«Минем бер көнем.(“Кәтүк түти”көенә)

Ахметова Рамила Зуфаровна

«Минем бер көнем.(“Кәтүк түти”көенә)

https://cloud.mail.ru/public/N3Xs/SAsCLs6Vc

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минем бер көнем (Кәтук түти көенә)

Иртүк торып , әзерләнеп эшкә китәм,

Һәркөн җидегә мәктәбемә килеп җитәм.

Ишек янында классымны каршы алам,

Аннан сыйныф бүлмәсенә алып барам.

5 минут эчендә көндәлек тикшерәм,

“2” ле алган укучыларны “пешерәм”.

Укучы формаларына күз төшерәм,

Дәфтәр-китап тышланлыгын тикшерәм.

Бер дәрстән сон ашатырга йөгерәм,

Порция җитмәсә,тиз генә китереп бирәм.

Өченче дәрестән соң түләүле    

 Ашаучыларны карап та мин өлгерәм.

Йөгереп менеп коридорда дежур торам,

Алдагы  тәнәфескә мин план корам.

Укучыларны тәртипкә мин чакырам,

Камерадан күренердәй җирдә торам.

Шул арада радиодан хәбәр була.

Биш минуттан отчетларны илтеп куям.

Ай... ходаем , дәрескә дә звонок  була,

Укучылар кабинетка кереп тула.

Татарстан Гимнын җырлап дәрес башлыйм,

Сан төркемчәләренә дә күзне ташлыйм.

ФГОСтан башка дәрес никак булмый,

Үтми дәрес беркайчан да мотив куймый.

Дәресләргә бик тә җитди әзерләнәм,

Технологик карталарны язып киләм.

Темаларны укучыдан чыгарттырам,

Максатны да оста гына мин тудырам.

Дәрестән соң ” биш”ләремне утыртам  җыеп,

 Интерактив тактага белдерү куеп.

Дициплиналар  дәфтәрен карап  алам.

“Е” ларымны өйләренә озатып калам.

Кәгазьләремне тәртипкә салып куйгач,

Таудай өелгән дәфтәрне тикшереп алгач.

Компьютерга зур өметләр баглап карыйм,

Вай-фай тотмый,- билгеләрне куя алмыйм...

Калган эшләрне сумкага тутырып куеп

Өйгә юнәләм матур юл буйлап.

Кышкы матур, саф һаваны сулап,

Күңелдә туган шигырьне уйлап.

Өйгә кайткач копьютер каршына утырып

Куям электрон журналны тутырып,

 Сыйныф җитәкчесе журналын да карыйм,

 Дәресләрдә алган билгеләрне барлыйм.

 

 Почтадагы хатларны ачып укыгач

 Өстән кушылган эшләрне эшли башлыйм.

 Эшләремне тәмам итеп куйгач

 Яндагы тәрәзәгә күз ташлыйм.

 

  Хәере белән тагын таңнар ата

  Шәһәр тып-тын, кеше йоклап ята.

  Ә мин тәмләп кайнар кофе әчәм

  Һәм җыенып тагын  мәктәбемә китәм.