фидакарьлек күрсәтте. Поэзия татар халкының олы йөрәген бөтен дөньяга күрсәткән рухи көзге булды.  Герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Фатих Кәримнең бай хисле лирикасы бөтен дөньяга танылды. Шуңа күрә утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы көчкә яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

  1945–1983 еллар арасында әдипнең татар телендә – 36, рус теленә тәрҗемәдә – 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдә аерым китабы басылып чыга. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күргән «Күңел яктысы» исемле күләмле җыентыгында урын алган.

     З.Нури тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Күренекле рус, украин, белорус, әзербайҗан, казакъ, үзбәк, төрекмән, кыргыз, таҗик, латыш, литва, эстон, әрмән, грузин әдипләренең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгарды. Дөнья халыклары һәм илебездәге кардәш халыкларның фольклор әсәрләрен үз эченә алган «Күңелле китап» (1969, 1979), «Алтын хәзинә» (1973) исемле күләмле җыентыклар да әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли.

   З.Нури – актив җәмәгать эшлеклесе. Ул берничә тапкыр халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана.

    Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен З.Нури 1971 елда «Почет Билгесе», ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде.

                      1945 елның 9 мае. Бөтен ил йөрәге бер булып көткән көн. Шушы көнгә җитү өчен күпме кан – яшьтүгелде, күпме сугыш юллары үтелде?! Тыл һәм фронт, бер кешедәй булып, ару-талу белми эшләделәр, көрәштеләр.

     Без җиңдек. Бу җиңү җирдәге иң якты идеалларның – Ватаны идеалларының җидүе, гаделлекнең,кешелекнең, дуслык һәм туганлык идеяләренең иң кара, мәкерле көчләрнең җиңүе булды. “1418 көнлек сугыштан соң җиңү килгәч, җиңүче халкына, героик һәм хезмәтчел халыкка, аның һәркайсы бик күп гомер, кан һәм тир таләп иткән меңнәрчә километрларны сугышып үткән данлы армиясенә тиешенчә бәя биреп, коткарылган бөтен дөнья иркен сулады” . Без җиңдек һәм бу җиңү көнендә, башкала тупларының салютына кушылып, шигъри салют та горур яңгырады. 9 Май көнне үк шатлык һәм горурлык хисләре белән тулы дистәләрчә шигырьләр язылды.

Хисләр- язгы Идел. һәрбер йөздә

Сөенече балкый бу көннең;

Бу сөенеч уртак һәммәбезгә,

Өлеше бар анда һәркемнең,-

дип язды Г.Хуҗиев  (“Туплар тынды”). Алар белән бергә бөек көрәшнең шигъри елъязмаларын тудыруда иҗатлары башлыча сугыш елларында күтәрелеп киткән Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Әдип Маликов, Зыя Мансур, Гиз-эль Габид, Рәхим Саттар,  шагыйрьләр  һәм күпсанлы яшь һәм башлап язучы фронтовиклар катнашты.

                                      Кулланылган   әдәбият

1.Зәки  Нури .Китап битләренә  кергәндә. Казань. 1986.

2 .Совет  Татарстаны   язучылары .Казань.  1986.

3.Алтын  хәзинә. Казань. 1973

4.Бәйрәм  җырлары. Казань. 1969.

5.Үлгәннәр  дә  үч  алды.Партизан  язмалары . Казань. 1962

6.Еллар  һәм  юллар.Сайланма  әсәрләр. Казань. 1971

7.Диңгез   ясалган  якта. Казань. 1953

                                Зәки Нури – көрәшче шагыйрь

Шарапов Раил Ильсур улы, Уби гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, җитәкчесе Гөбәйдуллина Эльвира Рафаэль кызы

                                                                        Сугыш безне еракларда йөртте,
                                                                        Килми торды хәтта хатлар да.
                                                                        Туры килде үлем үлсен өчен
                                                                        Күкрәк белән дотлар капларга  

                 

       Туган як,туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр. Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый сөя.

Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.    Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра.  Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра,сокландыра.

 Каләм әһелләре дигәч, күз алдына якташларыбыз – бертуган Роберт һәм Шамил Рәкыйповлар,Зәки Нури, Кыям Миңлебаев,Һади Атласи,Шиһап Әхмәров, Нурмөһәммәт Хисамов, Рәмис Әймәт, Рушания Арсланова һ.б. килә.

Татар тарихындагы күренекле шәхесләр – мәгърифәтче Ш. Мәрҗәни,шагыйрь Г.Кандалый, язучы Ш.Усманов, СССРның халык рәссамы Х.Якуповларның да нәсел тамырлары Чүпрәлегә барып тоташа.

 Якташ шагыйребез , Зәки ага Нуриның сугыш кырларында күрсәткән батырлыкларын, күңел кылларын тибрәндерерлек коралы – каләме белән дә каһарманнарча көрәшүен , төбәгебездә үлмәс батыр, каләм остасы булуына горурлык хисләре уятырга тырышты.

      Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  дошманга каршы күтәрелделәр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул иттеләр һәм шуны иҗатларында чагылдырдылар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар  китерү, җир йөзеннән аны юк итү” - дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.

       Күп кенә язучылар фронт газеталарында эшләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыгарыла.Язучылар монда да үзләренең ялкынлы сүзләре белән солдатның йөрәгенә үтеп керергә, аны дошманга каршы көрәштә рухландырырга тиеш иделәр.

      Сугышта татар язучылары зур югалтулар кичерделәр. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга каршы көрәштә һәлак булдылар. М.Җәлил, А.Алиш, Р.Саттар, Х.Мөҗәй һ.б. фашистлар тоткынлыгына эләктеләр. Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, халык,  үз намуслары алдындагы бурычларын онытмадылар. Мәсәлән, адәм баласы түзә алмаслык төрмә шартлары да  Җәлил һәм аның иптәшләренең  рухларын сындыра алмый, дошманның үз өнендә килеш бу геройлар фашизмга каршы көрәшәләр, үлемсез әсәрләр тудыралар, ахырдан батырларча һәлак булалар. Еллар үткәч, аларның дошманга нәфрәт, туган илгә тугрылык, мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре халкыбызга әйләнеп кайтты һәм әдәби мирасыбызның кыйммәтле җәүһәренә әверелде. Ә күпләр сугыш кырларында ятып калдылар. Болар арасында әле халыкка танылып җитмәгән, ләкин талантлары ачылып бетмәгән бик өметлеләре бар иде.

     Сугыштан әйләнеп кайтканнар әдәби сафларга басып, үзләренең иҗат эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. Сугыш күп корбаннар, кайгы-хәсрәт китерде. Шул вакытта бик күпләрнең дөньяга, тормышка карашлары үзгәрде, кырыс сугыш шартлары тынычлыкның кадерен белергә өйрәтте.

     Халкыбызның зур каһарманлыгы аркасында яулап алынган тыныч тормышта Бөек Ватан сугышыннан соң булган кыенлыкларны бетерү, җимереклекләрне торгызу кебек мәсьәләләр әдәбиятта үзәк темалар булу белән бергә, халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыкларын, героик көрәшен, тылдагы фидакарь хезмәтне күрсәтү  дә иң әһәмиятле һәм кирәкле тема буларак дәвам итте. Әле күптән түгел генә сугыш кырларында йөргән язучылар, үзләре күргән-кичергәннәргә таянып, төрле жанрларга мөрәҗәгать иттеләр. Сугыштан соңгы елларда туган әсәрләрдә фашизмга каршы аяусыз көрәш, безнең солдатларның батырлыклары, тыныч тормышта яшәүчеләрнең фидакарьлекләре, дошманның явызлыгы һ.б. темалар яктыртылды. Боларга һәр фронтовик язучы, үзе күргән-белгәннәрне дә өстәп, сугыш темасын тагын да киңәйтте. Сугыштан соңгы елларда дистәләрчә романнар, повестьлар, хикәяләр, поэмалар,шигырьләр һ.б. язылды.

     Сугышның беренче көннәрендә үк немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә катнашкан, 1942-1944 елларда Белоруссия җирләрендә  бу халыкның батыр улы Константин Заслонов командылык иткән партизан отрядларында разведка начальнигы булган Зәки Нури  сугыштан соңгы елларда үзенең иҗат активлыгын көчәйтеп җибәрә. Аның “Дан юлы” (1949) поэмасында, “Үлгәннәр дә үч алды”(1962) җыентыгына кертелгән  сигезләп хикәясендә Белоруссия партизаннарының батыр, фидакарь көрәшләре сурәтләнә. Җыентыкка кереш сүзендә автор болай ди:

       “Ул елларны безнең беребез дә, беркайчан да онытмас.

        Немец - фашист илбасарлары туган җиребезгә басып керделәр. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җырларыбызны моң - зарлы итәргә теләп кара дәһшәт килде. Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юлларыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп дошман безгә үлем ташыды...

  Безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез дөрләп яндылар. Безнең күңелле бәйрәмнәребез тантанасы шаулаган, дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелделәр. Җимерелгән урамнарыбыз буйлап  Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы, авыр итекләре, әйтерсең лә, йөрәкләрне таптый иде. Җиребез тәнен һәм безнең күңелләрне бомбалар актарды, миналар телгәләде...”

     Фронтовик язучы  “Үлгәннәр дә үч алды” дип аталган җыентыкка кергән хикәяләрендә дошманның үз тылында  коточкыч авыр шартларда сугыш алып баруларын тасвирлый. Урман шалашларында, окопларда, дошманга каршы походларда, һөҗүмдә Зәки Нури башка партизаннар белән 1100 көн һәм төн үткәрә. Хикәяләрендә шушы көннәрнең уңышларын, бәхетсезлеген, дошманга каршы көрәшнең нәтиҗәләрен бәян итә автор. Бу кыска күләмле әсәрләрдә гади солдатларның  һәм җирле халыкның фашистларга карата булган нәфрәте күрсәтелә, төрле юллар белән дошманның көчен бетерү, какшату өчен  кыю, кискен чаралар күрелүе тасвирлана. Мәсәлән, немецларның азык-төлек, корал складларын шартлату, тимер юлларны эзү, дошманның ялчысы булып әверелгән староста-сатлыкҗаннардан үч алу һ.б. Шулай итеп, тирән тылларда хәрәкәт итүче партизаннар фронтка зур ярдәм күрсәтәләр. Татар халкының билгеле язучысы, шагыйрь Зәки Нури да бу изге яуга үзеннән зур өлеш кертә, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Һәм үзе күргән-кичергәннәргә нигезләнеп, киләчәк буыннарга фашизмга каршы көрәш алып баручы батыр партизаннар турында әдәби әсәрләр язып калдыра.

                         Конференциядән күренешләр

C:\Users\User\AppData\Local\Temp\Rar$DI12.9053\IMG_5812.JPG  C:\Users\User\AppData\Local\Temp\Rar$DI13.0936\IMG_5840.JPG

C:\Users\User\Desktop\IMG_5897.JPG   C:\Users\User\Desktop\IMG_5796.JPG

              Якташ шагыйрьләребез иҗатында сугыш темасы

Мистякова Айзилә, Зур Чынлы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы,

җитәкчесе  Мистякова Рәмзия Җәмил кызы, башлангыч сыйныфлар  укытучысы

         

        Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре гаять күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар - үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар.

         Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик  образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

Шулар арасында райондашларыбыз - күренекле шагыйрьләр, сугышчы-фронтовиклар, прозаиклар да бар.

Зәки Нури – сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң актив язган авторларның берсе. Аның 30 дан артык поэзия һәм проза китабы бар. З.Нуриның шигырьләрендә совет кешеләренең сугыш сынауларында күренгән  батырлыгы һәм ныклыгы, яшьтәшләренең рухи дөньясы урын алган. http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/3/3c/Zakinuri.jpg

...Дошман мине үз җиренә күмде

Ни беләндер белмим гүр казып.

Мин үлгәнмен, бәлки, такмак көйләп,

Муса кебек, бәлки җыр язып.

Әмма һаман барча якка атлыйм,

Күреп торам бөтен җир йөзен.

Җир улы мин. Җирне яклап яшим.

Үзем – җирдә. Ләкин җир – үзем.

Мин – күп кеше. Без һәммәбез тере!

Кирәк икән – сикереп торабыз:

Варисларның кыю кулы белән,

Кирәк икән, мылтык корабыз.

Ятам икән – ятам мин тирәндә,

Менсен өчен Ватан үрләргә...

Дошман керсен үз илендә гүргә,

Дуслар узсын безнең түрләргә... (“Ерактан тавыш”,1970)

     Аның Бөек Ватан сугышындагы партизаннар көрәшен чагылдырган хикәяләр җыентыгы(“Үлгәннәр дә үч алды”,1962), поэмалары (“Дан юлы”,1949, “Күтәрелү”,1956), шигырь җыентыклары(“Без яшибез Иделдә”, 1951, “Еллар һәм юллар”,1971, “Күңел яктысы”, 1980, һ.б.). Иҗатчы буларак, ул – иҗтимагый тормышта, әдәбият-сәнгать дөньясында булган һәр мөһим вакыйгага, яңалыкка публицистик яки шигъри сүзе аша мөнәсәбәтен белдереп барган әдип.

Разведка – бик тынгысыз хезмәт. Сугыш тынып торган арада З.Нури шигырьләр иҗат итәргә дә өлгерә.

     Аның фронттагы иҗатында батырлык, тугрылыклык һәм Туган илгә мәхәббәт темалары килеп керә. “Яшь фронтовик җыры”, “Ватандашка”,“Теләк”, “Постта уйлану”, “Разведка җыры”, “Лазаретта”, “Шәһәрне алгач”, “Һөҗүмнән соң”, “Ял иткәндә җырла!..”, “Берлинга!”, “Илем армиясенә”, “Пруссиягә кергәндә” кебек шигырьләре урман эчендәге землянкаларның берсендә туганнар.

Без үтәбез авыр походларны,

Берни түгел пычрак, кар, тузан...

Күңеллерәк итеп як утларны,

Ял иткәндә җырла, партизан!

Фашист каны инде аз акмады,

Измәсен дә тиздән изәрбез!..

Өстән төшәр сугыш газаплары,

Яңабаштан илне төзәрбез.

Җәй тирләтми һәм өшетми карлар, –

Чыныктырды Ватан походта.

Сагындырды өзелеп сөйгән ярлар,

Җыр әзерлик кайтыр вакытка.

Җиңү килер – безнең учакларны

Салют итеп күккә чөяр ул.

Кем көрәшә сагынып шул чакларны,

Матур яшәр, матур сөяр ул. (“Ял иткәндә җырла!..”, 1944)

      Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына 60нчы елларда язылган «Үлгәннәр дә үч алды» исемле проза әсәре дә бар.

Җыентыкка кереш сүзендә автор болай ди:

“Ул елларны безнең беребез дә, беркайчан да онытмас.

       Немец - фашист илбасарлары туган җиребезгә басып керделәр. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җырларыбызны моң - зарлы итәргә теләп кара дәһшәт килде. Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юлларыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп дошман безгә үлем ташыды...

       Безнең авылларыбыз һәм шәһәрләребез дөрләп яндылар. Безнең күңелле бәйрәмнәребез тантанасы шаулаган, дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелделәр. Җимерелгән урамнарыбыз буйлап  Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы, авыр итекләре, әйтерсең лә, йөрәкләрне таптый иде. Җиребез тәнен һәм безнең күңелләрне бомбалар актарды, миналар телгәләде...”

Фронтовик язучы  “Үлгәннәр дә үч алды” дип аталган җыентыкка кергән хикәяләрендә дошманның үз тылында  коточкыч авыр шартларда сугыш алып баруларын тасвирлый. Урман шалашларында, окопларда, дошманга каршы походларда, һөҗүмдә Зәки Нури башка партизаннар белән 1100 көн һәм төн үткәрә. Хикәяләрендә шушы көннәрнең уңышларын, бәхетсезлеген, дошманга каршы көрәшнең нәтиҗәләрен бәян итә автор. Бу кыска күләмле әсәрләрдә гади солдатларның  һәм җирле халыкның фашистларга карата булган нәфрәте күрсәтелә, төрле юллар белән дошманның көчен бетерү, какшату өчен  кыю, кискен чаралар күрелүе тасвирлана. Мәсәлән, немецларның азык-төлек, корал складларын шартлату, тимер юлларны эзү, дошманның ялчысы булып әверелгән староста-сатлыкҗаннардан үч алу һ.б. Шулай итеп, тирән тылларда хәрәкәт итүче партизаннар фронтка зур ярдәм күрсәтәләр.

        З.Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели.

Шәрәф Мөдәррис 1941 елның язында Кызыл Армия сафына алына. Фашист Германиясенең мәкерле һөҗүмен ул кулына корал тотып Белоруссия чигендә каршылый. 1941 елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елның җәендә, сәламәтлеге яхшыргач, ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк-Көнбатыш фронтында сугыша, аннан шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Корреспондент буларак ул атналар буе алгы сызыкта сугышчылар арасында йөри, фронт тормышын үз күзе белән күреп-өйрәнеп, совет сугышчыларының героик көрәшен күп санлы мәкаләләрендә, очеркларында гәүдәләндерә.Шараф Модаррис

...Ак чал булып чәчкә түшәлделәр

Сугышларда алган газаплар...

...Дала моңын тагын күтәрделәр

Землянкада төнен казакълар:

“Син бит кичә, булып антка тугры,

Сугышчылык данын якладың.

Ялкын атып яткан амбразурны

Тәнең белән барып капладың.

Синең даның йөрәк җырларында

Казакъ җырын мәңге даулатыр.

Үлсәң дә син сугыш кырларында,

Үлмәс гомер алдың, Җанбатыр!” (“Землянкада”, 1943)

      Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Шәрәф Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. Лирикасында,“Фронтовик татарлар”(1944), “Җыр үткән юл”(1947), “Биш минут”(1949),“Көлке түгел”(1954),“Кызыл мәйдан” (1955),“Минем яшьтәш”(1956), “Яшәү көче”(1957), «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.

...Килә дошман туктамыйча гелән-гелән,

Ләкин тупчы бер карыш та кузгалмады.

Бер ялгыз ул. Бүген монда берәм-берәм

Һәлак булды якташ, иптәш, дускайлары...

– Әх, дус-ишләр, җитте кич тә комач сарып,

Соң чиктә дә тубыгыздан чикмәдегез.

Йокладыгыз туган җиргә колач салып,

Калды миндә уй, теләк һәм хисләрегез!

... – Кичер, тубым, бәхил булчы, туган җирем,

Типмә болай ярсый-ярсый мин дә, йөрәк! –

Палачларга ут, тимер һәм тузан сибеп,

Ярыла пушка, көпшә башын җиргә терәп.

Тузды туп та, тузды, ләкин батырларча,

Дошманнарны иң соңгы кат кырып салды.

Ваһап, Ваһап... Ул да шунда батып канга,

Туган җиргә башын салып, тынып калды... (“Тупчы Ваһап”, 1943)

      1946 елның язында армиядән кайткач, Шәрәф Мөдәррис «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») һәм «Яшь сталинчы» газетасы редакция-ләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Сугыштан соңгы елларда Ш. Мөдәрриснең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә.

ШамилРәкыйповның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Иҗат эшчәнлегенең бу тәүге чорында ул аеруча үзешчән сәнгать коллективлары өчен пьесалар язуга игътибарын юнәлтә.http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/c/cf/Shamil_Rakipov.jpg/225px-Shamil_Rakipov.jpg

 Ш. Рәкыйпов дистәдән артык бер пәрдәле комеди-яләр, драмалар һәм скетчлар авторы («Чуен багана», «Күршең кем синең?», «Зөһрә», «Сөю билгесе», «Арзан матурлык», «Ике туй», «Ике килен-килендәш», , «Бал вакыйгасы», «Онытылмас кешеләр» һ. б.). Аларның күбесе, «Күңелле сәхнә», «Үсү юлы» кебек җыентыкларда һәм авторның «Сөю билгесе», «Тынгысыз яшьлек», «Күршең кем синең?» исемле китапларында дөнья күреп, үз вакытында авыл, шәһәр клублары сәхнәсендә еш куела. Берничәсе,  рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәү нәшриятларында да басыла.

Шулай да Ш. Рәкыйпов, язучы буларак, укучылар массасына үзенең нәфис документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Бу юнәлештә ул алтмышынчы елларда эшли башлый («Барып аласы хат» исемле беренче повесте1963 елда языла).
Ш. Рәкыйпов иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары. 1967 елда әдипнең татар халкының турылыклы улы – фашизм белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повесте басылып чыга. Әсәр төгәл документаль мәгълүматлар җирлегендә язылса да, аның үзенчәлеге шунда: автор үз героен, аның характеры формалашуын, ул эшләгән батырлыкның асыл чыганакларын әдәби чаралар ярдәмендә ачарга омтыла.

..Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнү-ләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары... Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

 − Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

 − Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый... Аның артыннан командиры да калмый.

       Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

       Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

         Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга... Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразура-сын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов.

         «Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз- үзеңне аямауны таләп итә.

Шул ук әдәби-эстетик сыйфатлар язучының легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турындагы «Кайдан син, Җан?» (1968), татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы «Таңнар һаман матурмы?» (1969), данлыклы хатын-кыз очучылар Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыкларына багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1972) һәм «Кипарислар җыры» (1975) исемле повестьларга да хас. Бу әсәрләр һәм «Геройлар эзеннән»,«Геройлар үлмиләр», «Аяз күктә карлыгачлар» кебек җыентыкларга тупланган башка документаль хикәяләр, кечкенә повестьлар һәм очерклар авторнын, язучы һәм гражданин буларак, Бөек Ватан сугышы оемасын яктыртуда бүгенге татар әдәбиятына керткән җитди өлеше дип саналырга хаклы.

      Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.

Билгеле ки, сугыш прозасы бик зур, бик киң. Төрле елларда язылган әсәрләрдә без сугышның төрле якларын күрәбез. Ләкин бер нәрсә ачык. Гасырлар сугыш авырлыкларын, аның шомлы авазларын яшереп тә, күмеп тә калдыра алмыйлар.Сугыш ерагая барган саен бу тема безгә якыная бара, аның җәрәхәтләре, яралары тирәнәя төшә.

                                             Кулланылган әдәбият

 “Большая Советская Энциклопедия

“Еллар һәм юллар”(Сайланма әсәрләр) Зәки Нури-Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1971

“История татарской советской литературы”  Москва, 1965

“Писатели Советского Татарстана” Биобиблиографический справочник А. К. Гиниятуллина, Казань, 1970

“Совет Татарстаны язучылары” китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

“Туган як” газетасы- 20 сентябрь, 2006 ел

 “Тупчы Ваһап” Шәрәф Мөдәррис- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989

                 Якташ шагыйрьләребез иҗатында сугыш темасы

Шигапова Гөлназ, Марс  урта мәктәбенең 11- нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе Хөсәенова Нурзилә Ринат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                       Вакыи җитте...

                                                                                                       Хәзер ярты юлда

                                                                                                       Куеп торып тыныч эшемне,

                                                                                                       Багышларга Ватан сугышына

                                                                                                       Үземне һәм каләм көчемне.

                                                                                                                                        М.Җәлил.

             1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар урмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Меңнәрчә, миллионнарча совет кешеләре, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алдылар, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр.

    Сугыш  язучылар, шагыйрьләр, композитрлар һәм рәссамнар алдына да яңа бурычлар куйды. Көне, сәгате белән явыз дошманга каршы изге көрәшкә  чакырырга, фашизмның ерткыч йөзен ачып салырга кирәк иде. Йөзләрчә язучылар, кулларына корал алып, узләре дә фронтка киттеләр, ялкынлы сүзләрен дә коралга әверелдерделәр. Иҗат шартлары тамырдан үзгәрде. Күпчелек әсәрләр җилле-яңгырлы  окопларда, дошман уты астында язылды. Ләкин бернинди кыенлык та язучыны каләмен эчке кесәгә яшерергә мәҗбүр итә алмады. Киресенчә, ут-ялкыннар астында, үлемгә һәм дошманга  ачу итеп, өр-яңа пафослы, көчле әсәрләр туды. “Фронт сызыгындагы сугышчынының көне ничек үтсә, минем дә көнем шулай үтә.  Кайвакытларны шундый янарга-пешәргә туры килә, гимнастеркалар тозланып ката. Шул шартларда табылган вакытны иҗатка багышлыйм”-, дип язды күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим фронттан җибәргән бер хатында.[11]

         Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та  үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннардан буыннарга күчеп, йөрәкләрдә таш булып каткан. Якташ язучыларыбыз иҗатыннан без каткан күңелләрне эретердәй җылылык алабыз, Туган илебезне, Ватаныбызны яратырга, хөрмәт итәргә, сакларга, якларга өйрәнәбез. Бу фикер теманың актуальлеген күрсәтә.

Авылдашыбыз Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлына, сугыш темасына иҗат ителгән шигырьләренә күзәтү ясау.

        Шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) 1941 елның язында гаскәри хезмәткә алына һәм сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була. Башта ул миноментчы, ахырга таба татар фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр  белән бүләкләнә. “Кайнар көннәр” истәлек – язмасында вакыйгалар мин исеменнән сөйләнә. Биредә Смоленск өлкәсенең бер аэродромында хезмәт иткәндә йөрәгенә  кереп калган капитан Безбородов турында сүз бара. Биредә язучы портрет алымнарын оста файдалана. Фронт юлларында бөтен нәрсәнең  сугыш белән сулавына борчыла.

     Ш. Мөдәрриснең “Атлый шат яз” шигыре –бу чор публицистик поэзиясенең бер үрнәге. Шигырьдә җиңеп алга баручы безнең гаскәрләр белән яз параллель китерелә. “Шат яз”га исә “фашизм бозлары”, фашистларның Украина, Псков кырларында эшләгән ерткычлыклары каршы куела. Шигырьнең үзәк фикере “күп тә үтмәс –торыр чайкалышып, ак күл булып болын, чабулар, соңгы бозны ватып, ташка кысып, ташыр сулар, ташыр ташулар!”- дигән фикердән гыйбарәт.

Ш. Мөдәррис алтын канатларын җәеп туган таң фронтында үлем көтүче саперны сүрәтләп (“Сапер” шигыре), сугыш фаҗигасының тирәнлеген, җиңү хакына бирелгән корбаннарның зурлыгын күрсәтә.

    Сапер үлем көтә. Ә “артиллерия күкри төтен чәчеп, һөҗүм дәрте биреп йөрәккә”. “Искән җил дә уйный кызып- дулап”, “кызыл утлар күккә сузылдылар” һ.б. Һөҗүм уңышлы бара. Һәм бу җиңүдә саперның өлеше дә зур:

              Сапер ачкан юлдан сугышчылар
             Ыргылдылар кинәт калкуга.

Сапер үз канын түгеп, гомерен бирү исәбенә иптәшләренә юл ача, җиңүгә юл ача.

   1942 нче ел башында язылган “Харис дуска” шигырендә, мәсәлән, Ш. Мөдәррис солдатны конкрет эпизодларда күрсәтә. Харис – сугышчы. Шагыйрь сугыш эпизодын шушы якын дуска мөрәҗәгать формасында сөйли. Шигырь лирик хис белән язылган. Монда сугышчының батырлыгы тасвирлана. Шулай итеп шагыйрь сугышның конкрет эпизодын гәүдәләндерү бурычын инде 1942 нче ел уртасында ук куя.

Әй син, Харис, минем җан дустым!

Үч ал, туган, үч ал, минем тәндә

Җәрәхәтләр әрнеп тормасын!

Тимер йөрәк синдә, тимер гәүдә,

Көрәш, дустым! Көрәш, кордашым!..

Шәрәф Мөдәррис иҗатында лирика, сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, нык үзгәрә: шагыйрь лирик хисләрне зур гражданлык хисләре белән иҗтимагый мотивлар белән үреп бирергә омтыла.

Окоп тормышы! Бу сүзнең тулы мәгънәсен тик сугышның карлы бозлы юлларын, ут – ялкынын үз күзләре белән күргән, үз җилкәсендә татыган кешеләр генә белә. Шагыйрь солдат окопташларының тормышындагы һәр адымын искәреп, һәр батырлыгын күңеленә теркәп бара. Шуңа күрә дә ул совет солдатының окоптагы көндәлек тормышын сурәтләүгә зур игътибар бирә.

2. Зәки Нуриның сугыш чоры  иҗатын, тормыш юлын өйрәнү.

     Партиянең Смоленск өлкә комитеты һәм Көнбатыш тимер юлы идарәсе политбүлеге тарафыннан оештырылган һәм К.С. Заслонов житәкләгән партизаннар отрядында безнең якташыбыз Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов (татрның күренекле шагыйре Зәки Нури) та сугышкан.

   1921 елның 24 декабрендә Татар Төкесе авылында туган бу егет 1941 елның май аенда хәрби хезмәткә чакырыла һәм илебезнең Көнбатыш чигенә жибәрелә. Аларның часте сугыш башлангач  илбасарларның беренче һөжүмнәрендә үк, зур югалтуларны кичерә һәм Белоруссия урманнарында чолганышта кала. Газаплы, мәрхәмәтсез шартларда, яшәү өчен көрәш көннәре башлана. Зәки бер төркем полкташлары белән легендар партизан Константин Заслонов житәкчелегендәге отрядка тап була. Башта дошман көчләрен һәм аның корал төяп Көнчыгышка таба юнәлгән тимер юл составларын шартлаучы, аннан разведка житәкчесе булып сугыша. Иң кыен хәлләрдә да салкын канлы булып кала белгән, тәвәккәл һәм җор партизан- Зәки Нуретдинов сугышчан иптәшләре һәм командир алдында зур авторитет казана, аның батырлыгы һәм тапкырлыгы турында хәтта төрле легендалар йори торган була.[12]

  Партизан- сугышчы шундый кырыс шартларда яшәп тә, әдәбиятка, аерым алганда шигърияткә булган мәхәббәтен сүрелдерми яза, иҗат итә. Аның “Постта уйлау” исемле, 1942 елда язылган шигырендә мондый юллар бар:

                       ....Без атлаган урыннарында

                       Куаклар куе, яшел.

                       Урман, безне куеныңа алып

                      Явыз дошманнан яш

                         Утлар, сулар кичәбез без

                      Ирек өчен көрәштә.

                       ...Без җиңәрбез дошманыңны

                        Безнең туган ил, яшә!

        Зәки Нури узенең “Үлгәннәр дә үч алды” дигән хикәяләр китабында (Казан, 1982) отрядтан башланып, зур партизаннар берләшмәсенә әверелгән, үзе сугышкан шушы төркемдә башыннын кичерелгән, ишеткән хәлләрен вакыйгаларны тасвирлый.

 Аның язуына караганда, гитлерчылар өчен стратегик әһәмияте зур булган Орша- Витебск- Смоленск араларындагы тимер юл һәм шоссе юллары “өчпочмагында” хәрәкәт итеп, заслоновчы- партизаннар, гомумән алганда, 6697 немец солдатын һәм офицерын юк итәләр, 1525 ен яралыйлар, 198 хәрби эшелонны юлдан чыгаралар, дошманның хәрбиләре һәм техникасы белән бергә 935 вагонны ваталар, 174 күпер, 3 тимер юл станциясен җимерәләр, 340 автомашина һәм бронемашина, 20 танк шартлаталар, бер самолетны бәреп төшерәләр.

 Шундый кырыс сугыш  шартларында, урман шалашларында һәм окопларында, походта һәм хөҗүмдә алар 1100 көн үткәрәләр. Белоруссияне совет гаскәрләре азат иткәч З.Нуретдинов Орша шәһәрендә үзе үк фашистлар җимергәннәрне төзәтү эшенә алына. Шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары буларак эшләп, сугыш җимерекләрен торгызуда актив тырышлык күрсәтә.

  Батырлыклары өчен Ватан сугышы оденында, “Ватан сугышы партизанына” һәм башка сугышчан дүрт медальгә лаек була ул.

        Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Эзләнү эшемне йомгаклап ике якташ язучыларыбыз Ш. Мөдәррис һәм Зәки Нуриның  сугыштан соңгы еллардагы тормышлары, иҗатларына тукталасым килә:  

     Сугыштан соңгы елларда Шәрәф Мөдәрриснең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагын да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза; лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә; матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. “Король Ричард ///” трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре; немецчадан Һейне шигырьләреннән үрнәкләр; Пушкин, Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләре – болар һәммәсе татар тәрҗемә әдәбиятының шул еллардагы зур уңышы итеп каралган.

Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында 1963 елның 28 апрелендә 44 яше дә тулмаган килеш вафат була. Ул 1946 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы була.

Ә Ш. Мөдәрриснең яшьтәше З.Нури 1946 елда туган авылы татар Төкесенә кайта һәм сугышка кадәр Лубьян  урман техникумында алган белгечлеге буенча буа урман базасына эшкә урнаша, аннан Тархан леспромхозында, директор булып эшли.

 1949 елда Казанга күчә һәм төрле газета, журнал редакцияләрендә эшләп, күренекле язучы, шагыйрь булып таныла. 1971 елдан Язучылар союзы идарәсен җитәкли. 1974 елдан “Казанутлары” җурналының баш редакторы былды. Хезмәтләре өчен “Почет билгесе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары белән бүләкләнде. Ул зур җәмәгать эшләре дә башкарды. 1994 елның 18 февралендә вафат булды. Күренекле шагыйрь булып танылган якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә районыбызда төрле чаралар үткәрелә. Район хакимияте тарафыннан районда яшәп иҗат итүче язучыларга, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар әдәбиятын пропагандалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешүче аерым педагогларга яки коллективларга Зәки Нури исемендәге бүләк бирү турында карар  гамәлгә кертелде. 2005 елда район узәгендәге паркта аның бюсты урнашырылды.

                                        Кулланылган әдәбият исемлеге

Утлы еллар авазы: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта, һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Унбиш томда. – Казан:Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2010.-8т. -334б.

Утлы еллар поэзиясе. Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен. Казан: Тат.кит.нәшр., 1972.

Зәки Нури. Күңел яктысы. Шигырьләр, поэмалар. Казан, Тат. Кит. Нәшр.,1980

Зәки Нури. Китап битләренә кергәндә: Мәкаләләр, күзәтүләр, истәлекләр. Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1986.-192 бит.

Рафаэль Сираҗетдин улы Субаев. Чүпрәле. Авыр сынау елларында. Чүпрәле 2009.- 272 бит.

Мәҗитов З. Татар солдаты // Шәһри Казан. – 1999. – 5 нояб.

 Латыйп К. Утлы күмерләрне хәтерләтте... // Мәдәни җомга. – 1999. – 5нояб.

Әхмәдулла Ш. Нурлы сыны хәтер түрендә // Мирас. – 2002. – № 7. – 22–32 бит.

                   

                        Яу   кырыннан   кайткан   шигырьләр

Миначева Гөлгенә, Кече Чынлы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ахмадуллова Зөбәрҗәт Мәсгут кызы ,   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                                                                                                                                                                   

           Бөек Ватан сугышы елларында бөтен кешеләр белән бергә татар шагыйрьләре, әдипләре, немец басып алучылары белән көрәшкә күтәрелде. Кулларына корал белән бергә каләм тотып явыз дошманны Ватаннан куып чыгаруда батырлык күрсәттеләр. Шулар арасында  безнең якташыбыз Шәрәф Мөдәрриснең булуы белән горурланам. Чүпрәле егетенең татар әдәбиятына керткән хезмәтләрен санап бетерерлек түгел. Ул-фронтовик шагыйрь,зур күләмле поэмалар, шигъри повесть яза, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет  жанрына юл ача. Аның инглиз теленнән тәрҗемә иткән Шекспир сонетлары, ”Король Ричард  III” трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре, немецчадан  Гейне шигырьләреннән  үрнәкләр, Пушкин,Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләре –болар һәммәсе якташыбызның иҗат җимешләре. Якташыбызның үзенчәлекле,бай иҗаты миндә   кызыксыну уятты һәм бу эшне башкарырга омтылыш  бирде.Мин  үземнең эшемдә  аның сугыш чорында   иҗат ителгән шигырьләренә өйрәнүне максат итеп куйдым.

          Ш. Мөдәррис – шигърияттә  яшьли  канат чыгарган шагыйрь. 13 – 14 яшьтән башлап аның беренче шигырьләре Казанда чыга торган газеталарда басыла башлый.

          1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның “Нарспи” поэмасы басылып чыга. Берникадәр вакыт “Яшь сталинчы” (хәзерге “Татарстан яшьләре”) редакциясендә эшләгәннән соң, Ш. Мөдәррис 1941 елның язында Армия сафына алына. Сугышны ул Белоруссия чигендә каршылый.

          Ш. Мөдәрриснең сугыш чорында иҗат иткән  шигырьләре:”Минем антым”,”Эх.шул килеш,””Сыерчык”,”Ярсый йөрәк”,”Севастополь” “Башланды”,”Ельня,Ельня” һәм башкалар.

          Гитлер фашистлары һөҗүменә каршы торуны, дошманга туган илне җимерергә юл куймауны Ш. Мөдәррис һәркем өчен гадел, изге, хак эш дип саный. Сугыш ташкыны аны баштанаяк үз дулкынына эләктереп ала. Хисләр, уй-тойгылар, йөрәк кайнарлыгы, акыл зирәклеге  – барысы дошман яуларын тар-мар итүгә, илне явыз килмешәкләр китергән “ут, төтен, кан, ис һәм пычрак” тан коткаруга багышлана. Ул бу авыр сынауны шагыйрь буларак та, ватанпәрвәр буларак та намус белән уза. Аның күпсанлы шигырьләре һәрвакыт фронтның алгы сызыгында була һәм сугышчыларны җиңүгә чакырып, рухландырып торалар.

Көрәштәшем, берек батыр сафка,

Калма артка, гел дә алдан бул.

Куркынычта исемең, даның сакла,

Һөҗүмнәрдә ут һәм ялкын бул

         1941нче елның көзендә татар шагыйрьләренең сугыш     кырларындагы югалтулары хакында хәбәрләр килә башлый. Баян Гыйззәт,Фатих Кәрим, Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла.Якын кешеләренең, дусларының, фикердәшләренең, иҗатташларының фаҗигасы шагыйрьләрне иҗат көче, әдипнең изге хезмәте турында уйланырга мәҗбүр итә.Шул рәвешле сугыш еллары шигъриятенә көрәшче-җыр образы килеп керә.Образның фәлсәфи яктан табыш  булуы хакында сөйләүче Ш.Мөдәрриснең”Ярсый йөрәк” шигыренә аерым тукталып үтәсем килә.

               Якташларым җырга кушылдылар,

               Курай уйный Зөфәр...Ярты төн...

              Землянкада дус-иш,сугышчылар,

               Тышта серле,моңсу,якты төн...

               Күп тә үтмәс,илнең тугай-кырын

               Нурга бизәп,таң яктырыр..

               Шул вакыт ул,уйчан курайчыбыз,

               Пулеметлар җырын яудырыр.

         Шагыйрь “җыр”образын кыю сугышчының нечкә күңелен рухи камиллеген гәүдәләндерү өчен куллана. Җыр образы-сугыш еллары шигъриятендә иң киң кулланылган символларның берсе.

         Минометчы солдат булып, төньяк-көнбатыш фронтта сугыша шагыйрь. Аннары шул ук фронтта татар телендә чыга торган “Ватан өчен” исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә: фронт тормышын үз күзе белән күреп-өйрәнеп, совет сугышчыларының героик көрәшен күп санлы  шигырьләрендә гәүдәләндерә.

 Шагыйрьнең 1943 елда язган “Корыч каска” исемле шигырендә  лирик герой вафат булган дустын “илемнең үлмәс каһарманы” дип атый. Әлеге батыр сугышчы  –  сөйгән Ватаныбыз  азатлыгы өчен һәлак булган бик күпләрне күз алдына китереп бастыручы типик герой. Безгә тынычлык алып бирүдә һәрбер сугышчының үз өлеше бар, шуңа да аларның исемнәре мәңгеләштерелде: һәйкәлләргә уелды, хәтер китабына кертелде. Алар үлемсез.

Һөҗүмнәргә барды минем җанда

Бу сагыш, моң-йөрәк кайгысы.

Ядкарь булып калды минем башта

Баһадирның корыч каскасы.

          Ватан сугышы фронтларында дошманга каршы барлык милләт вәкилләре үз-үзләрен аямыйча көрәште. Ш. Мөдәррис бу фактны бер вакытта да истән чыгармый, шул ук вакытта милләттәшләренә дә битарафлык күрсәтми, сугыш кырларында дошманны җиңеп баручы татар солдатларын данлый, аңа үзенең “Эх, шул килеш...” исемле шигыре белән үлмәс һәйкәл торгыза.

Торды басып, бомба-миналардан

Көл булса да бөтен тау башы, –  

Бабайлардан үлмәс мирас алган

Ашкын җанлы татар солдаты.

Эх, шул килеш кинәт җизгә катып,

Һәйкәл булып басып калсачы

Туган җирен канга, тиргә батып

Яклый алган татар солдат.

1943 елда,  сугышның иң кызган чорында дөнья күргән “ Тупчы Ваһап” поэмасы исә татар солдатының данын тагын да югарырак күтәрә.

Ваһап ул  – типик, җыелма образ. Бу образ аркылы шагыйрь Ваһап кебек кыю, батыр, курку белмәс; Ватаны өчен утка да, суга да керергә әзер торучы, үз халкының якты тормышы өчен канының соңгы тамчысына кадәр көрәшүче кешеләр турында яза.

        Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Поэмада реалист шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән гади кешеләрнең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларга гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтен тасвирлый.

        Килә  дошман:”Рас,капут!”-дип,кычкырынып,

               Туп тагын да чәчеп гөрселдәде.

               Китә снаряд чинап,сызгырынып,

               Чөелә күккә,чөелә фишист төркемнәре.

       Тынмадылар илбасарлар,кинәт шунда

               Ыргылдылар каршы яктан,җилеп-җилеп,

Мәгез тагын, кабахәтләр,кирәк булса!-

        Ут сулый туп,төтен белән тимер сибеп.

      Бер образга таянып солдат психологиясен ачкан әсәрләр языла бу чорда. Ш Мөдәрриснең “Таныш кунак”(самовар),”Минем моңым”(гармун)”Сукыр лампа” әсәрләрендә солдатның хис-кичерешләрендәге хәрәкәт образга бәйле рәвештә ачыла Әмма сугыш мохитендәге,үлем белән бугазга-бугаз килгән лирик каһарманга ни сәбәпле кайнап утырган самовар(”Таныш кунак) шулкадәр тәэсир итә соң? Болар бит гадәти әйберләр!Нәкъ шул гадәтилеге белән тыныч тормышны искә төшерүе белән кадерле инде алар солдат өчен.

            Без бу җирдә Ватан каршысында ,

            Башкарабыз гадел бурычны.

            Ул бәйли күк монда монда,канлы кырда,

            Туган өй һәм көчле сугышны!

            Хәтерләдем шунда узган көнем,

            Мескенкәем әнкәм җанымны;

            Сеңелләрембелән уйнап-көлеп

            Кичке чәйне эчкән чагымны...

  Синең җырың сүнеп,сулып калса,

  Сугышчылар күмер салалар.

  Син кунак ич безгә сугышларда,

  Гөрли-гөрли кайна,самовар!

1944 елның көзендә татар шигъриятенең сагышлы-моңлы кәефе тантана рухы белән алмашына. Җиңү белән рухланган Ш.Мөдәррис корал һәм ихтыяр көченә,милләтләрнең бердәмлегенә дан җырлый,дошманнарның чарасызлыгын күреп шатлана. “Тантана” шигырендә шул хис тантана итә.

       Гази Кашшаф сугыш еллары татар поэзиясенең үсешенә күзәтү ясап,бер

мәкаләсендә: “Шагыйрьнең “паспортына” карап шагыйрьнең үткән юлларын, заманын күрергә мөмкин.Һәрбер солдат кебек ,безнең шагыйрьләр дә Советлар Союзының аркылысын буйга үлчәп,Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр.Ләкин кайда гына булмасыннар,аларның хисләре туган илгә килеп бәйләнә,Ватанның йөрәк тибешенә ялгана”, дип яза. Тәнкыйтьченең бу сүзләрен Ш.Мөдәрриснең “Ельня, Ельня,”  “Смоленщина”,”Севастополь”,”Белоруссия”,”Берлинга”,”Пруссиядә”

 шигырьләре белән дәлилләргә мөмкин.

Шашлы шәһәр- горур Севастополь,

Бар җирең дә моңга төренгән

Бульварыңда үскән чибәр тополь,

Хәсрәт чигеп,җиргә бөгелгән.

Вакыт килер,иптәш Севастополь,

Вакыт белән гүзәл таң ата килер.

Бульварларыңда үскән чибәр тополь,

Безне котлап,тагын шау килер.

Ш. Мөдәррис Бөек ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, “Кызыл Йолдыз ордены”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. .

Без телибез: саф гүзәллек арта барсын,

Шунда аның нәфис гөле һич тә шиңмәс.

Җимеш пешеп, өзелеп төшсә  –  орлык калсын,  –  

Шунда аңа мәңге-мәңге үлем килмә

      Шәрәф Мөдәррис  – үлемсезлек җырчысы. Аның нинди генә әсәрен, тәрҗемә эшен алмыйк, ул шуларның күбесендә үлемсез эшләр, үлемсез каһарманнар, үлемсез булу өчен гомерне ничек үткәрергә кирәклеге, яшәү мәгънәсе турында яза.   Дөньяда яшәү дәверендә кеше үзеннән соң якты эз калырлык итеп файдалы эшләр башкарырга тиеш. Якташыбызның үз сүзләре белән әйтсәк:

Ян син, әй җыр, ялкын телең сузылдырып,

Ядкарь булып, айлар, еллар, заманнарга!

Ходай бирсә, игелекле балалар тәрбиялә, булдыра алсаң, китап яз; ә инде башкаларга игелек эшләү, начарлыкка каршы көрәшү, агачлар утырту, Ватаныбызның патриоты булу – һәрберебезнең кулыннан килә. Мондый кешенең гомере үзеннән соң килгән буынга маяк булып кала. Мондый кеше үлемсез була.  

       Шәрәф Мөдәррис –  мәңгелек моң чишмәсе ул. Аның турында галимнәр, язучылар язалар. Ш. Мөдәрриснең иҗат эшчәнлеге әдәбият белгечләрен битараф калдырмады. Хатип Госман, Нурмөхәммәт Хисамов, Шәрәф Әхмәдулла, шагыйрь Гәрәй Рәхим, Мәхмүт Хөсәен, әдип Фатих Хөсни мәкаләләре, ниһаять, танылган балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың шагыйрь тормышына багышланган повесте  – болар әлеге фикерне раслый.

“Кайчак моңсу, уйчан, күбесенчә исә шат күңелле, жор телле, хак сүзне кешенең күзенә карап туры әйтүчән бу шагыйрьнең иҗаты поэзия тарихында үзенчәлекле бер дөнья булып калды.

Ул гомере буе телләр өйрәнде, инглиз һәм немец телләрен яхшы белә иде. Гарәп теленнән гаять грамоталы булуы өстенә, соңгы елларда тырышып латин телен үзләштерде,” – дип яза безнең якташыбыз галим Нурмөхәммәт Хисамов.

 Солдат кебек олы җанлы идең,

Бүлешә идең соңгы телемең.

Бүлмәң тар булса да, кешеләр өчен

Иркен иде синең күңелең, – дип искә ала Рәшит Гәрәй.

                           Татар әдипләре Бөек Ватан сугышында

Закиров Айваз, Яңа Кәкерле төп  белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчеләре Насибуллина Гөлинә Фатих кызы, Вилданова Гөлинә Кәбирҗан кызы

                                                                               Фашист илгә үлем генә китерә,

                                                                               Фашизмның таңы, язы юк.

                                                                               Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

                                                                               Язы юкның яшәү хакы юк!

                                                                                                                               Ф.Кәрим  

                                                                         

        Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек, татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәрелә. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итә һәм шуны иҗатларында да чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирәләр.

      Күп кенә язучылар фронт газеталарында эшлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыгарыла. Язучылар монда да үзләренең ялкынлы сүзләре белән солдатларның йөрәгенә үтеп керергә, аны дошманга каршы көрәштә рухландырырга алына. Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты; сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде; сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты. Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде.

      Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.

     Сугышта Татар язучылар берлеге зур югалтулар кичерә. Киткәннәрнең күбесе төрле фронтларда дошманга каршы көрәштә һәлак була. М.Җәлил, А.Алиш, Р.Саттар, Х.Мөҗәй һ.б. фашистлар тоткынлыгына эләгәләр. Ләкин авырлыклар никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан, халык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмыйлар. Мәсәлән, адәм баласы түзә алмаслык төрмә шартлары да Җәлил һәм аның иптәшләренең рухларын сындыра алмый, дошманның үз өнендә килеш бу геройлар фашизмга каршы көрәшәләр, үлемсез әсәрләр тудыралар, ахырдан батырларча һәлак булалар. Еллар үткәч, аларның дошманга – нәфрәт, туган илгә тугрылык, мәхәббәт сугарылган әсәрләре халкыбызга әйләнеп кайта һәм әдәби мирасыбызның кыйммәтле җәүһәренә әверелә. Ә күпләр сугыш кырларында ятып кала. Болар арасында әле халыкка танылып җитмәгән, таланты булып та ачылып бетмәгән бик өметлеләре була.

      Сугыштан әйләнеп кайткан язучыларыбыз, әдәби сафларга басып, үзләренең иҗат эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр. Сугыш күп корбаннар, кайгы- хәсрәт китерә. Шул вакытта бик күпләрнең дөньяга, тормышка карашлары үзгәрә, кырыс сугыш шартлары тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә.

Әле күптән түгел генә сугыш кырларында йөргән язучылар, үзләре күргән- кичергәннәргә таянып, төрле жанрларга мөрәҗәгать итәләр. Сугыштан соңгы елларда туган әсәрләрдә фашизмга каршы аяусыз көрәш, безнең солдатларның батырлыклары, тыныч яшәүчеләрнең фидакарьлекләре, дошманның явызлыгы һ.б. темалар яктыртыла. Боларга һәр фронтовик язучы, үзе күргән- белгәннәрне дә өстәп, сугыш темасын тагын да киңәйтә. Сугыштан соңгы елларда дистәләрчә романнар, повестьлар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр языла.

       Ут күршебез      Зәки Нури 1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен тәмамлаганнан соң 1934–1937 һәм 1940–1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала.  1938–1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск–на– Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шемурша урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елда З.Нури хәрби хезмәткә алына һәм артиллерист сыйфатында фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның августында, полкташлары белән бергә чолганышка эләгеп ,ул дошман тылында кала һәм партизаннар отрядына кушыла.

       1942- 1944 нче елларда Белоруссия җирләрендә бу халыкның батыр улы Константин Заслонов командалык иткән партизан отрядларында разведка начальнигы була. Ул Белоруссия партизаннарының батыр фидакарь көрәшләрен сурәтләгән “Үлгәннәр дә үч алды”  хикәяләр җыентыгында фашистларның чиксез ерткычлыгын ачып сала алды.  

Фронтовик язучы бу хикәяләрендә дошманның үз тылында да сугыш алып баруларын, шушы көннәрнең уңышларын, бәхетсезлеген, дошманга каршы көрәшнең нәтиҗәләрен бәян итә. Бу кыска күләмле әсәрләрендә дә гади солдатларның һәм җирле халыкның фашистларга карата булган нәфрәте ачык күрсәтелә. Дошманның көчен бетерү, какшату өчен кыю, кискен чаралар күрелүен шулкадәр оста тасвирлый ки, шуның аркылы без тирән тылларда хәрәкәт итүче партизаннарның фронтка никадәр зур ярдәм күрсәтүләрен ачык аңладык.

       Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында ук  башланса да, шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. Аның 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы «Шигырьләр»е моның ачык мисалы.              

Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Шулай ук «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмалары да шагыйрьнең кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый. Гомумән , Зәки Нуриның сугыш темасына язган хикәяләре,шигырьләре нигезендә реаль вакыйгалар ята. Шуңа да аларның укучыны ышандыру көче зур.

       Зәки Нуриның сугыштан соң да  поэтик иҗат эшчәнлеге киң колач ала.Тик инде жанр ягыннан төрлелеге күзәтелә. Ул нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре.  Шагыйрьнең лирикасы бигрәк тә гражданлык, интернационализм мотивлары, публицистик-политик рухы белән аерылып тора. Ул, иҗатчы буларак, ил тормышындагы мөһим вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша.

        Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч һәм күрше Мунчәли авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935 елда Казанга килә Һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә, аннары ике еллык укытучылар институтында укый. Ш.Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде унсигез яшьлек егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана.

 Ш. Мөдәррис 1941 елның язында Кызыл Армия сафына алына һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алып сызыкта була.

Мин ант иттем халкыбызга күзем төбәп,

 Сүзем биреп, имзам салып, каным белән.

Куркынычт калтырамас түзем йөрәк,

 Чиста намус, камил аң һәм җаным белән.

Мин ант иттем туган ил һәм халкыбызга.

Калды сүзем каным белән беркетелеп,

Яудашларым, якташларым каршысында

Чагылдырып вөҗданымны көзге кебек.

        Сугышта ул шушы антына тугры кала, ә фашистларны  ул, кулына корал тотып, Белоруссия чигендә каршылый. 1941 елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. Фронттан еракта булганда да Ш. Мөдәррис туган халкының татар поэзиясенең көрәштәге батыр солдаты, кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы хәрәкәттәге шигьри вулкан була. Шунда ул үзенең “Кайнар көннәр” исемле очеркын да яза.

Ш. Мөдәррис авылда да фронт белән араны өзми: дошманга нәфрәт яудыра, дуслары белән хатлар языша.

       1942 елның җәендә, сәламәтлеге яхшыргач, ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк-Көнбатыш фронтында сугыша, аннан шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» исемле газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. 1944—1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Корреспондент буларак, ул атналар буе алгы сызыкта сугышчылар арасында йөри, фронт тормышын үз күзе белән күреп-өйрәнеп, совет сугышчыларының героик көрәшен күп санлы мәкаләләрендә, очеркларында гәүдәләндерә.

Көрәштәшем, берек батыр сафка,

Калма артка, гел дә алдан бул.

Куркынычта исемең, даның сакла,

Һөҗүмнәрдә ут һәм ялкын бул!

Аның бу шигыре һәрвакыт сугышчыларны җиңүгә чакырып, рухландырып тора.

Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Шәрәф Мөдәрриснең сугыш чоры һәм сугыштан соңгы  поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә.

 Көчле сугыш.Дөнья шаулап тора,

Әйтерсең лә ташый лавалар... ...

Чыршылыкта дулап кайнап тора

Аккош төсле нәфис самовар!

 Көчле сугыш. Урман выжлап тора,

Тузан-төтен каплый күземне...

 ...Ул бит шунда сузып җырлап тора,

 Күрче, иптәш, гаҗәп түгелме?!

Без бу җирдә, Ватан каршысында,

Башкарабыз гадел бурычны.

“Таныш кунак”

 «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең чиксез батырлыгын, хисләрен,  фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.

Ваһап  образы аркылы шагыйрь Ваһап кебек кыю, батыр, курку белмәс; Ватаны өчен утка да, суга да керергә әзер торучы, үз халкының якты тормышы өчен канының соңгы тамчысына кадәр көрәшүче кешеләр турында яза. Шагыйрь туган илебез азатлыгы хакына корбан булганнарны үлемсез дип атый һәм үлемсезлек турындагы җырга үсәргә өнди. “Менә бу якты тормышны шушы батырлар алып бирде. Батырларның исемнәре җырларга кереп, буыннан буынга күчә барсын. Сез аларны мәңге онытмагыз!” – дип , безгә мөрәҗәгать итә төсле.

1945 елның 9 мае. Бөтен ил йөрәге бер булып көткән көн. Шушы көнгә җитү өчен күпме кан – яшьтүгелде, күпме сугыш юллары үтелде?! Тыл һәм фронт, бер кешедәй булып, ару-талу белми эшләделәр, көрәштеләр.Без җиңдек һәм бу җиңү көнендә, башкала тупларының салютына кушылып, шигъри салют та горур яңгырады. 9 Май көнне үк шатлык һәм горурлык хисләре белән тулы дистәләрчә шигырьләр язылды. Ш.Мөдәрриснең “Шофер җыры”  шигырендә бөек җиңү тантанасы тулы тавышка яңгырый.

       Безнең татар әдипләренең,шул исәптән якташ  шагыйрьләребезнең Бөек Җиңүгә керткән  өлеше зур булды: алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә яки ял сәгатьләрендә көрәк өсләренә, котелок төпләренә куеп хикәяләр, сугыш очереклары, ялкынлы шигырьләр иҗат иткәннәр. Аларның барысы да бер максатны – дошманны тизрәк тар-мат итүен күздә тотканнар.  Иҗат планнарында матур әдәбиятны сугыш чоры хәзинәләре белән баетырга хыялланганнар.Ә сугыш, салкын окопларда ятканда да, язып бетерә алмаслык материаллар биреп, шагыйрьләребезгә зур хәзинә тупларга ярдәм итә.Шуңа да сугыштан соңгы иҗатларында сугыш темасын дәвам итеп, үлмәс,онытылмас әсәрләр иҗат иттеләр . Якташыбыз Ш.Мөдәрриснең үз сүзләре белән әйтсәк:

Ян син, әй җыр, ялкын телең сузылдырып,

Ядкарь булып, айлар, еллар, заманнарга!

Шагыйрьләребез, язучыларыбыз, мөмкин булганча, сугыш кырындагы хәлләрне сәнгатьчә күрсәтеп һәм бәяләп барырга тырыштылар. Нәкъ шул елларда сугыш турындагы сәнгатьчә дәрәҗәдәге әсәрләр туды. Шагыйръләребез канкойгыч сугышның шигъри елъязмасын тудырдылар. Кайда гына сугышсалар да, алар Туган Татарстанны яклауларын яхшы аңладылар.

                                            Кулланылган әдәбият

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1945.—64 б. 5185.
Дан юлы: (Партизан турында кит.). Поэма.—Казан: Татгосиздат, 1949.— 91 б.
Диңгез ясалган якта: Сталинградгидрострой дәфтәреннән шигырьләр — Казан: Татгосиздат, 1953.—80 б. 3000.
Әй яңгыр килсен иде: [Шигырь].—Казан: Таткитнәшр., 1962.—12 б., ил. 25000.
Үлгәннәр дә үч алды: Партизан язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 147 б. 13000.
Үлгәннәр дә үч алды: Партизан хикәяләре.— Тулыланд. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—

Мөхәммәдиев Р. Имәнлектән башланган юл...— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән: (Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр). Казан, 1983, 92—96 б.
Заки Нури —60 лет.—Лит. газ, 1982, 3 февр., с. 6.
Тупчы Ваһап: [Шигырьләр. X. Госман мәкаләсе белән].— Казан: Татгосиздат, 1944.—72 б. 6116.
Фронтовик татарлар: (Бөек Ватан сугышында катнашучылар): Очерклар.— Казан: Татгосиздат. 1944.—128 б. 5185.
Җыр үткән юл: (Шигырьләр). — Казан: Татгосиздат, 1947.—140 б. 5000.
Татар әдәбияты тарихы. 5 том, 1989, 467 бит

           

                Кече Чынлының Зәки Нури премиясе лауреатлары

Шайдуллова Лилия, Кече Чынлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, җитәкчесе  татар теле һәм әдәбияты    укытучысы  Низамова Эльвира Әмирҗан кызы

       Телне тарихи яктан өйрәнмичә торып, халыкның тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара.  Зәки Нуриның  татар әдәби телен фәнни яктан өйрәнүгә багышланган хезмәтләрен барлау теманың актуальлелеген тәшкил итә.

        Кешелек җәмгыяте тарихында дөньяны танып-белүнең бөтен тармакларындагы прогрессның бер өлеше булып формалашкан мәдәниятнеңасылын тәшкил иткән сәнгать төрләренең берсе буларак, әдәбият нәкь менә шушы рухи ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан барлыкка килгән. Әдәбият – халык фикеренең сүздә ачыклана торган күркәм чагылышы буларак, аның аша без халкыбызның күп гасырлык хәтер хәзинәсе белән танышабыз

      Чүпрәле төбәгеннән татар халкының тарихын, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән бик күп зыялылар чыккан. Алар арасында тарихчы Һ.Атласи, мәгърифәтче Ш.Әхмәров, язучылар һәм шагыйрьләр В.Алкаев, Ш.Мөдәррис, З.Нури, Н.Хисамов, К. Миңлебаев, Р. Аймәт һ.б. бар. Бу төбәктә шулай ук исемнәре төрле почмакларында билгеле булган артистлар Г.Рахимкулов, Р.Ильясов, Р.Таҗетдинов, Һ.Солтанов, А.Гайнуллиналар туып үскәннәр.

       Татар тарихындагы күренекле шәхесләр – мәгърифәтче Ш.Мәрҗани, шагыйрь Г.Кандалый, язучы Ш.Усмановларның нәсел тамырлары Чүпрәлегә барып тоташа.

Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури (Нуретдинов Зәки Шәрәфетдин улы) Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында туган. Аның поэзиясе лирика, сатира һәм юморга бай. З.Нури Константин Заслонов җитәкләгән “Җиңү” исемле партизан отрядында башта шартлатучы, аннары разведка җитәкчесе була. Орден белән бүләкләнә. Орша шәһәре фашистлардан азат ителгәч, Белоруссия партизаннар хәрәкәтенең штабы аны Орша шәһәре рәисенең урынбасары итеп билгели. Сугыш елларында партизан отрядында хезмәт итүе аңа бу темага багышланган әсәрләр иҗат итәргә этәреш ясый. З.Нури тәрҗемәсендә татар укучылары күренекле рус язучылары А.Т.Твардовский, С.П.Щипачев әсәрләрен туган телдә уку мөмкинлегнә ирештеләр. Күп еллар дәвамында ул Татарстан Язучылар  союзы рәисе, “Казан утлары” җурналының баш мөхәррире вазифаларын башкара.

    Якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районыбызда шактый эш алып барыла. Район музеенда аның почмагы булдырылды, үз кулы белән автографлар язылган китаплары, шәхси китапханәсенң кайбер өлеше анда саклана. Туган авылындагы мәктәптә дә аның музее оештырылды. Киләчәктә татар телен һәм әдәбиятын үстерү, якташыбыз Зәки нури иҗатын популярлаштыру максатыннан район хакимияте башлыгы карары нигезендә, әдәби иҗат белән мавыгучы язучыларны, татар әдәбиятынпропагандалауда зур активлык күрсәтүче мәктәпләр һәм мәктәпкәчә уку йортлары коллективларын кызыксындыру чарасы буларак, районның Зәки Нури исемендәге бүләге булдырылды.  Бу бүләк ел саен шагыйрьнең туган көннәре тирәсендә тиешле кешеләргә тапшырыла. Хәзер районыбызда яшәүче бик күп каләм тибрәтүче шәхесләр бу бүләкне алуга ирештеләр. Шулар арасында безнең Кече Чынлы авылыннан да ике шәхесебез шушы премиягә лаек булды. Алар – Салакаева Зәйтүнә һәм Хөснетдинова Алсу.

        Хөснетдинова Алсу Фәрит кызы 1974 елда Кече Чынлы авылында туа. Бүгенгесе көндә  Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

        Якташ шагыйребез Зәки Нуриның  иҗат мирасын пропагандалау, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләре нигезендә тәрбия бирүгә өлеш керткән өчен 2007 нче елда Чүпрәле районының Зәки Нури исемендәге премиясенә ия булды.

          Зәйтүнә Нәҗибулла кызы Хәсәнова-Салакаева 1974 елның 29 июлендә туа. Әтиләре алты баласын калдырып, Зәйтүнәгә бер яшь тулгач вафат була. Әнисе Фәһимә зур кыенлыклар белән балаларын үстереп, барысына да тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә, төпчек кызы Зәйтүнәгә исә, укып белем алырга да мөмкинлек тудыра. Ул авылда сигезьеллык белем алгач, Тәтеш педучилищесына укырга керә һәм аны 1993 елда тәмамлый. Зәйтүнә буш вакытларында рухи халәтен баету максатыннан, шигырьләр язу белән мавыга.

        Аның беренче иҗат җимешләре мәктәп елларында ук дөнья күргән.              Бүгенге көндә без аның бик күп шигырьләрен беләбез.мәктәптә уздырылып килүче кичәләрдә һәм конкурсларда ул бик теләп катнаша. Район буенча уздырылган “Әниләр һәм балалар” кичәсендә кызы Айгөл белән үзе язган “Кышкы табигать” һәм “Көзге моң” исемле шигырьләрен сөйләп тамашачының игътибарын җәлеп иттеләр. Мәктәптә уздырылган КВН кичәләрдә дә шигъри тәлгәшләре белән беренчелекне яуладылар. Стенгазета битләрендә дә аның язмалары урын алып тора.

           Ел саен диярлек 1 нче сыйныф укучылары Зәйтүнә иҗат иткән шигырьләрне сөйләп, мәктәп бусагасына тәүге адымнарын ясыйлар.

           Аның иҗаты гади, олыларга да, нәниләргә дә аңлаешлы, эчтәлекле. Табигать күренешләрен тасвирлап язган “Кыш барыбер килде”, “Шаян песи” шигырьләре “Сабантуй” гәҗите битләрендә дөнья күрде. Зәйтүнәнең әнисе 2004 елда фаҗигале төстә вафат булды. Үзенең әнисен сагыну хисләре белән сугарылган, күз яшен китерерлек Әниләргә багышланган шигырьләре “Туган як” гәҗите битләрендә дә басылып чыкты.

Әнием-бәгырем!

Кайнар күз яшьләрем

Агыла аска табан.

Сыкрый йөрәк, әрни күңел,

Басылмый ярам һаман.

Авыр уза көннәрем,

Җиңел түгел төнен дә.

Әнием – бәгырем -

Син һәрчак минем күңелдә.

Күзләремне йому белән

Синең йөзеңне күрәм.

Кара йомшак чәчләреңне

Бер үрәм дә, бер сүтәм.

Синнән башка бигрәк авыр,

Юксынабыз көн саен.

Синең каберең янында

Җыелабыз ел саен.

           Якташ шагыйребез Зәки Нуриның  иҗат мирасын пропагандалау, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләре нигезендә тәрбия бирүгә өлеш керткәне һәм “Туган як” гәҗите битләрендә шигырьләре басылганы өчен 2010 нчы елда Чүпрәле районының Зәки Нури исемендәге премиясенә ия булды.

         З.Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану – З.Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели.
1945–1983 еллар арасында әдипнең татар телендә - 36, рус теленә тәрҗемәдә - 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдә аерым китабы басылып чыга. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында “Шигырь китапханәсе” сериясендә дөнья күргән “Күңел яктысы” исемле күләмле җыентыгында урын алган.
       З.Нури тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Күренекле рус, украин, белорус, әзербайҗан, казакъ, үзбәк, төрекмән, кыргыз, таҗик, латыш, литва, эстон, әрмән, грузин әдипләренең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгарды. Дөнья халыклары һәм илебездәге кардәш халыкларның фольклор әсәрләрен үз эченә алган “Күңелле китап” (1969, 1979), “Алтын хәзинә” (1973) исемле күләмле җыентыклар да әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли.
         З.Нури – актив җәмәгать эшлеклесе. Ул берничә тапкыр халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана.
Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен З.Нури 1971 елда “Почет Билгесе”, ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде.

    З. Нури әдәби иҗат эшен сугыш алды елларында башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң ул поэзиядә лирика, сатира һәм юмор өлкәләрендә актив эшли, балалар өчен байтак китап яза. Шагыйрь 1951 елда СССР Язучылар союзы члены итеп алына. З. Нури документаль проза, тәрҗемә һәм аеруча татар телендә чыккан алты томлык Ленинианага әсәрләр туплау өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, республиканың җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Шагыйрь 1994 елда вафат була.

                                     Кулланылган әдәбият исемлеге

Гафаров И.Ә. Туган як мирасы.- Казан, Тат.кит.нәшр., 2004.

Нури Зәки. Китап битләренә кергәндә: Мәкаләләр, күзәтүләр, истәлекләр. Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.

Субаев Р.С. Чүпрәлем – моң бишегем. Чүпрәле, 2010.

                     Районыбызның Зәки Нури премиясе лауреатлары

Мистякова Назлыгөл, Зур Чынлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаярова Гөлшат Алирза кызы

     Зәки Нури – районыбызның горурлыгы булган бөек шәхес. Ул үзен күп яклардан таныткан: шагыйрь, тәрҗемәче, публицист.

Мин фәнни эшемнең темасын “Районыбызның Зәки Нури премиясе лауреатлары”дип алдым. Һәм үз алдыма районыбызның Зәки Нури премиясе лауреатлары булган кешеләр турында мәгълүматлар туплауны максат итеп куйдым. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

– Зәки Нури премиясе лауреатлары;

 – Алар турында мәгълүмат туплау;

Темабызның өйрәнү объекты – Зәки Нури премиясе лауреатлары булган кешеләр, аларның тормыш юлы һәм иҗаты.

Фәнни эш кереш өлештән, тематик, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

  Исемнәре калган безнең белән,

  Җисемнәре туфрак булса да,

Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр,

 Күңел үлгән кебек күрсә дә.

       Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү...Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгарудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләрбеләнязылган.Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, батырлыкларын киләчәк буыннарга танытырга тиешбез.

Эшләнү-тикшеренү эшемне дә менә шушы күзлектән чыгып яздым. Эшемнең максаты бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, районыбызның күренекле шәхесе, аның тормышы һәм иҗат юлы турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерен дә кызганмаган каһарманыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.

       Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, халкыбыз белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Һәр солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләре гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкның явыз дошманына каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар патриотик җырлар, шигырьләр яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар, кулларына корал тотып, безне фашистлардан азат итүгә зур өлеш керттеләр.

Сүз – миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз – артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады; һәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүебезнең безнең якта булачагына ышаныч уятты; сүз – батыр илнең һәм карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча, көрәшергә кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде. Сүз – пропогандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен көрәште. Шундый татар язучылары арасында безнең райондашыбыз – Шәрәфетдин улы Зәки Нуретдинов да бар иде.

     1941 елның маенда Зәки Нури хәрби хезмәткә алына һәм, илнең Көнбатыш чигенә җибәрелеп,артиллерист сыйфатында,гитлерчылар һөҗүменең  беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.1941 елның августында,полкташлары белән бергә чолганышка эләгеп,ул дошман тылында кала һәм партизаннар отрядына кушылып атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә хезмәт итә.

     З.Нуриның беренче шигъри  тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша.1945 елда сугышчы-партизанлык,ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы басылып чыга.Ватан сугышы темасы,партизан лирикасы  шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына алтмышынчы елларда язылган “Үлгәннәр дә үч алды” исемле проза әсәредә бар.Шагыйрьнең лирикасы бигрәк тә гражданлык,интернационализм мотивлары,публицистик-политик рухы белән горурлану – Зәки Нури поэзиясенең төп идея эшчәнлеген тәшкил итә.

Еллар уза, Бөек батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар безнең арабыздан бер-бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары – шигырьләр – киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торалар.

 Районыбыз кешеләре, район администрациясе үзенең батыр улын онытмады. 1996 нчыелда районыбызда Зәки Нури премиясе булдырылды. Бу мактаулы премиягә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән районыбыз кешеләре тәкъдим ителә. Шундыйлар арасында минем әнием – Рәмзия Җәмил кызы Мистякова да бар.

Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Мин, Зур Чынлы урта мәктәбендә мактауга һәм игътибарга лаек булган иҗади эшләүче укытучы, районыбызның Зәки Нури премиясе иясе, яраткан әнием – Рәмзия Җәмил кызы турында сөйлим.

Зәки Нури премиясенә минем әнием, Мистякова (Юнусова) Рәмзия Җәмил кызы 2006 елда лаек  булды. Аны “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, шигырьләрен укыган чагында, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре күреп алалар һәм шушы премиягә тәкъдим итәләр.

Мистякова Рәмзия Җәмил кызы 1974 елда ямьле май аенда Зур Чынлы авылында  әбием белән бабамның  алтынчы баласы булып туа. Яхшы билгеләргә укый. 1993 нче елда, Арча педучилещесын тәмамлап, 19 яшендә, туган авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта. Һәрбер балага күңелен биреп, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп укыта әнием. Ул һәрбер балаларның йөрәгенә ачкыч таба белә, һәр дәресендә мәрхәмәтлелек, гаделлек, инсафлык турында сөйли. Үзендә туплаган уңай сыйфатларны укучыларында күчерергә тырыша, киләчәккә юл күрсәтә. Әнием укыткан балаларның күбесе хәзергесе вакытта бик җаваплы эштә. Алар үз гомерләрендә бик күпкә ирешкәннәр, монда укытучы апаларының да өлеше зур дип саныйм.әр

 Әнием туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы кеше. Фикерләренең җитдилеге белән аерылып тора, үзенә тарта, ә хисләре кайнарлыгы белән барысын да сокландыра. Аның матурлыгын, ягымлылыгын, мөлаемлыгын, сүз белән генә сөйләп аңлатып бетерә торган түгел. Назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, күңелдә үз-үзеңә ышану хисе туа. Әнием гадел һәм искиткеч сабыр, ул үзенең укучылары һәм балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп тора, укучыларын белем алуга аңлы караш, үз көченә ышанычны уята, безне эшлекле, белемле, һөнәрле, әхлаклы булырга чакыра.

 Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң—теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрен дә санап бетергесез күп булгандыр. Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен, иҗатка илһамын бер генә минутка да киметми, яшәргә, иҗат итәргә омтыла. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.

  Ул үзенең укучыларын туган телне, әти-әниләрен яратырга, тормышкадерен   белергә өйрәтә.

Шушы яраткан хезмәте өстенә әнием сәнгатьне бик ярата. Ул буш вакыларында рәсем ясый, иҗат итә.

Әнием үзенең укучыларында да шигърияткә мәхәббәт уята. Инде ничә еллардан бирле  “Яшь хәбәрче” түгәрәген җитәкли. Ул балаларга шигърият серләрен ача, танылган шагыйрьләр, язучылар турында сөйли, язучылар белән очрашулар, төрле кичәләр оештыра, балаларда булган яшерен талантларын ача.  

     Ничәмә-ничәеллар рәттән аның түгәрәгенә йөреп иҗат иткән укучыларның иҗат җимешләре газета-журнал битләрендә басылып чыга. Әнием аларны барысын да бермә-бер, ипләп кенә, папкага туплый бара.

Болар белән генә дә чикләнеп калмыйча әнием укучыларны иҗат конкурсларына актив катнаштыра. Ничә еллар рәттән “Илһам”, “Илһамлы каләм”, “Шигъри сабантуй”, “Сәләткә нур ачкан йолдызлар” конкурсларында актив катнашып барабыз.

Әниемнең укучыларыннан берсе, Шигапова Гөлүсә Наил кызы да 2010   елда Зәки Нури пемиясенә лаек булды. Мәктәпне тәмамлап, ул алдагы тормышын иҗат белән бәйләде. Ул әлегесе вакытта КФУның .”Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар”  бүлегендә белем ала, төрле иҗади конкурсларда актив катнаша.D:\С рабочего стола\Фотосессия\гелюся Зэки Нури\SAM_9743.JPG

Әнием кечкенә чагыннан ук иҗатка гашыйк булган. Китап укуга мәхәббәт әтисеннән күчкән булса, шигырь язу сәләте әбисеннән күчкән дип саный ул, чөнки аның әбисе такмаклап сөйләргә ярата иде дип искә ала әнием. Башлангыч сыйныфларда укыган чакларында ук үзен хикәя, әкият жанрларында сынап карый. Беренче иҗат җимешләрен газетага да җибәрә. Шунысын да әйтергә кирәк, редакциядән аңа баштагы елларда шигырьләрең бастырырлык түгел, җанлылык, тапкырлык җитеп бетми диеп язылган хатлар килеп ирешелсә дә, әнием бер дә иҗат итүдән туктамаган, яңадан-яңа шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр иҗат иткән мәкаләләр язып җибәргән, һәм, ниһаять, аның иҗат җимешләре дә газета битләрендә басылып чыккан. Аның редакциягә җибәрелгән хатлары, чыккан басмалары – барысы да бүгенге көнгәчә сакланып калган.

 Әниемнең шигырьләре мине сокландыралар. Алар бер үк вакытта гади дә, ләкин шул ук вакытта алар эчкерсез саф хисләр белән сугарылган. Әниемнең шигырьләре мәхәббәт, туган җир, яшьлек, балачак, кешелек, яшәү һәм үлем темаларына багышлап язылган.

   * * *

Йөгереп үткән булыр идем

Зиярәт  буйларыннан.

Кадак башы шып туктатты

Тартып чабуларымнан.

Меңгә ярылып йөгергәндә

Гел шулай була, беләм.

Итәгемне алырга дип

Ипләп кенә үреләм.

Ун-унбишләп ир-ат керә

Зиярәт эчләренә.

И,Аллаһым! Кемне генә

Алдың тагын үзеңә?

“ Бер әби-диделәр,-үлгән,

Озак ятып хастасын.

Җаны тынган, котылган ул,

Урыны җәннәттә булсын”

Кайту минем, күмгәннәр дә,

Ябылмый калган ишек.

Шул  ишекнең уен  әйтәм

Кешелек, син дә ишет:

-Йөгереп кенә узмагыз

Мәңгелек түгел гомер.

Менә шушы йорт эченә
Керер көннәрең килер.

Үлгәннәр рухын шатландыр

Белгәннәреңне  укып.

Мәңгелек йортың яктыртыр,

Йөремә әле  куркып!

Әллә белеп,онытылыпмы

Ябылмый калган ишек...

...Мәңгелек түгел гомерең,

Син дә килерсең, ишет!...

      Шыгырдап куйды ишек. Әлеге шигырь яшәү һәм үлем темасына багышлап язылган. Бу шигыре белән автор тормышның кадерен белергә, аны заяга үткәрмәскә өнди. Аның бу шигырендә чагыштырулар, сынландырулар кулланылган. Шулай ук монда автор, укучыга үзенең фикерен җиткерү өчен кабатлаулардан да оста итеп файдаланган.

Әниемнең шулай ук башка кешеләргә багышлап язылган шигырьләре дә бик күп. Аларда якыннарына карата тирән ихтирам, балаларга карата борчылу, үз хезмәтенең җаваплылыгы, тормышны ярату, кешеләрнең уңышларына сөенү, аклык сирпелеп тора кебек. Әниемнең мәхәббәт темасына багышлап язылган  шигырьләренә кеше күңелен дулкынландырырлык сер бар.Алар  синең күңелеңне җилкендерә дә ,уйландыра да ,моңландыра да .Әмма бушка әйтелгән сүз түгел, һәр  сүзенең  төбендә  изгелек теләп  торган хатын- кыз йөрәгенең  саф хисләре ята.

       Зәки Нури премиясенә лаек булган әнием белән мин чын күңелдән горурланам. Аның саф күңелдән иҗат ителгән матур шигырьләренә, талантына сокланам. Әниемнең шигырьләрен укыган кешеләр аның иҗатын чишмәгә тиңлиләр. Чишмәләр кешеләрнең сусавын баса, елгаларның башы булып тора. Мин дә әниемнең иҗат чишмәсе саекмавын телим һәм киләчәктә аның шигырьләр җыентыгы чыгуын өмет итәм. Әнием- минем өчен иң кадерле кеше.Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән  мин бик бәхетлемен.Әниемә һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә.

                                 Туганмын  иң матур илдә

                                 Татарстан дигән җирдә

                                 Сөйләшәм анам телендә

                                 Мин бәхетле үз илемдә!

                                 Сөенәмен чын күңелдән

                                 Укытучым, мәктәбемә

                                 Һәр көн кояш көлгән көнгә

                                 Якты, матур , җылы, нурлы

                                 Бар да мине көткән өйгә

                                 Сабыр, уңган әбиемә

                                 Тырыш әти- әниемә

                                 Туганнарым булганына

                                  Рәхмәтлемен Ходаема!

                                Кулланылган әдәбият

Р.Фәхретдинова “Авылым таңнары”. – Зур Чынлы, 2006

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. “Совет Татарстаны язучылары”- Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1986

Даутов Р., Рахмани Р. “Әдипләребез” – Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2009.

                                      Эчтәлек

Арсланова З.Р. З.Нури – фронтовик шагыйрь........................................................3 бит

Камалова А.К. Идеалың саф, чиста, бирмә бәхет илен фашистка!.......................6 бит

Мөдәрисова А.Д.  З.Нури иҗатында көрәш мотивлары........................................10 бит

Якупова Р.И. З.Нури –фронтовик шагыйрь............................................................14бит

Багаутдинов А.И. З.Нури – көрәшче шагыйрь.......................................................17 бит

Вахитов А., Әсәдуллина А., Утлы еллар................................................................20 бит

Кудрявцева  Т.С. З.Нури –көрәшче шагыйрь.........................................................24 бит

Шарапов Р. И. З.Нури –көрәшче шагыйрь..............................................................27 бит

Мистякова А. Якташ шагыйрьләр иҗатында сугыш темасы................................30 бит

Шигапова Г. Якташ шагыйрьләр иҗатында сугыш темасы..................................36 бит

Миначева Г. Яу кырыннан кайткан шигырьләр.....................................................39 бит

Закиров А. Татар әдипләре Бөек Ватан сугышында...............................................43 бит

Шайдуллова Л. Кече Чынлының З.Нури премиясе лауреатлары.........................47 бит

Мистякова Н. Районыбызның З.Нури премиясе лауреатлары..............................49 бит


[1]Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 10б.

[2]Шунда ук,24б.

[3]Шунда ук,27б.

[4]Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 25б.

[5]Нури З. Күңел яктысы. -- Казан. Таткитнәшр., - 1980, 25б.

[6]Субаев Р.Партизаннар батырлыгы.Кит: Чүпрәле: авыр сынау елларында. – Чүпрәле – 2009, 148б.

[7]Даутов Р. Совет Татарстаны язучылары. - Казан. Таткитнәшр., - 1986, 350б.

[8] Нури З. Күңел яктысы (шигырләр, поэмалар). – Казан, Тат. китап нәшр., 1980. – Б. 9 – 15.

[9] Таҗетдинова М. Мәхәббәтең мәрхәмәтле булсын // Ачык дәрес. –  2005.  № 7. – Б. 4 –  5.

[10] Нури З. Батырлык эшлим дисәң (шигырләр, поэмалар). –  Казан, Тат. китап нәшр., 1974. – Б. 228 – 231.

[11] Утлы еллар поэзиясе. Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен. Казан: Тат.кит.нәшр., 1972.

[12] Рафаэль Сираҗетдин улы Субаев. Чүпрәле. Авыр сынау елларында. Чүпрәле 2009.- 272 бит.